Логотип
Актуаль тема

Талир тәңкә белән доллар арасында нинди уртаклык бар?

«Искусство жить» мәдәни-агарту үзәгендә хатын-кызлар өчен төрле темалардагы очрашулар уза. Шуларның берсе – коллекционер һәм милли костюмнар реконструкторы Гөлшат Нубайбәкова белән татар милли бизәнү әйберләренә багышланган иде.



Очрашу шуның белән кызыклы: анда тарихка кагылып та була иде. Коллекционер Гөлшат Нугайбәкова менә инде күп еллар татар милли киемнәрен, бизәнү әйберләрен җыя. Ул үзенең саллы коллекциясен алып килгән иде. Анда ниләр генә юк: изү, яка чылбыры, чулпылар, Коръән савытлары, беләзекләр, алкалар, муенсалар... Һәр гүзәллекнең үз тарихы бар. 


Казан ханлыгында зәркәнчелек Алтын Урда, Болгар ханлыгы ювелир мәктәбе традицияләрен дәвам иткән. Зәркәнчеләр, нигездә, Казан, Әтнә, Арча, Балтач һәм Яңа Чишмә тирәләрендә булган. Балык Бистәсе районы җирләрендә яшәгән руслар да зәркәнчелек белән шөгыльләнгән. Алар ярминкәләр өчен ясаганнар. 


Гөлшат ханым татар ювелир техникасы белән дә җентекләп таныштырды. «Бу техниканы белү һәм аңлау мөһим, шуннан соң гына татар бизәнү әйберләренең никадәр зур кыйммәткә ия булганын аңларга мөмкин», – ди ул. Лекцияне тыңлаучылар татар ювелирларының визит карточкасы булган – челтәрле филигрань техникасының никадәр күп хезмәт һәм сабырлык таләп иткәнен дә белделәр. 


Зәркәнче серләрен бар кешегә дә ачмаган, бары тик улына йә бер укучысына гына сөйләгән. Ювелирлар династиясе дә булган. Шуларның берсе – Әтнә районыннан Җәмиловлар. Дүрт буын зәркәнчеләр булган алар. Соңгысы Әлмәт театрында актер булып эшләгән. Ул спектакльгә кирәкле бизәнү әйберләрен үзе ясаган. 


Гөлшат ханым әйтүенчә, татар хатын-кызларының төп бизәнү әйбере – укалы чәчәк булган. Ул маңгайны каплап эшләнгән махсус техника ярдәмендә бизәлгән бәйләвеч. Аны озын трикотаж ак калфак белән кигәннәр. Шунысы куанычлы: хәзер татар халкының бизәнү әйберләре популярлаша бара. Шундыйлардан изүне, хәситәне әйтә алабыз. Дөрес, Гөлшат ханым әйтүенчә, хәситәне дөрес итеп кия белмәүчеләр дә очрый. Ул сул як иңсәдән киелә. Хәситәдә элек кечкенә  Көръән савытлары салып, догалар йөрткәннәр. Аны бары тик чиста – уң кул белән тотарга яраган. Ә менә баш хәситәсе, муенга киелгән айчыклар, кызганыч, әлегә кулланылышта күренми. Әмма алар да элек татар хатын-кызын бизәгән. 


Чәч такыясы яки тезмә дә кигән татар хатын-кызлары. Аның ярдәмендә чәч толымнарын каплаганнар. Гомумән, татар хатын-кызларының горурлыгы булган чәчләрне саклаганнар. Бигрәк тә чәч төбен кеше күзенә күрсәтергә ярамаган. Аны каплар өчен дә махсус бизәнү әйбере булган. Аның астында күз тиюдән саклар өчен дога язылган язу йә яшь кызлар сөйгәннәреннән алган хатларын яшергәннәр.


Татар хатын-кызлары башта ишетелә, аннан күренә дигән сүзләр чулпылар өчен бирелгәндер, мөгаен. Аларсыз татар хатын-кызларын күз алдына да китереп булмаган. Чулпылар авыр булган сае, чәч тизрәк үсә дигән  дөрес булмаган фикергә дә ышанып, авыр чулпылар да тагып йөргәннәр. Искиткеч гүзәл чулпылар бар әлеге коллекциядә. «Мин әледән-әле яңа төр чулпылар очратам» –  ди Гөлшат ханым.


 Татар хатын-кызларының бизәнү әйберләре, нигездә, фирүзә һәм сердолик таш белән бизәлгән. Бу ташлар тылсымлы көчкә ия булып, хатын-кызны саклый дип фаразланган. Бигрәк тә фирүзә, начар карашларны үзенә алып, төсе үзгәрергә, ватылырга мөмкин, әмма хуҗабикәсен саклап кала дип санаганнар.


Бизәнү әйберләре акча тәңкәләр белән дә бизәлгән. Тәңкәләрне бөркет төшерелгән ягын өскә калдырып теккәннәр. Тәңкәдә ясалган бер генә йөз – Әби патшаныкы гына күрсәтелгән. «Татар хатын-кызлары моны хөрмәт йөзеннән эшләгән», – ди Гөлшат ханым. Билгеле булганча, Екатерика II – татарларга таш мәчетләр салдырырга ризалык биргән патшабикә. Бизәнү әйберләрендәге бу тәңкәләрне көдрә тәңкәләр дип атаганнар. 


 Тагын бер кызыклы мәгълүмат талир тәңкәләр белән бәйле. Талир сүзе доллар белән тиңдәш икән. Йоахимсталь шәһәрендә ясалган акча тәңкәләр Йоахимсталерлар дип йөртелеп, бик югары бәяләнгәннәр. Аларны кияүләр үзләренең кәләшләренә туй бүләге итеп биргәннәр хәтта. Бу тәңкәләрне зәркәнчеләр бизәнү әйберләре ясаганда да кулланганнар. Йоахимсталерларны, кыскартып, талир дип йөртә башлаганнар, ә көнбатыш сталерны долларга үзгәртеп, кулланылышка керткән. 


Әнә шундый бик күп кызыклы мәгълүматларны бәян итте коллекционер Гөлшат Нугайбәкова. Татар кул эшләнмәләрен кечкенәдән үк җыя башлаган ул. Ә моңа карата мәхәббәт уянуы кечкенә чагында авылда – әби-бабасына кайткач, уйнап йөргәндә сарайда сердолик ташлы челтәрләп ясалган җиз тәңкә (бляха) тапкач була. Аннан әкренләп татар халкының кул эшләрен җыя башлый. Бүген инде балачак мәхәббәте саллы коллекциягә генә түгел, Гөлшат ханымны бу өлкәдә абруйлы белгечкә әйләндергән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар