Аңлыйсыздыр инде, бездән көчләп диярлек уңыш корбаннары ясыйлар. Атнасына – җиде, тәүлегенә 24 сәгать эше белән янган, әле ул гына да түгел, берничә эшне берьюлы алып барган, социаль челтәрләрдә дә актив булып, күп лайклар җыйган, әлбәттә, акчасы күп булган кешеләр бүген уңышка ирешкән бәхетле кешеләр дип күз алдына китерелә. Гомумән, бүген уңышка ирешү заманы. Кешенең кызыктырырлык уңышы юк икән, димәк, аның тормышы барып чыкмаган. Ә кемнең «неудачник» булып яшисе килсен? Шуңа күрә булмаганны булдыра-булдыра, уңышлы кеше булып яшәргә тырышабыз. Бер уңыш казанабыз, сулыш алырга да өлгермибез, икенчесе артыннан куа башлыйбыз. Чөнки уңыш арбасыннан төшеп каласы килми. Шуны ук балаларыбызда да тәрбиялибез. «Син уңышка ирешкән кеше булырга тиеш!» Ә моның өчен сиңа бүген укып йөрү генә җитми — бетмәс-төкәнмәс секцияләр, олимпиадалар, конкурслар... Ә көннәрдән беркөнне...