Логотип
Актуаль тема

Яңа электрон көндәлек: сабырлык кирәк!

Яңа ел баласы мәктәптә укыган ата-аналар өчен матавыктан – яңа электрон көндәлеккә күчүдән башланды. Яңалыкны авыр кабул иткән халык бу эшне кирәксезгә санап зарланырга тотынды. Җитмәсә, кайберәүләр системага теркәлә алмый интекте. Имеш-мимешләр дә таралды. Министрлар Кабинетында узган брифингта Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин журналистларга җентекләп аңлатты. Төп тезислар.

 

  • «ТР Электрон мәгариф» яңартылган дәүләт мәгълүмат системасына Россия дәүләт хезмәте порталы аша теркәлү узып керү кирәк. Моны порталда шәхси мәгълүматларны саклау куркынычсызлыгы максималь рәвештә саклану белән аңлаталар.14 яшьтән өлкәнрәк булган бала үзе дәүләт хезмәте порталына теркәлә. Моның өчен беркая да барырга, йөрергә кирәкми, барысы да онлайн эшләнә. Теркәлүдә кыенлыклар чыккан очракта техник ярдәмгә шалтыратасы номер: +7 (843) 525-70-99.
  • Бүгенге көнгә 155 мең ата-ана баласына яңа электрон көндәлек булдырган. Мәгълүматлаштыру министры әйтүенчә, көн саен 15–20 мең ата-ана теркәлү уза икән. Дөрес, узган атнада, бу эш башланганда, системада проблемалар булган. Хаталар да килеп чыккан. Бу җәһәттән 18 мең мөрәҗәгать кабул ителгән. Иң популяр булганы: ЗАГС Идарәсе баланың барлыгын расламый интектергән, йә профильдә чит балалар барлыкка килгән. Министр белдерүенчә, бүген мондый проблемалар юк дәрәҗәсендә. «Тәкъдим ителгән инструкция буенча һәр адымны ашыкмыйча башкарсагыз, теркәлүдә проблема булмаячак, – дип ышандыра министр. – Бары тик сабырлык кына кирәк».
  • Бик тырышып та теркәлү уза алмаганнарның балаларына мәктәптә 22 гыйнвардан электрон көндәлеккә керү өчен логин һәм пароль бирә башлаячаклар. Ул һәр баланыкы шәхси булачак. Имеш-мимешләрдә ишетелгәнчә, сыйныф өчен бер-ике түгел. 
  • Элекке көндәлекләрдә билге төзәтү буенча кыенлыклар бар иде. Яңасында анысы да хәл ителгән. Укучы 21 көн эчендә билгесен төзәтергә хокуклы. 
  • «Кәгазь көндәлекләр, укытучы журналы заманы бетте! Аларга без әйләнеп кайтмаячакбыз», – диде Илсур Һадиуллин. Укучы үзе теләсә, билгеле, үзе өчен мондый көндәлек алып бара ала. Әмма анда билге куелмаячак, чөнки ул укытучы өчен өстәмә эш. «Бар укучыларга да билге электрон көндәлекләрдә куела. Канун бөтен кеше өчен дә бертигез», – ди министр. 
  • Яңа электрон көндәлектә укытучы укучының өлгереше буенча ата-анага шәрехләмә дә калдыра ала.
  • Баланың шәхси мәгълүматларын күрсәтергә теләмибез, дип, балаларын теркәргә ашкынып тормаган ата-аналар да бар. «Әлбәттә, яңа порталга теркәлү һәр кешенең шәхси эше, ул мәҗбүри түгел, әмма билгеләр бар электрон көндәлектә генә булачак», – диде Илсур Һадиуллин.
  • Ә менә чыгарылыш сыйныф укучысының әти-әнисе аның шәхси мәгълүматларын күрсәтергә теләми икән, баласын аттестатсыз калдырырга да  мөмкин. Республикада шундый өч ата-ана бар икән. Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен укучы турындагы мәгълүматны дәүләт йомгаклау аттестациясенең федераль мәгариф системасына кертергә кирәк. Моны укытучылар башкара. Мәгълүмат булмыйча, укучы теркәлү узмаса, ул имтиханга кертелми. Димәк, аттестат урынына мәктәпне тәмамлавы турында белешмә генә алачак. 
  • «ТР электрон мәгариф» яңартылган дәүләт мәгълүмат системасында укучылар узган дәрес материаллары буенча белемнәрен дә ныгыта ала, имтиханга да әзерләнә ала. Ата-ана баласының билгеләреннән битәр, мәктәптә алган белем базасы буенча анализны, мәктәптәге активлыгын да карый ала. Укытучылар исә дәресләргә әзерләнә ала. Министр әйтүенчә, укытучылар һәм мәктәп администрациясе өчен 75 проценттан артык мөмкинлекләр каралган.
  • «Бу электрон мәгариф системасы Россиядә иң яхшысы», – дип белдерде мәгълүматлаштыру министры. Ул әлегә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга һәм Татарстанда гына гамәлгә ашырыла. Мәскәү безгә аны бушлай биргән

Фото: интернет чыганактан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар