Без аның белән озак вакытлар очраша алмыйча йөрдек. Ул әле командировкада, әле ялга кайткан хәрбиләр янында, әле Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән җитди сөйләшүләрдә. Инде менә тагын юлда... Бу юлы республиканың «Десантчылар союзы» һәм «Пограничниклар (чик сакчылары) берләшмәсе» белән берлектә махсус хәрби операция зонасына волонтерлар, җәмәгатьчелек һәм Татарстанның дини оешмалары ярдәмендә җыелган гуманитар ярдәмне илтә барулары...
Безнең халык илгә авыр сынау килгәндә берләшә, иңгә-иң торып, куйган максатына ирешерлек юлларны таба белә. Гомергә шулай булган.
Без аның белән озак вакытлар очраша алмыйча йөрдек. Ул әле командировкада, әле ялга кайткан хәрбиләр янында, әле Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән җитди сөйләшүләрдә. Инде менә тагын юлда... Бу юлы республиканың «Десантчылар союзы» һәм «Пограничниклар (чик сакчылары) берләшмәсе» белән берлектә махсус хәрби операция зонасына волонтерлар, җәмәгатьчелек һәм Татарстанның дини оешмалары ярдәмендә җыелган гуманитар яр-дәмне илтә барулары. Эшләмәгән эше, колачы җитмәгән максаты юктыр да сыман. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела.
Сөйләшүенә, фикерләвенә, бар нәрсәдән хәбәрдар булуына караганда, бу ханымны гомер буе сәясәт белән шөгыльләнгән кеше дип уйларсың. Тик бу алай түгел. Бер зур гына оешмада баш бухгалтер булып эшләгән Ангелина Фәрит кызы Галимованың, үзе әйтмешли, Ватанга файдалы кеше буласы, ярдәм итәсе килүенең төп сәбәбе, бәлкем, иренең кадровый хәрби хезмәткәр, подполковник булуында, махсус хәрби операция зонасына да иң беренчеләрдән булып алынуындадыр. Ничек кенә булмасын, көннәре айларга, айлары елларга тиң андый вакытта акча санап утыра алмый ул. Ничек тә ярдәм итәсе килә! Ә ничек итеп?! Ул күңелендә йөрткән уйлары белән Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева белән дә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән дә уртаклаша. Ике ут арасында йөргән ул вакытларда, кирәк бит, Ходайның рәхмәте белән, Ангелина Галимованы узган елның ноябрендә Татарстаннан вәкил итеп «Сенеж» идарәсе мастерскоена семинарга чакыралар. Әлеге семинарда катнашу өчен син йә махсус операция зонасындагы хәрбинең әнисе, йә хатыны булырга тиеш. Семинардан кайткач башлана да инде аның яңа, ә иң мөһиме: үзе теләгәнчә тынгысыз һәм маҗаралы тормышы. Республиканың хөкүмәт вәкилләре аңа ирләре, уллары мобилизацияләнгән гаиләләр белән эшләргә, аларга кирәкле ярдәм күрсәтү мәшәкатьләрен үз өстенә алырга тәкьдим итәләр. Галимова бик теләп риза була. Һәм... бу аның күптәнге хыялы ич. Ул үзе дә ике бала анасы, хәрби ир хатыны. Кияве дә бүген алгы сызыкта.
Алар ялгыз түгел
Кайгыда да, шатлыкта та янәшә булган, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торган шундый оешма барлыкка килүенә уллары, ирләре махсус операция зонасында булган әниләр, хатыннар хәзер куанып бетә алмый. Нинди генә катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә алынмый алар! «Алар» дигәнем, әлеге дә баягы, «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» (КСВО) төбәк штабы җитәкчесе Ангелина Галимова да, якыннары хакына үз теләкләре белән ярдәм итәргә алынган ханымнар... Күп тә түгел үзләре. «Без – иҗтимагый оешма. Ләкин безне тыңлыйлар, безнең сүзгә игътибар итәләр», – ди Ангелина Фәритовна. Шулайдыр. Чөнки сүз туган илебезнең иминлеген, тынычлыгын, бөтенлеген, инде килеп, күз алдында үсә, ныгый барган дәрәҗәсен саклау турында бара. Ә мондый зур һәм җаваплы эштә бердәмлек кирәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чираттагы республика киңәшмәсендә дә аерым әйтеп үтте, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм оештыруны ныклы күзәтү астына алырга, кыска ялга кайтучы хәрбиләрнең бөтен үтенечләрен тиз арада хәл итәргә, балаларын бакчаларга, мәктәпләргә урнаштырырга, «Ватанны саклаучылар» фондына хәрбиләргә медицина һәм социаль ярдәм хезмәте күрсәтүне җитди контрольгә алырга кирәклеген ассызыклап билгеләп үтте. «...Протезлар буенча мәсьәләләрне дә кичекмәстән хәл итәргә кирәк. Бу бик мөһим», – диде Рөстәм Миңнеханов.
– Әйе, безнең төп бурычыбыз – шул, – дип җөпли штаб җитәкчесе. – Безгә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Кайсына – медицина ярдәме, кайсына баласын бакчага урнаштырырга кирәк. Хәтта миченә ягарга булмаган абзыйга утын белән дә булыштык. Ул яшәгән төбәкнең социаль хезмәткәрләре, җирле үзидарә вәкилләре белән элемтәгә кереп, мәсьәләне көне-сәгате белән хәл иттеләр. Үтенечләр төрле һәм кайчак тетрәндергеч була, – дип дәвам итә сүзен әңгәмәдәшем. – Мәсәлән, бер хатын, иренең һәлак булуы турында хәбәр алгач: «Ышанмыйм, ни гәүдәсе, ни документлары юк...» – дип аякка бастырды. Чыннан да, экспертиза булмаган, үзе юк. Хатынны Ростовка җибәртеп, фотоматериаллар белән танышуны оештырдык. Югыйсә ничек яшәргә кирәк...
Ангелина Галимова (сулдан икенче) СВО зонасына гуманитар ярдәм илткәндә.
Донецк шәһәрендә булган бер егетебез ут эчендә калып, бөтен документлары янып бетә. Әстерхандагы «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» җитәкчесе белән элемтәгә кердек, егетнең документларын торгыздык», – дип искә ала Ангелина Галимова. Комитет әгьзалары башкарган чараларның бик азы гына әле болар. Алар «Россия Ветераннар Союзы» волонтерлары белән берлектә окоплардагы ир-егетләребез өчен «коры душ» («сухой душ») әзерли башлаганнар.
...Ялга кайткан хәрбиләрне гаиләләре белән бергә концертларга йөртәләр, футбол уеннарына алып баралар, балалар исә «Әкият» дөньясында кинәнә. Теләүчеләргә табиб, психолог ярдәме күрсәтелә. Сугыш ветераннары катнашында Түбән Камада булып узган «Күкләргә ашкан рота» акциясендә катнашалар, төрле фотокүргәзмәләр оештыралар... Бу әле, кем әйтмешли, айсбергның күз алдында ярылып ятканы, өске катламы гына...
«Тылдан башка армия юк», дип, тикмәгә генә әйтмиләрдер. Бу, чыннан да, шулай. Петр I заманнарыннан килгән «армияне икмәк һәм ярма белән тәэмин итү» – илне саклауның аерылгысыз эшенә әверелде. Әле күптән түгел генә махсус операция зонасында – Донецк якларында булып кайткан Ангелина Фәритовна әйтә моны. «Мин «Десантчылар союзы» һәм «Пограничниклар берләшмәсе» егетләренә бик рәхмәтле. СВО зонасына гуманитар йөкне илтә барганда мине дә алдылар. Бик тәэсирләнеп, дулкынланып кайттым, – ди ул, күргәннәрен күз алдыннан кичерә башлап. – Юлда төрле кыенлыкларга очрасак та, барып җитәчәгебезгә аз гына да шикләнмәдем. Без Луганск, Донецк өлкәләрендә булдык. Бер хәрби частьның кыр госпиталендә бездән мобилизацияләнгән медиклар һәм пациентлар белән очраштык».
Донецк шәһәрендә Ангелина Галимова ДНРның КСВО штабы җитәкчесе Анжелика Байрачная белән очраша. Ул килгән көн Донецкида һәлак булган балаларны искә алу көненә туры килә. Ике җитәкче Фәрештәләр аллеясындагы һәйкәлгә чәчәкләр сала. Казаннан ашыгыч ярдәм станциясе җитәкчесе Фәрит Галәветдинов, Яшел Үзән шәһәреннән «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» хәрәкәте, Лениногорскидан «Үзебезнекеләр өчен ятьмәләр», «Мәрҗани» мәчете хатыннары, Лидия Крылова җитәкчелегендә «Татарстан ветераннары берлеге» волонтерлары тырышлыгы белән җыелган гуманитар ярдәм (медикаментлар, медицина кирәк-яраклары, «коры душ»лар, маскировка ятьмәләре, дарулар, яралы солдатларга киемнәр) тиешле урынга илтеп җиткерелә. Штаб җитәкчесе, десантчылар һәм чик сакчылары белән бергә, иң көчле подразделениеләрдән саналган 11 нче Аерым десантчы-штурм бригадасында булып, аларга гуманитар ярдәм күрсәтәләр, «ГАЗель» автомобиле бүләк итәләр.
«Хәтердә – димәк, исән...»
Татарстанның Милли китапханәсендә КСВОның төбәк штабы тарафыннан оештырылган чираттагы чараларның берсе – «Геройлар гаиләсе» фотокүргәзмәсендә, Сарман районының Җәлил бистәсеннән әнисе һәм апасы белән килгән бәләкәй Элинаның, ачылу тантанасында үзе сүз алып, шулай дип белдерүеннән күзләргә яшь килә. Батырларча һәлак булган ире турында Вәсимә Берхеева: «Әйләнеп кайтасына ышана иде», – дип сөйли. Былтыр Донбасста барган каты бәрелешләрдә гомере киселгән ике бала атасы, хатынының сөекле ире, үлгәннән соң Россия Президенты Указы нигезендә Батырлык ордены белән бүләкләнә.
«Әти безнең өчен исән!» – ди Элина Берхеева.
Күргәзмәдә герой гаиләләренең портретлары куелган. Ул көнне республиканың төрле почмакларыннан җыелган әниләр бер-берсенә йөрәктән чыккан сүзләрен җиткерде. Бирегә яңа туган кызы һәм улы белән килгән Ольга Дормидонтова да ире турында: «Ул гел безнең белән. Балаларым әтиләренә охшаган. Күзләре, холыклары аныкы. Һөнәре буенча хәрби иде. Махсус операция башлангач, «башкача булдыра алмыйм», дип, беренче көннәрдә үк китеп барды. Кызыбызны күрми дә калды. Донбасс янындагы бәрелешләрдә батырларча һәлак булды», – дип сөйләде. Яу кырында гомере киселгән Даниилның әнисе Минзифа Сәитова: «Балачачктан ук хәрби булырга хыялланды. Казанда кадетлар мәктәбен тәмамлады. Аннары медик һөнәрен сайлады. Улым минем өчен һәрвакыт герой булды һәм герой булып калачак», – дип искә алды. Тормышы әле башланып кына килгән яшь егет сугыш кырыннан дистәләгән яралы солдатны алып чыга һәм үзе дә шунда каты яралана. Әлеге чаралар, әлеге экспозиция – геройларыбызның батырлыгын мәңгеләштерү, аларга чиксез рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерү мөмкинлеге бирә. Күргәзмәнең инициаторы Ангелина Галимова өчен бу вакыйга бик дулкынландыргыч булды. Ул көнне кыска ялга ире дә кайткан иде.
Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылган бу проект берәүне дә битараф калдыра алмый. Күз алдында үзгәрә барган тарих күпләребезнең тормышын да үзгәртте. «Якыннарыңнан өзелеп хәбәр көткән ул минутларны, ул көннәрне кичерү, әлбәттә, авыр. Искиткеч авыр. Фронттан әйләнеп кайтмаган ир-егетләребез, аларның гаиләләре белән горурланабыз», – дигән иде ачылу вакытында Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская. Чыннан да, Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйткәнчә, сугыш кырындагылар гына түгел, аларның әниләре, хатыннары, балалары да түземлек, сабырлык үрнәге безнең өчен!
«Ашыгыч ярдәм»
Уллары, ирләре, абый-энеләре махсус хәрби операция зонасында булган әниләр, хатыннар, апа-сеңелләр өчен бу сүз яңа төсмер, яңа мәгьнә ала бара. Казан шәһәре ашыгыч ярдәм станциясенең кадрлар бүлегендә эшләүче Лидия Крылова сөйләгәннәрдән чыгып шундый нәтиҗәгә киләсең. Аның ире Александр да ашыгыч ярдәм станциясендә фельдшер булган. Хәзер ул ДНРда, медицина ротасы командиры. Энесе дә СВО зонасына үзе теләп киткән...
«Безнең команданың иң ышанычлы кешесе», – дигән иде Ангелина Галимова Лидия Крылова хакында. Алар, ил язмышына битараф булмаган кызлар белән берләшеп, башта гуманитар ярдәм (үзләре әйткәнчә, ашыгыч ярдәм) оештырып җибәрәләр. Ә бераздан... төркем оеша. Озак та үтми, ханымнар Бахмут, Запорожье якларына хәрбиләр өчен кирәкле киемнәр җибәрә башлыйлар. Бу хәлләрне ишетеп, Лидиянең әнисе Венера ханым Уралдан кайтып төшә. Кызы башлап җибәргән игелекле эшләргә ул да бик теләп кушыла. Алар алгы сызыктагыларга гына түгел, йортсыз калган ДНР һәм ЛНР халкына да гуманитар ярдәм күрсәтәләр.
Хәзер бу игелекле эшләр белән шөгыльләнүчеләр өчен ашыгыч ярдәм станциясенең бер бүлмәсен склад итеп ясаганнар. Сораган, кирәге чыккан саен машина да биреп торалар икән. Кызлар да, КСВОның региональ штаб җитәкчесе дә станция җитәкчеләренә чиксез рәхмәтле.
«Кайта алмасам, елама. Син көчле!»
Лаеш районының Нармонка авылында яшәүче Рәзинә Вәлиева иренең хәрби операциягә киткәндә әйткәнен искә төшерә дә, күзләренә яшь тула. Тыныч кына сөйли алмый. Бермәл дәшми тора да: «Син көчле, диде ул миңа. Хәзер мин ул әйткәнчә – көчле булырга тырышам», – дип куя.
«Үзе урынына калдырып китте», – ди Рәзинә Вәлиева, яңа туган баласында иренең чалымнарын эзләп.
Сабыр итмичә булмый аңа. Былтыр Рифатына нәкъ туган көнендә повестка килә. Киткәндә ул: «Матурым, кирәк икән, китәм... Ул-бу була калса, борчылма, елама. Син көчле. Яныңда сиңа булышучы малайлар бар», – ди. Соңгы сүзләре булган икән кадерлесенең. Рәзинә ике улы белән кала. Өченчесе – карынында. Рифатына төпчек улын күрү насыйп булмаган... Бүген аның 17 яшен тутырган олы улы колледжда укый. «Түләүле иде, быелдан бушлай укытырга вәгъдә иттеләр. Ә уртанчысы 7 нче сыйныфка бара», – ди ханым.
6 февральдәге бәрелешләрдән соң иреннән хәбәр килү туктый. Ул бүген дә «хәбәрсез югалганнар» исемлегендә. «Кайта алмасам, герой булып үләрмен», – дигән булган. Сүз дә юк, хатыны, балалары, тылдагыларның барысы өчен дә ул – герой. Ә малайлар алар гел әтиләренә карый, һәрчак әтиләренә охшарга тырыша. Вәлиевләрнең дә горурланырлык, үрнәк алырлык әтиләре бар. Ул алар өчен исән!
Ангелина Галимова Рәзинә ханым белән даими элемтәдә, ничек ярдәм итәргә, дип борчыла. Балаларны укытып чыгарырга, тормышта үз юлларын табарга, алганда ук иске булган йортны сатып, фатир алырга... Өч баласы белән калган хатынга бу проблемаларны хәл итү, әлбәттә, авыр. Җирлек хуҗалары, район җитәкчеләре аларны игътибарсыз калдырмас, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәр. Аннары... аның Рифаты шикелле сугыш кырыннан кайта алмый калганнарның гаиләләренә ярдәм итү өчен оешты да инде моңарчы илдә булмаган «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы.
...Әйе, без Ватанны саклаучы, яклаучы ир-егетләребез белән горурланабыз. Сугыш кырындагылар гына түгел, аларның әниләре, хатыннары, балалары да сабырлык, батырлык үрнәге безнең өчен!
Сәрия САБУРСКАЯ, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Бүген ватандашларыбыз ил иминлеген саклап, махсус хәрби операциядә катнаша. Мондый хәлдә читтән генә күзәтеп тора алмыйбыз. Хәзер безнең бурычлар башка юнәлеш алды, аппаратның да хокук саклау эшчәнлеге үзгәрде. Бөтен игътибарыбыз мобилизацияләнгәннәрнең һәм гаиләләренең мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлде. Кирәксенгән кеше элемтәгә керә, сорау-үтенечләрен җиткерә алсын өчен «122» һәм «Ярдәм янәшә» кайнар линияләре, Татарстанның «Халык контроле», «Гомумроссия халык фронты» һәм башка оешмалар эшли.
Регион идарәсе үзәге рәисе һәм Татарстанның «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы баш модераторы буларак, миңа хакимият органнарына кергән бик күп мөрәҗәгатьләр белән танышырга туры килә. Былтырның октябреннән «Халык контроле» системасында «Өлешчә мобилизация» үз эшен башлап җибәрде. Бүген без мобилизацияләнгән ир-егетләр гаиләләренең торак мәсьәләсен хәл итүдән башлап, физик ярдәмгә кадәр күрсәтәбез. Аеруча борчыганы – инвалид балалар тәрбияләүче әниләрнең хәле. Терәк-таянычсыз калган әниләргә бик авыр. Без моны яхшы аңлыйбыз. Аңлыйбыз һәм һәрдаим булышырга әзер торабыз. Аларның бер генә үтенече дә канәгатьләндерелмичә калмый. Әлбәттә, бу очракта республика министрлыкларын, төрле ведомство хезмәткәрләрен, дәүләт хакимияте органнарын, иҗтимагый оешмаларны, бизнес һәм сәяси партия вәкилләрен берләштергән «Ярдәм янәшә» штабы хәрәкәте ярдәмгә килә.
Бүген махсус хәрби операция барышында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә Социаль хезмәт күрсәтү үзәкләрендә «гаилә ярдәмчесе» беркетелә башлады. Дәүләт органнары белән берлектә, нәкъ менә шул ярдәмче бөтен проблемаларны хәл итүгә алына да инде. Ирләре, уллары махсус зонада булган әниләр, хатыннар 195 мең сум күләмендә бер мәртәбә бирелә торган түләүләрне ала алмауларыннан зарлана еш кына. Хәзер без хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләүгә кушылдык. Җитдидән-җитди бу эшне Россия Федерациясенең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Татьяна Москалькова белән берлектә башкарабыз. Мөрәҗәгатьләрне Россия Федерациясенең Оборона министрлыгына, Казан гарнизоны һәм Көньяк хәрби округының хәрби прокурорларына җибәрәбез. Үтенечләребезнең берсе генә дә җавапсыз калмый.
«Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты»ның Татарстандагы төбәк штабы җитәкчесе һәм аның вәкилләре белән хезмәттәшлек тә уңышлы нәтиҗәләр бирә. Махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләрнең туганнары, якыннары белән төрле кызыклы очрашулар оештырыла. Шунда ук килеп туган мәсьәләләрне дә хәл итәбез. Андый гаиләләрдәге югары уку йортларында акча түләп укучы балаларны бушлай укытуга күчерү мәсьәләсен күтәрәбез. Очрашуларда федераль дәрәҗәдәге социаль ярдәм турында сөйлибез, аңлатабыз. Кабул ителгән закон нигезендә, СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен бушлай юридик ярдәм оештырылуы хакында искәртәбез. Ярдәмгә мохтаҗлар, чыннан да, безнең янәшәдә булуыбызны, көне-сәгате белән булышырга әзер торуыбызны белергә, безгә ышанырга тиешләр.
Гүзәл УДАЧИНА, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан буенча филиал җитәкчесе
Инде мәгълүм булганча, быелның 3 апрелендә Россия Президенты Указы нигезендә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды барлыкка килде. Татарстанда бу фондның филиалы июнь башларында эшли башлады. Бурычларына, куелган максатына караганда, илдә мондый оешманың, гомумән, булганы юк иде әле. Бөек Ватан сугышыннан соң да, Әфганстандагы, Чечнядагы бәрелешләрдән соң да булмаган ул. Фонд махсус хәрби операциядә катнашкан ветераннарга һәм сугышта һәлак булучыларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Бу – безнең өчен яңалык. Шуңа күрә бөтен эшне беренче мәртәбә эшләргә туры килә. Тәҗрибә мәсьәләсендә үзебезгә таянырга, үзебезгә башлап йөрергә туры килә.
Оешуыбызга, ныклап эшкә керешүебезгә күп тә түгел әле. Шуңа да карамастан, бүген махсус хәрби операциядә катнашкан ветераннарның һәм шунда һәлак булучылар гаиләләренең бер генә проблемасы да игътибарсыз калдырылмый. Безнең төп бурычыбыз – аларның һәркайсына кирәкле ярдәм күрсәтү. Һәм ул ярдәм гаять күпкырлы. Кичекмәстән хәл ителергә тиешле мәсьәләне уртага салып сөйләшәбез, төрле дәүләт структуралары белән элемтәгә керәбез, алар белән килешүләр төзибез. Безгә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. СВОда катнашучылар һәм госпитальдә дәваланып чыгучылар ветеран статусы алганнан соң, аларга тиешле льготалар һәм төрле түләүләр турында мәсьәлә күтәрелә. Махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә дә һәртөрле ярдәм кирәк. Боларны хәл итмичә булдыра алмыйбыз. Шуның өчен оештык бит инде. Без ветераннарның килгәнен көтеп утырмыйбыз, үзебез алар янына барабыз. Шунысы бик мөһим: хәзер фонд ярдәмендә икенче бер өр-яңа һөнәр барлыкка килде – «социаль координаторлар». Ул белгечләргә югары таләпләр куела: алар югары белемле, авыр хәлдә калган кешеләр белән эшләү тәҗрибәсенә ия булырга тиеш. Кызларыбыз әзерлек курсларында да булып кайттылар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, бүген СВО ветераннарына системалы һәм югары һөнәри дәрәҗәдә ярдәм күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килде.
«Ватанны саклаучылар» фонды: 8 (843) 598 33 55 Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил: 8 (843) 236 41 80
Фото: Анна Арахамия һәм Ангелина Галимованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк