Татарстанда интернет кулланучылар саны 2,9 миллионга җитте. Бүген 1,5 миллион кеше мессенджерлар арасыннан Мах кушымтасын сайлаган. Чөнки ул аралашу өчен генә түгел, ә дәүләт хезмәтләрен алуда да уңайлы инструмент булып тора. Бу хакта республиканың хөкүмәт йортында узган чираттагы брифингта профильле министрлык вәкилләре сөйләде.
МАХ – Кытайның WeChat системасы кебек, аны барлык тормыш ситуацияләрендә кулланырга мөмкин. Бу хат алышу яки шалтырату гына түгел, ә электрон дәүләт хезмәтләрендә үз эченә алган бердәм сервис платформасы.
Цифрлы үсеш министры Илья Начвин белдерүенчә, МАХ кушымтасы кайбер очракларда кәгазь паспортны да алыштыра ала. Бу – Россиядә моңа кадәр булмаган яңалык. Кушымта кәгазь документлар урынына кулланылсын өчен, цифрлы ID булдырырга кирәк. Моны Дәүләт хезмәтләре порталы аша биометрия һәм өстәмә документлар кулланмыйча гына башкарып була. Теркәлгән очракта, кушымтадагы мәгълүматны күрсәтеп, 18 яшь тулуны, күп балалы гаилә, студент, пенсионер яки инвалид статусларын расларга мөмкин булачак.
Моннан тыш, дәүләт хезмәтләрен дә әлеге кушымта аша алып була инде. Мәсәлән, цифрлы МФЦга кушылырга яки дәүләт пошлиналарын түләргә мөмкинлек туачак. Якын арада кушымта эчендә турыдан-туры акча күчерүләр дә барлыкка киләчәк. Бу – тиз түләүләр системасына (СБП) альтернатива. Әлегә ике банк клиентлары өчен генә ачык булган бу хезмәткә апрель аеннан «Ак Барс Банк» та кушылачак.
Шулай ук сентябрь аенда МАХ аша Казандагы муниципаль парковкалар һәм республиканың түләүле юллары өчен түләү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Мәгариф системасы өчен тудырылган уңайлыклар турында мәгариф министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов сөйләп үтте. Бүгенге көндә мәгариф учреждениеләре кушымтага 100 процент кушылган. Кирәк булганда, әлеге кушымта аша онлайн дәресләр уздыру мөмкинлеге дә каралган.
22 февральдән 1 мартка кадәр Россиядә «МАХсимум буенча» акциясе узды. Аның кысаларында мәдәният учреждениеләрендә МАХ мессенджерындагы цифрлы ID-ның QR-кодын күрсәткәч, хезмәткәр аны сканерлый һәм льгота статусы расланып, билет бирелде. Татарстанда бу акциядә 6 меңгә якын кеше катнашкан. «Хәзер ташлама бирүче кәгазь таныклык урынына смартфондагы QR-кодны күрсәтү дә җитә – бу тиз, уңайлы һәм куркынычсыз», – дип аңлатты Татарстанның мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.
Сәламәтлек саклау өлкәсе дә МАХка кушылды. Хәзер кушымта аша табибка язылырга һәм поликлиникага теркәлергә мөмкин. Шулай ук чирләп киткән очракта, поликлиникага бармыйча, кушымта аша табиб белән элемтәгә кереп, эшкә яраксызлык кәгазен (больничный лист) яптырып була. Мондый хезмәт республикада 500 дән артык кешегә күрсәтелгән инде.
Күпләр кушымтаны куркынычсыз түгел дип уйлап йөкләми. Цифрлы үсеш министры исә моның нигезсез булуын аңлатты:
«Бүген безнең МАХта ике факторлы идентификация бар. Теркәлү мәҗбүри рәвештә «Дәүләт хезмәтләре» аша раслана. СМС-раслау нәкъ менә кушымтага килә, ә кергәндә үзегез уйлап тапкан парольне язарга тиеш буласыз. Без барлык куркынычсызлык шартларын сакладык», – диде министр.
Тагын бер мөһим үзенчәлек: МАХ кулланучылары һәрвакыт элемтәдә булачак. Көн аралаш БПЛА яки ракета куркынычы игълан ителгән чорда яшибез. Бу режимда мессенджерлар һәм социаль челтәрләр әкрен эшли башлый. МАХ «ак исемлеккә» кертелгән булуы сәбәпле, тоткарлыксыз эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк