Бүген Татарстан башкаласында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы үз эшен башлап җибәрде. Быелгы чара рекордлы – анда 103 ил вәкилләре катнаша. Моннан тыш, форум Казанның «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы белән дә үзенчәлекле.
Икътисад һәм инвестицияләр: рекордлы күрсәткечләр
«Бүген безнең теркәү системасында 103 ил расланды. Бу – безнең өчен рекорд. Моңа кадәр беркайчан да мондый дәрәҗәдәге вәкиллек һәм югары дәрәҗәле кунакларның мондый күплеге булганы юк иде», – дип белдерде Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Форумга Төрекмәнстан, Таҗикстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан җитәкчелеге, Алжир, Мисыр, Ливия, Нигерия, Пакистан, Мали, Мьянма һәм башка илләрнең икътисад, энергетика һәм финанс министрлары катнаша. Шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм БМО вәкилләре дә бар. Эшлекле программа 149 чараны үз эченә ала. Төп темалар – ислам финанслары, хәләл индустрия һәм логистика.
«Форум кысаларында беренче тапкыр 152 халыкара инвестиция проекты тәкъдим ителә, шуларның 24е – Татарстанныкы. Барлык проектлар да шәригать принципларына туры китереп эшләнгән», – дип билгеләп үтте Талия Миңнуллина.
Форумда төрле күргәзмәләр оештырыла, шул исәптән күчемсез милек өлкәсендә дә. «Казан агропромпаркы»нда традицион «Kazan Halal Market» халыкара сәүдә ярминкәсе эшләячәк. Анда 9 илдән һәм Россиянең 11 төбәгеннән 1000 компания үз продукциясен тәкъдим итә. Ярминкә 17 майга кадәр дәвам итә һәм ул барлык теләүчеләр өчен ачык.
KazanForumда хатын-кызларга аерым игътибар бирелә. «Хатын-кыз карашы» дип аталган тректа 21 илдән вәкилләр катнаша. Форум кысаларында хатын-кызлар премиясе дә тапшырылачак. Шлай ук зур кызыксыну уяткан чараларның берсе – әдәпле мода күрсәтү. Быел анда Малайзия, Индонезия, Марокко, Пакистан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан һәм Россиядән (Казан, Уфа, Чиләбе) дизайнерлар үз коллекцияләрен тәкъдим итә. Моннан тыш, ат чабышлары һәм жокейлар чемпионаты үткәрү дә планлаштырыла.
Мәдәни марафон: балеттан алып милли һөнәрчелеккә кадәр
«2025 елның февралендә Җиддәдә Казанга «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусын бирү турында карар кабул ителде. Бу безнең өчен зур хөрмәт. Без бу статусны Согуд Гарәбстанында, Оманда һәм Катарда тәкъдим иттек инде, ә хәзер зур чараларны Татарстан җирлегендә башлап җибәрәбез», – дип белдерде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

Министр сүзләренчә, 14 майда Казанда ИХО илләре мәдәният министрларының II съезды узачак. Форумга 28 илдән 38 рәсми делегация һәм дүрт халыкара оешма вәкилләре килүен раслаган.»«Мәдәни алмаш – ул иң элек ышаныч мохите. Партнёрлар арасында ышаныч булмаса, бер генә бизнес та нәтиҗәле үсә алмый», – дип ассызыклады министр.
Казанга Азәрбайҗан, Мисыр, Иран, Кыргызстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төрекмәнстан, Таҗикстан һәм башка илләрнең профиль министрлары киләчәк. Шулай ук Бангладеш, Казахстан, Төркия, Сомали һәм башка дәүләтләрдән вәкилләр катнашачак.
Форум кысаларында мәдәни мирас, ислам цивилизациясе, музей эше һәм ислам кинематографиясенә багышланган махсус сессияләр үтәчәк.
«Без кунакларыбызны Татарстанның гына түгел, бөтен Россиянең бай мәдәни мирасы белән таныштырырга телибез», – диде Ирада Әюпова. Форум көннәрендә Галиәсгар Камал театрында Мариин театрының «Шәһрезада» балеты күрсәтеләчәк. Шулай ук 10нан артык ил артистлары катнашында «Йөрәкләр тавышы» халыкара гала-концерты үтәчәк.
«Мондый күләмдә кунакларны безнең әле беркайчан да кабул иткәнебез булмады», – дип нәтиҗә ясады министр.
Фотолар: Татарстан хөкүмәтенең рәсми сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк