Логотип
Театр

«Әни килде»: ак әниләрнең балалары нигә җүнсез?

Тинчурин театрында чираттагы премьера – Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» драмасы. Әлеге спектакль ярты гасырдан элек язылып, зур популярлык казанган. Үзебезнең театрларда күп сезоннар сәхнәдән төшми, төрле телләргә тәрҗемә ителеп, союз буйлап куела. Ана ролен Мөслим Магомаевның әнисе дә уйный. Ә безнең театрларда аны Галимә Ибраһимова, Наилә Гәрәева башкара. Тинчуринның баш режиссеры Айдар Җаббаров Ана образына Ләлә Миңнуллинаны сайлый һәм спектакльгә яңа төсмерләр кертә кебек. Спектакльдән соң уйланулар.


Шәһәрләшү һәм нәсел кыйммәтләренең какшавы
Ярты гасыр элек язылган әсәрләрдә балаларына җанын ярып бирә торган ана образы көчле. Аңларга да була: сугыштан соң әтисез үскән балалар иҗат аренасына килә. Шәһәрләшү башлана. Яхшы әни, балалар – җүнсез стереотипы шул елларда формалаша. Шәриф Хөсәенов та «Әни килде» әсәрен әнә шул дулкында яза, мөгаен. Тугыз баласын ялгызы тәрбияләп үстерә ана. Исламын үлде, дип хәтта табиблар кул селтәгәндә үлемнән алып кала. Балалары үсеп таралаша – шәһәрләшә. Картлык көнендә ана авырый башлый һәм аны авылдан шәфкать туташы  әниләре балалары янына алып килә. Хәбәр итми-нитми йөргән ана (әни хәбәр итеп йөрергә тиешме ул?) балалары башына җәен төшкән кар кебек була.
Җитмәсә, шәһәрдә балалары төпчек энеләренең туен үткәреп ята. (Хәер, туганнары да туйга үз белдекләре белән килеп керә, Сәйяр туганнарына да, үстергән әнисенә дә өйләнәсен әйтеп торырга теләми. Дуслары белән ресторанда гына туй үткәреп кайта). Туй санаулы айлары гына калган авыру әнине кем карый дигән дискуссиягә әверелә. Балаларының әниләрен карарга йә мөмкинлекләре, йә теләкләре юк.


Балаларның ваемсызлыгы: Исламнан Сәйяргә кадәр
Кечкенә чакта үлемнән алып калган, әнисенә бик күп хәсрәтләр китергән Ислам әнисеннән җирәнә үк кебек. Авыру йогышлы булса – кечкенә улы бар бит. Олы улы Максуд фатир алырга чират көтә (һәм ул чират сузыла да сузыла), сугыш ветераны Инсафның ике аягы да өзелгән, үзе инвалид, Гөлчирә Ташкентта ук яши. Яңа өйләнгән төпчек улы Сәйярнең үз почмагы юк – кеше өендә яши. Яшь килен Римма да беренче күргән кайнанасын карарга ашкынып тормый, ире чабаклап алгач, чемоданын җыеп чыгып ук китә. (Һәм нигәдер дөрес эшләде дип әйтәсе килә. Элек яшь киленнең бу кыланышын тамашачылар ничек кабул итте икән?) Ананы Сәйярнең фатир хуҗасы Зөләйха апа үзе тәрбияләргә ала. Балалары исә кунак-кунак уйнап, килеп-китеп кенә йөри.


Режиссер Айдар Җаббаровның яңа карашы
Элек куелган спектакльләрдә ананың каргышы да (Исламга карата), «кеше булыгыз, куркак булмагыз» дигән монологы бар иде. Ул чакта автор шәһәрләшүнең нәрсәгә китергәнен күрсәтергә теләмәгән,күрәсең. Шәһәрләшү – нәсел кыйммәтләре, туганлык җепләре өзелү, һәрнәрсәдән шикләнеп яшәү – курку. Айдар Җаббаров исә әнидән балаларын каргаттырмый. Шәһәрләшү проблемасын да алып ата. Чөнки без шәһәрләшеп беттек инде. 
Миңа калса, режиссер үзен борчыган сорауга җавап эзли: менә шундый ак әнинең нигә балалары җүнсез? Бала-бала дип өзелеп торган әнине дә карарга теләүче юк, баласын карамыйча күңел ачып йөреп гомер уздырган әниләр дә картлыгын картлар йортында уздыра. Бала тәрбияләүдә алтын урталыкны кайдан табарга? Бу проблема җәмгыятьтә тора-тора кискенләшергә дә мөмкин, чөнки хәзер бала культы. Корбанчылыкның ахыры нинди булыр? Режиссер әнә шуны фаразларга теләмиме?


 Яратуның чиге: баланы яратырга өйрәтергә кирәк
«Әни килде» спектаклендә ана – корбан-әни. Ул балалары дип яши, бөтен гомерен аларга багышлый, аларны һәрвакыт аклый, аңлый. Әйе, әниләр шундый булырга тиеш, әмма һәрнәрсәнең чиге бар, хәтта әнинең яратуының да, миңа калса. Үзеңне корбан итеп яратуының бәясе дә, хөрмәте дә юк. Баланы ярату гына түгел, аны яратырга да, үзеңне хөрмәт  итәргә дә  өйрәтергә кирәк! Ярату тулы күңеле булган кеше әнисен дә, туганнарын да читкә этәрми. Ул аларны ярата. Ә бит Ананың балалары бер-берсен яратмый, хөрмәт итми. Жәлли йә туры килсә чеметеп алырга гына тора. Ана белән бала арасында гына түгел, балалар арасында да ярату юк. 
Спектакль ахырында Зөләйханың кайнатасы Әлмөхәммәт карт монологы үкенечкә калмасын дип балаларны акылга килергә чакыра, әмма ананың балаларында ул хис тумаячак та. Чөнки әниләренә карата риясыз ярату юк. Бу уңайдан бәлки режиссерга тамашачыга бу уйланулары  барып җитсен өчен үзеннән ни дә булса өстәргә кирәк булгандыр. Юллар арасыннан мәгънә эзләгән тамашачы уйланыр әле, ә сюжет карап кына утырганы – ай-һай, аңлар микән. Ә инде спектакльнең мәгънәсен аңлап карап чыгып китә икән, димәк, тәрбияләнә, агара. Сәхнә әсәренең миссиясе әнә шул бит.


Актерлар уены һәм сәхнә бизәлеше
Спектакльне җанга үтеп керерлек итеп сәхнәгә куйган Айдар Җаббаровка меңенче тапкыр дифирамблар җырлап тору кирәкмидер, мөгаен. Әниләр турында үлемсез җырларны һәм, ниһаять, сәхнәне караңгылыктан арындырган өчен рәхмәт. Матур бизәлешне карап утыру да эстетик бер ләззәт бирә инде.

Айдар Җаббаров актерлар сайлый белә инде. Сайлый да һәм аларны шуның кадәр борып, бөтенләй башка характер биреп, «сындыра». Бу спектакльдә минем өчен әнә шулай «сынучы» актерлар – Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар. Ислам һәм аның хатыны Расиханы уйный алар. Тормышта да, спектакльдә дә бер гаилә. Тормышта мин аларны йомшак яшәүчеләр дип уйлыйм. Тыныч кына, конфликтлар кермәгән, мәрхәмәтлеләр. Ә геройлары бөтенләй башка – ирле-хатынлы каруннар, кешелеклелек сыйфатлары чикле. Ислам, гомумән, дөньяда гаделсезлек булмавыннан кулланып, үз файдасын гына карап яшәүче. (Бүген шундыйлар уңышка ирешүчеләр булып саналмыймы инде?) Аның хәтта күзләре дә яшерелгән. Ул һәрвакыт кара күзлектән. Әйе, бер матур сыйфатлары бар кебек: бердәнбер балаларын үлеп яраталар, чөнки ул аларныкы. Һәм бу яратулары белән җәмгыятькә үзләре кебек үк кеше тәрбияләп бирерләр. Шәхсән мин спектакль барышында Исламны күралмас чиккә җиттем, бу хисне кичерүче, мөгаен, бер мин генә булмаганмындыр. Актер, димәк, максатына ирешкән.


Лилия Мәхмүтованың көче нидә?
Спектакльне ямьләүче, бөтен комик күренешләр өчен җавап бирүче Лилия Мәхмүтова булды. Ананың баш малае –  Максудның хатыны Саймә. Ул да ире белән тандемда уйный, Максуд ролендә – Ренат Шәмсетдинов. Мин, гомумән, Лилия апаны актриса буларак бик хөрмәт итәм. Ул сәхнәдән ямьсез булып күренүдән, шуның белән тамашачыны көлдерүдән курыкмый. («Туган-тумача»дагы Звездочка исемле сыеры гына ни тора!) Теләсә нинди актриса, миңа калса, моңа бара алмый. Бары тик үзенә ышанганнар гына булдыра. Саймә – мишәр хатыны, эчкерсез һәм шәһәрдә яшәсә дә, гап-гади авыл хатыны булып калган. Ул трамвай йөртүче булып эшли. Дөньяның тәтиләренә ушы китми, аның үз дәүләте һәм менә шул дәүләттә хуҗабикә булып рәхәтләнеп яшәп ята. Киленнәр арасында Саймә киң күңеллелеге, кайнанасын яратуы белән аерылып тора. Әмма аның да күңеле кайнанасын үзенә сыендыра алмый. Гадилек хәзер бик тансык. Шуңа да тамашачы Саймәдән күзен алмады. Һәм бу рольне ЛилияМәхмүтова искиткеч шәп итеп башкарды. Сәймә белән Максудның бердәнбер уллары, матур яшәргә яраткан, әмма эшләргә яратмаган Альфред ролен Салават Хәбибуллин башкара. Чын буш куык франт инде.

Ананың тагын бер улы – сугыш инвалиды Инсаф. Аны Алмаз Фәтхуллин башкара. Әнисенә карата яратуы ихлас  булган бала. Авыртынып яшәргә мәҗбүр булган, шул авыртуын басар өчен морфийга утырган, үз-үзен ашап яшәгән ирнең әнисендә морфий уколын күреп,  йомшаклык күрсәтеп ачынып елаганда, үз-үзе белән көрәшүен караганда тамашачы аның белән бергә елады. Ананың кечкенә улын Сәйярне Эдуард Никитин уйный. Кичәге студент, бүгенге инженер кеше почмагында әнисе белән бергә калды. Кайнананы карамыйм дип, баш күтәреп чыгып киткән хатынына иярмәде. Хатынына кул күтәрүенә карамастан, үзенә карата хөрмәт уяткан образ иде ул. Хәер, кем белә, үз фатиры булган булса, әнисенә карарга алыныр иде микән? Өйләнүен әнисенә әйтеп тә тормаган балага өмет әллә ни зур түгел.


Әлмөхәммәт карт образын сәхнәгә куйган Нуретдин Нәҗмиев белән ана образын уйнаган Ләлә Миңнуллина – чын-чынлап әби белән бабай. Ак әби белән ак бабай. Театрда мондый актерлар булу – байлык. Намусы бетмәгән яшьләр өчен әле алар бер маяк булып тора. Сәхнәдә дә, спектакльдә дә, бәлки, тормышта да…

 


Айдар Җаббаров спектакльләрне кинәнеп куя торган режиссер.  Озын куелышлар ярата ул.  «Әни килде» дә ике сәгать тә кырык минут бара. Әмма ул шундый тиз узып китте. Озын монологларсыз, күренешләр тиз үзгәрә. Көләргә дип ерылган авыз ябылып бетәргә өлгерми, күздән яшь килеп чыга. Эмоциональ таганнарда утырып карадык кебек.  
Һәркем үзенең авырткан урынына куеп карый сәхнә әсәрләрен. Туры килә икән – ярата, эмоцияләре ташып тора, туры килмәсә – спектакль яхшы чыкмаган дип нәтиҗә ясый. «Әни килде» спектакле караганнан соң мәгънәсе турында уйланырга, фикер алышырга, бәхәсләшергә җирлек тудырган әсәр. Кем нәрсә күрә бит тамаша кылганда. Ә миңа калса, ана белән бала мөнәсәбәте һәрвакыт актуаль. Туганнар мөнәсәбәте дә. Әти-әни йортын бүлеп, низаглашып кына түгел, судлашып та йөргән туганнар тарихы аз түгел җәмгыятьтә.  Кызык,  тамашачылар арасында шундый туган-тамашачы утырган булса нәрсә уйлады икән? Аларны да әниләре «туганнарың белән аралашмый яшә» дип үстермәгәндер. Әмма кайдадыр бер ялгышлык киткән, нидер биреп бетермәгән. Дөрес, әле әнинең тәрбиясенә нәсел каны да, җәмгыять тә төзәтмәләр кертергә мөмкин. Тик тәрбия ана сөте белән кереп буыннарны ныгытса, йөрәкләргә җылылык тутырып, яратырга да өйрәтсә, җилләрдә сыналмый яшәргә була, минемчә. Әмма ана  кеше генә балалары өчен корбан ролендә булмасын. 

Фотолар: Тинчурин тетары матбугат хезмәте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар