Юмористик хикәя
Япон да япон дип мөкиббән китәбез. Имеш, алар гына булдыра, алар гына башлы, алар гына дөньяны шаккаттыра.
Төптәнрәк уйлап баксаң, һәммә нәрсәнең нигезендә татар кулы ята. Татарсыз японың әллә кая сикерә алмас иде. Әйе, «Тойота» машинасының шәп икәненә берәү дә шикләнми. Шәп, чөнки аны үз татарыбыз эшләп чыгарган. Исемен дөрес итеп әйтергә генә кирәк!
«Тойота» түгел, ә «Туй аты». Тоякларыннан очкын чыгарып, башын чөеп, ыргып торган туй аты.
Егерменче гасыр башында, Русиядә ипи-бәрәңгегә кытлык башлангач, күп кенә татарлар авылларын ташлап Ерак Көнчыгыш тарафына чыгып киткәннәр. Катмыш авылыннан кузгалып, Япониянең үзенә барып төпләнгән Шәрип абзый белән Сания түти әкренләп тернәкләнеп китәләр. Тора-бара завод ачып, хикмәтле аппаратуралар чыгара башлыйлар. «Шарп» һәм «Сони» магнитофоннарын, телевизорларын кемнәр генә белми икән дөньяда! Шәрип абзый белән Сания түтинең зирәк акылыннан әнә, шулай итеп, бөтен планета файда күрә.
Әлбәттә, японнар да, үзебезнең бертуган урысларыбыз кебек, һәр татар сүзен үз телләренә яраштырып әйтергә күнеккәннәр. Казан янында гына Шәле авылы бар бит әле, Шали дигәч, ул урысча була, янәсе. Күн авылы турысында юл буена «Конь» дип язып куелган. Хәер, күн белән ат арасында якынлык бар барын. Атның дирбияләре гел күннән генә тора.
Язучы Батулла әнә немец теле белән татар теленең якынлыгын бер сүз аша исбат итте. Алманнарда «киндер» – «бала» дигән сүз. Ә бездә киндер ыштан булган. Күрәсез: шактый якын төшенчәләр. Бездән – киндер ыштан, немецтан – бала...
Сүз Шәрип абзыйлар турында иде бит әле... Әйе! Бүгенге көндә аның берничә малае, дистәләгән оныклары Японияне кулда тота. Иң яшь оныгы, татарчаны белмәсә дә, Шәрип абзыйдан ишетеп, фирмасына «Кодак» дип исем кушты. Үзебезнең кадактан алынган инде.
Бервакыт Шәрип абзыйлар япон эшмәкәрләрен кунакка чакыралар. Сания түти кунаклар белән мавыгыбрак китә, ахрысы, кухня ягыннан Шәрип абзыйның тавышы ишетелә:
– Карчык, боткаңны кара, ташый бу!
Сизгер колаклы бер япон эшмәкәре тотып ала бит «Ташый бу!» дигән татар сүзенең яңгырашын – «Тошиба» телевизорларының исеме әнә шулай килеп чыккан икән ләбаса!
Шәрип абзыйлар күршесендә Себер татары яши икән. Ул мәзәгрәк сөйләшә, «Сепер» ди, гомумән, күп сүзләрне «п»лаштырып әйтергә ярата. Кибеткә керсә, һәрнәрсәне тотып, капшап, тешләп карап, «пынысы нык, пынысы нык» дип йөри икән. «Монысы нык» дип әйтүе инде үзенчә. Бер япон кешесе ишетеп ала да моны, яңа исем игълан ителгән бәйгедә катнаша һәм җиңеп тә чыга. Атаклы «Панасоник» маркалы әйберләр әнә шулай барлыкка килә.
Кайчакларда Сания түти артык тыйнак, артык ипле, кулын күкрәгенә кушырып, гел елмаеп торган япон килененә, ачуы килеп:
– Их, күтәрелеп-бәрелеп бер талаша да белми, ичмасам! И акай күз, акай күз! – дип сүгә икән.
– Нинди сүз ул «акай»? – дип сорый икән килене, мәңге елмаюын сүндермичә.
Бик тиз ачуы басылган кайнана:
– И-и, киленкәем, бик зур, бик матур күзле хатын-кызга шулай диләр бездә, – ди икән, шаяртып.
Шулай итеп, әлеге сүзне ошатып калган килен яңа ачкан фирмасына «Акай» дигән исем ябыштырып куймасынмы!
Алайга китсә, Американың мактанычлы «форд»ы да безнең «фырт»тан килеп чыккан. «Мерседес» та безнең Мирсәеттән алынган. Хәтерлисездер: элек «Шкода» машиналары бар иде. Үзебезнең «ышкыды» инде, әлбәттә.
Һи-ии, саный китсәңме!.. Уйлап-уйлап торам да, безнең халык тыштан гына шулай мәхлук, йончу күренә, ә үзе әллә ниләр кыйратып ята; бөтен дөньяның автомобиль, катлаулы аппаратура ясау индустриясен җайга салган да, тагын нәрсә уйлап чыгарыйм икән дип, мыштым гына йөри. Әй астыртын да соң бу татар, ә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк