– 17 яшемдә төрмәгә эләктем... Үзем теләп... Өйдән кая булса да китеп олагыр өчен. Башкача болай яши алмаячагыбызны аңладым...
Каршымда утырган Розалия (исеме үзгәртелде. – Ч. Г.) әкрен генә куе каһвә эчә. Карашы билгесезлеккә төбәлгән. Уйлары – балачагында. Ул чакларны искә төшерү җиңел түгел аңа. Хәмергә үрелгәнче, хатын-кызлар балалары хакында уйласын иде, бәлки, минем тарих кайберәүләрне кыек юлга кереп китүдән саклап калыр дип, үз язмышын сөйләргә ризалык бирде. Хатын-кыз эчкечелегеннән дә яман һәм куркыныч күренеш юк. Әгәр дә әниең сәрхуш икән, бу инде – фаҗига... Гаилә таркала, балалар әниле килеш ятимлек ачысында яши башлый.