Татарстанда беренче скрипт-супервайзер язмалары
Мин хәзер беркайчан да киноны «нәрсә инде бу?» дип карый алмаячакмын. Үзем фильм төшерү эшендә катнашып, сәгать ярымлык кинокартинаны әзерләү өчен җиде кат тир һәм зур-зур суммалар түгәргә, тәүлегенә уналтышар сәгать хезмәт куярга, бер төркем кешенең нерв күзәнәкләре үлеп терелергә (ә бәлки, терелеп тә бетмәскә) кирәклеген күргәч, карашым үзгәрде. Узган ел август-сентябрь айларында режиссер Байбулат Батулла «Ядәч! Истә!» («Бери да помни») фильмын төшерде. Командада мин дә бар идем (титрларда «скрипт-супервайзер» дигән кешене эзләгез). Бер ай дәвамында Балык Бистәсе районы, Кече Әшнәк авылында яшәп, кино дөньясында кайнадык. Тиздән нәтиҗәсен күрербез: «Ядәч! Истә!» фильмы кинотеатрларда прокатка чыга.
Кем ул скрипт-супервайзер?
Танышым фильм төшерүчеләр командасына чакырып шалтыраткач, мин дә шул сорауны бирдем. Татарстанда төшерелгән киноларда андый белгеч катнашканын ишеткән дә, күргән дә юк. «Текстны дөрес әйтәләрме икәнен тикшереп утыручы. Команданың күпчелек өлеше – Мәскәүдән, шуңа татарча яхшы белә торган кеше кирәк», – диде танышым. Соңрак билгеле булганча, алдаган. Тагын да соңрак ачыкланганча, әле ярый бу алдауга ияреп киткәнмен!
Скрипт-супервайзерның текст кына тикшереп утырмавы продюсер белән беренче очрашу вакытында ук мәгълүм булды. Икенче төрле әйткәндә, скрипт – режиссерның сценарий буенча ярдәмчесе, күзе һәм колагы. Сценарийда, ә димәк, соңыннан монтажда хата («киноляп») китмәсен, мантыйкый ялгышлар булмасын өчен җавап бирүче. Фильм сәхнәләре сценарийда язылганча рәттән төшерелми (икән), ләкин тамашачы моны сизмәскә тиеш, эзлеклелекне сакларга кирәк. Ишекне ачканда сары галстуктан булган герой бүлмәгә атлап кергәндә инде кызыл галстуктан һәм бөтенләй башка күлмәктән икән, белегез – бу фильмда скрипт-супервайзер булмаган. Татарстанда төшерелә торган фильмнарда әлеге җаваплы эшне еш кына сценарист үзе башкара. Ничек җитешә торгандыр – белмим, безнең фильмда сценаристның үз вазыйфасы булды, миңа да эшсез утырырга туры килмәде. Күренешләр күбрәк төшерелгән саен, төшерү мәйданчыгында иң күп белгән кешегә әверелдем. Иң күп белгән һәм берәү дә яратмый торган кешегә.
Нәрсә эшләп йөрим мин монда?
Беренче көннәрдә бу уй бик еш килеп аптыратты. Мәсәлән, иртәгә фильмны төшерә башлыйбыз дигән көнне кулга беренче «вызывной»ны (сменаның ничәдә башланып, ничәдә тәмамланасы, кайсы күренешнең сәгать ничәдә, кайда һәм ничә минут дәвамында төшереләсе төгәл язылган план) алгач. Беренче смена иртәнге сәгать биштә башланды. Августның кыл уртасы. Иртәнге дүрт тулганчы ук күзләрне тырнап ачып, район үзәгендә вакытлыча яшәргә урнашкан тулай торакның юыну бүлмәсендә биткә салкын су сипкәч, команда белән ПАЗикка төялешеп, төшерү мәйданчыгына – Кече Әшнәк авылына кузгалабыз. Көнбагыш басуы юлыннан ярты сәгать теркелдәп бара торгач йокылар ачыла. Авылда көтү куалар. Мәскәүләр телефоннарына үрелә: сыерлар килә! Басып та, ятып та, селфи да төшерәләр. Сыерларын да онытып, халык яныбызга җыела. Авылларына кино төшерүчеләр килсен әле! Уттай урак өстендә сез йөрисез инде дип ачуланырлар инде, дибез. Юк! Эшегез авыр, уңышлар сезгә, диләр. Бер киноны шушының хәтле кеше төшерәме, дип аһ итәләр, техниканы күреп, тел шартлаталар (берничә көннән бу кешеләрнең барысы да диярлек үзләре дә актерга әйләнәчәк). Ниһаять, төп ритуал үтәлә – барыбызның да исемнәре язылган тәлинкә ватыла (ул ядәч формасында!). Эш башлана.
Тик әле минем эш түгел. Мин һаман да үземнең биредә нәрсәгә кирәклегемне аңлый алмый гаҗизләнәм. Юл читенә өстәл, аның өстенә монитор куялар, кулга рация тоттыралар. Ләкин әле беренче күренеш кенә төшерелә, хата эзләргә иртәрәк. Шушылай юл читенә утырып төшерермен микәнни мин фильмны, дип уйларга вакыт мулдан.
Юл читендә утырасы түгел икән. Беренче сәхнәне төшереп бетергәч, авыл читенә күчендек. Монда озак төшерәсе, шуңа күрә бөтен шартлар тудырылган, үзенә күрә кинолагерь корылган. Артистларга әзерләнү һәм ял итү өчен гримвагеннар тора, буфет оештырылган, чәй кайнатылган, литр-литр каһвә ясап куелган. Ә иң мөһиме – минем эш урыным – кара чатыр әзер! Кояш нурлары үтеп кереп, монитордагы сурәт чагылмасын өчен кара тукыма белән тышланган ул. Чатыр корып булмаган урыннарда төшерелгән берничә сәхнәне исәпкә алмаганда, төшерү дәвамында мин (дөресрәге, мин каршында утырырга тиешле техника) кайда чатыр – шунда булды. Вип-шартларда эшләдем: эсседә – җилләткеч, суыкта – җылыткыч, яңгыр һәм җилдән сакларга түбә бар иде.
Смена өчен рәхмәт!
Нәрсә эшләп йөрим мин монда дип уйларга вакыт калмады. Күзем – мониторда, колакта – колакчын, кадрда нәрсә барганын уң кулым белән блокнотка язып барам, сул кулым белән телефонга төшерәм – соңыннан алып карау өчен. Муенда – рация, кадрда хилафлык күрүгә, төймәсенә басып, тизрәк хәбәр бирәсе. Шул арада чатырга цех җитәкчеләре баш тыга. Реквизитор, фәлән сәхнәне төшер-гәндә ишегалды уртасында торган өстәлдә алма кай тирәдәрәк ята иде, дип кызыксына. Режиссер фәлән кадрда бабайның стаканга кай-
сы кулы белән үрелгәнен белергә тели. Куючы рәссам тулаем кадрны исенә төшерүемне сорый. Костю-мер – костюм, гример – грим һәм чәч, оператор ут куелышы буенча сораулар белән килә. Баш шартлар дәрәҗәгә җитә, фикерләр чуала, теге уй тагын килергә уйлап тора. Менә шул вакытта игътибар белән карап блокнотка язганнарның, телефонга төшереп барганнарның кирәге чыга да инде. Төшерелгән материалны иң яхшы белүче кеше икәнеңне аңлагач, җаваплылык арта. Шуңа күрә 34 нче сәхнәдә бабайның аяк киемен күргәч, нәрсәдәндер шикләнеп, дубльләр арасында башта – блокнотка, аннары рациягә үреләсең: «Бабай дөрес кроссовки кимәгән! 33 нче сәхнәдә башка кроссовки иде!» Яки төшерә башлыйбыз гына дигәндә, кадрда калган пәлтәне күреп алып, тагын рациягә кычкырасың: «Пәлтә кадрда, пәлтә кадрда!» Шунда инде яратмаган кешегә әйләнәсең: өстәмә эш ясыйсың, тагын кимендә бер дубль өстәп төшертәсең бит. Анысына ис китми, әлбәттә. Хәзер яратмасалар, монтажда рәхмәт әйтәчәкләр.
Мин, сценарист Таһир һәм монтажер Ваня утырган чатыр читтәрәк тора. Ә бөтен кызыклар төшерү урынында, камераның борын төбендә барадыр төсле. Менә бер мәлне: «Герой качты, герой качты», – дип йөгерешкән тавышлар ишетелә. Сенсация өмет итеп (төп рольне уйнаучы 85 яшьлек Рабит абый Батулла качтымы икән, әллә моның кадәр төшүгә түзә алмыйча, малай ролен башкаручы 8 яшьлек Юныс Таировмы?), чатырдан башыңны чыгарасың. Реквизитор Лиза песи күтәреп килә, авызы – колакта. Качкан геройны эләктергән! Песинең кадрда нәрсә эшләгәнен фильмны карагач белерсез (ул сәхнәләрне керткәннәрдер, шәт).
Башка качучы булмады. Ә сме-наларның беренчесе кебек иртәнге биштә башланганы да, өйлә вакытында башланып, төнге бер-ике-ләрдә беткәннәре дә булды. Ничек кенә арысаң да, хәтта иң озын 16 сәгатьлек сменадан соң да, «Смена өчен рәхмәт!» дигән сүзләрне ишеткәч, рәхәт булып китә. Кайтырга дип ПАЗикка төялешкәч – тагын да рәхәтрәк.
Кадрда бернәрсә дә очраклы түгел!
Ишегалдын урталай ярып сузылган кер бавында эленеп торган юылган киемнәр дә, түбәдә яткан ике алма да, өй алдында эленеп торган йөрми торган сәгать тә, кыскасы, кинода бернәрсә дә кадр-га очраклы гына килеп эләкми. Барысы да уйлап, фильмның кәефен исәпкә алып эшләнә. Кәеф дигәннән, фильм төшерүчеләр авылга мәшәкать кенә түгел, төс, ямь дә өстәде. Кадрда кирәк булгач, иске агач мәктәп бинасы якты төсләргә буялды, берәүнең капка төбенә таш түшәлде һәм болар бар да авылга калды.
Тезгән реквизит тора ул, һәм аны икенче көнне кабат тезеп тә була (скрипт-супервайзер ярдәме белән, билгеле!), ә менә тере реквизитлар кайвакыт проблема тудыра икән. Мәсәлән, тавыклар. Матурлык өчен дип җибәрелгән тавыклар тик торырга теләми, кадрдан чыгып китә. Камера туктатыла – рекви-зитор командасы әле бер, әле икенче яктан тавык куа. Тавыкка «теге сәхнәдә син мондарак тора идең» дип аңлатып булмый инде, шуңа да кадрга куып кертелүгә, тизрәк «Камера! Мотор! Башладык!».
Ә артистларга аңлатып була әле. Хәер, камера кабынгач, фикерләр чуалырга, куллар буташырга да мөмкин. Алмаз абый Хәмзин моны яхшы белә. Ишегалдында көмешкә эчеп утыра торган сәхнәдә (көмешкә урынына – алма суы) Алмаз абый бер кадрда – уң, икенчесендә, якыннан төшерелгәнендә сул кулы белән эчә генә бит. «Стоп!» командасы яңгырагач: «Бер кулың белән генә эчәргә кирәк, Алмаз абый. Югыйсә монтажда «ябышмаска» мөмкин», – дип исенә төшерәм. Беләм, сеңлем, онытылам, ди. «Камера! Мотор!» дип әйтүгә, кабат әллә нәрсә була, дөрес түгел кул стаканга үрелә. Шулай дубль арты дубль кабатлана. Ниһаять, дөрес кул белән күтәреп куеп, «Стоп! Снято!» командасы яңгырагач, тәнәфестә Алмаз абый яныма килә: «Бу алма суын башка күрәсем дә килми, сеңлем». Минем дә, Алмаз абый, минем дә...
Шулай ул, артист булу җиңел түгел. Сентябрьгә кереп, кисәк салкын яңгырлар башлангач, моны тагын да яхшырак аңлыйбыз. Урамда үзәккә үтәрлек җил, яңгыр, ә кадрда җәй булырга тиеш. Бабай (Батулла) белән малай (Юныс) бер кат майка-күлмәктән төшәләр. Аларга карап, чатырда утырган миңа суык булып китә, муенны куртка якасына яшерә төшеп, йон носки киелгән аякларымны җылыткычка табарак сузам.
Бер ел үткәч...
Төшерү тәмамлангач, көтү этабы башлана. Иң зарыгып көтүчеләр авыл халкы булгандыр, мөгаен. Сентябрьдә төшереп бетергән фильмны октябрьдә үк көтә башлаган иде инде алар. Һәм менә төшергәнгә бер ел була дигәндә, хәбәр килеп ирешә: фильм әзер!
Яхшы кино килеп чыкканмы – анысын карагач тамашачы әйтер, ләкин шунысы бәхәссез: якты кино килеп чыкты. Безнең өчен эш кенә түгел, балачакка кайтып килү булды бу. Көтү киткәнен һәм кайтканын күзәттек, сепараторда сөт аертуны искә төшердек (ә кемдер – үз гомерендә беренче мәр-тәбә күрде), аннары каймагын ашадык, яңгырда чыландык һәм кояшта пештек, пешкән урыннарга авыл апалары биргән катык сыладык, басу юлындагы пычракта бутыйдан йөрдек, безнең авылда да (Төмән яки Рязань өлкәсе авылы булсынмы ул, Казан артымы) шушындый караватлар (шкаф, машина һәм башкалар) бар иде, дип хати-рәләрне яңарттык. Һәм үзебез дә, онытылып, ядәч уйнадык. Менә шушы хисне белгән, юксынган кешеләргә фильм һичшиксез ошар дип өметләнәбез.
Белешмә
Фильм нәрсә турында: 6 яшьлек Илһам җәйге каникулын авылда, әбисе белән бабасы янында үткәрә, әмма әти-әнисен бик сагына. Оныгы күңелсезләнеп утырмасын өчен, бабасы «Ядәч» уенын искә төшерә. Баштарак бу хәл әбигә бер дә ошамый. Шулай да тора-бара гадәти генә тоелган әлеге уен гаиләнең генә түгел, бөтен авылның тормышын һәм хыялларын үзгәртә...
Режиссер: Байбулат Батулла
Продюсерлар: Иван Яковенко, Руслан Сафин, Владимир Пермяков.
Сценарий авторлары: Байбулат Батулла, Таһир Минһаҗев, Дарья Беседина.
Оператор: Максим Аркатов.
Җитештерүче-студия: Bosfor Pictures.
Рольләрдә: Рабит Батулла, Роза Хәйруллина, Юныс Таиров, Алмаз Хәмзин, Нияз Мөбарәкҗанов, Сирень Бәйрәмов, Алинә Насыйбуллина, Нурбәк Батулла һәм башкалар.
Фото: Анастасия Иванова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк