Барысы да истә. Миңа 10 яшь. Рамазан ае... Апамның: «Әйдә минем белән тәравих намазына!» – дип чакыруы бүгенгедәй күз алдымда. Аның үзенең дә дус кызына ияреп кенә баруы иде.
Гомеремдә беренче тапкыр мәчеткә аяк бастым. Беренче тапкыр Коръән аятьләрен укыганнарын ишеттем. Күңелдә моңарчы булмаган хисләр уянды... Күңелем күбәләк сыман өйгә ашкына, тизрәк кайтып: «Әнием, минем дә намаз укыйсым, мәчеткә йөрисем килә», – дип хәбәр итәсе иде!
Әти белән әнигә «намаз», «хәләл ризык» кебек төшенчәләр әле бик якын булмаган чаклар.
Башта минем намаз уку теләгемне бик җитди кабул итмәделәр. «Бала бит әле, бүген әйтер дә иртәгә онытыр», – диделәр ахрысы. Ә мин чынлап торып намаз укый башлагач, әти белән әни безне сектага эләкте дип уйладылар. «Ничек инде 10 яшьтә үз теләгең белән иртүк торып, йокыңны бүлеп намаз укырга була?!» – дип гаҗәпләнделәр. Апам мине бердәнбер аңлаучы кеше иде, намазларны бергә укый идек. Тик ул да 11 нче сыйныфны тәмамлап Казанга укырга керде. Ул киткәч, әти белән әни намаз укуымны бөтенләй тыйды: «Моннан ары намаз укыганыңны күрмибез!» – диделәр. Йөрәгем урталай ярылган күк булды... Шуннан соң намазны бер ел буена өстемә зур юрган ябынып яшереп укыдым. Шул бер ел эчендә бүлмәмдәге идәннең һәр сантиметрын өйрәндем – кайда шыгырдамый, шунда басып укыйм. Алай да берсендә әти сизде. «Тагын бер тапкыр күрсәм, бүлмә ишегеңне алып ташлыйм», – диде.
Иң авыры иртәнге намазны уку иде. Тәһарәт алырга кирәк, ә юынганда әти белән әнине ничек уятмаска соң? Идәннәре дә бит аның баскан саен шыгырдый. Җаен таптым: идәнгә ике мендәр салам да, юыну бүлмәсенә кадәр шуларга баса-баса барам. Тагын сизделәр, тагын орыштылар…
Инде нишләргә? Ятар алдыннан бүлмәгә су кертеп калдыра торган булдым. Иртән уянам да, бүлмәдә генә тәһарәт алып, тыныч кына намаз укыйм. Беркөнне, күрәмсең, суны ялгыш түккәнмен, ул карават астына ук аккан... Шуны иртән кереп әни күргән, исе китеп: «Үзең зур кыз, үзең астыңа пес иттеңме?» – дип сорады. Юк, дия алмадым...
Шулай бер ел вакыт үтте. Шул бер ел эчендә безне апам белән психологларга, күрәзәчеләргә, авылда өшкерә торган карчыкларга алып бардылар. Туганнар да бер-бер артлы өйгә килеп, безне «акылга утыртырга» теләделәр. «Әти-әниегезне җәфалаган өчен балалар колониясенә илтәбез», – дип тә куркыттылар. Йөрәктәге иманны беркем алып ыргыта алмавын алар әле берсе дә аңламый иде...
Шул ел эчендә елый-елый күпме дога кылганымны, төнге намазларга уянып, әти-әнинең йөрәген йомшартуын күпме сораганымны бер Раббым Үзе генә белә. Күңелем сизә иде – аз гына сабыр итәргә кирәк. 10–11 яшендә кыз балалар нәрсә турында хыяллана икән ул? Ә мин намаз күлмәген киеп, берәүдән дә яшермичә ачыктан-ачык намаз укырга ярасын иде, дип хыяллана идем.
Инде миңа 11 яшь тулды. Беркөнне әнием янына утырып, барысын да сөйләп бирдем. «Сездән яшереп бер ел намаз укыйм», – дидем. Ачыктан-ачык укырга рөхсәт итүләрен үтендем. Раббым шунда догаларымны кабул итте – әни миңа рөхсәт бирде! Шатлыгымнан шунда ук өйдә озын күлмәк эзләргә керештем. Язучы Кояш Тимбикова – минем дәү әниемнең сеңлесе. Ул мин намазга баскан елларда вафат булды. Аның кайбер киемнәрен, «төсе итеп сакларга» дип, безгә дә биргәннәр иде. Үземә яраклы озын күлмәкне шул киемнәр арасыннан таптым. Тыныч йокла, Кояш апа, күлмәгеңне киеп намаз укуларымның савабы сиңа да барсын.
Шулай итеп Раббым әти-әниемнең йөрәкләрен ачты. Намазымны яулап алдым! Миннән дә бәхетле кеше бар иде микән ул көннәрдә?! Белмим...
Намаз укырга рөхсәт бирелгәч, күпмедер вакыттан соң яулык, хиҗаб кию теләгем туды. Балигъ булдым. Хиҗаб киеп йөрү мөмкинлеген ничек яулап алуым бөтенләй башка хикәя...
...2024 ел. Апрель. Рамазан ае. Әти-әнием инде ничәнче ел рәттән ураза тоталар. Әнием 6–7 еллап намазда, хиҗаб киюенә дә берничә ел. Ул: «Кызым, намаз вакыты бүген ничәдә әле?» – дип сораганда күземнән яшьләр килә... Үзем 10 елга якын мөселман баш киемнәре тегү белән шөгыльләнәм – әнием аларны бик яратып кия.
Барысы өчен дә Раббыма чиксез рәхмәтлемен! Намаз укуны, хиҗаб киюне яулап алырга туры килгәне өчен дә, 10 яшьлек кечкенә Дилбәрнең яшереп намаз укыганда елый-елый кылган догаларын кабул иткәне өчен дә, әнием белән бергә басып бүген укыган намазларыбыз өчен дә...
Дилбәр ЗАКИРОВА
Фото: Газинур Хафизов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк