Әллә соң бу төш кенәме, саташаммы әллә дип, Дилбәр ханым беләген чеметеп карады. Юк, төш түгел, күзенә кар яктылары төшкән өн иде бу...
Төне буе буран дулады. Иртә таңнан көрт ерып ничек эшкә барырга инде дип, Дилбәр ханым өеннән шөбһәләнебрәк чыккан иде. Караса... Баскычлар көрәлеп, чиста итеп себереп куелган, тротуарларны әйткән дә юк инде – шар тәгәрәтеп уйнарлык. Ни булган соң әле бу ишегалды җыештыручыга? Юньләп көрәми, аннан-моннан гына себергәләп куя иде бит ул. Күптән инде бер тотып ачуланырга йөри иде аны Дилбәр ханым.
Гаҗәпләнүен аяк атлауларына күчереп, ул кәс-кәс басып, яшелчә кибетенә таба китте. Кичә кич ул аннан бер сумка ашамлык алган иде, томат банкасын онытып калдырган. Акчасын да түләгән иде югыйсә, сатучысы да бит аның хәйләкәр нәмәрсә – әйтеп-нитеп тормаган. Кыйбатлы әйбер булмаса да, янга калыр, барыбер файда дигәндер инде. Табак битен тимгелләтеп, күкле-яшелле тавышлар белән чәпчи башлар инде хәзер. Күргәнем дә юк, дияр, әйтмәгәнен калдырмас. Кызылга ташланган күркә кебек кабарынырга гына тора ул. Дилбәр дә төшеп калганнардан түгел, бер сүзгә меңне кайтарыр. Юкка гына Әтәч Сафасыныкылар дип йөртмиләр иде аның нәселен авылда.
Дилбәр ханым тәвәккәл адымнар белән кибеткә керүгә, сатучыны бермәл танымый торды: чамасын белеп кенә матур итеп бизәнгән, керләнмәгән халаттан, җитмәсә, елмаеп торган була үзе. Дилбәр ханым авыз ачып сүз башларга өлгермәде...
– Банкагызны онытып чыккансыз икән, мин дә искәрми калдым, гафу итегез, – дип, ул томатлы банканы прилавкага алып та куйды. – Кергән-кергән, һич югы, лимон алып китегез. Испаниядән кайткан. Урта диңгездәге Балеар утрауларыннан.
Дилбәр баш кагарга гына өлгерде. Эченә кояш нуры тулган лимоннар үлчәү тәлинкәсенә тезелә башлады.
– Аристотель дә лимон ашарга яраткан, диләр... – Дилбәр ханымның гаҗәпләнеп текәлүен үзенчә юрап, сатучы аңлатырга кереште: – Борынгы грек философы. Моннан ике мең еллар элек яшәгән. Нинди башлы булган үзе, ә!
Дилбәр ханым аптыраудан гаҗиз булып, әзерләнгән программасының барып чыкмавына нәүмизләнеп, кибет ишеген ачты, аннары борылып, оныткан рәхмәтен әйтте дә чыгып китте.
Трамвай тукталышына ул этешә-төртешә керергә гайрәт җыеп килгән иде. Күр инде син... Тәртипле генә чират, бер-берсенә юл биреп, кабаланмый гына ишектән керәләр. Дилбәр ханым гамьсез утырып барган берәр үсмер егетне оялтып-кызартып, пыр туздырып торгыза, шулай урын даулый торган гадәтенә турылыклы иде. Ә бүген... килеп керде трамвайга, өлгереп тә җитмәгән мыеклы акселерат егет сикереп торды да аңа урын тәкъдим итте. Утырды Дилбәр ханым, әмма нигәдер кәефе киткәндәй булды...
Трамвай йөртүчесен күр инде тагын! Талон, штраф турында искәртеп, колак төбендә микрофон акырта торган иде, ә бүген... Тукталыш саен ни дигән була: «Әйберләрегезне онытып калдыра күрмәгез. Хәерле юл сезгә, бәхетле булыгыз!» – дип, ягымлы тавыш белән озатып кала. «Мәскәү вакыты белән фәлән сәгать...» – дип өстәп куйган була.
Әллә соң бу төш кенәме, саташаммы әллә дип, Дилбәр ханым беләген чеметеп карады. Юк, төш түгел, күзенә кар яктылары төшкән өн иде бу.
Дилбәр ханым, эшкә килгәч, инженер Хәбриевне дер селкетеп алырга булды. Бер ай инде бурычын түләми йөртә, онытты дип уйлыймы, сантый, җитте, күпме көтәргә була. Ләкин бүлеккә килеп керүгә үк Хәбриев аны елмаеп каршы алды. Пальтосын салдырышып (гомер булмаганны!), чөйгә элеп тә куйды.
– Дилбәр ханым, гафу итегез инде, бурычымны озаккарак суздым, – дип, Хәбриев аның кулына акча салган конверт тоттырды. – Рәхмәтләр яусын үзегезгә, – дип, японнарча итагатьлелек белән кулларын кушырып, баш иеп куйган булды.
Дилбәр ханым эше буенча, районнарга заказ бирергә дип, телефонга тотынды. Гадәттә, «07» бик озак җавап бирми тора иде. Андый чакта Дилбәр ханым телефонисткаларны пыр туздырып ала:
– Нәрсә, импортный сапожки эләктердегезме, җыйнаулашып, шуны киеп карыйсызмы?! Белеп-сизеп торам мин, башка вакыт беткәнмени сезгә?!
Ә бүген... тиз җавап бирү генәме, районнарны да нәкъ вакытында тоташтырдылар.
Ни хикмәт, кая карама – тәртип. Дилбәр ханым кинәт куркуга төште. Әллә берәр бәйрәмме соң дип, календарьны ачып карады, әллә берәр төрле карар чыкканмы дип, газеталарны актарды – юк, гадәти бер көн икән.
Ул ашханәне әйткән дә юк инде, подносны калкан итеп килүче чират бозучылар кая киткән диген! Түземсезлектән җыерылган йөзләр дә күзгә чалынмый... Ипле тезелгән чират җай гына ага бирә. Берәүләр Никарагуа язмышы белән кызыксына. Икенчеләре аяк табанында магнит тәэсиренә бирешә торган нокталар тапкан Кытай галимнәре турында сөйләшә, өченчеләре Аксак Тимернең уң аягымы аксак икәнлеге турында тын гына бәхәсләшә. Кыскасы, һәркайда итагатьлелек, ягымлылык, сабырлык...
Кайда да булса нервы бозып, чәкәләшеп, тәненә җиңеллек алырга яраткан Дилбәр ханым бүген тәмам ватылып, башы тубал булып өенә кайтып керде. Җитмәсә, ире дә эшеннән нәкъ вакытында кайткан икән. Чәйләр куеп, ишекне ачып көтеп тора. «Аяк тавышыңнан ук таныдым», – дигән була.
Чәй эчүгә, Дилбәр ханымның башы чатнап авырта башлады. Тәмам хәле китеп, стенага тотына-тотына килде дә урынга ауды. Ире әле бер дару китереп карый, әле икенчесен... Файдасы гына юк. Телдән калды Дилбәр ханым, кул-аяклары салкыная башлады... Боз кебек бармак очы белән генә ым кагып ята. Аптырагач, ире «ашыгыч ярдәм» чакыртырга булды. Телефоннан шалтыратты да:
– Төп-төгәл ун минуттан килеп җитә, җанашым, – дип, хатыны янына утырды, учын аның маңгаена куйды.
Дилбәр ханым хәлсез керфекләре аша сәгатькә карап ята. Сигез, тугыз... Ун минут тулды – ишектәге звонок дәшми. Унбер минут... Ниһаять, тыштамашина туктаган тавыш ишетелде. Ул арада ак халат кигән япь-яшь кенә кыз килеп керде.
– Ә-һәәә!
Дилбәр ханым чәчрәп сикереп торды, врач кызга сәгатен күрсәтә-күрсәтә кычкырырга да тотындвы. Дәррәү кабынган авыру ханымнан куркып калган врач кыз ачкыч тишегенә сыярлык булып бөрешеп калды. Дилбәр ханым аны җилтерәтә-җилтерәтә машинасына таба алып чыгып китте. Баш авыртуы юып алган кебек беткән, зиһене чиста иде аның. Менә, ичмасам, сәбәп табылды! «Ашыгыч ярдәм» машинасы бер минут та егерме җиде секундка соңга калмаган булса, көне буена бер ачуланышмыйча тәмам авырып китәсе иде бит!
Дилбәр ханым әйләнеп керүгә үк, кер юарга әзерләнеп, җиңнәрен сызгана-сызгана, шәмәхә-бәрхет тавыш белән иренә кычкырды:
– Нәрсә терәлеп торасың, чүп савытын түгеп кер!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк