Логотип
Сәламәтлек

Бака яфрагының шифалары

Хәтерлисезме, бала вакытта егылып, тезне яки терсәкне сыдырсак, юл читеннән бака яфрагы табып алып, ярага ябыштырып куя идек. Сызлаганы да шунда ук бетә, каны да туктый, өйгә кайтканчы тазарып та бетә иде. Чынлап та, әлеге үлән яраларны бөтәйтү үзлегенә ия икән. Тик аның файдасы бу гына түгел.

Хәтерлисезме, бала вакытта, егылып, тезне яки терсәкне сыдырсак, юл читеннән бака яфрагы табып алып, ярага ябыштырып куя идек. Сызлаганы да шунда ук бетә, каны да туктый, өйгә кайтканчы тазарып та бетә иде. Чынлап та, әлеге үлән яраларны бөтәйтү үзлегенә ия икән. Тик аның файдасы бу гына түгел.

Татарлар бака яфрагы дисәләр, русларда ул подорожник. Юл буйларында үскәнгә шулай дип аталган, күрәсең. 
Бака яфрагын чәчәк ата башлаган чордан алып, яфрагы корыганчыга кадәр җыялар. Бака яфрагының чәчәге – озын сабак очындагы башаксыман үсенте. 

Бака яфрагы – бик популяр дару үләне. Аның яраларны дәвалау үзлеге барлыгын әйтеп үттек инде. Ул тән тиресе күзәнәкләренең үсешен тизләтә.
Моннан тыш, бака яфрагы ялкынсынуларны да баса ала. Шуңа аның белән шешле, үлекле яраларны дәвалаганнар. 

Бака яфрагы төнәтмәсе гастритны, ашказанында һәм уникеилле эчәктә булган җәрәхәтләрне, эчәклекнең ялкынсынып чәнчүен дәваларга булыша. 

Балаларга салкын тисә, борынгылар бака яфрагы төнәтмәсе эчергәннәр. Ул какырыкны кубара, ялкынсынуны бетерә. 

Тамак шешсә, ангина булса, бака яфрагының җылымса төнәтмәсе белән сәгать саен тамак төбен чайкату авыруның хәлен җиңеләйтә. 

Ашказаны эшләмәсә, элеккегеләр яңа өзгән бака яфрагының согын кулланганнар. 

Бака яфрагы төнәтмәсенең атеросклероздан шифа бирүе билгеле.

Борынгылар шикәр чире белән интегүчеләргә бака яфрагы төнәтмәсе эчәргә тәкъдим иткән. 

Эч кипкәннән бака яфрагының орлыгын төнәтеп эчкәннәр. 10 г төелгән орлыкка ярты стакан кайнап торган су коеп, төнәткәннәр һәм сәгать дәвамында аз-азлап эчеп бетергәннәр.

Яфракларын һәм тамырларын төнәтеп, кычытулы дерматоз, псориаз кебек тире авыруларын дәвалаганнар. 

Бака яфрагының ашказаны, үпкә һәм эчәклектәге яман шеш авыруын тоткарлау үзлеге мәгълүм. 

Бүгенге гомеопатиядә бака яфрагы зоб, мастопатия, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтен дәвалау өчен кулланыла. 

Бака яфрагы төнәтмәсе түбәндәгечә ясала: 10 г (2 аш кашыгы) кипкән һәм вакланган яфракны эмаль савытка салып, 1 стакан кайнап суынган су белән «су мунчасы»нда 30 минут төнәтәләр. 10 минут суыткач, сөзәләр. Төнәтмәне көнгә 3-4 тапкыр, ашарга 15 минут кала, 1-2 аш кашыгы күләмендә эчәләр.  

Ашказаны, эчәклек, үпкәдәге яман шеш авыруын дәвалаганда бака яфрагын вак кына турап, бермә-бер күләмдә шикәр комы белән катнаштыралар һәм 2 атна җылы караңгы урында тоталар. Ашарга 20 минут кала, көнгә 3-4 тапкыр 1 аш кашыгы эчәләр. 

Бака яфрагын ашказаны суының әчелеге югары булган гастрит вакытында куллану тыела. 

Гомумән, дару үләннәре белән үзлегегездән дәваланмагыз, башта табиб белән киңәшегез. Үләннәргә «үлән генә бит ул» дип карамагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар