Яңа сулыш белән яшәгән Тинчурин театры, бу сүзнең яхшы мәгънәсендә, мөгез чыгаруын дәвам итә. Моңарчы республика театрларында гына түгел, ил театрларында да еш күрелмәгән хәл – үзенең кием коллекциясен тәкъдим итте. Баш режиссер идеясе белән «Чорма» коллекциясе булдырылган.
Аны тәкъдим итү дә үзенчәлекле булды. Театрга төнгә чакырдылар (бу да үзенә күрә бер «мөгез»). Көне буе Тукай бәйрәмендә йөреп, бәйрәмгә кагылышлы соңгы чара тәмамлануга, Тинчурин театры үз ишекләрен ачты. Театрга төрле вакытта килгән бар, әмма төнлә килгән юк иде әле. Тәкъдим итү чарасына чакырылучыларга нинди программа буласы сер итеп сакланган иде. Фойеда дефиле карарга дип килүчеләрне бөтенләй яңача формат көткән булып чыкты. Гаҗәп тә түгел – театрда яңа сулыш бит.

Барыбызны да зур залга чакырдылар. Килүчеләр сәхнәдә тезелеп куелган урындыкларга барып утырды. Сәхнәдә – «Хыял артыннан» спектакле декорациясе. Бик кызыклы булачагына ишарә иде инде бу. Коллекция тәкъдим ителгәнче, алып баручы – театрның үз шоумены, актер Рөстәм Гайзуллин музыкаль квиз уйнап алырга тәкъдим итте. Командаларга бүленеп, ясалма интеллект ярдәмендә үзгәртелгән популяр татар җырларын, спектакльләрдә яңгыраган җырларны белергә кирәк иде. Үтә дә кызыклы, үзенә күрә азартлы, җырлы һәм биюле яңа форматтагы уен булды ул. Тагын да кыздырыр өчен Milyash, Илгиз Шәйхразыев, Артем Пискунов, «Хижина татарина» Раил Арсланов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, YARO-folk төркеме чыгыш ясады.


Уен тәмамлангач, театрның яшь, чибәр актрисалары «Чорма» коллекциясе киемнәреннән дефиле ясады. Гомере буе сәхнәдә модель булып йөргәннәр читтә торсын инде! Коллекциянең идея авторы, идеяләр генераторы – баш режиссер Айдар Җаббаров. Исеме дә җисеменә туры килеп тора: авылда чормада сакланган иске киемнәрне заманлаштырганнар. Яңа сулыш өрелгән киемнәр – шәһәрдә театрга киеп йөрмәле, стильле һәм зәвыклы. Театрда эшләүче дизайнер Наҗия Галимова белән Айдар Җаббаров шул рәвешле авыл атмосферасын шәһәргә күчергәннәр. Режиссер өчен бу гаҗәп тә түгел, ул һаман авыл турында уйлана, фәлсәфә кора, эзләнә. Моны ретро-спектакль «Казан егетләрен» сәхнәгә алып кайтуы да раслый. Киемнәр коллекциясе дә шул спектакльнең бер тармагы буларак кабул ителде.


«Чорма» коллекциясен тәкъдим итү Зөлфәт Хәким чыгышы белән тәмамланды. Аның башкаруында «Газиз халкым» җыры бу чарага гына түгел, Тукай һәм Туган тел бәйрәме көненә дә нокта куйды. Ә театрның яңа идеяләренә күп нокталар куелды. Дәвамы әле булыр кебек.

Фотолар: Тинчурин театрының матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк