К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, режиссер Ирек ХАФИЗОВның тормыш кагыйдәләре
Сәхнәдә алган ләззәтне сөйләп кенә аңлатып бетереп булмыйдыр ул. Кинода төшкәндә режиссерны ышандырырлык итеп уйнап бирсәң, икенче дубльнең кирәге дә булмаска мөмкин. Театрда исә уйнаган саен ролеңә яңа төсмер кертеп була. Без бит роботлар түгел. Рольне ничек уйнавыңа күп факторлар тәэсир итәргә мөмкин, хәтта сиңа карап утырган тамашачы да. Кайсы көнне зал шартлап карый, кайсы көнне тып-тыныч залга уйныйсың. Тыныч залга уйнаганда бик авыр инде. Зал караңгы булса да, тамашачының карашын күрмәсәң дә, аның энергетикасын тоясың.
Кино өлкәсен дә бик яратам. Икенче курста укыганда «Без барабыз бәйрәмгә» дип аталган кыска метражлы фильмда төшәргә туры килде. Бер чирканчык алгач, тагын эшлисе килде. Еллар узгач, Нурания апа Җамали белән күп эшләдек. Аннан «Татаркино» берләшмәсе… Кеше үзенең максатына ирешергә тели икән, аны беренче чиратта акча түгел, ә эш кызыксындырырга тиеш.
Төрле режиссерлар белән төрле форматтагы кинода төшү кызыклы. Минем бер хыялым бар: Россия күләмендә прокатка чыга торган сугыш турындагы фильмда катнашырга. Мине чакырдылар. Рәүф Кубаевның «Своих не бросаем» фильмы өчен Белоруссиягә барып военком ролендә төштем. Зуррак роль дә тәкъдим иткәннәр иде, театрда спектакльләрем булу сәбәпле, китә алмадым. Театр – беренче урында.
Соңга калырга яратмыйм. Һәр җирдә дә төгәллек кирәк. 30–40 минут алдан килеп утырам. Миңа шулай рәхәтрәк, җаным тыныч.
Кайвакыт сәхнәгә чыгар алдыннан әллә нинди төшенкелек биләп ала. Уйный алмассың кебек, теләк тә юк сыман. Шулчак син чыгасы вакыт җитә һәм... бөтен нәрсә җуела. Уйнап чыкканнан соң инде элекке уйларыңа кайтмыйсың, чөнки сәхнәдә алган энергия сине үзгәртә дә куя. Сәхнә – искиткеч бер могҗизалы урын ул.
Күп кеше театрга премьерага йөрергә ярата. Әмма бераз уйналганнан соң килеп карасалар яхшырак булыр иде. Премьера әле ул сыек була: беренче куелыш спектакльләрдә артист үзенең образын тоеп бетермәскә дә мөмкин. Уйнаган саен краскалар (театрда шулай дип сөйләшәбез) табасың да, образыңа өсти барасың. Ул уйламаганда, сәхнәдә барлыкка килә. Артист та уйнаган ролендә йөзгән кебек була.
Тормышта мин кырыс. Өч ул үстергән ата кешенең каты булуы табигыйдер инде ул.
Минем әти гомере буе тракторда, комбайнда эшләде. Үзешчән сәнгатьтә катнашты, аның сәхнәдән уйнавын яраталар иде. Артист булып китүемдә аның да өлеше бар. Олы Әшнәк мәктәбен тәмамлаганда сыйныфташларым: «Тинчурин театры курс җыя, әйдә барыйк», – диделәр. Барыр вакыт җиткәч, класстан берүзем имтихан тапшырырга киттем, башкалар йә бармады, йә җибәрмәделәр. Укый башлагач, авыр икәнен аңладым. «Режиссерлыкка күчәм, анда укуы җиңелрәк», – дип кайтып әйттем әтигә. «Кергәнсең икән, укыйсың! Укымыйсың икән, авылга кайтасың да, әнә, паркка төшеп тракторист булырсың», – диде. Шул сүзе җитте. Әтигә каршы эндәшү юк инде.
Артист булуыма чиксез горурлана иде әти мәрхүм. Баласының дәрәҗәләргә ирешүе һәрбер ата-ана өчен гоурлык инде ул.
Мин әби белән үскән малай. «Улым» гына дип тора иде. Әби әти белән әнигә һәм үзенә – зур бәлеш, ике апама һәм миңа – кечкенәсен сала иде. Каз канатларыннан, бүтәкәләреннән... Телеңне йотарлык иде! Әби авылда танылган аш-су остасы булды. Туйларга әзерләнгәндә гел аны чакырдылар. Тәмле ашап кына үскән бала мин. Әбинең бәлешләрен, мич коймакларын сагынам. (Күзләренә яшь килә. – Ч. Г.) Әби мировой иде минем. Гаиләдә иркәләнеп, яратылып кына үстем. Казанга килгәч тә ике апам тәрбиясенә эләктем. Күлмәкләремне дә юганым булмады. Апаларым ягыннан бүген дә ярату тоеп яшим, әлхәмдүлилләһи шөкер.
Күбебез – шәһәргә сумка күтәреп, кулыбызны болгап килгән кешеләр. Булдырам дип яшисең икән, кояш астында үз урыныңны тапмый калмыйсың. Эштән курыкмаска гына кирәк. Иркә булсам да, кечкенәдән эшләдем. Өченче класстан әти белән комбайнда эшли башлаган идем инде. Унбер сезон кырда булдым. Өч сезон эшләгәннән соң, әти миңа мотоцикл алып бирде.
Гөлчәчәк белән (Гөлчәчәк Хафизова – Тинчурин театры актрисасы. – Ч. Г.) дүртенче курста укыган чакта ук өйләнештек, бер елдан улыбыз туды. Гаилә башлыгы булгач, әти-әнидән, апалардан, әбидән нәрсәдер өмет итеп көтеп утырып булмый. Театрда эшли башлаган чаклар гына, акча аз. Гаиләне туендырырга кирәк. Ишегалды да себердем, базарда йөк ташучы булып та эшләп алдым, түбәләр дә яптык... Оялмадым, эшнең ертыгы юк аның.
Ничек кенә авыр булса да, театрдан китәм дигән уйның кереп чыкканы булмады. Тамашачының синең өчен генә юлланган алкышларын ишеткәч, сәхнә белән агуланасың икән ул. Төп рольләр биргәч, күңел тагын да күтәрелә. Аңлатып бирә алмаслык ярату ул – театр.
Үзенә хатын сайлаганда Ир-ат матурлыкка гына карамый, аның уңай сыйфатларын да барлый дип уйлыйм. Улларыма да шундый киңәш биргәләдем. Әйе, матурлык та мөһим, әмма бу кеше белән тормыш итеп буламы – иң элек шуның турында уйларга кирәк. Ирләр үзен хөрмәт итеп яшәгән хатынны эзли күңеленнән. Шундыйны таба һәм ярата. Гөлчәчәк белән 29 ел яшибез. Бөтенләй чит берәү синең иң якын кешеңә әйләнсен әле! Ярату шул инде ул. Аның белән бөтен серләреңне бүлешә башлыйсың. Якын кешеңнән башка йок-лыйсы да килми бит ул. Ярату ул елллар узгач та үзгәрми.
Нечкә күңелле кеше мин. Телетапшырулар караганда, китап укыганда да күз яшем чыгарга мөмкин. Әллә яшь барган саен сентиментальлек арта инде. Әмма мин аны көчсезлеккә санамыйм.
Мин күбрәк әти малае булганмындыр. Тормышымда аның роле күбрәк булды. Әнием бүгенге көндә исән-сау, апам тәрбиясендә яши. Ул безнең бик аз сүзле кеше. Күбрәк тыңлый. Әни һәрвакыт янәшәмдә булды, әмма алдан йөрмәде.
Рольле актер – бәхетле актер. 28 ел дәверендә рольсез утырдым дип әйтә алмыйм. Репертуардан бер-вакытта да төшеп калганым юк. Төп рольләрем күп булды. Хәзер дә ай саен 13–14 спектакль куела, Аллага шөкер. Узган сезонда дүрт премьерада уйнадым. Хәзер театры-бызга яңа режиссер килде. Уртак тел табарга язсын. Безнең дә Айдар Җаббаров белән эшлисе килә иде.
Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир»ендә Мирвәлине иң уңышлы ролем дип саныйм. Без ул спектакльне яңа бинада да куячакбыз. Мирвәли – артист өчен һәрьяклап җигелеп уйный торган роль. Шәп роль! «Тантана»да «Икенче планда иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңү яулаган «Идегәй»дәге Туктамыш хан ролен дә бик яратам. Их, менә шушы рольне уйнарга дигән теләгем юк, шулай да... Җырлы роль башкарасым килә. Бар җырчы артистлар, бар җырлый белмәгән, әмма образда җырлаган артистлар. Мин соңгысына керәм.
Режиссер дигән сүзгә бик зур мәгънә салына. Мин үземне режиссер дип атап бетерә алмыйм әле. Шулай дисәләр, бераз уңайсызланып та куям. «Әниләр һәм бәбиләр» фильмын яратып эшләдем. Миләүшә Ләбибовна (Миләүшә Айтуганова – «Татаркино» берләшмәсе генераль директоры. – Ч. Г.) тәкъдим иткәч, башта куркып та калдым: киноны спектакль белән чагыштырачаклар. Туфан абыйның ул спектаклен белмәгән татар бик сирәктер. Яңа йөзләр белән эшлисем килде. Ялгышмаганмын. Монтаж ясаганда да актерларны дөрес сайлаганмын дип уйладым. Киноның уңышы – актерны дөрес сайлау.
Театр безнең өйгә дә ияреп кайта. Өйдә театр турында сөйләшүләр күп була. Рольләрне кабатларга да туры килә. Театр – ул минем тормышым, булмышым.
Татар театрларында спектакльләр бары татар телендә генә булырга тиеш. Бүген театрда да яшьләр русча сөйләшергә ярата. Ишетсәм, ул бит татарча белә, дим. Өйдәгене эшкә алып киләм инде, аңлыйм. Без гаиләдә бары тик туган телдә генә сөйләшәбез. Егетләргә дә шул таләп. Өйдән чыгып киттеләрме – анысы үз эшләре.
Балалар үскәндә бакчадан русча сөйләшеп кайта башладылар. Ә без аларны «аңламадык». Урамнан әниләренә шалтыратып русча сөйләшә башласалар да, әниләре «аңламады». Бүген алар кайда гына, кем белән генә булсалар да, безгә шалтыраткач, туган телебездә сөйләшәләр. Без бит – татарлар! Нишләп әле без балаларыбыз белән башка телдә сөйләшергә тиеш соң?! Әгәр дә өйдә – гаиләдә татарча сөйләшмибез икән, җәмгыятьтә телне саклау турында ничек сүз алып бармак кирәк?!
Яшьләр хәзер бик тәртипле. Аларны безнең буын белән чагыштырып та булмый. Әлхәмдүлилләһи шөкер, балаларым акыллы. Дуслары белән күрешкәндә дә хәмерсез утырулары сөендерә. Улларым баян, скрипка буенча музыка мәктәбен уңышлы тәмамласалар да, безнең юлдан китмәделәр. Дөрес, яшьләрнең үз юлы булырга тиеш. Аның каравы, бер киленем – актриса. (Әдилә Хәсәнова – Тинчурин театры актрисасы – Ч. Г.)
Сөйләшергә яратам. Хәтта машинада да тыныч кына кайта алмыйм. Эндәшми барса, хатыныма: «Сөйләш әле минем белән», – дим. Беренче тапкыр Казанга киткәндә укытучы Венера апаның: «Ирек, чамалап йөр. Син беркатлы, сөйләндереп, әйберләреңне урлап китмәсеннәр. Зинһар, бөтен кешегә артык ачылма», – дип әйтүе һаман истә әле.
Ялгыз булырга язмасын.
Ир-атның иң зур бәхете – иң элек хатыны булуында. Ни генә дисәләр дә, безнең бәхет хатыннан тора. Ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын, диләр бит. Без, ирләр, әниләрдән аерылабыз да хатын кочагына керәбез бит инде...
Бүген яшим дип тормышыңны кайгырт, иртәгә үләм, дип ахирәтне уйла, диләр. Барыбызга да шулай яшәргә язсын. Булдырып яшим дип, бакыйлыкка күчәсеңне дә онытмаска кирәк. Җавап тотасы бар...
Яшисең икән, киләчәк буын синең белән горурланырлык булсын инде ул. «Бар иде шундый шәп кеше», «Бар иде шундый шәп актер», дисеннәр. Артыңнан һәрвакыт якты эз калсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк