Логотип
Проза

Тагын ничә мең калды?

Юмористик хикәя

Галиәскәр Сәрьянович эштән арып, шактый кәефсезләнеп кайткан булса да, ишектән керүгә үк өч малае өч яктан: «Әти кайтты, әти кайтты!» – дип муенына асылынгач, бераз күңеле күтәрелеп китте. Өс-башларын алыштырып, ваннада юынып чыккач, башмакларын табып китерергә кушты. Малайларның уртанчысы белән төпчеге шунда ук диван, шифоньер, өстәл асларыннан карарга керештеләр. Эзли торгач, башмакларның берсе – телевизор, икенчесе язу өстәле артыннан табылды.

– Һай, үскән дә инде минем улым. Әнә кая җыештырып куйган бит ул әтисенең кадерле аяк киемен, – дип, төпчек улын мактый-мактый, олы улының дәфтәрен тикшерергә кереште.
– Бу нәрсә инде, улым? – диде ул, юан бармагы белән дәфтәргә төртеп.
– «Ике»ле.
– Күрәм «биш»ле түгел икәнен. Ни өчен куйдылар, дим?
– План өчен.
– Бирермен мин сиңа план өченне! Язуыңны кара инде, таракан йөргәнмени!..

Шул вакыт кухнядан әниләренең ашарга чакырганы ишетелде.

Өлкән улы, әтисенең усал карашыннан котылганга шатланып, кулларын чәбәкләп алды.
– Әтием, ашарга, әйдә, – төпчек улы, атасының чәнти бармагыннан тотып, кухняга тартты.

Өстәл артында берничә минут буе тәлинкәгә тиеп киткән кашык тавышлары гына ишетелеп торды. Тамаклары туеп, әниләре чәй әзерләгән арада, төпчек улы – космонавтларга багышланган яңа марка, уртанчысы – «Әтәч» дигән тимераяк, олысы унҗиде сумлык алтын каләмле авторучка сорады. Галиәскәр Сәрьянович очланган шырпы белән теш араларын чистарта-чистарта дәшми утырды. Күрәсең, аның үз уйлары, үз мәсьәләләре иде. Тешен чистартып бетереп, уйларыннан арынгач кына ул телгә килде:
– Сез нәрсә, барыгыз берьюлы һөҗүмгә күчтегез? Әбиегез әйтмешли, Әндри казнасы бар дип белдегезме әллә?
– Әти, кем ул Әндри? – дип бүлдерде уртанчысы.

Галиәскәр ни әйтергә дә белми аптырап торганда, иң кечесе: «Дур...а-ак, шуны да белмисең. Әтинең туганы, навирны», – дип әйтеп куйды. Галиәскәр улының тапкырлыгыннан канәгать калып көлеп җибәрде.
– Әле кайчан гына хоккей таяклары алып биргән идем үзегезгә, ә сез әпәйт тимераяк давайлыйсыз. Күбрәк йөгерсәгез, аякларыгыз тимер түгел, корычтан да ныграк булыр. Ә син, улым, – диде ул өлкән улына таба борылып, – ашыйсың штули ул авторучкаларны? Сиңа алган авторучка акчаларына «Жигули» алып булыр иде.
– Әти, әйдә, спринт алып, машина отыйк, – дип бүлдерде кабат иң кече улы.
– Безнең кебек йолкышка чыгамыни ул, улым?
– Спортлото ышанычлырак, – диде өлкән улы, сүзгә кушылып. – Анда муеннан акча отарга мужны.
– Ун мең отып куйсакмы-ы-ы, – дип әйтеп салды әниләре, чынаякларга чәй агыза-агыза.

Хатынының сүзе Галиәскәрнең күңеленә хуш килде булса кирәк, ул, кесәсендә ун мең яткандай хис итеп, ахрысы, йөзенә елмаю галәмәте чыгарды.
– Ун мең отсакмы? – диде ул хыялый бер кыяфәттә. – Белер идек нишләтергә. Әниең белән икебезгә берәр меңгә импортный плащ, базарга барып төрле-төрле тәмлүшкәләр алып кайтыр идек, ә, әнисе?
– Йа Аллам, тансыгың шул гына булса, иртәгә үк барып кайтам, – диде хатыны.
– Алсаң бер-ике кило алырсың инде. Килосы кәчтүм бәясе – попробуй алырга.
– Әти, әти, дим, миңа да тимераяк аласыңмы? – дип илһамланып китте кече улы.
– Кемгә-кемгә, сиңа әбәзәтелни алабыз, улым, әле тагын сигез мең калды.
– Велосипед та алабызмы? «Салют»ны?
– Ник алмаска, алабыз, сиңа да, әниеңә дә.
– Әти, велосипед кирәкми, лучше «Жигули» алыйк. – Өлкән улы, чыраен сытып, әтисе ни әйтер икән, дигәндәй, аның күзенә төбәлде.

Галиәскәр Сәрьянович, ни өченлер күркә сыман кабарынып, бер улына, бер хатынына карады:
– Каян килгән башыңа шундый тозсыз уй? Ни пычагыма кирәк безгә «Жигули»? Шул гына җитмәгәние...
– Айваз дөрес әйтә. Машина белән авылга да кайтасың. Дачага да йөрергә булыр иде, – диде әниләре.
– Дачага машина куарга юлы бармы? Теге җенле күперне төзеп, асфальт салганчы пенсиягә чыгарга вакыт җитәр, шәт. Пенсиягә киткәч, ни чуртыма аның машинасы?
– Улларың йөрер.
– Йөрмичә генә торсалар да ярар. Әнә бүген безнең бухгалтер Фираядан да юанрак ат башы кадәрле «ике»ле алып кайткан, машина алырга тагын! Кешечә велосипедта йөрергә өйрәнсәләр дә яхшы булыр иде әле.
– Улларың да йөрмәгәч, машина дип ничу авыз ачарга. Машинасыз да Аллага шөкер.
– Әйе, әнә, сәгатьләр буе юлда басып торып, автобуста йөрерсең, – Галиәскәр Сәрьяновичның, әллә бераз гасабилануыннанмы, борын яфракларына тир бөртекәре бәреп чыкты.
– Ник йөрмәскә, йөрермен шул. Аякларым исән чагында. Исем киткән.

Галиәскәрнең хатыны эчкән чәен шап иттереп өстәлгә куйды.
– Бәйләндегез «Жигули»егыз белән. Мин әйттемме соң машина алырга дип, үзегез башладыгыз. Миңа ни, төкердем. Машина булса ни дә, булмаса ни. Алсаң, бензины, мае кирәк. Аннары кая куясың аны, гаражы булса икән.
– Акчаң булса, гаражы булыр, – диде Галиәскәрнең хатыны кырт кисеп.
– Юк инде, сөеклем, бер тиенгә дә кирәге юк машинагызның. Дер калтырап, һәр светофорга чекрәеп йөргәнче, бот күтәреп өйдә ятуың яхшырак. Хәзерге илаһ-милаһларга ышан, үзең бәрелмәсәң, сиңа чәпилкәр.
– Күзең чыкмаган, карап йөрерсең, – диде хатыны.
– Ярар, күзеңә глаз үсмәгән булгач, үзең йөртерсең.
– Йөртермен дә, әллә булдырмам дисеңме? Синең кебек мәлҗерәп тормам.
– Менә, мә, йөртерсең йөрттерсәләр, – дип, Галиәскәр хатынына кәҗә тоягы күрсәтте.

Хатыны: «Нәрсәгә әле миңа кукиш күрсәтеп утырасың?» – дип, күз ачып йомганчы бал кашыгы белән иренең кулына китереп бәрде. Мизгел эчендә Галиәскәрнең ачуы кабарып, дәһшәтле кыяфәт белән бар көченә йодрыгы белән өстәлгә сукты. Чәшке астында торган тәлинкәләрдәге чәйләр фонтан ясап зыңгылдап, сикереп алдылар. Галиәскәр әллә шаярып, әллә чынлап, өстәл аркылы сузылып, ике бармагы белән хатынының борыныннан эләктереп кысты. Хатын исә борыныннан кысканга гарьләнепме, әллә авыртуына түзә алмыйчамы, кул астында торган балан вареньесын савыты белән алып: «Чукын машинаң белән!» – дип, иренең ялтырап торган пеләшенә китереп каплады.

Кухняда беркавымга тынлык урнашты. Галиәскәр Сәрьяновичның өч улы әтиләренең пеләшеннән агып төшкән вареньега карап ни әйтергә дә белми торганда, төпчек улы: «Әтием, тагын ничә мең калды?» – дип сорап куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар