Татарстан Язучылар берлегендә бер төркем яшь сәнгать әһелләре 98 еллыгы уңаеннан мәшһүр шагыйрь Әнгам Атнабайга багышланган кичә уздырды.
Татарстан белән Башкортстан халыкларының яраткан шагыйре Әнгам Атнабай шигырьләре еллар үтүгә карамастан популярлыгын югалтмый. Интернет киңлекләрендә, җырчыларның концертларында әледән-әле аның шигырьләре яңгырый. Шигърияте беркемне дә битараф калдырмаган шагыйрь ул.
Язучылар берлеге рәисе урынбасары Ильяс Фәрхуллин яшь сәнгать әһелләре белән бергәлектә шагыйрьгә багышланган кичә уздырды. Яшьләрчә кичә булды ул чынлап та. Артык сүзләрсез. Бары шигырьләр, җырлар һәм Әнгам Атнабайның истәлекләреннән өзекләр. Шигырьләрне яшь шагыйрь Айзат Вахитов укыды. Кызганыч, программада шигырьләр бик аз булды. Бу кичәдә шагыйрьнең иҗат җимешләрен күбрәк ишетәсе килгән иде. Дөрес, кичәдә Әнгам Атнабайның тавышын ишетттек. Кичә аның тавышы белән ачылды һәм тәмамланды. Шигырьләрен укыган аудиотасманы эзләп тапкан оештыручылар. Матур деталь. Әйтерсең. шагыйрьнең үзе белән тагын да якынайдык.

Әнгам Атнабай иҗат иткән җырлар бүген дә сәхнәдән төшми. Яшьләр – Зәлия Әүбәкирова, Руслан Габбасов, Диләрә Нәбиуллина, Айзилә Гарифуллина, Рөстәм Егоров, Гөлия Заһертдинова, Самат Мөхәммәтҗанов тере тавышка «Синең куллар, әнкәй», «Галия белән Заһир җыры», «Танып буе», «Дусларыңны онытма», «Язмыш микән», «Җиз кыңгырау моңнары» җырларын башкарды. Тамашачылар яшь иҗатчыларны аеруча бер җылылык белән алкышлады. Бигрәк тә Самат Мөхәммәтҗанов, Рөстәм Егоровны кабат-кабат чакырып чыгардылар. Ахырдан тамашачылар яшьләргә кушылып ук җырлый башлады.

Искиткеч талантлы яшьләр үсеп килә. «Бүген сәхнә тоткан җырчылар артыннан куып җитеп баралар икән бит болар. Булдыралар», – диде тамашачылар. Яшьләр – Казан консерваториясен тәмамлаучылар, Казан музыка көллияте, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары.

Кичәнең сценарий авторы һәм алып баручысы Гөлназ Рәшитова аңлатуынча, ул берничә ел элек татар иҗади яшьләрен таныту һәм татар телен саклап калу максатыннан махсус проект башлый һәм үз тирәсенә үзе кебек үк иҗатта кайнаган яшьләрне җыя. Һәм алар командалары белән төрле чараларда катнашалар, оештыралар. «Миңа ул зур шатлык, чөнки яшьләргә мәйданнар бирелә. Аларны бик яратып калалар», – ди ул.
Үзе дә иҗатта кайнап яшәгән шагыйрь, композитор, мультиинструменталист Ильяс Фәрхуллин берлектә менә шундый җылы, квартирникларга охшаш кичәләр еш үткәрелә башлаячак, дип хәбәр итте. Димәк, Язучылар берлеге искелектән чыгып, яшьләр өчен бер тарту үзәгенә әйләнергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк