Логотип
Театр

«13»: Тукай, яшүсмерләр куркуы һәм шагыйрь оекбашы

Тукай елын башлап җибәргән «Апуш» татар балалар театр студиясе бөек шагыйребез белән бәйле премьераларының чираттагысын тәкъдим итте. Камал театры сәхнәсендә студия бары тик үсмерләр катнашындагы һәм аларның эчке дөньяларын күрсәткән шактый үзенчәлекле һәм кызыклы спектакль чыгарды. Аның исеме дә үсмерләрчә кыска һәм төгәл: «Унөч».

«Апушлылар» курку турында уйлануларын дәвам итә. Күптән түгел алар Тукайның куркуларын чагылдырган «Тукай. Ярлыкагы» спектаклен чыгарган иде. Чираттагысы – яшүсмерләр куркуы турында. Бу гаҗәп тә түгел, «Апуш» балалар һәм үсмерләр аудиториясенә юнәлгән. Балаларны әле ихлас кечкенәләр өчен язылган спектакльләр белән тотып торып була, ә менә үсмерләр инде башка. Аларга бары үзләренә кагылышлы темалар гына кызыклы.


«13» – үсмерләрнең эчке дөньясын ачып салган спектакль. Шунысы да кызык: бу эчке дөнья турында зурлар уйлап чыгарып язмаган, ә үсмерләр үзләре сөйләгән. Театр студиясенә йөргән 13 үсмерне җыеп, Булат Минкин тренинглар үткәргән (шундый шәп практика бит бу!). Аңлавымча, тренингта үсмерләр үз куркулары турында сөйләгән. Аларны кәгазьгә драматург булып танылып килгән шагыйрә Гөлүсә Батталова төшергән. Бу эчке дөньялар быел татар дөньясы өчен иң билгеле дата – Тукайның 140 еллыгы уңаеннан шагыйрь мохите белән төрелеп, кызыклы формага салынган.


Үсмерләр генә түгел, хәтта өлкәннәр дә кайчак бер-берсенә ачыла башлый. Әйе, озак вакыт кечкенә пространствода булганда. Узып барышлый гына җаннарны ачып булмый ул. Шуңа үсмерләрне музейга кертеп утырталар, алай гына түгел – төнге музейга. Нәкъ үсмерләр яратканча. Караңгы сәхнә һәм экспонатлар салынган зур тартмалар.


Төн. Музей. Үсмерләр.
Бер төркем үсмер грант алыр өчен проект ясый, моның өчен төнлә иртәгә ремонтка ябылачак музейга киләләр. Экспонатларны Тукай белән бәйләп, бу хакта видео төшерергә тиешләр. Менә алар, шау-шу килеп, бер кайгысыз төнге музейга килеп керә. Үсмерләргә хас шаяру, кызыксыну, төрткәләшү... Алар Тукай чорында кызлар кигән күлмәкләрне, көзгене, көрәкне, хәтта оекбашны «җанландыралар». Экспонатлар аша Тукайның эчке кичерешләре бәян ителә.

Тукай оекбашы 


 Бу урында Тукайның оекбашы монологына туктыйсы килә. Тукайны пьедесталдан төшереп, кешеләштерә башлау күренеше инде күп еллар популяр булып килә. Камал театрында барган «Казанга Тукай кайткан» спектакле дә Тукайны җанлы  кеше итеп күрсәтүе белән дә популяр, һәм ул тулы заллар белән  бара. Әмма Тукайны кешеләштерүнең чиге дә булырга тиеш түгел микән? Үсмерләр өчен куелган спектакльдә Тукайның оекбашы үзен айлар буе юмаулары, «чөнки хуҗама барыр иде», дип сөйләве, миңа калса, артык иде. Үсеп килүче буын өчен ул тора-бара шапшак Тукайга әйләнеп калмасмы? Алар бит аның шигырьләрен, иҗатын әти-әниләре кебек тирәнтен өйрәнә алмыйлар. Моңа мәктәптәге татар теле дәресләре сәгате кимүе зур киртә тудырды. Тукайның сасы оекбашларында казынуны дәвам итеп эчке киемнәренә кадәр барып җитә күрмәсен иде Тукайны халыкка якынайтам дип җан атып йөргән иҗат әһелләре. 

Ачкыч кайда?

Спектакльгә кайтыйк. Шулай көлешә-көлешә видео төшергәндә, үсмерләр бикләнеп калганнарын аңлап ала – ишекне ачып кергән ачкычны югалталар. Һәм аларда паника башлана, һәрберсенең куркулары килеп чыга башлый. 13 үсмер – 13 төрле курку. Кемдер ямьсез булып күренүеннән, кемдер ир-аттан, кемдер кечкенә бүлмәдә ябылып калудан курка. Араларында паник һөҗүмнән җәфаланучы кыз да була (бу да үсмерләргә хас күренеш). Аны бер иптәше тынычландыра. Баксаң, ул үзе бу халәтне узган – мәктәптә атыш күргән (2021 елда Казанда 175 нче мәктәптә булган фаҗигагә ишарә).


Дус булып йөргән үсмер егетләр ябылып калганда сугышып та алалар. Бу инде башка рефлекслар килеп чыгуын күрсәтә («Повелитель мух» әсәре искә төште ирексездән). Нәкъ менә шушы күренештә үсмерләрне читтән карап тору куркыныч та, кызыклы да. Алар роль уйнамыйлар, үзләрен күрсәтәләр кебек. Алар арасында нәкъ менә синең дә балаң булырга мөмкин. Һәрхәлдә, шәхсән мин үз баламны таныдым: бердәм дәүләт имтиханын бирә алмау, хыяллары чынга аша алмаудан куркып инде бер ел яшибез. Бу курку бер минем балада гына түгелдер.

Үсмерләрнең бер куркуы минем өчен ачыш булды: яратмаган кешеңә кияүгә чыгып, аның белән гомер кичерү. Ай-һай, яшьләргә хас микән бу курку? Алар – нәрсә теләгәннәрен һәм бу максатларына ничек барасыларын бик яхшы белгән буын. Һәм мәхәббәт эшләре аларны иң соңгы булып кызыксындыра кебек. (Үсмер үстергән әни буларак, бу хакта сөйләшергә кирәк әле дип мыегыма чорнап куйдым шулай да.)


Ә ачкыч табылды. Ул бер үсмернең кесәсендә булган. Бу инде хәзер бик күп психологларда популяр булган «бөтен куркуларыбыз, үзбәяләребез бары тик безнең башыбызда, без үз-үзебезне читлеккә ябып яшибез» дигән фикергә ишарә. Тик ачкыч табылганчы, проектта җиңгәннәрнең берсенә диңгезгә юллама булмаячагы ачыклана. Шобага салып, каласы кеше билгеләнә. Шушы проектны оештырып, барысын да бергә музейга алып килгән (әмма спектакль караганда Гаяз түгел, ә Мәдинә оештыручы дип аңлашылган иде) Гаяз бармый булып чыга.

Кем артык?


Үсмерләр тиз-тиз генә җыенып чыгып китә, Гаяз Тукай мендәре белән калып, соңгы монологны сөйли. Спектакльдә «кем артык?» соравына җавап – Гаяз булып чыга. Әмма һич тә җәмгыятьтә Тукай артык дип әйтеп булмый. Тукай кебек үлгәннән соң кадерле булып калган язмыш башка бер шагыйрьгә дә тәтемәде. Ә менә Тукайны өйрәнүчеләр, аның турында язучылар артык булып калмады микән? Монысы инде өлкәннәргә бирелә торган сорау.

 

Менә шундый катлы-катлы спектакльне 13 үсмер куеп чыкты. Әлеге үсмерләр белән эшләгән студия җитәкчесе, режиссеры Алия Фәйзрахманова, сәхнә теле остасы Резеда Сәләхова, хореограф Илья Леонов, вокал укытучылары Лилия Зәйнуллина, Наилә Закированың зур хезмәте билгеле. Спектакль Тукай шигырьләре һәм җыр белән үрелеп барды. Аслан Миргаязов сөйләвендә «Баскыч» шигыре заманча яңгыраш алган иде. Үсмерләрчә – «круто» дип әйтергәдер инде монда. Мәрьям Җаппарова җырлавы һәр спектакльне бизи. Шундый ягымлы вокал. Ә спектакльгә музыканы Миләүшә Хәйруллина язган.


Ә үсмерләр... алар, миңа калса, уеннарыннан шундый ләззәт кичерде. Спектакльдә «Апуш»ның Сәйдәш филиалына йөрүчеләр һәм чыгарылыш укучылары катнашты: Аяз Әһлиуллин, Мәдинә Галиәхмәтова, Кәрим Галиев, Зәйнәп Хөснуллина, Райнур Хәбибуллин, Фәридә Гатина, Мәрьям Җаппарова, Нәдир Шәрипов, Мостафа Закиров, Аслан Миргаязов, Зәмирә Зарифуллина, Әмирхан Галиев, Зәринә Галиева. Һәр унөченең дә камил сөйләмнәре, авазлары... Нәкъ менә үсмерләрнең шулай татарча сөйләшүләре күңелгә сары май булып ята. Бу 13 үсмер (нәкъ менә үсмерләр!) сәхнәдән төшкәч тә бер-берсе белән күрешкәндә татарча сөйләшә икән, бу инде «Апуш»ның зур уңышы. 13 үсмер театр студиясендә кечкенәләргә генә түгел, җәмгыятьтә яшьтәшләренә дә үрнәк булырлык.

Фото: «Апуш» татар балалар театр студиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар