Логотип
Актуаль тема

Ислам банкингы: хәләл акчалар

Беренче сентябрьдән Татарстанда, Башкортстанда, Чечняда һәм Дагстанда ислам банкингын сынап карау буенча ике еллык эксперимент башланды. Бу уңайдан канун да кабул ителде. Гадәти банклардан аермалы булган ислам кануннары буенча эш итүче банк тәкъдимнәренең өстенлекләре нинди, процентлы ипотекага кермичә торак алып буламы? Ислам финанслары буенча белгеч, шәригать эксперты Камилә ХӘЙРЕТДИНОВАга ун сорау.


Беренче сентябрьдән Татарстанда, Башкортстанда, Чечняда һәм Дагстанда ислам банкингын сынап карау буенча ике еллык эксперимент башланды. Бу уңайдан канун да кабул ителде. Гадәти банклардан аермалы булган ислам кануннары буенча эш итүче банк тәкъдимнәренең өстенлекләре нинди, процентлы ипотекага кермичә торак алып буламы? Ислам финанслары буенча белгеч, шәригать эксперты Камилә ХӘЙРЕТДИНОВАга ун сорау. 


1.    Ислам банкингы нәрсә ул?
Ислам банкингы – шәригать кануннары буенча банк эшчәнлеген алып бару. Иң элек бу – процентлардан, кредитлардан баш тарту. Билгеле булганча, Коръәндә риба тыела, чөнки дин буенча биреп торган акча өчен акча тәлап итү иң зур гөнаһлардан санала. Шуңа күрә процентларны ышанычка нигезләнгән хезмәттәшлек алмаштыра. Шулай ук гадел булмаган, намуссыз финанс операцияләре дә булмаячак. Әмма өстәмә бәя белән товарны сату-алу ярый.

 
2.    Ислам банкларында процентка акча алып булмый, димәк? 
Процентка акча бирелми дә, акча салучы (вкладчиклар) акчаларын кертеп процент ала алмый. Моның икенче юлы бар. Ислам банкында операцияләр гадәти булган акча кредитына түгел, ә материаль активлар, реаль хезмәт күрсәтүләргә нигезләнгән. Ягъни транзакцияләр булдыру өчен производство, товарлар, хезмәт күрсәтүләр белән бәйле реаль икътисадый эшчәнлек кирәк. Акчаны банктагы исәп-хисап счетына салып, процент көтеп утыру – риба санала. Ә  менә акчаны  реаль бизнеска салу шәригать кануннары буенча хуплана. Моны сезнең өчен банк та эшли ала. Бу очракта акча салучылар эшмәкәргә (инвестордашка) әйләнә, һәм алар керем ала. Һава сатуга корылмаган инде бу. Хәләл акчаңның нинди бизнеста булуын, гади итеп әйтсәк, «тотып карап була». Банк өлкәсендә мондый эшчәнлек алып барылса, кризислар да булмаячак. 


3.    Ислам банкыннан ипотекага фатир алу мөмкинме?
Мөмкин. Ислам банкында фатир кредитка сатылмый. Әмма шуны аңларга кирәк: ислам банкы хәйрия оешмасы түгел, аңа да керем кирәк. Бу ничегрәк була соң? Фатир алырга теләп гариза биргәннән соң, банк фатирны сатып ала да, өстәмә бәя куеп, өлешләп түләү шарты белән сата. Өстәмә бәя күләме фатир бәясен түләп бетерүнең никадәр озакка сузылуы белән бәйле. Билгеле бик күп документлар имзаларга туры киләчәк: сату-алу турындагы килешү, җаваплылыкны үз өстенә алучы (поручитель) белән килешү һ. б.


4.    Димәк, клиент ислам банкына да артык түли булып чыга?
Финанс яктан караганда, әйе, кешенең бурычы була, әмма шул ук вакытта ислам кагыйдәләре бозылмый. Ислам банкының тагын бер зур өстенлеге: клиент бурычны вакытында кайтармаса, беренчедән, аңа финанс хәлен яхшырту өчен бераз вакыт бирелә; икенчедән, финанс җәза (штрафлар) салынмый. Гадәти банкларда, белүегезчә, штрафлар шундук җыела башлый.  Дөрес, әлегә бездә ислам банклары юк диярлек, бу системада эшләүче кечкенә генә оешмалар йә гадәти банклардагы махсус бүлекчәләр генә бар. Шуңа күрә өлешләп түләү вакытын да озакка сузмыйлар, кертем вакытында булмаса, өстәмә түләү (пенялар) санала. Әмма ул һич тә банкка түләнми. Банк клиенттан килешүдә каралган суммадан артык акча алырга тиеш түгел. Ул өстәмә түләүләрне  бурычлы клиент хәйрия оешмаларына түли. Шулай ук финанс җаваплылыгы алган кешеләр ярдәм итә ала. Әгәр дә бурыч күп җыелса, банк фатирны сата ала. Монда да бер өстенлек бар: фатирны килешүдә каралган суммадан кыйммәткәрәк сата икән, артык акчаны клиентка бирә.


5.     Ислам банкы аша фатир алганда «Ана капиталы»н кулланып буламы?
 Әлегә «Ана капиталы»н да, башка дәүләт программаларын да кулланып булмый. Әмма шәригать белгечләре бу мәсьәлә буенча эшли. 


6.    Ислам банкы мөселманнар өчен генәме?
Юк, мөселманнар өчен генә түгел. Дин буенча, гомумән, чикләүләр юк. 


7.    Ислам банкы теләсә нинди бизнеска ярдәм итә аламы?
Әлбәттә, юк. Дуңгыз, алкоголь продукцияләре җитештерүгә, комарлы уеннарга, финанс пирамидасы билгеләре булган оешмаларга акча салмый. Бу – шәригать буенча тыела.  Алар  бары тик хәләл эшчәнлек алып барган компанияләр белән генә эшли. Димәк, керем дә хәләл, бәрәкәтле булачак.


8.    Ислам банкларына мөселман хатын-кыз эшмәкәрләр мөрәҗәгать итә аламы?

 Әлбәттә, мөрәҗәгать итә ала. Ислам хатын-кызның эшмәкәрлек белән шөгыльләнүнә каршы килми. Бары тик чит ир-ат белән бүлмәдә икәүдән-икәү генә калу тыела.


9.    Россиягә ислам банкингы ни өчен кирәк?
 Беренчедән, илдә яшәүче мөселманнар хәләл банк системасыннан куллансын өчен. Бик күп мөселманнар ислам банкингы булмау сәбәпле, акчаларын эшкә җигә алмый, кредит ярамагач, эшмәкәрлек белән шөгыльләнү дә чикләнә. Икенчедән, ил икътисады өчен дә кирәк. Чын җитештерүгә Реаль производствога салынган акчалар икътисадый кризис китереп чыгармаячак инде. Өченчедән, ислам илләреннән инвестицияләр җәлеп итү өчен. Ислам банкингы әлеге илләр белән хезмәттәшлек итәр өчен мөһим инструмент булып тора. 


10.     Ислам кагыйдәләре буенча килешүләр ихтыяҗы бармы инде?
 Әйе, бар. Татарстанда хакимияте вәкилләре мәгълүматларына караганда әлеге юнәлештә эш башланганнан бирле 2 меңгә якын предприятиегә ислам кагыйдәләренә туры килгән финанс хезмәтләр күрсәтелгән, 1 меңнән артык гаилә хезмәттәшлек финанслары ярдәмендә тораклы булган, шәригать кануннарына туры килүче 7 мең артык  банк картасы чыгарылган. Әлеге финанс эшчәнлекне булдыру өчен, әйткәнемчә, гадәти банкларда махсус офислар ачылды. Татарстанга Ираннан бер банк та килде. 
 

Теги: исламский банкинг

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар