Логотип
Актуаль тема

Бүген бездә – Минзәлә театры!

Үзебезнең Минзәләләр килгән! Шушы сүзләргә никадәр сөенеч, ярату, сагынып көтеп алу шатлыгы сыйган! Авыл бәйрәм халәтендә яшәп алачак! Кич клубта алма төшәр урын да калмаячак! Яраткан артистлар уеныннан тәмам сихерләнеп, яше-карты рәхәт бер дулкында бәхеткә коенып утырачак!

Һәр чорның үз артистлары, үз геройлары... Хәдичә Сәлимова, Рәбига һәм Мөхит Кичүбаевлар, Нәсимә Җиһаншиналар... Әнвәр Фәсхетдинов, Анатолий Богатырев, Илүсә һәм Фәез Бәдриевләр... Мөхәррәм Зәйнуллин, Ания һәм Мәүҗит Фәттаховлар, Гадел Галләмов, Рәшит Мәрдехановлар... Бөтен халык исемләп белгән, язмышын белгән, фатирга көтеп торган аларны – мунчасын яккан, бәлешен салган – олы кунак урынына кабул иткәннәр... 

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры – тамашачының мәхәббә-тен яулаган, һәр артисты шәхес булган искиткеч абруйлы, бик тә халыкчан театр ул. Ә данлы тарихы исә легендага тиң серләре белән шаккаттыра, кабатланмас үткәне һәм бүгенгесе белән сокландыра. Никадәр талантлы яшьләр эшли анда! 

«Елый-елый, ауный-ауный, тәгәри-тәгәри, эчеңдәге бөтен хисеңне чыгарып уйный торган роль рәхәт инде! – ди әнә Рәзилә Муллина. – Мин әнә шундый бәхетле актриса!» Татарстанның халык артисткасы, Зәкия Туишева премиясе лауреаты, Минзәлә театры примасы Рәзилә Муллина музей мөдире дә әле. Театрның «аяклы тарихы» дип йөртәләр үзен. «Бу театр безгә бик кадерле. Мин килгән бер кешегә горурланып шушы фотоларны, альбомнарны күрсәтәм. Алар шулкадәр күп!» – дип, ымсындырып, музей бүлмәсенә чакыра. Әле талгын гына сөйләп, әле хисләнеп-кайнарланып, тәмам түгелеп, күңелләрне иркәли торган матур тавышы белән (театр директоры Илнур Гайниев тикмәгә генә аңа сәхнә теле педагогы вазыйфасын да йөкләмәгәндер инде!) тылсымлы театр дөньясына алып кереп китә. Алкалары, фирүзә төсендәге күлмәге, чигүле читекләре, муенындагы зәңгәр батик яулыгы – һәммәсе аның образын тулыландырып тора. Рәзиләне тыңлавы ук рәхәт! Ул сөйләгәннәр үзе бер спектакль сыман!

Мөгезле театр
«Дүрт баш яулыгы, 3-4 данә ирләр һәм хатын-кыз күлмәге, берничә баш һәм аяк киемнәре, бер зур тальян гармун бар иде...» Театр нигезен салучыларның берсе Габдулла Шәрифҗанов истәлекләреннән бу юллар. Ул менә шуларга таянып, театрның башлангыч балансын төзи – чөнки һөнәре буенча хисапчы була – расчетлар буенча банкта счет ачыла, билгеләнгән дәүләт дотациясе нигезендә театр эшләп китә. «Иң авыр эш Өметбаев белән минем җилкәдә иде. Хәзерге Минзәлә театры шулай туды», – дип яза ул. Габдулла абый белән хатыны Нурия Гыйззәтуллина – Казанда Өметбаев оештырган студиягә йөреп, аннары башкаланы калдырып, яңа театр оештырырга килгән фидакарь җаннар. 

Икенче рәттә сулдан уңга өченче –  Зәйни Шаһиморатов

Зәйни Шаһиморатовның «Дәһшәтле минутлар» спектакленнән соң. Икенче рәттә сулдан уңга өченче – автор Зәйни Шаһиморатов.

Минзәлә театры Чистайдагы 1933 елда ук рус театры базасында татар театры итеп төзелә. 1935 елның 26 мартында Чистайда беренче колхоз-совхоз театры оештыру турында Татарстан Мәгариф комиссариаты Приказ чыгара. Театрның художество эшләре җитәкчесе һәм директоры итеп Сабир Өметбаев билгеләнә. Кама аръягы районнарын татар сәнгате белән таныштыру максатыннан театрны Минзәләгә күчерәләр. Сабир абый Өметбаев башта үзе килеп, Минзәләне өйрәнеп китә. Аннары үзе белән эшләүче бик ышанычлы артистларны туплап, Минзәләгә күчеп килә. Аның хатыны РСФСРның атказанган артисты Хәдичә апа Сәлимова да искиткеч талантлы актриса була! 

«Мәскәүнең Арбаты кебек урамнары!.. Сез Минзәләгә барыгыз! Аһ, күрсәгез иде, Минзәләнең утлары янып тора! Урамнарыннан биек үкчәле туфлиләр белән керт-керт кенә итеп йөрисең!..» – дип, шундый итеп мактап, кызыктырып, театр училищесы бетергән кызларны – Мөслимә, Роза апаларны – шул Хәдичә апа чакырып китертә инде ерак Минзәләгә! «Килсәк – муеннан саз! Пычрак!» – дип искә алалар иде. Шулкадәр фанат булганнар инде! Минем ирем Рөстәм дә, Кукмарадан тугыз сәгать килдем Минзәләгә, дигән иде. Юллар юк чак бит әле ул.

«Хуш, Минзәлә, / Синдә кунак булдым бераз гына, узып барышлый...» Муса Җәлилне таныдыгызмы? 1941 елда Минзәләгә Муса Җәлил килә, 51 көн – ноябрьдән гыйнварга тикле – политруклар курсында укый. Педучилище белән театр рәттән генә. Шуңа Җәлил беренчеләрдән булып безнең артистлар белән очраша... Хәер, ул алданрак, 1934 елларда Мәскәүдә эшләгән чагында да безнекеләр белән гастрольләрдә йөргән, Әгерҗеләргә кадәр барып чыккан. Үзе эшләгән «Коммунист» газетасында «Татнаркомпрос каршындагы колхоз-совхоз театры районнарда» дигән баш астында зур мәкалә бастырып чыгарган... Хуҗа Шоңкаров турында исә мондый юллары бар: Исән калсын синең театрың, / Карт артистың – данлы Шуңкарың. / Тик ахрысы хәзер театрны / Аз уйный ул каһәр сукканың!

Җәлил аны шигырьгә керткән икән, Шоңкарның Минзәлә театрында урыны зур булырга тиеш бит инде! 

Муса Җәлил артистлар белән концертлар куеп йөри, мандолинада уйный. Менә монысы – Хәдичә Сәлимова мандолинасы. «Бу мандолинада Муса Җәлил уйнады!» – дип сөйли торган иде ул. Күргәнегезчә, Җәлилнең кул эзләре калган мандолина бүген дә түрдә эленеп тора. Шул елларда Казан художество училищесын тәмамлап, театрга Рәүф Халиков эшкә килә. Бу талантлы егетне Мәскәүгә югары сәнгать институтына җибәрергә телиләр, ә ул: «Юк әле, мин башта Минзәлә театрына барам, театр рәссамы булып үземне сынап карыйсым килә», – ди. Элек бит фотографияләр юк чак. Казанда демонстрациягә Рәүф ясаган Сталин, Ворошилов, Калинин портретларын күтәреп чыга торган булганнар. Муса Җәлил Минзәләгә, Минзәлә кеше-ләренә багышланган шигырьләреннән китап чыгарырга уйлый. Минзәләдә фотограф таба алмагач, Җәлилне Рәүф белән таныштыралар. Рәссам егет карандаш белән аның портретын ясый. Шагыйрь портретны үзе белән алып китә... Күрәсезме, Стенада – Муса Җәлилнең карандаш белән ясалган портреты. Бәлки, Рәүф Халиков ясаган портреттыр ул? Чөнки өлкән артистлар да аның Җәлил портретын ясавын сөйлиләр иде. Муса Җәлил безнең артистларны фронтка озатыша. Ә үзе Минзәләдән киткәндә бөтен халык аның белән хушлашырга килә. «Сез мине шундый зурладыгыз! Үземнең солдат икәнемне, шагыйрь икәнемне батыр сугышчы итеп аклармын, рәхмәт!» – дип яза ул соңрак Минзәләгә юллаган хатында. 

Әхмәдиша Җиһаншин, Нәсимә Җиһаншина

Нәкый Исәнбәт «Качаклар». Режиссер – Марсель Сәлимҗанов. Абдулыч – Әхмәдиша Җиһаншин, Сания – Нәсимә Җиһаншина. 1969 ел.

1939 елда Минзәлә театрына Мәскәүдә... автомобиль бүләк итәләр! Бөтенсоюз колхоз-совхоз театрлары фестивалендә шулкадәр матур чыгыш ясый Минзәлә артистлары! Гастрольләргә гел үгезләр, атлар җигеп йөргәнгә, Минзәлә театрын «Мөгезле театр» дип йөртә торган булганнар. Ә болар – автомашина алып кайта!

Халыкны утырып карарга өйрәткән театр да без! Авылларга барып төшәләр атларда, фатирларга урнашалар, клубларда эскәмияләр ясаталар. Бәрәңге пешереп алып киләләр дә, шуның белән кләйләп рәтләр ябыштырып чыгалар, утыргычларга саннар тезәләр. Һәм билет саталар. Халык гаҗәпкә кала. Алар моңа өйрәнмәгән. Председательдән тәртип саклауны да сорый әле артистлар. Шуны кызык итеп сөйлиләр иде. Председатель иң арткы рәттә утыра, кулында – тал чыбыгы. Кем тәртип боза: «Әй, малай, тик утыр!» – дип, чыбык белән тамызып та ала.

Иң күңелгә тигәне – иртәгә артист фронтка китәчәк, ә бүген кич менә спектакльдә уйный. Ул сәхнәгә чыгып: «Мин иртәгә илне якларга китәм. Сугыш кырында ятып калсам, онытмагыз, исән кайтсам – күрешербез», – дип, тамашачы белән хушлаша. 

«Яптырмыйбыз театрны! Ирләребез сугышка моннан китте, кая кайтсын алар!» Театр артисткалары әнә шундый тәвәккәл адымга бара. Югыйсә 1941 елда, ирләр фронтка китеп беткәч, Минзәлә театрын ябарга җыенган булалар. Хатын-кызлар үзләре ирләр ролен уйный башлый, гастрольләр дәвам итә. Нәзифә апа Гайнетдинова сөйли: «Сәхнәгә бер хатын йөгереп менде дә, син сылу башың белән спектакль уйнап йөрисең. Ә минем синең кебек улым әнә илне саклый. Ватанны сакларга барырга кирәк, ди. Ипләп кенә мыегымны кубарып, паригымны салдым да: «Апа, мин бит хатын-кыз, дим. Теге хатын елап җибәрде», – ди. Кешене ышандырырлык итеп ирләр булып уйнап кара әле!

Бераздан, яраланып, әле берсе, әле икенчесе кайта башлый фронттан. Сабир Өметбаев, Мөхит Кичүбаев, Габдулла Шәрифҗанов, Мөхәррәм Зәйнуллиннар... Һәркайсы олы шәхес! Спектакльләр куя башлыйлар. Театр ипләп-ипләп яшәп китә.

Театр ул шундый җир...
Туфан абый Миңнуллин да Минзәлә театрына эшкә килә. Сабир абый белән якташлар булгач килгәндер, бәлки: икесе дә Кама Тамагы районыннан бит. Һәм ул шунда беренче пьесасын – «Безнең авыл кешеләре»н яза. Сәхнәгә куярга Сабир абыйга мөрәҗәгать итә. Пьесаны укыйлар. «Мондый пьеса булмый, үзгәрт, менә болай эшлә», – дип өйрәтә Сабир абый. Аның тәҗрибәсе зур, Юныс Әминов, Хәй Вахит, Сәет Шәкүров кебек бик күп драматургларны әзерләгән кеше. Туфан Миңнуллинның да спектаклен сәхнәләштерә. 

«Моны язган егет менә монда утыра, ошамаса, аны кыйнагыз дип әйтермен халыкка», – дип шаярта да әле Сабир абый. Туфан абыйның бу спектакле байтак уйнала, авылларга гастрольләргә йөриләр. 

Сабир Өметбаевның юбилее уңаеннан 2008 елның 8 ноябрендә Туфан Миңнуллин язып чыккан мәкаләдә шундый юллар бар: «... иң беренче адымнарымны атлаганда, егылмасын дип, мине җитәкләүчеләр, соңрак таянырга иңнәрен куйган, киңәшләрен биреп үстергән, хәтта үсендергән, язганнарымны дөньяга чыгарып, танылырга ярдәм иткән кешеләр күп булды янымда. Шуларның берсе якташ абыем Сабир Өметбаев иде. Һәм татар театры хезмәтләрен барлаганда, аның алтын баганаларын тәшкил иткән шәхесләрнең исемнәре арасында беренчеләрдән булып хаклы рәвештә Сабир Гаделҗан улы Өметбаевны да атарга кирәктер», – дигән. Татар халкының намусы булып танылган Туфан абый тарафыннан режиссерыбызга бирелгән менә бу зур бәһа безнең өчен бик кадерле. 

«Галиябану» белән Мәскәүләрне яулау – үзе бер вакыйга! 1956 елда Сабир абый Мәскәүгә барып, ГИТИСтан Мулланур Мостафинны үзе алып кайта, иҗади эшчәнлегенең башлангыч чорында гел ярдәм итеп тора. Мулланур Мостафин «Галиябану»ны куя. Халык шулкадәр күп була! Атлы милиция саклый хәтта! Спектакльгә керер өчен тәрәзәләрне ватып бетерерлек булгач соң... Нәсимә апа Җиһаншина сөйли: «Галиябану» бара, ди. Хәлил үлде. Шунда зал дулкын, диңгез кебек шау итте! 14 яшьтән сөешеп, дип, мин Хәлил-Әнвәргә капландым. Тыным бетте, тын алалмыйм, күземә яшь тыгылды, сүз әйтә алмыйм! Җырларга репетиция ясатырга булышучы Александр Ключарев та шунда. Оркестр утыра, андагыларның күз карашын тоям. Халык та миңа кушылып тып-тын калган. Белмим, бәлки, ул өч секунд булгандыр, бәлки, биш секундтыр... Шуннан ничектер бертөрле дулкын килеп бәрелде дә, Хәлилдән башымны күтәреп, җырлап җибәрдем. Үз-үземне югалтып, актер буларак образдан чыгып, онытылып алуым халыкка шулкадәр көчле тәэсир итте!.. 

Ә 1957 елда инде «Галиябану»ны Мәскәүгә Татарстан әдәбияты һәм сәнгате декадасына алып баралар. Шуннан соң 1957 елда Нәсимә апа Җиһаншина «Галиябану»ны, «Язылмаган законнар»ны уйный, ул – театрның героинясы. Аңа РСФСРның атказанган артисты исемен бирәләр, Хәдичә апа Сәлимова да шул мактаулы исемгә лаек була. «Театральная жизнь» журналында да язып чыгалар. Театрга Минзәлә татар дәүләт драма театры дигән исемне бирәләр. Әнкәй сөйли торган иде (ул күп еллар клуб мөдире булып эшләде): «Авыл уртасында зур радио бар, аның тавышы бөтен тирә-якка яңгырый иде. Шушы Мәскәүдә уйнаган Минзәлә театры спектаклен турыдан-туры тапшырдылар. Халык урамга чыгып, тын да алмый тыңлады. Спектакль барганда әллә ничә тапкыр кул чаптылар. Әйбәт үткәне без гади авыл халкына да аңлашылды».

Хәбибулла Ибраһимов. «Башмагым».

Хәбибулла Ибраһимов. «Башмагым». Режиссер – Сабир Өметбаев. 1970 ел.

 «Театр ул шундый җир – анда салкын танау белән йөрмәгез. Без, артистларның сәхнәдә сөйләгән сүзен саңгырау ишетсен, сукыр күрсен!» – ди торган булган Сабир абый. Ул җаны-тәне белән театрга бирелгән кеше иде. Хезмәтләрен аңлатып кына да бетерерлек түгел. 

Сабир Өметбаев – Г. Тукай премиясе лауреаты. Ул 1960 елда ук шул зур бүләккә лаек була! Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Почет билгесе» ордены кавалеры. 

Минзәлә театрын гаиләләр театры дип йөртәләр. Моның үзенә күрә сере дә бар. Чөнки ул артистларны – театрга килгән яшьләрне парлаган. Бу егет белән менә бу кыз яшәргә мөмкин, дип, сәхнәгә икесен парлап куя да, фатирга да бергә кертә аларны. Ирләргә эш куша: сез утын ярасыз, кар көрисез, су ташыйсыз. Хатын-кызлар, сез ашарга пешерәсез, ирләрнең керлә-рен юасыз, сәдәфләрен тагасыз, ди. Менә шулай, ипләп-ипләп, бөтенесен парлап бетергән ул. Бездә бүген дә шул дәвам итә. Бездә шундый күп парлар!

Безнең артистлар гастрольләрдә җитмешәр көн кайтып керми йөргән. Мин килгәндә дә әле җәйге гастрольләр 50–60 көнлек иде. Гадәти гастрольләр 24 көн дәвам итә. Артистлар чыгып китә, балаларын калдырыр җир юк бит инде. Җәй көне балалар үзебез белән йөри, кыш көне инде кечкенәләрне генә үзебез белән алабыз. Мәктәптә укыганнары кала... Шушында йөргән вакытта Рәбига апа белән Мөхит абый Кичүбаевларның өч айлык балалары үлә. Юл кырыенда җирләп китәләр – уйнарга кирәк, спектакльне өзәргә ярамый... Ания апа Фәттахова сөйли торган иде: «Баланы калдырып чыгып киттем гастрольгә. Кайттык: чәчләре җиткән, мине танымый бала, елый, «апа» дип әйтә. Мин елыйм, бала елый...» Ә Нәсимә апа болай искә ала: «Декреттан чыктым, киттек гастрольгә. Колхоз атлары бер-бер артлы тезелешеп бара, без – чаналарда. Бездән артта барган ат саламга сузылды да, бала тәртә башына эләкте, ат башын алуы булды, бала тәгәри-тәгәри төшеп китте дә чак-чак бәке читендә туктап калды». 

Иң бәхетле актрисадыр мин!
Безгә Мөшеге мәктәбендә укыганда ук сәхнә җене кагылган иде. Бертуктаусыз монтажлар куябыз. Атааналар җыелышы шунсыз үтми дә. Әнкәй клубта эшләгәч, спектакльләрдәге бала рольләрен дә мин башкарам. Өйдә «Казан утлары», «Азат хатын», «Агыйдел» журналлары алдырабыз. Аларның төпләмәләре хәзер дә верандада саклана. Әнкәй интернатта да эшләп алды. Шул журналларны алып килеп кычкырып укый иде. Укырга шуннан кызыксынып киткәнмендер. Әнкәй берәр әсәрне укый да бераз, кызык урынында гына өзеп, калганын үзегез укырсыз, ди. Аннары эчтәлеген сөйләтә. Шул бер әйберне без фәлән бала төрлебез төрлечә сөйлибез. Сөйләү куәсен, мөгаен, шулай үстергәннәрдер. 

Минем чәчләрем бик озын иде, әнкәй шуларны чигәләп үрә, шул арада да Фатих Кәримнең «Идел бөркете»н, Муса Җәлилнең «Джим» поэмасын сөйли – Җәлил шигырьләрен бөтенесен яттан белә! Такташның «Гасырлар һәм минутлар»ын мин дә ятладым. Безнең авылда сәхнәдән шигырь сөйләү модада иде! Смотр концертларында әнкәйнең энесе Радик белән биибез, мин шигырьләр сөйлим. 

Тугызынчы класстан соң агитбригадада да чыгыш ясап йөрдем әле. Минзәләдән Лиза апа Әхмәтгалиева – Мөшегегә, әнкәй янына кайткан. Махсус мине агитбригадага чакырырга! Педучилище, медучилище балалары белән җәй буе авылларда концертлар куйдык. Миңа бирелгән чөгендер җире дә эшләнми калды... Җитмәсә, акча да түләделәр әле без артистларга! Шул акчага беренче бүләгем итеп әбкәйгә бик матур күлмәклек белән яулык алдым, сеңлем Рәмиләгә курчак бүләк иттем. Тугыз-унны Симәк мәктәбендә укыдык. Давыл булып барып кердек без, Мөшегеләр, Симәк мәктәбенә! Сездән дә яхшы кеше юк, дип үсендерделәр безне. Мөшегедә дә, Симәктә дә укытучылар балачаганың дәрәҗәсен күтәрә белә иде! «Синсез булмый! Моны син генә эшли аласың!» – дип, юмалый-юмалый эшләтәләр иде безне. Унынчыны бетергәч, Минзәлә мәдәният йортына эшкә чакырдылар. Агитбригадаларда чыгыш ясап күрсәткәч соң! Бер ел эшләдем анда. Акча җыйдым, өс-башымны карадым, сценарийлар язарга өйрәндем. 

Урамда театр артистларын күрсәм аһ итәм! Аларның киенүләре! Безнең театр артистлары Казаннан махсус тегүчеләр чакыртып, үзләренә киемнәр тектереп, Минзәләдә үзенә бертөрле булып йөриләр, әллә каян аерылып торалар иде! О-о! Фәлән артист минем белән исәнләшеп китте, дип, горурланып йөрибез!

Аннары Алабугага культура-агарту училищесына киттем. Анда да спектакльләр куя идек. Укып бетергәндә Минзәләдән запрос килде. Үземне җырлый белмим дип йөрим. Ничек инде җырлый да белмәгән килеш Минзәлә театры актрисасы булыйм, дим. Практиканы Мамадышта үткән идем, тоттым да шунда киттем. Өч ел халык театрында режиссер булып эшләдем. Шуннан Минзәләләр килеп: «Рәзилә, син бит инде үзебезнең кыз. Әйдә инде безгә!» – диләр. 

Кич Мамадыштан эштән киттем, иртән Минзәлә театрына эшкә чыктым! Берничә көннән инде гастрольләргә дә китеп бардым! Шуннан бирле инде театрда. Мин бит җырламыйм, дип, куркам үзем. Рөстәм Фатыйхов дигән режиссер, Мәскәүләрдә укып кайтып, безгә килде. Миңа роль бирә. Рәфкать Кәраминең «Яратуың чынмы?» спектаклендә Сиринәне уйнарга кирәк. Җыры да бар. Мин җырлый белмим бит, дим. 

«Синең бит тавышың сопрано, сеңлем». Спектакльгә көйләр язган Ренат Гобәйдуллин мине җырлатып карагач, шулай диде. Нишләп кешегә кушылып җырлый алмыйм, дисәм, тавышым югары икән бит! Аннары Илдар Юзеевның «Соңгы төн» пьесасында – Таң кызын уйнадым. Бик матур роль! Шундый матур спектакль! Һәм бик матур җыры да бар! Мирсәет Яруллин көен язды. Бер кичәдә Мирсәет абый фортепиано артына чыгып утырды. Ул уйнап, мин «Таң җыры»н җырладым. Минем өчен зур дәрәҗә булды ул. 

Гел җырлы спектакльләр китте минем. Режиссер Фаил Ибраһимов килгәч, «Зәңгәр шәл»не куярга йөри. «Кем Мәйсәрә булыр икән? Мин түгел инде, кая, мин алай җырлый аламмыни!» – дип йөрим инде үземчә. Актанышка гастрольләргә баргач, музыка мәктәбендә безнең кызларны җырлатып карадылар. Мәйсәрәне шушы кызың җырлый алыр, дигәннәр Фаилгә.

«Зәңгәр шәл»не уйныйбыз. Булат белән Мәйсәрәнең очрашу күренеше. Фаил тимердән ике күпер эшләде. Бер яктан Булат йөгереп менә, икенче яктан – мин. Күперләр туры күпергә әйләнә, ара ерак. Килеп, инде күрешә-без дигәндә, күпер ачыла, сәхнә белән ике арада бушлык кала. Шуннан Булат минем янга сикерергә тиеш. «Сикер! Сикер!» – ди артистлар. Аны бөтен артистлар чыгып карый иде. Спектакль барганда да, репетицияләр вакытында да. Һәм ул сикерә! Астан караганда бөркет очкан кебек күренә. Шундый матур күренеш! Караңгы чокыр өстеннән очып сикереп, егылмас өчен мине кочаклап ала! Шундый сагынышканбыз кебек күренә тамашачыга. 

Артистның мөмкинлекләрен ачу – режиссерның зур табышы ул. Гел шундый режиссерлар туры килде! Дамир Сираҗиев, Фаил Ибраһимов, Байрас Ибраһимов, Илсур Казакбаев-лар... Иң бәхетле актрисадыр мин! Әсәр әйбәт булмаска мөмкин түгел иде, чөнки режиссерлар артистның җанын ачып салалар. «Өч аршын җир»дә мин – Шәмсегаян, Рөстәм – Мирвәли. Фаил аны шундый итеп куйды: бөтен җанны актарырлык итеп уйнадык без. Аның рәхәтлеге! Ул чактагы рәхәтлек хисе миндә хәзер дә бар. Байтак әйберләрне шул хисләр өермәсен кушып уйнарга тырышам. Спектакль бара. Рөстәм тегермәндә хатын-кыз турында сөйли. Ул сөйләгәндә чәчләр үрә тора, аркадан тир бәреп чыга. «Сез беләсез-ме соң хатын-кызның тәмен?..» – дип сөйләп китә... Көчле артист, шәп җырчы иде ул! Безгә гел төп рольләрне парлап уйнарга туры килде. 

Театрга мин кирәк тә түгелдер, әмма театр миңа кирәк! Театрга, бәлки, әллә нәрсә дә бирә алмаганмындыр, әмма театр миңа шулкадәр күп әйбер бирде! Акыл утырттым. Кешеләр белән аралашырга өйрәндем. Күпме язучылар, рәссамнар белән эшләргә туры килде! Сара апа Садыйкова белән аралашу, бергә чәйләр эчеп утыру, аңа йон носкилар бәйләп бирү – минем өчен үзе зур әйбер! 

Ашка барган кебек барам мин эшкә. Иртән торам, киенеп-ясанып, читекләремне киеп, ипләп кенә эшкә төшәм. Бер кырык минут иртәрәк чыгам. Чөнки урамда әле бер унлап кеше белән сөйләшәсем бар. Больница урамында торабыз, анда авыл кешеләре күп килә. Театр, артистлар турында сорашалар. Бу артистның хәле ничек? Спектакль белән кайчан безгә киләсез? Үзең ни хәлләрдә? Бу кызыгыз шәп уйнады! Бу егетегезне шунда күрдем... Менә шулай дип хәл белә тамашачы.

Яратып, бөтен җанымны биреп эшләдем шушы театрда. Шушында пенсиягә чыктым. Әгәр кирәк түгеллегемне сизсәм, бер көн дә тормаячакмын. Кемгәдер җәфа булудан, артык булудан куркам, гомергә курыктым. Мин кирәк булып яшәргә яратам. Театрда нинди эш булса да, йөгерә-йөгерә эшлим, сценарийлар язам, чаралар уздыруда катнашам. Ниндидер чара итеп кенә түгел, халыкны «ам» итеп ала торган әйберләр эшләргә яратам. Менә Минзәләдә театрлаштырылган Сабантуй уздырдык. Ул Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган иде. Өч кораб эшләттек. Ибн Фадланны, бөтен ханнарны керттек. Ибн Фадлан нинди хат тапшырган, нигә илче булып килгән, аны кем чакырган – һәммәсен исәпләп, шуны мәйданда күрсәттек. Китте көймә: керә бөтен зал! Зур мәйдан булып көймәләр йөзеп керә!.. Искиткеч тамаша булды ул!

Өч бригада елга 590 спектакль уйнаган чаклар бар иде. Кайтып та кермәдек. Бу театр безгә бик кадерле. Сабир абыйлар, Хәдичә, Нурия апаларны күрдек. Ветераннарны җыеп, хатын-кызларга ак мамык шәлләр бүләк иттек, ир-атларга түбәтәйләр кидердек. Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай», «Остазбикә»сен куйдык, Г. Исхакый премияләрен алдык. Төркияләрдә, Мәскәүләрдә, Кырымнарда чыгышлар ясадык. Бэби-театрлар оештырабыз, мәктәп театрлары фестивале уздырабыз. Балалар өчен аерым спектакльләр әзерлибез.

Электән үк данлыклы театрыбызның дәрәҗәсе югары. Иң күп йөрүче театр – без. Тирә-яктагы тамашачыны әзерләп, Казан театрларына җибәрүчеләр дә – без. Минзәлә театрын карап үскән тамашачы әзерлекле булып башкала театрларын да карый. Моның белән горурланабыз.  

Илнур ГАЙНИЕВ. Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры

Илнур ГАЙНИЕВ,
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры
Бай тарихлы Минзәлә театрында иҗат итү, хезмәт кую, бер яктан, зур җаваплылык; икенче яктан – зур бәхет ул. Бүгенге коллектив  яшь буынны театр сәнгатенә җәлеп итүгә күп көч куя: яңа идеяләр белән яна, яңа проектлар эшләп килә, заман таләпләренә туры килгән спектакльләр сәхнәләштерелә.

30 елга якын театрны җитәкләгән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Шәймәрданов исемендәге Республикакүләм мәктәп театрлары фестивален оештырдык. Бөтенроссия бэби-театрлар фестивале дә – горурлыгыбыз. Чөнки 2018 елда нәкъ Минзәлә театры республикада беренчеләрдән булып бу юнәлештә эшли башлаган. Ул инде Бөтенроссия фестивале буларак формалашты. Мәскәү, Казан, Тольятти, Ижевск шәһәрләреннән килгән коллективлар Минзәлә театрының ике мәйданында чыгыш ясады.
Коллектив бердәм һәм көчле. Мин һәрвакыт өлкән мәртәбәле шәхесләр: Татарстанның халык артистлары Венера Нигъмәтуллина, Рәзилә Муллина, Хафиз Хамматуллин, Әхнәф Исрафилов, Фоат Зарипов; баш режиссер Булат Бәдриев, театрның әдәби бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурсибә Адиева, режиссер Дамир Сәмерхановлар фикерләренә таянып эш итәм. Яшьләребез – югары профессиональ дәрәҗәдә эшләп иҗат итүче күпкырлы егет-кызлар. Республика районнарында да, чит төбәкләрдә дә безне көтеп алалар. Октябрь аенда Төркиядә Әнкара шәһәрендә «Этос» XV Халыкара театр фестивалендә Флорид Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме...» трагикомедиясе белән катнашабыз. Ноябрьдә исә Бөек Новгородка XXVII Халыкара Достоевский фестиваленә чакырулы. Федор Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» спектаклен алып барабыз.
2017 елдан башлап Минзәлә театры «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проектында катнаша. Саллы режиссерларны чакыру, хыялда йөрткән шактый әсәрләрне сәхнәләштерү мөмкинлегебез бар.

Иҗат баскычының төрле елларында Минзәлә театры тамашачы белән һәрчак ачыктан-ачык аралашты, халыкның көтеп алган якын дустына әверелде. Милләтебезгә тугры калу – бүгенге коллективның да төп максатларыннан берсе.

Фото: Анна Арахамия, театр архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар