Казанда Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале башланды. Быел ул 39 нчы тапкыр үткәрелә. Фестиваль афишасында 8 балет тәкъдим ителгән, шулай ук Санкт-Петербургтан Эйфман театры гастрольләре дә көтелә. Фестиваль Сергей Прокофьевның «Золушка» балеты белән ачылды. Бу әсәр Казан театры сәхнәсендә 40 ел дәвамында куелмаган булган.
Купшы спектакль
«Золушка» балетын язу идеясе Сергей Прокофьевка 1940 нчы елларда килә. Бу фикер анда данлыклы балерина Галина Уланованың «Ромео һәм Джульетта» балетында биегәнен күргәч туа. «Елизавета чорларындагы рус Золушкасын булдырырыгаа кирәк», – ди ул. Балет сюжеты Шарль Перро әкиятеннән түгел, ә Афанасьевның «Маша-чернушка» рус әкиятеннән алынуы кат-кат ассызыклана. Балет беренче тапкыр зур сәхнәдә 1945 елда күрсәтелә. Казанда исә «Золушка» балеты беренче тапкыр 1966 елда куела, 1978 елда тагын бер кат сәхнәгә чыгарыла.
Балет соңгы 40 елда театр афишаларында күренмәде һәм менә Нуриев фестиваленә премьера әзерләнде. Аны Омск дәүләт музыкаль театрының баш хореографы Надежда Калинина куйды. Бу – хореографның әлеге балетка өченче тапкыр мөрәҗәгать итүе. «Астанада ул – лирик, Омскида – серле, Казанда исә эчтәлеге буенча әкияти, бизәлеше буенча искиткеч купшы зур традицион спектакль. Казан тамашачысы яктылыкны, төсләрне ярата. Спектакльдә рәссам Сергей Новиковның искиткеч декорацияләре, бай хореография һәм ачык образлар урын алган. Шуңа күрә тамашачыны төсләр ташкыны, балдагы затлы костюмнар көтә. Минемчә, Золушка гомер буе хыялланган һәм ахыр чиктә барып эләккән искиткеч тылсымлы бал килеп чыкты. Тамашачы да үзен шушы балның бер өлеше итеп хис итәр», – диде спектакль алдыннан Надежда Калинина.
Чынлап та, бу кичтә Золушка гына түгел, тамашачылар да үзләрен балда кебек хис итте. Балериналарның аяклары сәхнәгә тими дә кебек, һәрвакыт вальс ритмы, купшы бизәлеш... Декорацияләр үзләренең масштаблары белән гаҗәпләндерде. Аларны ясаганда ясалма интеллектка да мөрәҗәгать иткәннәр. Төп декорация – зур сәгать. Гомумән, вакыт темасы спектакльнең һәр җирендә: бизәлештә дә, декорацияләрдә дә, костюмнарда да чагыла.
«Золушка» – күпләр өчен чын әкият. Ярлы кызга шаһзадәнең гашыйк булуына һәм аны бәллүр туфлие ярдәмендә эзләп табуына хәзерге буын бераз көлемсерәп тә карый кебек. Әмма әкияттәге төп мәгънә – вакыт төшенчәсе. Шаһзадә белән Көлбикә биегәндә, хәтта вакыт та туктап калган кебек тоела. Ел фасыллары биюе күренешендә, гомумән, вакыт турында фәлсәфәле уйларга биреләсең.
Ә гади генә итеп карасак, «Золушка» балеты тәрбия турында. Спектакльдә ир-ат белән үзеңне лаеклы тота белү ассызыклана. Шуңа күрә әлеге балетны гаилә белән килеп карау мөһим, бигрәк тә кызлар тәрбияләүче әниләр өчен. Балеттагы төп героиня – бәхет елмайган хәерче кыз түгел, ә нәкъ менә үзенең затлылыгын югалтмаган туташ.
Үги әни паартиясендә – ир-ат
Спектакль караганда балалар: «Нигә үги әнине хатын-кыз биюче түгел, ә ир-ат башкара?» – дип сорарга мөмкиннәр. Бу – режиссерның үзенчәлекле алымы. Мондый алымны балетта «дрэг-квин» дип атыйлар. Гадәттә, ул хатын-кыз образын кабартып, көлке хәленә җиткерү өчен кулланыла. «Бу – юмор хисе, артистизм һәм техник осталык. Үги ананың партиясе бик бай. Шуңа күрә мин бу рольгә өч искиткеч артистны билгеләдем. (Михаил Тимаев, Артема Белов, һәм Антон Полодюк) Премьерада аларның икесен күрәчәкбез. Минемчә, бу – шәп карар», – диде Надежда Калинина.

Премьера көнне әлеге партияне Артем Белов башкарды. Ул үзенең зур осталыгы белән спектакльнең онытылмаслык бер өлешенә әйләнде. Тамашачы аннан күзләрен алмады. Хатын-кыз нәзакәтлелеген ир-ат мускуллары аша бирү чынлап та көлкеле күренешләр тудырды. Димәк, режиссер үз максатына ирешкән.
Мәхәббәткә ышанган Золушка
Золушка партиясен Кристина Захарова башкарды (шулай ук аны Аманда Гомес та бииячәк). Золушка образы бик күпкырлы. Балалар әкияте кебек кенә тоелса да, биредә тирән философик мәгънә ята. «Тормыштагы авырлыкларга карамастан, минем героиня һәр нәрсәдә яктылык һәм игелек күрә белә. Бу үзенчәлекләрне табу бик кызыклы иде. Эш якынча 6 ай элек башланды. Һәрвакыт ниндидер яңа төсмерләр табылып тора. Минем Золушка мәхәббәт турында хыяллана дип уйлыйм. Ул яхшырак тормышка ышанычын югалтмый. Әлбәттә, ул балга барырмын һәм анда мәхәббәтемне очратырмын дип көтми. Бу хәл килеп чыккач, ул чиксез дулкынлану хисе кичерә», – диде Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган артисты Кристина Захарова.

Кристина сәхнәдә каз каурые кебек очып кына йөрде. Спектакльдәге хореография бик динамикалы, ул зур физик көч таләп итә. Шаһзадә партиясен башкарган Олег Ивенко Золушканы күп вакыт кулларында күтәреп биегәненә тамашачы игътибар итми калмады. Прокофьевның музыкасы серлелек белән урап алган. Артистлар әнә шул дулкында тибрәлеп биеделәр. Бу җиңеллек спектакль буе сизелде, ә моңа ирешү бик зур хезмәт сорый.

Гади дә, шул ук вакытта әкияти гүзәллек тә, сафлык та бөркелеп торган әлеге балет Казан сәхнәсендә бик озак еллар барыр һәм яшь буынны тәрбияләү миссиясен башкарыр. Хәзерге заманда Золушка була белү – затлылык. Бу сыйфат балетта үги сеңелләр образы белән контрастта нык сизелә. Шәхсән үзем бу спектакльне карап, әкиятне яңача ачтым һәм һичшиксез кызларымны да алып киләчәкмен дигән фикер белән кайттым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк