– Егетләребезне бер күреп кайткач, күңел гел шунда тартып тора. Алар бит үзләре дә көтәләр. Әле менә барырга тиеш идем, эштән китәргә мөмкинлек булмады. Аларның да, минем дә кәеф төште инде. Әмма мин әле анда барачакмын... «Болгар радиосы» алып баручысы, ТНВ каналында халык яратып караган бик күп сериалларны тавышлыландырган Дилбәр ФӘИЗнең махсус хәрби операциядә беркеме юк, әмма беренче көннән үк ул шунда талпына. Ничек тә барып ярдәм итәсе, егетләрнең рухларын күтәрәсе килә аның.
Махсус хәрби операциягә мобилизация башлангач, Дилбәр хәрби комиссариатка шалтырата. Теләге – егетләр белән бергә китү. «Медицина белемең булса, алыр идек», – диләр. «Мин КАМАЗ машинасын йөртә беләм, В, С категорияләрем бар», – дип тә карый. «Ир-атларны алабыз, хатын-кызларны – юк», – диләр аңа. Моның белән генә туктамый ул. Булачак ире Айдар белән мобилизацияләнгән егетләр янына Экспога барып йөри. Алар белән утырып сөйләшер өчен генә булса да. «Уул егетләр исән микән инде, белмим», – ди Дилбәр.

«Ядрәләр очкан, баш өстендә секунд саен куркыныч янап торган җиргә барырга ашкынып тору кайдан килә ул сезгә?» – дип сорыйм.
– Мин әле «Яңа гасыр» каналында сериалларны тавышлыландырганда ук режиссерга: «Сугыш башланса, мин иң беренче китәм», – дип әйтә идем. Бу холкымнан киләдер. Күңелем белән мин – сугышчы. Интернатта үскәнгә түгел микән. Безнең авылда – Арча районы Аланда – башлангыч мәктәп кенә иде. Өченче класстан күрше авылга төшеп укый башладык. Кыш буе интернатта яшәдек. Әти-әни кочагыннан 10 яшемдә чыгып киткән бала мин. Интернатта үскәннәр мөстәкыйль була. Кечкенәдән тормышың өчен җаваплылыкны үз өстеңә аласың чөнки. Холкыма шул тәэсир итми калмагандыр. Аннан соң мине малай булыр дип тә көткәннәр. Бәлки шуңа да холкым ир-атларныкы кебектер. Алар, ни дисәң дә, сугышчан халык. Госмер-гомергә ир-атлар кылыч болгап яу кырына барган бит. Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә багышлап радиода «Ватан уллары» тапшыруы чыгара башлагач, Дилбәр бөтен барлыгы белән шул мохиткә кереп китә. Егетләрнең әти-әниләре белән даими очрашып тора, әмма ялга кайткан егетләр сөйләшергә бик теләми. «Алайса мин СВОга барам», – ди Дилбәр, күңелендә йөрткән уеның чынга ашу мөмкинлеге барлыкка килүен аңлап. Радио җитәкчелеге дә, туганнары да ризалык бирми. Әмма Дилбәрнең уена инде бер керсә…
Үзләренең районыннан егетләргә гуманитар ярдәм ташучы Илнур Яруллинга шалтырата. «Ике көннән китәбез, җыен», – ди Илнур абый.
– Илнур абый ул безнең данлыклы волонтер инде, – ди Дилбәр. – Ул үзе дә Әфганстанда хезмәт иткән. Алтынга тиң кеше. Махсус хәрби операция зонасындагы теләсә нинди ноктага барып җитә ала. Ике улы – Илгиз белән Илшатны да йөртә үзе белән. Кирәк әйберләрне егетләрнең кулларына илтеп тапшыра. Үз хисабыннан пилорамаларга кадәр илтеп биргән аларга. Ә такта гел кирәк анда. Илнур Гомәрович СВО зонасыннан «груз 200» белән кайта. Моргка кереп, һәлак булган Татарстан егетләрен эзли. Теләсә кем булдыра ала торган хезмәт түгел бу. Аны анда һәр постта беләләр, «Илнур абый», дип, керә торалар.
Ризалык бирмәгән туганнарына да, җитәкчеләренә дә: «Җибәрсәгез дә, җибәрмәсәгез дә барам», – ди дә, Дилбәр үз хисабына ял көннәре ала. Дөрес, әнисе анда баруына риза булмый: «Юк, бармыйсың, мин үлгәч китәрсең», – дип әйтә килгән. Илүзә апа бу вакытта инде мәрхүм була...
Йөк төялгән машинада ике көн ярым баралар. Анда барып, егетләр белән күрешеп-сөйләшеп, тапшыру әзерләр өчен аларны яздырып, биш көннән урап кайта. Әмма кайтканда ук: «Мин монда киләчәкмен», – дип күңеленә салып куя.
– Егетләргә барып ярдәм итәсем килде, – ди Дилбәр. – Бер мин генә түгел. «Саба ашы» ширкәте волонтеры Нурия Әпсәләмова егетләр янына барып йөри. Ашарларына пешерә, чәчләрен ала, гуманитар ярдәмне таратырга ярдәм итә. Радиода еллык ялны ике атнага гына бирәләр. Мин инде ялымда кая барасымны белә идем. Бу юлы алдан ук әзерләндем: егетләр өчен банка-банка кыяр-помидор тозладым (ир-ат әче-төчене яратучан була), күчтәнәчләр җыйдым, чебиләремне үстереп тазарттым. Ит алып барыр өчен Илнур абый машинасына суыткыч көйләгән. Шулай итеп, Илнур абый һәм аның уллары белән юлга кузгалдык. «Птичка» тавышын ишетсәгез, машина ишеген ачыгыз да сикерегез», – диде Илнур абый. Рухи яктан моңа да әзер булып бардым. Миндә курку хисе юк. Бу да шул интернатта үсү галәмәтедер, мөгаен. Үземнең холыкны ятим балалар психологиясе белән чагыштырып карыйм гел. Охшаш яклар күп. Аларда да курку хисе юк икән. Гомерен куркыныч астына куеп батырлык кылучылар арасында нәкъ менә ятимлектә үскәннәр күп икән.
Бу юлы да үз егетләребез янына Луганскига, Северодонецкига, Запорожьега бардык. Анда кичке тугыздан соң кайда каласың, шунда йоклыйсың – посттан үткәрмиләр. Комендант сәгатендә теләсә нинди хәрәкәт тыела. Иртәнге дүрттә уянып (йоклау түгел инде ул, төнне машинада утырып уздыру), кабат юлга чыгасың. Гуманитар ярдәм ташучылар арасында әйберләрен шул постларда калдырып китүчеләр бар. Илнур абый егетләр янына – «яшел зона»га кереп йөри. Без барган бер урында фронт линиясенә җиде чакрым гына калган иде. Ату, шартлау тавышлары ишетелеп тора...
Әйткәнемчә, һәр постта беләләр аны: «Илнур абый приехал» – үзенә күрә бер пароль булып тора. Илнур абый шул постта торган егетләргә дә күчтәнәчләр биреп китә. Аларның шул кечкенә чәкчәккә дә ничек сөенгәнен күрсәгез икән. «Давайте, ребята, с Богом», – дип кертеп җибәрәләр...
Постны узуга – бөтенләй башка дөнья, башка тормыш... Монда бит умарта күче кебек яшибез, машиналарның чуты-чамасы юк. Ә анда: барасың, барасың – һаман ялгызың. Юлда (без күз алдына китергән юл түгел инде ул) берничә машинаны очратырга мөмкин. Ауган агачлар, җимерек йортлар, янган машиналар… Сугыш афәте сулышын шул чакта тоясың инде…
Без госпиталь итеп ясалган бинага тукталдык. Ул безнең перевалочный пункт кебек булды. Шуннан соң ике дәвамында атна егетләребез булган төрле җирләргә алып килгән әйберләрне илтеп тапшырдык. Көннәр буе тәгәрмәч өстендә. Бер урынга барып җитәр өчен икешәр-өчәр йөз чакрым җир үтелә. Егетләр арасында «Илнур абый килде» дигән хәбәр бик тиз тарала икән. Көтәләр... Көткәннәр янына тизрәк барып җитәсе килә. Егетләр белән бер ноктада очрашабыз, мотоциклларына утырып килеп җитәләр. Яшәгән блиндажынларда да булдык.
Хәзер авылга кайтканда юл буе озатып барган агач полосаларына тыныч кына карый алмыйм. Анда менә шундый полосаларда җир астында чокып ясалган блиндажларда дүртәр ел яшәгән егетләребез бар. Бәрелешләрдән соң шунда кайтып ял итәләр. Катыда йоклау түгелдер дә инде ул... Блиндажларында тактадан ясалган сәкеләр, волонтерлар җибәргән мендәр-матраслар. Нурия шул мендәрләр арасыннан үзләре ясап җибәргәнне танып алды. Менә шул мендәрләр өчен дә егетләр аңа кат-кат рәхмәт әйтте. Рәхмәт хисе зур аларда. Бүгенге көндә бу сәер дә күренә хәтта. Без бит инде монда җитеш тормышта яшибез, бар нәрсәбез дә бар. Ә егетләр юк кына нәрсәне дә зур итеп кабул итәләр. Мендәр өчен дә рәхмәтле, сөлге өчен, носки өчен, җибәргән ризыклар өчен... Үзләре шундый кунакчыл әле, җитмәсә: «Әйдәгез, чәй эчәбез», – диләр. Сөйләшәселәре килә. Янәшәләрендә генә басып торсаң да рәхәт кебек аларга. Синең белән килгән өй җылысын тоялар кебек. Әмма озаклап басып торырга ярамый, шундук «птичка»лар килеп җитә.
– Илнур абый белән Донецк өлкәсе Макеевка шәһәрендәге мәктәпкә дә кереп, күчтәнәчләр биреп чыктык. Ул мәктәптәге дисциплинага шаккаттым. Безнең мәктәпләрдә кыңгырау шалтырыймы-юкмы – күп балалар үз көенә генә йөри. Ә монда кыңгырау шалтырауга ике-өч секунд үтте микән – тезелеп басып торалар. «Без аларны шулай өйрәттек инде», – диделәр укытучылар. Тыныч тормышта башланмаган шул бу балаларның гомер юлы... «Балалар да шундый рәхмәтле, кулларына тоттырган һәрнәрсәгә шулкадәр нык сөенәләр», – ди Дилбәр.
Гуманитар ярдәмне таратып бетереп кайткан көннәрдә госпитальдә ярдәм итә. Анда җиңелчә яраланганнар ята. Авыр хәлдәгеләрне Мәскәүгә җибәрәләр. Хатын-кыз табиблар күп. Икешәр атна, берәр ай эшләп китәләр икән. Кемдер үз теләге белән килә, кемнедер җибәрәләр. Табиблар – хәрби бурычлы һөнәр ияләре. Дилбәр исә шунда эшләүче егетләр белән ашарга пешерә. «Яшел Үзәннән Миша исемле егет белән өч көн госпиталь ашханәсендә эшләдек. Алар иртәгә пешерәсе продукцияләрне кичтән үк әзерләп куя. Тәртип шулай куелган. Яралылар шактый күп, һәрберсенә өлгертергә кирәк. Азык-төлек килеп җитмәсә, эзләп табып та алып кайталар. Көнгә өч тапкыр ашаталар. Сугышчы булсалар да, өй җылысын, өй ямен белгән-тойган ир-егетләр бит алар. Миннән бәлеш пешерүемне сорадылар. Бик бәлеш ашыйсы килә, диделәр. Барлы-юклы продукцияне җыеп, пешереп ашаттым. Дөрес, ул инде өйдә пешкәнчә булмагандыр да, бөтен шартларына да туры килмәгәндер. Әмма бик нык яратып ашадылар», – дип сөйли Дилбәр.
Ике атна йөреп, төрле нокталарда булганнан соң, Дилбәрне бер нәрсә гаҗәпләндергән: ут эчендә йөргән, үлем белән күзгә-күз очрашкан егетләрнең бер-берсенә булган җылылыгы, кайгыртучанлыгы... Бигрәк тә алар булган 1234 нче татар полкында нык чагыла ул. «Анда барып кайткач, бездә кешелеклелек сыйфатлары азаюын, артык битараф булып яшәвебезне аңладым. Хәзер күрше белән күрше сөйләшми генә түгел, хәтта исәнләшми дә, чөнки бер-берсен белми. Күбебез үз ихтыяҗын гына кайгыртып яши. Анда башкача. Бер-берсен якын итәләр, сызыкның теге ягыннан килгән һәр кеше – туган. Машинадан төшүгә, кочаклап алалар. Анда бөтен кеше кочаклаша. Кочакларыннан озак кына җибәрми торалар. Алар сине әнисе, туган апасы, сеңлесе итеп кабул итә. Әлбәттә, сагыну инде бу. Беренче тапкыр тапшыру әзерләргә баргач, бергә сөйләшкәндә көлешкән булалар, ә аерым гына яздыра башлаган идем – һәрберсенең күзендә яшь. Бигрәк тә югалткан дусларын искә алганда... Тугрылык төшенчәсен тагын да ныграк аңлыйсың кебек. Хәтта этләр дә башкача анда. Үстергән хуҗасы яныннан машинадан да төшми, бер адым да яныннан китми. Бәрелешләргә бергә керәләр. «Һәлак булсам нишләр йә аңа ядрә тияр», – дип калдырып киткәндә аерылуны аңлап чиныйлар икән. Миңа да көчек бүләк иттеләр. Шуравига бер яшь тула инде тиздән. Егетләр шул этнең хәлен сорашып ята менә. Ялга кайтканнарның, хәтта комиссовать ителгәннәрнең дә анда барырга нигә талпынып торуларын аңладым. Мондагы тормыштагы гаделсезлекне, битарафлыкны кабул итмиләр. Алгы сызыктан кайткач Дилбәр китапчык чыгара. Юк, сатып акча эшләр өчен түгел. Шул рәвешле егетләргә истәлекле бүләк ясыйсы килә аның. Һәр утырып сөйләшкән егетнең тарихын яза. «Аларга синең кечкенә генә игътибарың да зур хөрмәт булып күренә. Яннарына барып, үзләре белән сөйләшеп, кайткач китап чыгару алар өчен сенсациягә тиң булды. Китап кулларына килеп ирешкәч, шулкадәр сөенделәр, күпме җылы сүзләр ишеттем!» – ди Дилбәр.
Хәзер Дилбәр кабат егетләр янына бару теләге белән яши. Анда барып кайткач, матди байлыклар да кызыксындырмый башлый аны. «Элек мәҗлесләр алып бара идем, концертлар белән чыгып китә идек. Егетләр кайтканчы, дөньябыз тынычланганчы туктап торам дип уйладым», – ди.
Өйдә токмач җәйсә дә, егетләр өчен дип тә кисеп, тартмаларга тутырып куя. Токмач бозылмый ул. Кыяр-помидорлар үстерергә әзерләнә. Узган юлы алып барган тозлы яшелчәләрне бигрәк тә үз иткәннәр. Волонтерларның төрле төркемнәрендә утыра. Кирәк чакта ничек тә ярдәм итәргә тырыша, күчтәнәчләр җибәрә. «Өйдән килгән ризык бөтенләй башка инде ул – аңа кул җылысы, күңел җылысы салынган. Егетләребезгә без җибәргән посылкалар әнә шуның белән кадерле. «Мине ташламыйлар, мин кирәк» дигән ышаныч бирә ул аларга! Ә бу ашауга караганда да көчлерәк психологик ярдәм», – ди ул.
«Егетләр янына барып йөргән хатын-кызлар еш кына «сиңа анда ни калган?» дигән сорауны ишетәдер. Миңа да әйтүчеләр булды. Барып, егетләрне сөендерәсе килү теләге көчле, – дип сөйли Дилбәр. – Анда булган бер генә волонтер да «бүтән бармыйм» дип кайтмыйдыр. Ул мохитне тойганнан соң, нәрсәнең нәрсә икәнен аңлаганнан соң һәм шунда дүрт елдан артык егетләрнең җир астында – блиндажларда яшәгәнен белгәч, барып хәлләрен белешәсе килеп тора. Бармый торсаң күңелдә ниндидер бушлык барлыкка килә. Эшлисең дә, тормыш та алып барасың, әмма ул бушлыкны берничек тә каплап бетереп булмый. ,Мин моны Илнур абыйда да күрәм. Барып кайтканнан соң бер атна да узмый, кабат кайнап, ашкынып йөри башлый. Ул инде шуның белән яши. Аның халәтен бик яхшы аңлыйм. Үзен көтүләрен белә. Аның белән бергә егетләребезгә өй җылысы, якыннарының күңел җылысы килә. Ә бу – дөньядагы иң рәхәт һәм иң кирәкле җылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк