Тукай музеенда «Тукай әсәрләре граммофон язмаларында» дип исемләнгән лекция узды. Аны Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор, сәнгать фәннәре кандидаты Идрис Газиев укыды. Лекциядә Тукай чорына кагылышлы шактый кызыклы мәгълүматлар яңгырады, Тукай үзе исән чакта яздырылган тәлинкәләрдән әсәрләре тыңланды.
Тукай чоры тавышлары
Лекциядә XX гасыр башындагы шәһәр татарларының музыкаль мәдәниятенең барлыкка килүе, шигырь-җырларның пластинкалары яздырылуы турында сөйләде Идрис Газиев. Татар шигырь-җырлары граммофон пластинкаларына 1911–1914 елларга кадәр яздырыла. Аннан соң бу эш совет чорында, 1923 елда гына дәвам итә башлый.
Тукайның 1906–1909 елларда иҗат ителгән шигырьләрен һәм җырларын замандашлары – Ильяс Кудашев-Ашказарский, Габдулла Кариев, Габдрахман Мамай, Галиәсгар Камал, Камил Мотыйгый граммофон тәлинкәләренә яздырып калдыра. Алар шагыйрьнең иҗатын тагын да тирәнрәк өйрәнү мөмкинлеген бирә. Лекция барышында язмалар тыңланды, галим-җырчы аларны анализлады. Лектор-җырчы башкаруында Г. Тукай шигырьләренә граммофон язмаларыннан реконструкцияләнгән берничә җыр да яңгырады. Идрис Газиев – дөнья буйлап сибелгән татар пластинкаларын архивлардан эзләп табып өйрәнүче шәхес.
«Кайбер чыганакларда Тукайның әсәрләре вафатыннан соң гына тәлинкәләргә бастырыла дигән мәгълүмат очрый, – дип сөйли Идрис Газиев. – Бу дөрес мәгълүмат түгел. Вафатына кадәр дә яздырыла, ә инде шагыйрь үлгәннән соң яңадан тираж эшләтеп, яңадан сатуга чыгарыла». 1908 елның февраль аенда Ильяс Кудашев-Ашказарский Тукайның «Татар кызлары» шигырен яздырткан. Ул шагыйрьнең пластинка язмаларындагы беренче әсәре.

Идрис Газиев аны Англиядә граммофон компанияләренең язмаларын тикшергән инглиз дискографы Алан Келли ярдәмендә таба. Ул аңа бик күп чыганаклар бирә. Алан Келли каталогында бу тәлинкә – Россиядәге беренче һәм бердәнбер мөселман «Сәйяр» труппасы артистлары җитәкчесе Ильяс бәк Кудашев-Ашказарский башкаруында сатирик хикәяләр, поэмалар, одалар дип язып куелган. Тукайның әлеге шигыре 1906 елда «Шүрәле» имзасы белән матбугатта дөнья күрә. Ашказарский бу шигырьне репертуарына алып, Санкт-Петербургка, Мәскәүгә беренче гастрольләре вакытында сөйли башлый.

Лекциядә бер гасыр элек язылган тәлинкәләр язмасы да тыңланды. Дөрес, аларның сыйфатлары бик түбән. «Аларны чистарта башласаң, тәме югала, башка тавышларга охшап кала», – ди лектор. Ныклап аңлашылып та бетми, әмма алар – бәясез тарихи мирас. Тәлинкәләрдә Габдулла Кариев сөйләвендә «Ысулы кадимче», «Зилзилә» шигырьләре бар. Нигездә, Тукайның юмористик, сатирик шигырьләре яздырылган.
Татарның Шаляпины
Граммофон язмаларында шагыйрьнең иң күп шигырьләрен сөйләүче, җыр итеп башкаручы – аның укытучысы, беренче нәшире, журналист, җырчы Камил Мотыйгый. «Ул халык җырларын башкара торган җырчы түгел. Аның манерасы рус җырчыларына хас, тавышы да табигатьтән куелган баритон. Юкка гына аны Мәкәрҗәдәге концертларыннан соң «Татар Шаляпины» дип атамаганнар. Татарда композитор булмаган чорда үз көйләрен язып, рус көйләрен дә татарча калыпка салып, Тукай һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен җырлый. Мотыйгый – татар эстрада җыр сәнгатенә беренче нигез ташы салучы», – дип сөйли Идрис Газиев. Аның репертуарының яртысы Тукай шигырьләреннән торган. Язмаларда 22 әсәре саклана. «Алда әле тагын да күбрәк табылырга мөмкин. Архивларда пластинкалар юк, матрицалары бар. Аларны тыңларлык итү өчен күп чыгымнар кирәк», – ди лектор. Камил Мотыйгый башкаруында шулай ук граммофон язмаларында «Зилзилә», «Мәгъшукамә», «Кичке азан», «Туган шәһәр чәйханәсе» җырлары саклана.

«Тотса мәскәүләр якаң»
«Тотса мәскәүләр якаң» шигыре заманында цензура тарафыннан тыелса да, татар артистлары арасында бик популяр була. 1909 елда «Граммофон» ширкәте Казанга килеп татар язмалары яздыра. Менә шунда татарлар арасында популярлык казанган хикәяче Галиәсгар Камал әлеге шигырьне сайлый. Шулай ук аны Габдрахман Мамай дигән артист та яздыра. Камил Мотыйгый җыр итеп башкара. «Тотса мәскәүләр якаң» язмасын өйрәнеп, Мотыйгый тембрына якын китереп, Идрис Газиев Мөнирә ханым Хәбибуллина белән бергә җырга реконструкция дә ясыйлар.
ХХ гасыр башында татар җыры
Тукай шигырьләреннән бигрәк, аның замандашлары аша шул чор аһәңен белү дә кызыклы булды лекциядә. Идрис Газиев, мәсәлән, җырчы-гармунчы Мөхәммәтҗан Гобәйдуллин язмасын да тыңлатты. Ул аны күптән түгел генә тапкан. Тукай шигырен ул гармунында уйный-уйный яздырган. Аның – Камил Мотыйгыйның җырлау манералары хәзерге татар халык җырларын башкаруга охшамаган. Гомумән, татарлар революциягә кадәр башка манерада җырлаган. Моны Идрис Газиев Германия архивларыннан табылган татар әсирләренең җырлары яздырылган пластинка язмаларыннан чыгып та раслый. Сузып башкару, гомумән, юк, бүгенге көн күзлегеннән караганда, «маймылланып» башкаруга (гафу итегез) охшаш. «Бу – чичәннәргә бәйле җырлау манерасы. Бүген бездә андый башкарылыш юк», – ди Идрис Газиев. Ул чорда башкаручылар төрле халык көйләрен татарчалаштырып, үзенә күрә бер эксперимент ясаганнар. «Татар халкы аны үзебезнеке дип кабул иткән. Үз вакытында бу, әлбәттә, яңалык», – ди Идрис Газиев. Кытай татарлары, фин татарлары, Франциядә яшәгән татарлар әнә шул яңгырашны саклап калган.

«Пар ат» җыры
«Пар ат» җырын барыбыз да кечкенәдән җырлап үстек. Баксаң, ул оригиналда башкачарак яңгырашта икән. Җыр пластинкаларда Камил Мотыйгый җырлавында саклана. «Без бу җырны ике кисәк үлчәмле башкарылуында беләбез. Мотыйгыйның язмасында көй башкачарак. Ул җиде чирек башкарылыш – гаруз ритмикасына туры килә. Аны тыңлаганда күз алдына агымсудай талгын хәрәкәт барлыкка килә», – дип сөйләде Идрис Газиев. Аннан соң реконструкцияләнгән җырны үзе җырлап та күрсәтте. Чынлап та, бормалырак, талгынрак яңгырашлы. Миңа калса, күпләр лекциядән соң әлеге көйне авыз эченнән генә көйләп таралышканнардыр. Минем кебек.
Лекция «Туган тел» җырын башкарып төгәлләнде. Идрис Газиев лекцияләр циклының соңгысы май аенда узачагын әйтте. «Мин анда Тукайны эзләвем турында сөйләрмен», – диде. Көтәбез.
Лекцияләрне «Барс медиа» компанияләр төркеме оештыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк