Логотип
Проза

Үкенеч

Инде менә ничә дистә елдан соң искә төшә дә, әлеге кыз һаман да шул көянтәсен артына яшергән килеш, елый да алмыйча, чишмә буендагы тал куагы янында басып торадыр кебек тоела...

Моны миңа бер кеше сөйләде. 
– Үкенечле хәлләр күп инде ул дөньяда. Олыгая башлагач, элеккеләреңне ешрак искә төшерәсең бит ул. Кайбер кылган гамәлләреңә куанасың. Кайберләренә үкенеп бетә алмыйсың. Их, шул чакта хәзерге башым булса, дип куясың.

Унике-унөч яшьлек чагым. Биш-алты авыл аркылы узып, ерак урманга чикләвек җыярга барган җиремнән кайтып киләм. Бер авылны чыгып чакрым ярымнар үткәч, шәп сулы чишмә барын беләм. Үткән-сүткәннәр эссе көннәрдә анда тукталып су эчә, хәл җыя дип ишеткәнем бар.
Мин дә тукталдым. Эчәсем килмәсә дә, кушучлап суын эчтем, хәл җыйдым. 

Инде китәм дигәндә генә янымда ук диярлек көянтә-чиләк аскан бакыр чәчле бер кыз бала басып торуын күрдем. Чиләкләре җиргә тиям-тиям дип бәллүли. Үзе мутланыпмы, шикләнепме – күзләрен каш астыннан гына төбәгән дә – мине күзәтә. Дөресен әйтим, җирән чәчле кызларны гомергә яратмадым мин.

Их, ник рәнҗеттем шул чакта мин ул кыз баланы! Инде ничә еллар үткәч тә кичерә алмыйм бит үземне.

Үземнән ике-өч яшькә кечерәк кыз баладан көчлерәк икәнемне тоеп, мактанасым килде бугай. Юк, мактанасы килү хисе генә түгел иде бу. Ниндидер, хәзер дә аңлата алмаслык кыргыйлыкмы, юньсезлекме, мокытлыкмы, беткән башлылыкныңмы чагылышы иде бу.
Кулларымны сузып, кызга таба бер-ике адым атладым. Әкрен генә. Корбанына ташланырга җыенган киек җәнлек кебек сак кына.
Көянтә-чиләкләре белән бергә дер-дер калтырана-калтырана, кыз артка чигенде. Әмма күпме генә чигенсә дә качып котыла алмасын аңлапмы, тал куагына барып сөялүдәнме, курыкканда була торганча үз-үзен һәм уйлау сәләтен югалтуданмы – чигенүдән туктады.

– Курыкма, курыкма! Суга килдеңмени?
– Әйе, – диде кыз, ишетелер-ишетелмәс кенә.

 Яхшатланган булып кыланам:
– Бир чиләгеңне. Су тутырып китерәм.

Кыз, бирергәме, бирмәскәме дип шикләнеп торган арада, бер чиләген эләктереп алдым да имән колашадан челтерәп агучы чишмә суын тутырдым. Бу чиләкне көянтәсенә элеп, икенче чиләкне алдым. Анысына да тутырып килдем.
Кыз бала елмаеп тора. Үзе, сулы чиләген җиргә тидермәс өчен, бөтен көчен көянтәнең чиләксез башына биреп, бер якка сыгылган. Мин икенче чиләкне дә элгәч, ул тураеп басты. Миңа каш астыннан гына карап елмайды да китмәкче булды. Ә мин беренче чиләкне тиз генә көянтәдән ычкындырдым да суын тал куагына түгеп җибәрдем. Үзем, менә күрдеңме батырны дигәндәй, кызга карадым. Ә ул аптыраган иде.
Тагын чиләккә су тутырып алдым. Кабат килгәндә кыз, теге чиләген җиргә тидермәс өчен көчәнүдән икенче якка бөкрәйгән иде. Чиләкне элгәч, тагын турайды. Тик бу юлы да китәргә өлгермәде. Баштагы чиләген көянтәсеннән ычкындырып, суын кызның аяк астына ук түктем дә чиләген җиргә бәрдем.

Бакыр чәчнең зәңгәр күзләрендә инде аптырау түгел, ә чын курку күргәч, батырлыгымның чигенә җиттем. Көянтә башыннан икенче чиләкне дә ычкындырдым, анысын да аудардым.
– Җә, булдымы? Нигә дәшмисең? Нигә торасың? – дим. – Ишетәсеңме? Сиңа әйтәләр? Китер көянтәне, тал арасына ыргытам!

Кыз көянтәсен яшерде. Үзе сыгылып төшеп елый башлады. Тик елавы елау төсле түгел. Әллә ничек тавышсыз үксү белән чыга. Алай итеп елаган кешене мин гомеремдә яңадан тагын бер тапкыр гына очраттым. Әткәй үлгәч, әнкәй елаганда.
– Җә, җә! Җылама! Мин җүри генә шулай иттем бит. Мә, китереп бирәм суыңны. Мә, бу чиләгеңә дә тутырдым. Булдымы? Бар, кайт.

Кыз, үксүеннән туктап, авыл ягына борылды. Буш килеш тә җиргә тиям дип торган чиләкләр, су тутыргач, инде сөйрәлеп үк диярлек бара. 
– Әй, туктале, тукта. Җайсыз тоткансың бит көянтәңне. Менә болай тоталар аны. 

Кызның көянтәсен җилкәсеннән алдым да ике чиләген берьюлы аудардым.

Бу юлы ул барлык бүтән кызлар кебек чәрелдәп кычкырып елый башлады. Ачуымны китереп.
– Җылама, җылак! Әнә, үзең тутыр да кайтып кит авылыңа!

Чиләкләр аунап ята. Кыз үксеп-үксеп елый.
– Җитте дигәннәрме сиңа! Ату!..

Тагын ике чиләгенә дә су тутырдым.
– Мә, җылак! Җәле, көянтәңә эл чиләгеңне!

Кыз елаудан туктады. Ләкин чиләкләрен элмәде. Көянтәсен тагын артына яшерде.
– Әле сиңа су кирәкмимени! Нигә алмыйсың? Әнә, алайсаң!

Чиләкләрнең икесен дә тибеп аудардым да чикләвекле капчыгымны җилкәмә салып китеп бардым.

Әллә ничаклы җир киткәч, борылып карадым. Кыз һаман, көянтәсен артына яшергән көе, басып тора. Торсаң торырсың инде! Синең ишеләрне генә!..

Күпмедер киткәч, тагын борылдым. Кыз һаман шул урында...

* * *
Инде менә ничә дистә елдан соң искә төшә дә, әлеге кыз һаман да шул көянтәсен артына яшергән килеш, елый да алмыйча, чишмә буендагы тал куагы янында басып торадыр кебек тоела...   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар