Логотип
Актуаль тема

Шурави ханымнар

Әфган хатирәләре онытылмый, чөнки кеше хәтере компьютер түгел, мәгълүматны сызып ташлап кына булмый. Татарстаннан хәрби хәрәкәтләрдә 9358 якташыбыз катнаша, 520 егет яуда башын сала. Әфган сугышы ветераннары бер-берсенә шурави дип эндәшә: совет гражданнарын Әфганстанда әнә шулай дип йөртәләр. Сугышка төрле сәбәпләр белән совет хатын-кызлары да бара. Кемдер приказ буенча, кемдер акча өчен, кемдер йөрәге кушканга... Анда булган Татарстан хатын-кызларын табып сөйләштек.


1989 елның 15 февралендә ун ел барган Әфганстан сугышына нокта куела – Советлар Союзы соңгы хәрби колоннаны чыгара. Шулай итеп, «интернациональ бурыч» тарихы тәмамлана. Рәсми мәгълүматлар буенча, Әфганстан Демокрактик Республикасында барган гражданнар сугышында Советлар Союзы хакимияткә ярдәм итәргә тели, әмма бу уңышсыз операция була. Ул вакыттан инде 34 ел үтсә дә, Әфган хатирәләре онытылмый, чөнки кеше хәтере компьютер түгел, мәгълүматны сызып ташлап кына булмый. Татарстаннан хәрби хәрәкәтләрдә 9358 якташыбыз катнаша, 520 егет яуда башын сала. Әфган сугышы ветераннары бер-берсенә шурави дип эндәшә: совет гражданнарын Әфганстанда әнә шулай дип йөртәләр. Сугышка төрле сәбәпләр белән совет хатын-кызлары да бара. Кемдер приказ буенча, кемдер акча өчен, кемдер йөрәге кушканга... «Партия сказала: надо! Комсомол ответил: есть!» дигән сүзләр бик актуаль була ул чорда. Хатын-кызларның күбесе госпи-тальләрдә һәм медсанчастьларда эшли. Алар сугышта катнашмый, әмма вакыты-вакыты белән гомерләрен ут астына куярга туры килә. Союздан барган 50 гә якын хатын-кыз Әфган сугышында һәлак булган дигән мәгълүмат бар. Әмма моны хәзерге көндә беркем дә тәгаенләп әйтә алмый. Күпме эзләп карасак та, хәтта Татарстаннан киткән хатын-кызлар санына да чыга алмадык... Татарстан хәрби комиссариаты да, иҗтимагый оешмалар да төгәл мәгълүмат булмавын әйтте. Әфганны үз күзләре белән күргән хатын-кызларны эзләп табып, алар белән сөйләшергә булдык. Ни дисәң дә, ул сугышның тарихта үз эзе бар...


«Тормышым икегә бүленде»
– 1982 ел иде ул. Бервакыт хәрби комиссариаттан шалтыраттылар, – дип сөйли Любовь Коровина. – Хәрби бурычлы булгач, чакыруга барырга тиешмен. Ул чорда медицина хезмәткәрләре гаиләләре белән Германия, Чехословакиягә эшләргә китә иде, ә мине Әфганстанга җибәрергә телиләр икән. Мин, әлбәттә, баш тарттым. Аннан тагын берничә тапкыр чакырттылар. Комсомол булуымны искә төшерделәр, әйбәт хезмәт хакы, кайткач, төрле ташламаларга ия булачагым турында кат-кат сөйләделәр. Аннан басым ясый башладылар. Мин кияүдә, 11 яшьлек улым үсә. Анысын да әйтеп карыйм, әмма файдасыз. Ахырда, ирем белән бергә китсәк кенә риза булам, дидем. Аны да җибәрергә вәгъдә иттеләр. Мин алдан киттем, ә ул соңрак килергә тиеш иде, әмма килмәде. Гаилә белән барырга ярамый, дип, рөхсәт бирмәгәннәр. Әфганстанда сугыш барганлыгын белә идем, әмма үләрмен дигән уй башыма да килмәде. Мин бит медицина хезмәт-кәре, солдат түгел. Аннан соң үлүчеләр турында бернинди статистика да юк иде. 


Мин килгәндә Кабулда 70 градус эссе иде! Тузан! Афганец (таулардан искән җилне шулай дип йөртәләр) исә башласа, бөтен җиргә ком тула. Юеш простыняга төренеп, комнан котылырга тырышабыз. Мин килгәндә әле палаткалар гына иде. Безнекеләр бик нык оешкан төстә эшләде: тиз арада модульләр төзеделәр. Өч ай Кабулда госпитальдә эшләгәннән соң, Кондузга җибәрделәр. Аны төньяк зонадагы иң канлы санбат, диләр. Вакытлыча дип кенә җибәргәннәр иде, ике елга якын шунда эшләдем. Сугыш хәрәкәтләренә якын территория булгач, анда кешеләр бердәм иде. Без үзара бертуганнар кебек булдык. 


Солдатларның сәламәтлекләрен тикшерер өчен төрле частьларга да очабыз. Очкычларга һөҗүм иткәннәрен беләбез, куркыныч. Үземне тыштан тыныч тотам, ә эчемдә – утлар өермәсе. Гомеремдә чиркәүгә йөргәнем юк, догалар белми идем, анда бик күп догалар өйрәндем. Берсендә Ташкурганга очканда безне утка тоттылар. Очучылар вертолетны җиргә утыртып өлгерде. Мин ни үле түгел, ни тере... Солдатларны тикшергәч, кире кайтырга кирәк, ә мин очкычка утырырга куркам. «Кайтмыйм, шушында калам», – дим. Шул вакыт безнең дивизия командиры килде. Ә командирларны куркынычсызлык өчен ике вертолет озатып йөри иде. Бөтен кыюлыгымны җыеп, командирдан үзләре белән алуларын үтендем. Хәлемә керделәр.


Безнең госпиталь бик яхшы җиһазландырылган иде. Андагы кебек инструментларым Казандагы поликлиникада да булмады. Ашау да бик яхшы. Әмма сугыш, яшь кенә егет-ләрнең яраланулары, үлүләре йөрәк-не өзә. Хәрбиләр операциягә китүгә, яралыларны көтә башлыйбыз. Алар күп була торган иде. Берсенең дә ачыргаланып кычкырып ятканын, Союзны, язмышны сүкәннәрен ишетмәдем. Аяклары киселгән яшь кенә лейтенантны алып килделәр. Фамилиясен әле дә хәтерлим: Князев. Төркемен билгеләр өчен аннан кан алырга кирәк. Аны күргәч, кулларым калтырый башлады, кайсы яктан килергә белми йөдәдем. Каушап, система куелган штативка абындым. «Доктор, әкрен, егыла күрмәгез», – ди. Югыйсә үзенең хәле хәл бит инде! Ул соңыннан Мәскәүдә әфганчылар төркемен җитәкләде. 


Безгә Союздан концертлар белән артистлар да килә иде. Эдита Пьеха ике тапкыр килде. Бер килүендә концерт алдыннан гына вертолет шартлап, хәрбиләр үлде. Җырчы шок хәлендә калды. Һәлак булган егетләр-гә багышлап җыр язарга вәгъдә итте. Гомерем буе аны тыңладым, әмма вәгъдә ителгән җырны ишетмәдем...


Нәкъ ике елдан кайтып киттем. Калырга өндәделәр. Фән белән шөгыльләнер өчен медицина хезмәткәрләреннән торган бер төркем төзеп, шуларның җитәкчесе булырга тәкъдим иттеләр. Кабулда яшәрсез, гаиләгезне үзегез янына алырсыз, диделәр. Әмма ризалашмадым, хәзер күңелемнең бер почмагында үкенеч тә яши... Сугышка барып кайтканнан соң тормышым икегә бүленде. Бөтен нәрсәгә мөнәсәбәтем, дөньяга карашым үзгәрде. Мондый сынау биргәне өчен язмышыма рәхмәтлемен дә.


Әфганстаннан кайтуга элекке эш урыныма урнаштым һәм гомерем буе Юдинода тимер юлчылар поликлиникасында эшләдем. Беренче елларда ниндидер хөрмәтләү бар иде, Союз таралгач безне оныттылар.


Яшьрәк булсам, махсус хәрби операциягә китәр идем. Украинадагы хәлләрне йөрәгемә бик якын кабул итәм. Егетләргә ярдәм кирәк бит. Анда киткән табибларга хөрмәтем бик зур!


«Барысы да хәтердә»
– Әфганга баруымның төп сәбәбе – фатир. Ә анда икешәр оклад бирәләр, өстәмә чек белән дә түли-ләр, – дип бүлешә үзенең хатирә-ләре белән Нурия апа Тимергалиева. 69 яшендә булса да, яшь кызлар кебек ул. 50 еллык эш тәҗрибәсе бар, әле һаман хезмәт урынында – Казандагы 12 нче хастаханәнең кан салу бүлегендә эшли. – 1984 ел. Миңа 30 яшь. Тулай торакта яши идем, кооператив фатир алырга теләдем, әмма акча юк. 


Ташкенттан танклар ташый торган йөк самолетына утырып, Кабулга очтык. Берзаман очучы чыкты да: «Всем перейти в носовой отсек», – ди. Берни аңламыйбыз. Ә тыштан безнең самолетка борчак аталар кебек. «Всем сказали!» – дип кычкырып җибәрүгә, тизрәк урыныбыздан тордык. Самолетыбыз атышка эләккән икән. Сугышның нәрсә икәнен беренче тапкыр шунда тойдым... Мине Кандагар госпи-таленә билгеләделәр. Шул ук төнне яралыларны китерделәр дип уяттылар. Солдатларның яраларын бәйләргә куштылар. Ә минем хәлем китте. Югыйсә нинди генә җәрәхәтләр күрмәгән идем инде. Ничә көн юньләп йокламау, алҗу, һава басымы күпкә югары булу хәлне алгандыр, мөгаен. «Боевое крещение»не шулай уздым. Операционныйда өлкән шәфкать туташы булып эшләдем. Операцияләр, аннан соң чистарту, стерильләштерү, кварцлау... Әфганстанда һавада һәрвакыт тузан, еш кына афганец җиле исә, бөтен җиргә тузан тула. Килеп, чисталыкны тикшереп кенә торалар. Ризыкны ашап булмый, ком гына. «Теш казналарыгызны бер-берсенә тидереп бетермәгез, алайса тешсез каласыз», – дип өйрәттеләр. Хирургиядә эшләгәч, нинди генә яралар, имгәнүләр күрмәдем. Искә төшерсәм, әле дә йөрәгем авырта. «Земля в иллюминаторе» җырын ишетсәм (Нурия апаның күзләре яшьләнә. – Ч. Г.) Пашка Белыхны искә төшерәм. Ике аягы да юк иде аның. Минада өздергән. Ялкынсыну башлангач, кабат кистеләр. Ә мондый яраны тегәргә ярамый, үзе төзәлергә тиеш. Физрастворда чылатылган стериль бинтлар белән каплап кына куябыз. Аларны көн саен алыштырырга кирәк. Ачык яра бит ул! Авыртуны басар өчен бераз наркоз бирәбез, әмма аңында кала. Табиб аңа җырларга куша. Паша: «Земля в иллюминаторе», – дип җырлап җибәрә... Тагын бер афәт: пычраклыктан гепатит, корсак тифы кебек йогышлы авырулар котыра. Үзем дә ялга кайтыр вакыт җиткәч кенә гепатит эләктердем. 


Ике ел буе тимерчыбык артында яшәдем, дим хәзер. Чыгып, офыкка таба йөгерәсе килә, әмма ярамый... Ике ел буе автомат аткан тавыш тынып тормады. «Автоматная очередь»не җибәргәндә тынычлап йоклый идек. Күз алдына китерә-сезме, тынлыктан куркып уяна идек. Димәк, постта торган егетләргә нидер булган. 
Килешү вакытым беткәч, кайтып киттем. Калсам, хәрби чин бирәселәр иде. Ә хәрбиләрне, сорап та тормый, теләсә кая җибәрәләр. Риза булмадым, югыйсә балам көтәме инде өйдә?!. Кайтып фатир аласым бар дигән уй белән генә яшәдем. Дөрес фикерли белмәгәнмендер, мөгаен... Барыбер фатир ала алмадым. Чиратка бастым, әмма һаман чигереп килделәр. Аннан соң Союз таркалды, Әфганстаннан алып кайткан акчам кассада янды. Шулай итеп, фатир да булмады, акчасыз да калдым, гаилә дә кора алмадым... Әтинең абыйсына «Бөек Ватан сугышында катнашучы» буларак фатир бирделәр. Шунда яшәдем. Безгә ниндидер ташламалар турында сүз дә булмады. Хәрби комиссариат ташлама тиеш дигән белешмә бирә, ә район хакимиятендә: «Вы только служащие советской армии», – диләр. «Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы» дигән таныклыкны да 2019 елда гына алдым. Әфганстанда танышкан иптәш кызым Маша таныклыкны алыр өчен, комиссариат белән ике ел судлашып йөрде. Безнең җәмгыятьтә «үземә мөмкин, әмма кешегә бирмим», дигән принцип яши шул...

Үзем өчен түгел, егетләр өчен үпкәм зур. Бик күп яраланган солдатлар кайтты бит. Күбесенең тормышы кире якка тәгәрәде. Ялгызлык... «Беркемгә кирәкмим», дип, үз-үзенә кул салучылар да булмады түгел. Кеше язмышында сугышның иң куркыныч нәтиҗәләредер инде бу... 


«Әфганстан – шәхси фаҗигам...»
– Бик тә Казан дәүләт медицина университетының стоматология факультетына укырга керәсем килә иде. Өч тапкыр имтихан бирдем, керә алмадым. Әфганстанга барып кайтучыларга рабфакка (!) керү өчен ташлама бирелүен белүгә, документларымны хәрби комиссариатка илтеп бирдем, – дип сөйли Казан дәүләт медицина университетының орто-педия стоматологиясе кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Гүзәлия ханым Юдина. – Озак та үтми, җыенырга дигән хәбәр дә килде. Әнигә Германиягә йә Чехо-словакиягә барам, дидем, әмма ялганымны сизде. Мине хәрбиләр арасында икән дип төш күргән. «Өйдә урындыктан егылып төшеп тә үләргә мөмкин, документларым инде анда, кирегә юл юк», – дидем. Әфганстанга шундый зур чемодан белән киттем. Хәтта электр плиткасы белән кечкенә табага кадәр тыктым һәм... биек үкчәле туфлиләремне алдым. Сугышка баруымны аңлый идем, әмма яшьлек бит. Ком-ташта туфлиләрем-нең бик тиз эштән чыгачагын, ике ел буе Ташкент базарыннан сатып алган «мыльница» – резин тапочкалар киеп йөриячәгемне белми идем әле. 


Хәрби комиссариатта кая баруыбызны беркемгә дә әйтмәскә куштылар. Кабулга барып җитү – үзе бер тарих. Ташкенттан хәрбиләрне озату пункты аша түгел, аэропорттан очканбыз. Бу инде безне моннан озаткан инструкторларның җавапсызлыгы. Әнә шулай Әфган-станга баручыларның югалу очраклары да булган. Дөньяда яхшы кешеләр бар бит ул, Казаннан бергә киткән Аня белән миңа да гел шундыйлар очрады. Алар ярдәме белән Кабулга – тарату пунктына барып җиттек. Килеп җитүен җиттек, ә чемоданнарыбыз юк. Ташкентта самолетка утырырга теркәлү узганда, бер үзбәк кешесе килеп: «Акча бирсәгез, чемоданнарыгыз үзегез белән барачак», – дигән иде. Ә безнең акча юк. Бер атна буе бернәрсәсез яшәдек. Мин шул вакытта якташ дигән төшенчәнең нәрсә аңлатканын белдем. Безнең Казаннан килүебезне әйткәннәрдер инде, ике солдат йөгереп килде. Якташлар икән. Менә шулар безгә бар кирәк-яракны сатып алып бирде. Югыйсә үзләренең дә артык акчалары булмагандыр... 

 (сул яктан беренче Гүзәл ханым Юдина)
Безне Баграм шәһәре янындагы медицина-санитар батальонына җибәрделәр (кыр почтасының номеры: 93982). Анда хирургия бүлегенә операция шәфкать туташы итеп билгеләделәр. Беренче көнне иртән шартлау тавышларыннан уянып киттек. Елыйбыз гына. «Дух»ларның явызлыгы турында әллә ниләр ишетергә өлгергән идек. Аннан ату тавышларына ияләштек инде... Әфганстанда беренче күргән яралы – бала булды. (Гомумән, яралы балаларны күп дәваладык.) Аягы ядрә тиеп сынган. Зур носилкада сөрмә күзле кечкенә генә баланың канга батып ятуын күргәч, үземне бик начар хис иттем. Беренче елны аяк-кулы киселгән солдатлар күп булды. Союзда һәр икенче кеше кулсыз йә аяксыз йөрер инде дип уйлый идек. Әмма боларның берсе турында да якыннарыбызга язмадык. Яра-мый. Хат «дух»лар кулына эләксә, алар өчен мәгълүмат булачак дип аңлаттылар. Хәзер аңлыйм инде: Союзда мәгълүмат таратырга телә-мәгәннәр. Шуңа без, гадәттә, һава торышы, табигать турында яздык. Мин, мәсәлән, монда җылы, кояш, лаләләр чәчәк атып утыра дип яза идем. Беренче вакытларда килгәнемә үкендем, әмма бетте ул. Хирургларның тәүлек буе үзләрен аямыйча эшләүләрен күреп, үкенеп утырырга оят булгандыр. Ул чорда патриотизм көчле иде. Ышанасызмы, йоклап китмәс өчен нашатырь спирты кушылган су эчәләр иде. Әле бит күпме кан тапшыралар. Баш табибыз Алексей Васильевич Яковлев бер ел эчендә 10 литр (!) кан бирде. Кан бирә дә операция өстәле янына барып баса. Үзем дә ике елда 10 литр кан тапшырдым. Нәрсә өчендер түгел. Бер банка тушёнка белән бер банка куертылган сөт тиеш иде, әмма туйган идек алардан. Яшь кенә солдатлар кан югалтудан үлеп ятканда, кан бирми ничек түзәсең?! Патриотлык хисеннән тыш, намус та бар бит әле!


Сугышта да һәрвакыт соры тормышта гына яшәмисең инде. Яралыларның, үзебезнең күңелне үстерү өчен төрле бәйрәмнәр, концертлар оештыра идек. Союздан да артист-лар килде. Берсендә Валерий Леонтьев концерты булды. Шуннан бирле ул минем иң яраткан җырчым. Әфганстанда бөтен частьларда чыгыш ясаган. Хәзер хәрби бәрелешләр булган җиргә бер тапкыр барып кайткан җырчыларның үзләренә пиар ясап йөрүләрен күреп гайрәт чигә. 


Әфганстанда гомерлек мәхәббәтемне дә очраттым. Медсанбатта узган комсомол туенда күрдем мин аны. Сугыш хисләрне сүндерә алмый. Мәхәббәт тә, кавышулар да булды... Мин биегәндә, гел елмаеп карап торды ул. Аннан соң үзе дә биергә чакырды. Бездә даруханә башлыгы булып эшли икән, хәрби. Туйдан соң кайтырга чыксам – урамда көтеп тора. «Сезне озатырга буламы?» – ди. Ә минем бүлмә каршы якта гына. Бүлмәмә юл ул төнне озын булды: сөйләшеп йөрдек тә йөрдек. Төн тыныч иде, яралыларны да китермәде-ләр. Шулай аралашып киттек. Әфган-станда эшләвемнең икенче елы тәмамланып килә иде. Калырга үгетлә-деләр. Юдин (Гүзәлия апа ире Игорь Юдинны гел әнә шулай дип атады. – Ч. Г.) калырга теләгем барлыгын белгәч шатланган иде, әмма соңыннан: «Казанга кайт, укырга кер», – диде. Ул минем хыялым турында белә иде. Бер ел хат алышканнан соң Казанга кайтты ул. Мин рабфакта укый идем. Без язылыштык. Бераз Казанда булганнан соң ул үзенең Барнаулына кайтып китте. Әти-әнисе аның Әфганстанда хезмәт иткәнен бел-миләр иде. Абыйсы фаҗигале төстә үлгәч, әнисе Игорь өчен бик борчылып яшәгән булган... Гомумән, әфган-чыларның күбесе кайда булуларын якыннарыннан яшерә иде. Озак та үтми, Әфганстаннан безнең гаскәр-ләрне чыгара башладылар. Иремне каршыларга Термез шәһәренә киттем. Без аның белән бер атна Термезда яшәдек, аннан Барнаулга кайтып киттек. Анда бер атна яшәгәч, ул – Ташкентка, мин Казанга кайтып киттем. Самолет трабы буйлап күтәрел-гәне күп еллар күз алдымда торды. Аны соңгы тапкыр күрүем булган... 


Аерылышуыбызга бер ай да үтмәде, үлүен хәбәр иттеләр. Ничек үлүе хакында әлегә кадәр белмим һәм белә дә алмаячакмын. Сорамавың, белешеп йөрмәвең хәерле, диде егетләр. Соңгы тапкыр шалтыратканда: «Ташкентта калмас-ка иде, монда – мафия», – дигән иде Юдин. Ә ул частьтагы төрле даруларны, медицина җиһазларын Әфганстаннан чыгаруга җаваплы иде...


Шуңа да Әфганстан сугышы шәхси фаҗигам инде. Ирле хатын булып бары тугыз ай яшәп калдым, башка кияүгә чыкмадым. Югыйсә гаилә корыр кешеләр дә очрады. Күрәсең, мине Юдин җибәрмәгәндер. Барнаулга каберенә барып йөрим. Быел да абыйсы белән икесенең каберләрен тәртипкә китереп кайттым. Юдин артымда гел елмаеп басып торды кебек. Кызганыч, балабыз булырга өлгермәде. Җиңелрәк булган булыр иде. 


Әфганстан сугышында булуым турында элек сөйләмәдем. Мине барыбер аңламаслар иде. Ишетеп кенә күз алдына китерү – бер нәрсә, ә үз күзләрең белән күрү – бөтенләй башка. Беренче мәлдә күпләр онытырга теләде шул аны. Кайберләре аракы белән дуслашты. Аларны да аңлыйм. Анда булучылар үзләренә бикләнде. Гомумән, сугыш үз эзен калдырмый гына үтми инде ул. Күпме гомер узган, әмма берсе дә онытылмый. Сугыш аша үткән кешенең тормышы сугышка кадәр һәм сугыштан соңга бүленә. Хәзер телевизордан хәрби бәрелешләр турында репортажлар карыйм да, кабат үткәнгә кайтам. Бүгенгеләр белән безнең хәтта йөзләребез бертөрле – эмоцияләрсез. Елмаябыз да кебек, әмма ул башка елмаю... 

Фотолар: гаилә архивларыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар