Балет дөньясында һәр хәрәкәт – шигырь, һәр караш – музыка, ә һәр образ – язмыш. Шушы серле дөньяның иң нәзакәтле, зәвыклы йолдызларының берсе, татар кызы – Мария театрының прима- балеринасы Рената ШАКИРОВА. «Жизель»дәге самимилек, «Аккош күле»ндәге драматик тирәнлек, «Баядерка»дагы темперамент – барысы да Ренатаның эчке дөньясы чагылышы сыман. Ул һәр роленә җан өрә, һәр партиясен үзенчә аңлата, яңача тудыра. Балеринаның сәхнәдә бию аша хис-кичерешләрен җиткерү сәләте – тамашачыны тын да алмыйча карарга мәҗбүр итә. Балетны гына түгел, матурлыкны яратучы, самими күңелле, нинди генә югары дәрәҗәләргә ирешсә дә, тәкәбберлекнең тамчысы да булмаган, йөзеннән елмаю китмәгән Рената белән эксклюзив әңгәмә.
Рената, ел ярым элек Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетында Сөембикә партиясен биегәннән соң сезгә театрның прима-балеринасы дигән дәрәҗәле статус бирелде. Без – балет сәнгатен яраткан кешеләр өчен аның нәкъ менә шушы партиядән соң игълан ителүе зур горурлык булды. Котлыйбыз! Әлеге партияне биегәндә нинди хисләр кичерәсез?
– Рәхмәт! Балет дөньясына килеп кергәннән бирле «Шүрәле» һәрвакыт минем янәшәмдә булды. Академиядә укыган чакта – 2009 елда аны Мария театры сәхнәсенә кабат кайтардылар. Без, кечкенә балалар, репетицияләргә йөрдек. Башта балалар биюен биедем, аннан соң «чыпчык» партиясен бирделәр. Төп партиядә биюче балериналарга сокланып карый идек. Сөембикәне биисе килү теләгем шул чакта ук тугандыр. Балет үзе бик матур: либреттосы да, музыкасы да искитмәле. Академиядә уку дәверендә ул спектакль мине үзенә гашыйк итте. Еллык имтиханнар вакытында икенче күренештә бик дулкынландыргыч Сөембикә адажиосын биедем. Театрда эшли башлаганның беренче елларында ук әлеге партияне биемәгәнемә шатмын, чөнки тәҗрибә тупладым. Үземә ышаныч тугач кына бу рольне миңа тапшырдылар, һәм ул шундук зур мәхәббәткә әверелде. Андагы хәрәкәтләр, бөтерелүләр миңа шундый ошый һәм килешә. Спектакльнең сихри музыкасы тагын... Үземнең тамырларымны искә төшерә. Музыканы үзем аша кичерәм, шуңа да әлеге спектакль туганымдай якын. Гадәттә, прима статусын балериналарга «Аккош күле»ндә Раймонданы биегәннән соң бирәләр. Ә миңа «Шүрәле»дән соң тапшыруларына бик сөендем.

Зур җаваплылык, горурлык та өсти ул. Бу статусны нинди күренекле артислар алган! Һәм менә син дә алар биеклегендә. Бик дулкынландыра! Тагын шуны да әйтәсем килә: быел «Шүрәле» балетын беренче тапкыр Мәскәүдә Зур театрның төп сәхнәсендә биедек. Тарихи вакыйга бит! Һәм анда мин дә катнаштым. 1955 нче елларда ул спектакльне бары филиалында гына биегән булганнар.
Әйткәнебезчә, сезнең татар тамырларыгыз бар. Башкортстанда үскәнсез, әмма матбугатта сезне күбрәк Ташкент белән бәйләп язалар.
– Болай язуларын аңларга була: кайда тудыгыз дип сорагач, Ташкентта дип әйтәм. Әни ягыннан әбием Альвера Яхина гаиләсе Ташкентка күчеп киткән, аннан кире кайткан. Шундый буталчыклар килеп чыккан. Без Ташкентта яшәдек, соңыннан барыбыз да Башкортстанга кайттык, аннан Санкт-Петербургка күчтек. Әти ягыннан миндә үзбәк каны да бар, әмма бик аз ул. Күпчелек туганнарым Башкортстанда. Быел тамырларым буйлап йөрү елы булды: ел башында Уфада «Журавлиная песня»да биедем, хәзер менә Казанда (Рената Шакирова белән әңгәмә Нуриев фестивале көннәрендә оештырылды. – Ч. Г. ). Туганнарның, килеп, сине сәхнәдән караулары нык рәхәт инде. Рудольф Нуриев белән бер республикадан булуыма да горурланам, әлбәттә. Бу күпмедер күләмдә авырлыкларны үтеп чыгарга ярдәм итә.

Туганнарыгыз арасында биючеләр бармы?
– Гаиләдәге бер генә кеше дә сәнгать белән бәйләнмәгән. Әбием дә, әнием дә укытучылар. Балет дөньясына каян килеп кердемме? Әнием биергә бик теләгән! Әйе, әти-әниләр хыялларын балаларына күчерә, диләр. Мин алай дип әйтә алмыйм, беркем мәҗбүриләмәде, кечкенәдән үзем биергә яраттым. Әнинең теләге миңа күчкәндер, мөгаен. Энергиямә дөрес юнәлеш бирер өчендер – әни мине Стәрлетамакта «Солнышко» балалар театр студиясенә бирде. Җырларга да, биергә дә ярата идем, биюне сайладым.
Ә кайчан балерина булу турында хыяллана башладыгыз?
– Балерина булам дигән хыял булмады, әмма сәхнәдә бию бик ошый иде инде. Ансамбльдә төрле юнәлештәге биюләр биедек, гастрольләргә йөрдек. Казанга фестивальгә килгәнебезне дә хәтерлим әле. Миңа укырга керергә киңәш иттеләр. Ул чакта балетны телевизордан гына карап белә идем. Әни мине Санкт-Петербургка алып китте. Ваганов исемендәге рус балеты академиясенә укырга кердем. Анда укыганда Мария театрында «Ромео һәм Джульетта» балетын карап сихерләндем. Минем дә шулай биисем килә дигән омтылыш шунда тугандыр. Биюне тиз отып ала торган балаларны театр спектакльләренә алалар иде. Шулай итеп, без кечкенәдән Мария театры сәхнәсенә чыктык.
Һәм талантлы кызны күреп, студент чагыннан ук театрга эшкә алдылар...
– Миңа уңыш елмайды, әйе. Әмма тырышлыгым да үзенекен итми калмады. «Репетицияне бер көн калдырсаң, өч көн тернәкләнәсең», диләр балет дөньясында. Ә безнең каникул – ике ай. Моны күп дип уйладык һәм педагогыбыздан җәй көне театрга барып шөгыльләнергә рөхсәт сорадык. Ул безгә ризалык бирде. Шунда сәнгать җитәкчесе Юрий Фатеев игътибар иткәндер, ул әкренләп практика бирә башлады. Мин инде студентка кебек түгел, ә башка артистлар белән бертигез дәрәҗәдә чыгыш ясарга тиеш идем. Бу зур җаваплылык иде, билгеле.
Рената, сез Китри, Одетта, Кармен, Жизель, Анюта, Ширин һәм башка бик күп төп партияләр биегән балерина. Хыялыгызда йөрткән партия калдымы әле?
– «Легенда о любви» балетында Мәһменәбануны биер идем. Хәзер мин анда Ширин партиясен башкарам. Ә Мәһменәбану – тирәнрәк, драматиграк кебек. Әлеге образны гәүдәләндерәсем килә. Дөрес, балерина спектакльдә партиядән партиягә күчеп йөрми. Әмма Юрий Григорович спектаклендә андый тәҗрибәм бар һәм ул бик уңышлы килеп чыкты. Гомумән, миңа хәзер драматик спектакльләр ошый. Мәсәлән, «Анюта». Анюта спектакль дәвамында үзгәрә. Күңелендә төрле уйлар, эмоцияләр. Боларның барысын да тамашачыга бию телендә күрсәтергә кирәк. Эмоцияләрне җиткерә алсам, рәхәт. Тамашачы моны бәяли.

Классик спектакльләрдәге партияләрне сәхнәдә йөзләрчә тапкыр биегәннәр. Ә сез үз образыгызны, үз биюегезне ничек тудырасыз?
– Бу – педагог белән уртак эш нәтиҗәсе. Артист педагогыннан башка яши алмый. Һәрберебезнең үз остасы бар. Без аларны балеттагы әти-әни дип атыйбыз. Алар безне үзебездән яхшырак белә, тоя, сизә. Һәр спектакль аерым бер балеринаны күздә тотып эшләнә. Биюне аңа килештереп куялар, «изюминка»сын табарга тырышалар. Спектакль шуның өчен яши дә инде ул. Мәсәлән, «Анюта»ны әзерләгәндә, аны сәхнәгә куйган бөек хореограф Владимир Васильев үзе килде. «Синең үз Анютаң булырга тиеш», – диде ул. Педагог, хореограф, режиссерлар белән эшләгәннән соң миңа гына килешә торган уникаль образ туды. Балет дөньясында үз остазыңны табу зур бәхет ул.
Прима-балериналар да спектакль алдыннан дулкынланамы?
– Әлбәттә. Сәхнәгә чыкканда барысы да онытыла торган бер мизгел дә булып ала әле. Дулкынлану юк икән, димәк, биергә теләк тә юк дигән сүз. Спектакль көнендә аны онытып торып, башка нәрсәләр белән шөгыльләнергә тырышам. Мөмкинлек булса, иртән һавада йөрим. Гастрольләрдә шәһәр белән танышырга чыгып китәм. Бүген дә менә Казан белән танышып, рухланып кайттым. Бик үзгәргән. Чит шәһәр урамнарында йөргәндә аның атмосферасына чумасың, ләззәтләнәсең һәм театрга яңа көч, тәэссоратлар белән кайтасың. Биергә чыкканда остазларымның сүзләрен искә алам. «Хәзер барысын да оныт та, рәхәтләнеп бие», – дип әйтә иде Татьяна Удаленкова.

Шәхсән минем өчен балет дөньясы нәфислек һәм эстетика гына түгел, кысалар һәм кырыслык та. Ач тору, бер-берсенең пуантысына пыяла кыйпылчыклары салу...
– Минем белән андый хәлләр булмады. «Кешеләргә карата нинди булсаң, алар да сиңа шундый мөгамәләдә булырлар», – дип өйрәттеләр мине кечкенәдән үк. Театрга килгәч, артистлар баштагы мәлләрдә миңа саграк карады. Моңа игътибар итмәдем, һәркемгә ачык булдым. Һәм күпмедер вакыттан соң минем мондый мөнәсәбәтем үземә кайтаваз булып кайтты. Миңа башкача карый башладылар. Ниндидер начарлыклар эшләп яхшырак та, начаррак та бии башламыйсың. Барысы да үзеңнән генә тора. Ә диеталарга килгәндә... Үсмерлек чорында авыррак булды. Бу чакта дөрес итеп тукланырга өйрәнергә кирәк. Һәркемнең организмы индивидуаль. Тора-бара аңлыйсың инде: репетицияләр вакытында күп ашый алмыйсың, чөнки аннан соң биергә авыр була. Үзеннән-үзе дөрес туклануга күчәсең.
Сезнең хобби – тегү икәнен беләм. Дөресен генә әйткәндә, замана кызларын тегү машинасы янында күз алдына китерүе дә авыр...
– Тегү минем өчен – тернәкләнү ритуалы. Сөйләгән идем бит, спектакль алдыннан онытылып башка эш белән шөгыльләнергә яратам дип. Дөньямны онытып тегәм шулай. Академиядә укыганда бер партия өчен диадема кирәк иде, тоттым да ясарга утырдым. Бер чорда миңа костюм кирәк булды. Тегеп карыйм әле үзем, дип ниятләдем. Әкренләп-әкренләп өйрәндем шулай. Тегү мине физик һәм рухи киеренкелектән чыгара. Өлге кисәргә дә укыйсым килгән иде, әмма минем көндәлек режим белән бу мөмкин түгел. Теккән костюмнарымны Мария сәхнәсендә куелган спектакльләрдә кимим, ә менә каядыр чыгыш ясарга чакырганда аларны алырга тырышам.
Димәк, алар сезгә үзенә күрә бер талисман кебек?
– Минем талисманым – әнием. Ул миңа күпне бирде. Кечкенә баланы чит шәһәрдә укырга калдырып китү зур көч сорый. Рәхмәт әнигә, курыкмады, миңа ышанды. Аннан соң минем арттан Питерга күченде. Ул спектакльләремне карап бара. Әни караганда миңа биергә уңай-лы, рәхәт. Терәк тоям. Казанга да әни белән килдем. Ул балетның техник якларын белеп бетерми, әмма эмоциональ дәрәҗәдә барысын да сизә, аңлый. Әнинең фикерләренә бик игътибарлымын, алар минем өчен мөһим. Әни буларак, билгеле, борчыла да, партнерларым мине күтәргәндә бигрәк тә. Күзләрен йома. «Күземне ачып, башта янәшәдәге тамашачыга карыйм, бар да яхшы булганын аңлагач кына сәхнәгә – сиңа карыйм», – ди. Әни мактый, әлбәттә. Ул бит әни! Башкачарак карый һәм ул караш, әлбәттә, горурлану белән сугарылган.
Тагын бер кызыксындырган соравымны бирим әле: өч сәгать буе биегән спектакльдән соң аякларыгызны ничек ял иттерәсез? (Грим бүлмәсендә узган интервью башында Ренатаның аякларында җылы чунилар иде. Аннан соң аларны салды. Балеринаның аяк бармаклары киноларда күрсәткәнчә, имгәнеп, күгәреп, канап бетмәгән, тәрбия күргән, нәфис, матур аяклар. – Ч. Г.)
– Спектакль вакытында шундый күп адреналин чыга. Кайчак артистлар таңга кадәр йоклый алмый ята. Массажлар, мунча-сауналар тернәкләндерә. Һәркем үз ритуалын таба. Ә мин икенче көнне дә залга барып шөгыльләнәм әле. Кан йөреше әйбәт булса, тернәкләнү дә тизрәк кебек. Аннан соң релакс, массаж, бассейн физик киеренкелектән чыгарга ярдәм итә.
Балет – югары сәнгать. Аны аңлау, аңа гашыйк булу һәркемгә бирелми. Шушы дөнья вәкиле буларак, киңәш бирегезче: балетны ничек яратырга?
– Театрга барганда әзерлек булсын. Әсәрнең тарихын, эчтәлеген укып барырга киңәш итәм. Әйе, балет карау кыенлыклары бар: әзерлексез тамашачы бию техникасын аңлап бетерә алмый. Әмма аны йөрәгең белән тоярга, асылын аңларга була. Икенче тапкыр килеп караудан да курыкмаска кирәк. Бу юлы инде беренче тамашада күрмәгән нечкәлекләре ачылачак. Безнең сәнгатьнең гүзәллеге дә шунда: киноны карап ятлап бетерергә мөмкин, ә спектакль ул – тылсым, ул чын-чынлап яши. Икенче тапкыр караганда башкача ачылачак, чөнки ул чакта эчке хис-кичерешләрегез дә бүтән төрле була. Шуңа аны башкача кабул итәчәксез. Искиткеч бит! Балет белән танышуны җиңел һәм күңелле спектакльләрдән башларга тәкъдим итәм. Мәсәлән, «Дон Кихот» йә «Шүрәле». Эмоциональ яктан бик тәэсирле спектакльләр, алар бер тамашачыны да битараф калдырмаячак.
Фото: Александр Нефф һәм шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк