Өйгә кайтуга ук «яхшылык теләүчеләр» шалтыратып, яңалык җиткерде: Эльдар секретарь кыз Зөлфия белән чуала!
Дагстанның танылган журналисты һәм публицисты Эльмира Барат кызы Ибраһимова университетның филология факультетын тәмамлагач ук «Дагестанский университет» газетасында эшли башлый. 40 ел эшләү дәверендә үзен республиканың алтын каләмле журналисты итеп таныта. «Ас-салам», «Муслимат» газеталарында баш мөхәррир була, балалар өчен «Безнең Әманәт» журналын чыгара. Иҗатының соңгы 30 елы «Женщины Дагестана» журналы белән бәйле. Язучы буларак та укучыларга яхшы таныш. Хатын-кызлар күңелен һәм кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне тирәннән аңлап, үз йөрәге аша кичереп яза. Кызганыч, узган ел ахырында Эльмира Ибраһимова каты авырудан соң бакыйлыкка күчә... Повесть һәм хикәяләре дагстан укучылары тарафыннан һәрвакыт яратып кабул ителә. Игътибарыгызга аның гыйбрәтле хикәясен тәкъдим итәбез.
Тантанадан соң Асият абыйсыннан мине өйгә кайтарып куюны сорады. Шундый шатландым! Эльдар миңа бер күрүдә үк ошады: чибәр, озын буйлы, төз гәүдәле, бик зәвык белән киенгән. Әллә каян сизелеп тора: Эльдар үзе дә миннән күзен алмады, кич буе өстәл артында мине көйләп утырды, тәм-том белән сыйлады, танцыларга чакырды. Талгын музыка астында дөньяларыбызны онытып, күзгә-күз карашып бөтерелеп тә куйдык. Шунда җаен туры китереп, Асият миңа кисәтү ясауны кирәк тапты:
– 45 яшьлек Эльдар бөтенесенә ошый: борыны кипмәгән кызлардан башлап 50 не узган, 60 ны куалаган хатыннарга кадәр ул дип үлеп торалар. Бөтенесенең башын әйләндерә: сөйкемле сөяге бардыр инде. Син инде үз кеше, кызый, шуңа күрә алдан ук әйтеп куям: синең принц түгел ул! Белеп тор, Самира: яратып өйләнгән хатыны, өч искиткеч баласы бар. Хатынының уңганлыгын, чибәрлеген күрсәң!.. Кызганыч, авырып киткән, килә алмады.
Танышлыкны дәвам итәргә уйламаган да идем, Асиятның кисәтүе күңелемә тиде...
Эльдар белән минем өй янына килеп җиттек, әмма сөйләшер сүзләр һаман бетмәде. Аның белән аралашу ничектер җиңел, рәхәт иде, әйтерсең әллә кайчангы танышлар күрешкән дә сөйләшеп туя алмыйлар. Саубуллашканда Эльдар телефонымны сорап алды, ә ярты сәгатьтән инде шалтыратты да.
– Самира, син әле йокламыйсыңмы? – ди. – Әйдә, матур кичебезне дәвам итәбез.
Ул төнне без иртәнгә чаклы сөйләшеп чыктык. Күбрәк ул сөйләде, унсигез ел инде никахта булуын әйтте. Гаиләсендә өч бала үсә икән – улы һәм ике кызы. Яраткан эше – нульдән башлап оештырган төзелеш фирмасы турында да сүз булмый калмады. Ул босс! Эльдар үзем турында сөйләвемне сорагач, бераз югалып калдым. Биографиямдә әллә нинди якты вакыйгалар юк та бит. Мәктәпне тәмамлауга ук кияүгә чыктым, ярты елдан соң аерылыштык та. Ирем наркоман булып чыкты, туйлар узгач, инде яши башлаганга өч ай үткәч кенә белдем ул хакта. Шок хәлендә тораташ булып каттым. Барысы турында да әти-әниеңә сөйлим, дигәч, мине бик каты кыйнады, күгәрмәгән җирем калмады. Больницага эләктем, авырым төште... Аннары инде әниләргә кайттым. Университетка укырга кердем.
Аны тәмамлап, сәүдә фирмасында эшлим хәзер. Миңа 27 яшь, әти-әни белән яшим...
Шуларны сөйләп бирдем дә бушанып калгандай булдым. Ә ул миңа тагын да якынрак тоелды.
...Эльдар белән очраша башладык. 15 яшькә зуррак булуы да комачауламады. Ул көн саен мине эштән соң килеп ала, җай гына аның машинасына кереп утырам, һәм без үзебезнең кечкенә оҗмахыбызга – шәһәр читендәге җыйнак фатирга ашыгабыз.
Вакыт узган саен, аңа ныграк тартылдым. Кич ятсам да, иртүк уянсам да, эштә дә, уйларымда да гел ул гына. Ләкин бу хәл мине сагайта да иде: Эльдар балаларын үлеп ярата, хатыны турында ниндидер соклану катыш хөрмәт, үзенә бер җылылык белән сөйли... Үзе, күзләре елмая... Мин исә көнләшү утларында янам.
Бер ел үтте шулай. Көннәрдән бер көнне Эльдар белән сөйләшергә тәвәккәлләдем.
– Гомерлек сөяркә булып калалмыйм бит инде, өйгә яучылар да ешайды, әниләр билгеле бер карарга килүемне көтә, ашыктыралар. Нишлибез? – дип, Эльдарга төбәлдем.
– Уйлашырбыз, матурым... – диде дә тынып калды.
– Бу проблеманы чишә алмасаң, безгә очрашуларга нокта куярга кирәк! – дидем турсаеп.
«Ә» дә, «җә» дә димәде, кочаклап үпте дә чыгып китте. Сагыштан йөрәгем өзгәләнсә дә, ай буена шалтыратуларына җавап бирмәдем, SMSларын укымадым. Ә бер көнне ул кызыл розалар күтәреп эшемә килде. Бик яратуын, миннән башка яши алмавын әйтте.
Улы мәктәпне тәмамлаганчы, бер ел сабыр итүемне үтенде. Якын арада аерылышу турында хатыны белән сөйләшергә сүз бирде. Күптән күрешмәгәч, сагындырган Эльдар! Әнә бит, үзе дә түзәлмичә килгән барыбер. Араларны җайламакчы була. Әллә матур сүз-ләрдән эреп киттем, әллә чәчәкләр хуш исе исертте: мин инде аның кочагында идем. Дуслашып, кабат очраша башладык.
Тагын бер ел узды, улы мәктәп тәмамлап, университетка укырга керде, тик мин көткән үзгәрешләр юк та юк... Мин аерылышу турында сүз көттем, Эльдар һаман дәшмәде. Нишләргә? Булмый бит инде болай! Түзмәдем, үзем кабат исенә төшердем:
– Кадерлем, бәлки, безгә, үзең вәгъдә иткәнчә, законлы никахта яши башларгадыр?
Ул, күзләрен яшереп, теләр-теләмәс кенә менә нәрсәләр җиткерде. Хатыны Сәйдәнең күкрәгендә проблемалар бар икән. Табиблар яман авырудан шикләнеп, тизрәк дәвалана башларга киңәш иткән, имеш. Якын арада аны Мәскәүгә алып китәсен хәбәр итте. Авырлык белән генә, мондый хәлдә аерылышу турында сүз кузгата алмавын әйтте.
– Димәк, безнең тормыш аның диагнозына бәйле? – дидем, истерикадан чак тыелып.
Мәскәү табиблары Сәйдәгә елга ике тапкыр тикшерелергә килергә кушкан.
Эльдарның хәлен аңласам да, үзем турында да уйларга кирәк бит! Күрәм: ул һаман билгеле бер фикергә килә алмый, минем белән очрашырга да элеккечә атлыгып тормый. Шуңа күрә ялганга күчтем:
– Сиңа сүзем бар... Үзең сизәсең микән... Мин бит авырлы, – дидем. – Баланы табачакмын. Беренче балам да төшкәч, бөтенләй баласыз каласым килми!
Эльдарның күзгә күренеп кәефе кырылды, алай да проблеманы хәл итәргә сүз бирде. Берәр атнадан телефонымда ят хатын-кыз тавышы ишетелде:
– Мин – Сәйдә, Эльдарның хатыны. Без сөйләшә алабызмы?
Тәмам югалып калдым, ләкин тиз генә үземне кулга алдым: димәк, ул хатыны белән сөйләшкән.
Ул хатынга нәрсә кирәк икән?
– Эльдар белән очрашып йөрүегезне белә идем, авыр булса да, сүз әйтмәдем – мөгаен, аерылышуга әзер булмаганмындыр. Андый хәлдә калганым булгангадыр да, бәлки. Болар барысы да вакытлы гына, дигән өмет белән юандым...
Аның тавышы ук ачуымны китерде. Сәйдәне кырт кистем:
– Сезгә миннән ни кирәк?
– Мин сездән Эльдарны гаиләсендә калдыруын үтенәм. Аның китүе балалар өчен стресс булачак, алар әтиләрен бик ярата. Ул үзе дә аларсыз яши алмый...
– Тиздән балам туачак, аңа да әти кирәк, – дип, көндәшемнең сүзен бүлдердем.
– Балалар хакына мин хәтта Эльдарның ике гаиләдә яшәвенә дә риза, – диде ул ирексездән. – Кече кызыбызның кечкенәдән неврологик проблемалары бар иде, авыруны көчкә җиңә алдык. Табиблар стресслардан сакларга куштылар. Зурлары турында әйтеп тә тормыйм, аерылышу алар өчен коточкыч хәл булачак...
– Аһ, без нинди иркәләр, назлылар! Яман шеш куркынычы янаган сезгә дә, тотлыга торган кызыгызга да стресслар була күрмәсен берүк, шулаймы? Борчылулар миңа файдагамы әллә?! – дип ярып салдым. – Ярдәм сорап шалтыратуыгызмы бу? Кайда сезнең горурлык? Ирегез яратмый сезне, шуны һаман аңламадыгызмыни? Кызганудан гына сезнең янда ул, инде былтыр ук өйләнешәсе идек. Сездә рак түгеллеге ачыкланды – инде сөенеп кенә яшәгез! Чирләр белән ирегезне куркытмагыз! – Эчемдә җен бар диярсең: сүзләрне автоматтан аткандай сиптердем генә. – Башка бер хатын күптән куып чыгарган булыр иде инде, ә сез ике ел буена ирегез-нең хыянәтенә күз йомып яшисез. Хәер, аның акчалары кирәк шул сезгә...
– Минем әти-әнинең акчасы аныкыннан да күбрәк, һәм мин аларның бердәнбер баласы! Әйе, калганында сезнең белән килешәм, миңа шалтыратмаска иде, – диде хатын акрын гына һәм трубканы куйды.
...Эльдар белән тормыш шатлыкларсыз гына башланды. Язылышканнан соң оештырылган кичәдә ни аның дуслары, ни минем туганнар юк иде. Эльдар кич буе уйчан һәм моңсу утырды, һәм без сәер туебызның ахырын чак көтеп җиткереп, беренче төндә үк әрләштек. Мин аны мәет озаткан кебек утырганы өчен тиргәдем, моны бөтенесе дә күрде, дидем.
– Башкалар мине кызыксындырмый, ә син, яратсаң, аңларга тырышыр идең. Үз әнием инсульт хәлендә больницада ята, ләкин минем белән күрешергә теләми. Балалар минем белән сөйләшми... Бөтенесе миннән ваз кичте – туганнар да, дуслар да. Ни гаҗәп, бер Сәйдә генә хәлемә керде. Борчылмаска кушты, балаларны үзем тынычландырырмын, диде...
– Синең хәйләкәр-мәкерле Сәйдәң – зәһәр акулаң, – дип кабарындым мин, элекке хатынын җылы итеп искә алганы өчен көнләшүемне яшерә алмыйча, – спектакль уйный, бөтенесен каршы котыртып бетергән дә, хәзер мескен юаш сарык булып кыланып, сине юатмакчы була!
Эльдар шундый итеп карады миңа – ул караштагы көтелмәгән ачу һәм нәфрәттән куырылып киттем.
– Сәйдә – балаларымның әнисе! Һәм бик акыллы, сабыр хатын. Аңа тел тидермә. Тагын берәр начар сүз ишетсәм икән аның турында! – диде ул каты итеп.
Бертөрле күңелсез көннәр башланды. Әйтерсең өч ел буена бернинди мәхәббәт, яратышу, шатлыклар, бәхетле минутлар гел булмаган да.
Авырлы булуым турында уйлап чыгарылган әкияттән көчкә котылдым: башта хәлсезләнеп йөргән кыяфәткә кердем. Иремнең өч айга командировкага китүе дә ярап куйды. Ул кайтуга инде мин «бала төште» дигән ялганны әзерләп куйдым. Сәбәбе дә бар: борчылулар, Эльдарның миңа карата салкынаюы үзенекен эшләгән, янәсе. Рольне ирем башына да китермәслек итеп шәп уйнадым. Талчыккан кыяфәт, түбән иелгән баш, яшьле күзләр... Эльдар үзен гаепле итеп йөрде, борчылмаска кушты, безнең әле балаларыбыз булачак, кайгырма, диде.
Ләкин көннәр, айлар узган саен, без бер-беребездән ераклаша гына бардык.
Сәйдә Эльдарны әтисенә үпкәләгән кызлары белән күрешергә күндерде, ә уллары әтисе белән бөтенләй сөйләшмәс булды. Горур егет!
Инде чынлап торып балага узганымны белгәч, ризасызлыгымны белдерергә булдым. Токсикозлар белән җәфаланып, истерикага бирелдем, капризларымны чыгара башладым, бөтен нәрсәдән канәгатьсез идем. Гайрәт чигергеч кыланмышларыма ирем дәшми генә чыдады.
– Ни өчен алар өенә барасың? Балаларыңны алырга шоферыңны җибәр дә, нейтраль территориядә очрашыгыз! Беләм, балаларны сылтау итеп Сәйдәң янына йөрисең син!
– Борчылма, Сәйдәгә мин кирәк түгел. Аның карашында мин бары үземне жәлләүне генә күрәм...
Эльдарның шул сүзләре җитә калды – мин шартлап ярылдым:
– Әһә, син әле аның күзләренә карап мәхәббәт эзлисеңмени? Ә анда кызгану гынамы? Шулаймы? – дип акырдым.
Минем истерикаларга күнеккән Эльдар күрше бүлмәгә чыгып китте.
Үземне вакуум эчендә калгандай хис иттем. Минем серләшер дусларым да юк, авырлы булуыма ирем ягыныкылар да шатланмады. Бердәнбер кеше – әнием генә хәлемә керә алды. Әти дә, әбием дә, хәтта апам да минем белән бөтенләй сөйләшми башладылар.
Эльдарның танышлары, дуслары мине санга сукмады, шуңа парлап беркая да бармадык. Баштарак ул, миңа теләктәшлек күрсәтеп, өйдән чыгып йөрмәде. Ләкин бераздан, үткәндәге тормышымнан, анда калган якын кешеләрдән йөз чөерә алмыйм, дип, үзе генә кунакка да, бәйрәмнәргә дә чыгып китәргә гадәтләнде. Борыныма җиткән корсагым белән берьялгызым кая барырга, нәрсә эшләргә белми газапланам.
...Кызыбыз Диана туды. Хәтта шул фәрештәгә тиң сабыебыз да безнең комга төртелгән гаилә тормышын коткара алмады. Эльдар өйдә бик сирәк була. Аңлавымча, ул элеккеге гаиләсенә гел барып йөри иде. Көнләшеп тавышланулар, үпкәләүләр, елаулар, иремне туктаусыз тиргәп торулар берсе дә булышмады. Мин чыгарган җил-давыллар аңа бар ни дә, юк ни! Берсендә минем бәйләнүләргә шундый итеп кычкырды, шаккаттым.
– Туктыйсыңмы син, юкмы?! – дип җикеренде. –
Сүзләрең Сәйдәгә дә барып җиткән инде! Ул миңа килеп йөрмәскә кушты. Кызларым белән син теләгәнчә – нейтраль җирдә күрешәчәкбез. Ә бәлки бирегә, безгә чакырыргадыр аларны? Кечкенә сеңелләре белән таныштырырбыз...
Авыз ачарга да өлгермәдем, шундук бүлдерде:
– Котың очмасын, кызларымны бирегә китерәмме соң! Куркам: синең зәһәр агуың әллә нишләтер ул гөнаһсыз балаларны! – дип, тузынып чыгып китте.
...Ирем көн саен эчеп кайта башлады. Шундый көннәрнең берсендә Дианабыз бик каты авырып китте. Җитмәсә, балалар табибы, кардиолог мине хафага салды: тумыштан йөрәк клапаннары зәгыйфьлегенең катлаулы төре дип диагноз куйды. Әти кеше безне Мәскәүгә илтеп, балалар кардиоүзәгенә урнаштырды да кайтып китте.
Айдан артык бала белән Мәскәүдә дәваландык. Операция буенча соңрак мөрәҗәгать итәргә куштылар.
Өйгә кайтуга ук «яхшылык теләүчеләр» шалтыратып, яңалык җиткерде: Эльдар секретарь кыз Зөлфия белән чуала! Аларның очрашып йөрүләре берәүгә дә сер түгел – алар яшермичә дә йөриләр икән! Алай гынамы! Эльдар бертуктамый эчә, ә Зөлфия шуннан файдаланып, властьны үз кулына алган, фирма белән идарә итеп ята, ди... Хәллә-ә-әр! Алар очраша торган йортның адресын да әйттеләр. Бер-ике көннән баланы әнигә калдырдым да, йөрәгем януга түзә алмыйча, ярсып Зөлфия фатирына чыгып чаптым.
Күрсәтәм күрмәгәннәрен! Кызны куркытып, иремне гаебендә тотып, кирәкләрен бирәм әле дип юкка дулаганмын. Бизәнгән-төзәнгән һавалы Зөлфия шарт итеп ишекне ачты да, күзләремә мыскыллы карап:
– Эльдарны эзлисеңме? Ул ваннада, – диде боздай салкын тавыш белән.
Кермәкче идем, кыз мине тупас рәвештә этеп җибәрде.
– Бу минем фатир! Сине кунакка чакырмадым!
– Ләкин анда минем ирем, – дип кычкырдым, оятсызлыгыннан һушсыз калып.
– Синең ирең? Син әле аның үзеңнән миңа киткәнен белмисеңмени?! Ишетмәсәң – ишет: Эльдарга аерылышу өчен синең маңка кызыңа бер яшь тулганын гына көтәбез. Ычкын моннан тизрәк!
– Аһ, өстерәлчек! Минем белән шулай сөйләшәсең-ме әле? – Гайрәтләнеп эчкә уздым. – Ник син безнең гаилә тормышына тыгыласың, безнең балабыз...
– Китче! Шула-айймыни-и? – дип явыз елмайды Зөлфия. – Күрегезче, берәүләрнең баласы бар икән лә! Ә син
Эльдарны тартып алган хатында ул балалар өчәү! Бар, югал күземнән, чирле балаңны кара, үлеп китә күрмәсен, юкса бөтенләй урамда калуың бар!
Алгы бүлмәгә мунча халатыннан Эльдар чыкты. Шактый салып алган, күзләрендә нур юк.
– Ник килдең монда? – дип сорады ул дорфа итеп.
– Сине алырга килдем, әйдә өйгә кайтабыз, бөтенесе турында да сөйләшербез, – дидем, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып һәм Зөлфия алдында бөтен нәрсәне чыгарып салмаска теләп.
– Өйгә? Нинди өй?!. Минем хәзер өем дә, хатыным да, гаиләм дә юк... Бары дүрт балам гына бар. Алар каршында мин бик гаепле. Алла хакы өчен, алар кичерсен мине! Кит! Миңа хәзер барыбер – син ни, ул ни, – һәм ул чиксез нәфрәт белән Зөлфиягә карап куйды. – Минем хатыным бар иде, яраткан кешем, ул янәшәмдә иде. Тик мин үз бәхетемне саклый алмадым... Ул беркайчан гафу итми мине... Әй, кемгә сөйлим соң мин боларны! Бар кит, эзең булмасын монда! Син минем тормышны җимерүче! Тагын ни кирәк?! Күралмыйм сине! Ишетәсеңме, күралмыйм!
Шактый таушалган, картаеп киткән исерек ирнең бите буйлап яшьләр тәгәрәде...
Шушы хәлләр искә төшә дә, йөрәгем чымырдап куя. Нишләдем мин? Эльдарның, балаларының, аны чынлап яраткан хатынының тормышын чәлпәрәмә китердем бит... Үз язмышымны никадәр ялгышларга чорнадым!.. Мине аңлаучылар, кызганучылар булырмы? Юктыр, булмас. Көтмим дә, өмет тә итмим.
Гадел хәл ителергә тиеш барысы да. Бумеранг законындагыча...
Эльмира ЗАКИРОВА тәрҗемәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк