Логотип
Яңалыклар

«Аеклык ноктасы»: 1728 бала ятим калмады

Бүген республикада әти-әнисез калган балаларның күпчелеге — социаль ятимнәр. Мондый балаларның якынча 90 процентының ата-анасы алкоголизмнан интегә. Бу хакта «Аеклык ноктасы» республика ведомствоара проектына багышланган матбугат очрашында Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Светлана Захарова әйтте. Социаль ятимлектән профилактика максатында Татарстанда махсус проект гамәлгә ашырыла.

«Аеклык ноктасы» алкогольле эчемлекләр кулланучы әти-әниләрне дәвалау, социальләштерү максатын күздә тота. Проект гамәлгә ашырыла башлаганда анда 45 ана катнашса, хәзер 200 хатын-кыз дәвалану уза. Кагыйдә буларак, проектта республиканың эре шәһәрләрендә – Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәттә яшәүчеләр катнаша. Авыл җирлекләрендә сәрхушлек проблемасыннан интеккән хатын-кызларны да колачлар өчен авыл җирлекләре башлыклары белән эшли башлаганнар.

Проектның мөһим максаты – балаларны гаиләдә калдыру. «Без ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән яки хокуклары чикләнгән аналар белән дә эшлибез. Узган ел мондый алты ата-ана иде. «Аеклык ноктасы» проекты – ул ата-аналар өчен бәйлелекне җиңеп чыгу гына түгел, ә үз балаларын кайтаруның реаль мөмкинлеге. Без ата-аналарга комплекслы –медицина, психологик һәм социаль ярдәм күрсәтәбез», – диде республиканың балалар омбудсмены Светлана Захарова. Проектта катнашкан аналар дәваланып кына калмый, аларга эшкә урнашырга да ярдәм итәләр. Шулай ук торак шартларын яхшырту буенча да зур эш алып барыла.

Тагын бер борчыган тема – балигъ булмаганнар арасында алкоголь куллануның артуы. Бу факт бар. Кагыйдә буларак, мондый балалар эчүче гаиләләрдә үсә. Шуңа күрә балалар белән дә, гаилә белән дә эшләргә кирәк. Бүген балигъ булмаган балалары алкоголь кулланучы 186 гаилә ведомствоара исәптә тора.

Быел «Аеклык ноктасы» проектында 201 хатын-кыз һәм 27 ир-ат катнашкан (9 гаилә парлап килгән). Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина әйтүенчә, проектта катнашучыларның 80 проценты уңай нәтиҗәләр бирә. Бу исә күпме бала гаиләдә кала дигән сүз. Проект гамәлгә ашырылу барышында, ягъни ун ел эчендә, 1728 бала гаиләдә калган.

«Аеклык ноктасы» проекты быел да гамәлгә ашырылачак. Моның өчен республика казнасыннан акча бүлеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар