Татар китабы йорты һәр ай саен «Беренче чәршәмбе» дип аталган фестивальләр циклы үткәрә башлый. Аның беренчесе татар әдәбиятындагы хатын-кызларга багышланган иде. Фестиваль кысаларында музей мөдире, галим Айдар Шәйхин татар мәдәнияте тарихында өч күренекле Зәйнәп турында лекция сөйләде.
«XX гасыр башында татар мәдәниятендә күренекле өч Зәйнәп бар дип саныйм. Берсе – XX гасыр башында ире Әхмәтгәрәй белән татар матбугаты һәм нәшрият эшчәнлеген үстерүче Зәйнәп Хәсәния, икенчесе – әтисе Шәриф Камалның һәм башка татар язучыларының мирасын җыю һәм саклауга зур өлеш керткән Зәйнәп Байгилдиева, өченчесе – татар халкының кулъязма һәм басма китапларын җыйган һәм саклаган Зәйнәп Максудова», – дип башлады лекциясен Айдар Шәйхин.
Зәйнәп Хәсәния – татар журналистикасы һәм «Аң» журналы тарихында
Зәйнәп Хәсәнияне иң элек ире Әхмәтгәрәй Хәсәни аркасында беләбез. Әхмәтгәрәй Хәсәни – атаклы журналист һәм нәшир. Әмма аның тормышын, иҗатын хатыныннан башка күз алдына китереп булмый. Казанда туган татар сәүдәгәре кызы Зәйнәп – журналистика белән шөгыльләнгән беренче хатын-кызларның берсе. Хәсәниләр «Аң» журналы нәширләре. Иҗтимагый-сәяси «Аң» журналы – XX гасырның иң күренекле һәм иң үзенчәлекле, прогрессив журналларының берсе. Бу журнал татар җәмәгатьчелеге тормышында зур роль уйнаган. Әлеге журнал аша татар кешесе үзенә яңа дөнья ачкан. Ул укучыларын Европа әдәбияты, сәнгате белән таныштырган. Зәйнәп ханым менә шул журналның чишмә башында торучы, ире белән кулга-кул тотынышып татар дөньясы өчен эшләүче шәхес була. Ул журналның җаваплы сәркатибе булып эшли. Бик күп язучы-шагыйрьләр белән аралашкан, хат алышкан. Тукай белән дә аралашкан.

Зәйнәп ханым иренең үлемен дә кичерә. 1931 елда Әхмәтгәрәй Хәсәни милли буржуазия белән бәйле булуда, легаль булмаган әдәбият таратуда гаепләнеп, өч елга концлагерьга – Беломор-Балтыйк каналын төзергә җибәрелә. Кайтканда, тиф белән авырып, юлда үлә. Зәйнәп ханым балалары белән ирсез дә, милексез дә кала. Ире реабилитацияләнгәч кенә коммуналь фатирдан бүлмә бирәләр. Аңа балаларының үлемен дә кичерергә туры килә.
«Милли музей фондларында Хәсәния белән бәйле ядкарьләр шактый», – ди Айдар Шәйхин. Зәйнәп ханым озак еллар Шәриф Камал кызы белән аралашып яшәгән. Тукайлар, Әмирханнар белән бәйле экспонатларны музейга тапшыру турында сөйләшкәннәр. Зәйнәп ханым үзенә калган мәдәни һәм әдәби мирасны саклау турында кайгыртып яшәгән. Хәсәниләр XX гасырның иң зыялы, затлы, матур гаиләләренең берсе булган.
Зәйнәп Максудованың китапханәсе һәм татар мәдәни мирасы
«Әлеге мәшһүр хатын-кыз Милли музей системасы өчен бик кадерле, чөнки безнең музейлар фондларында саклана торган иң кыйммәтле татар кулъязмалары һәм китаплары Зәйнәп Максудова мирасханәсеннән», – дип сөйли Айдар Шәйхин.

Археограф һәм мөгаллимә Зәйнәп Максудова 1897 елда Вятка губернасы Алабуга өязенең Уразай авылында туа. Хәзерге вакытта ул авыл Татарстанның Әгерҗе районына керә. Зәйнәп укымышлы гаиләдә үсә. Аның әтисе Габделҗәмил хәзрәт мәдрәсәдә укыган, әнисе дә имамнар нәселеннән була. Зәйнәп Иж-Бубыйда кызлар мәктәбендә укый, педагогика курсларын тәмамлый. Аннан гомере буе мәктәптә балаларга рус теле укыта. Казанның хәзерге Каюм Насыйри исемендәге 80 нче санлы мәктәбендә эшли.
Зәйнәп ханымның гомерлек проекты – кулъязмалар, китаплар барлау, җыю. Китапларга мәхәббәт аңа әтисеннән күчә. Габделҗәмил хәзрәт мәдрәсәдә укыганда ук китаплар күчерә, аларны җыя. Бу эшне Зәйнәп ханым да дәвам итә. Ул кайда нинди китап сатылганын, кемнең китапханәсен таратканнарын белешеп торган. Бөртекләп мәдәни мирас җыйган. Аның өендә XVII–XX гасырлардагы кулъязмалар, китаплар сакланган. Аның янына белешмәләр алырга хәтта ИЯЛИ галимнәре килеп йөргән. Зәйнәп ханым китапларны җыеп кына калмаган, алар турында белешмәләр дә туплаган: кайсы китап кайчан һәм кем тарафыннан күчерелгән, ул кеше кем булган, кайда укыган.
Моннан алты ел элек Альфред Бостанов авторлыгында «Зәйнәп Максудова китапханәсе» китабы бастырыла. Анда Зәйнәп ханым туплаган һәм тасвирлаган китапларның җентекле исемлеге күрсәтелгән. «Ул китапта Максудованың никадәр гениаль кеше икәнлеген күрәчәксез. Һәм шушы каталог аша татар мирасының никадәр бай икәнен аңларсыз», – ди Айдар.
Зәйнәп ханымның искиткеч бай китапханәсе Татарстан Милли музеена тапшырылган. Хәтта аның аерым мөһере дә булган икән. Фондларда китаплары гына түгел, язган мәкаләләре дә саклана. Зәйнәп ханымның тагын бер зур хезмәте – татар галимнәре турында библиографик зур каталог төзүе. Әмма аның бу хезмәте әлегәчә басылып чыкмаган.
Зәйнәп ханым – үзе шактый гади тормыш белән яшәгән кеше. Шәхси тормышында зур бәхеткә ирешкән дип тә әйтеп булмый. Дөрес, картлыгында янәшәсендә кызы була. Мирасны да Милли музейга кызы тапшыра. Татар халкы өчен уникаль булган бу хатын-кыз гомере буе рус теле укыткан, дәреслекләр язган, үзе гарәп, фарсы, төрки телләрне белгән.
Зәйнәп Байгилдиева – Шәриф Камал мирасын саклаучы
Өченче Зәйнәп – Шәриф Камалның кызы Зәйнәп Байгилдиева. Ул 1919 елда туа. Казан химия-технология институтын тәмамласа да, гомерен музей эшчәнлегенә багышлый. 1948 елдан 1967 елга кадәр Татарстан Милли музее филиалы булган Шәриф Камал музеенда фәнни хезмәткәр булып эшли. Милли музейның әдәби бүлеге җитәкчесе Фатыйма Вәгазова белән бергә татар әдәби мирасын музейда туплау һәм саклау белән шөгыльләнәләр. Татар әдибенә беренче музей ачучылар да алар була. 1944 елда Шәриф Камал музее оеша. Моннан кала, алар музейда эшләгән чакта Тукай, Һади Такташ коллекцияләрен кабул итәләр. Муса Җәлил белән бәйле коллекцияне туплый башлыйлар.

«Аларга бу күпкә җиңелрәк булган, чөнки Зәйнәп ханым әдәбият әһелләрен яхшы белгән. Алар өендә еш җыелганнар. Мәскәүгә күчеп киткәндә Җәлилнең язу өстәлен дә бу йортта калдырып киткәннәр. Зәйнәп белән Фатыйма ханымнар әдәби музей системасына нигез салган кешеләр. Алар – бөтен татар әдәби музейларының әнкәләре», – дип сөйли Айдар Шәйхин.
Зәйнәп ханым әтисенең мирасын саклауга зур өлеш кертә. 1933 елдан ук әтисенә терәк булып яши. Язучының төп мирасчысы да – кызы. Олы улы Хөсәен яшь чакта ук туберкулездан үлә, төпчеге Йосыф Бөек Ватан сугышында вафат була. Зәйнәп ханым бик күпне кичергән. Якыннары аны иртә калдырып китә, ире дә озак яшәми. Ул гомерен музейга багышлый. Алда язганыбызча, татар дөньясында татар шәхесенә багышланган беренче музейны ачуда күп көч куя.
Фотолар: Татар китабы йорты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк