Логотип
Актуаль тема

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: «Әле суыклары да, бураннары да булыр. Быел чын кыш!»

Ел салкыннары белән башланды, инде менә өч көн буе Казанда һәм Казан тирәсендәге районнарда буран булып күпме мәшәкать салды. Ялларда авыл халкы гына түгел, шәһәр халкы да көрәк тотып урамга чыкты. Балалар, ниһаять, карга сикереп уйнады. Башка елларга охшамыйрак тора әле быелгы кыш. Ул тагын нинди сюрпризлар ясар икән, дип, кызыксынып, Балтач районы Янаул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый ШӘРӘФИЕВкә шалтыраттык.



 Әмир абый, ел башланганнан бирле табигать сыный әле безне: йә салкыннар, йә күз ачкысыз буран...
– Быел бик нормаль килә ел!
Мондый бураннар без кечкенә чакта гына була иде бугай? 
– Менә шушылай булырга тиеш ул кыш! Менә бүген, Алла бирса, суыгы да бераз башланыр. Ике көн элек кенә крещение булды бит. Менә аның салкыннары бераз гына соңарып килде инде. Бик әйбәт килә ел үзе. Әмма кәбисә дип яратмаган булалар. Кәбисә ел яратмый торган ел түгел инде ул үзе. Без бит хәзер күнектек җылы, карсыз кышларга. Көньяк Казакъстан климаты әкрен генә кереп бара иде кебек безгә. Хәзер менә нормальләшеп килә. Быелгы кыш – безнең тирәлек өчен чын кыш! Әле менә 7 февральдән 21 мартка кадәр – көн белән төн тигезләшкән көнгә кадәр 40 көн буе Хут суыгы булыр. Хут суыклары төньяк Татарстанга хас нәрсә инде ул. Безнең якта гына шулай дип әйтәләр бугай аны. Анда әллә ни артык суык та булмый, чөнки көн озынлыгы арта. Көндезләрен җылыта, иртә-кич суык була. Хут суыгы да булса чын нормаль кыш була быел.
Быелгы кебек карлы ел кайсы елларда булган иде?
– 1969, 1986 һәм 2004 елларда... 


Әмир абый, гадәттә, февральдә була иде бураннар. Алар булачакмы соң?
– Февральдә була әле бураннар. Әмма февраль җылырак килер ул. Салкыннар да булачак әле. Утыз градуска кадәр үк булыр микән, әмма суык көннәр килер әле. 
Яз ничек килер дип фаразлыйсыз? Кисәк килеп хафага салмасмы? Кар бик күп бит.
– 1979 елгы су басулар булмас дип уйлыйм. Әйе, кар күп, бик каты ташу булыр шикелле. Әмма мондый елларны яз әкренләп кенә килә дә, кар сызып кына эри. Яз быел февральдә үк килә башлар, тик озын булыр, сузылып килер.
Инде быелгы кышка карап быелгы җәйне фаразлап буламы, Әмир абый?
– Әкренләп әйтеп була инде. Узган ел, хәтерләсәгез, июньдә җәй булмады. Җәйнең башы суык булды. Быел җәй башы узган елдан аермалы буларак, эссе булачак. Шактый эсселәр булыр кебек. Аннан бераз суытыр да, чын җәй 15 июльләрдән соң гына килеп җитәчәк. 
Кыш көне кар күп яуса, җәен яңгыр күп явар дип тә әйтәләр бит...
– Шуңа тарта ул үзе. Әмма явым-төшемнәр күләме ел саен бер чамада була ул. Быел кар күп, яңгырлар булыр ул... Каты-каты яңгырлар булыр.
 Җәйге яңгырлармы?
– Әйе, җәйге яңгырлар – коеп ява торган! 
Әмир абый, димәк, сез быелгы салкын-буранлы кышка бик уңай карыйсыз инде, әйеме?
– Бик уңай карыйм. Шулай булырга тиеш инде. Кыш бит ул!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар