Логотип
Актуаль тема

«Тормышыма авыру килеп кергәнгә мин рәхмәтле дә...»

4 февраль Бөтендөнья яман шеш авыруына каршы көрәш көне итеп билгеләп үтелә. Бу уңайдан Казанда берничә мәйданда чаралар узды. Шуларның берсе – «Луч» хәйрия оешмасы башкаланың сәүдә үзәкләренең берсендә фотокүргәзмә ачты.


«Луч» хәйрия оешмасы җитәкчесе Алия Әсәдуллина үзе дә яман шеш авыруы белән очрашкан хатын-кыз. «Иң авыры – киредән яши башлау, тормышка кайту», – ди ул. Шуңа күрә дә реабилитация чоры узу мөһим. Моннан берничә ел элек Алия тырышлыгы белән Казанда әлеге авыруны җиңеп, киредән яшәргә көч тапкан хатын-кызларга фотосессия үткәрү буенча федераль проект гамәлгә ашырылды.

Бу проекттан рухланган Алия хәйрия оешмасы оештырып, рак авыруы белән очрашкан хатын-кызлар өчен төрле мастер-класслар үткәрә, табиблар белән очраштырып, борчыган сорауларына җавап алырга мөмкинлек тудыра. Сәүдә үзәкләренең берсендә ачылган «Онкология. Жизнь… до… и после…» фотокүргәзмәсендә һәр геройның үз тарихы. Араларында ир-ат та бар. «Безнең проектта катнашырга күпләр тели. Социаль челтәрләребездә алдан бронь ясала. Фотосессия геройларыбызга яшәргә көч бирә. Матурлыкның авырудан көчлерәк икәнен аңлыйлар. Без аларга макияж ясыйбыз, матур киемнәрен киеп киләләр. Алар шул рәвешле үзләрен яңа образда сынап карый. Бөтенесенә дә ошый», – ди Алсу. Ул, гомумән, әлеге авыру турында күбрәк сөйләргә, рак белән очрашканнарга да үз дөньяларына ябылмаска киңәш итә.


Светлана Косова күкрәктә яман шеш авыруының 3 стадиясе белән көрәшә. Алты ел элек авырый башлый ул. Үзенә бер минут та вакыты булмаган чорда. Икенче улы бик сирәк очрый торган генетик авыру белән туа аларның. Аны дәваларга ни дарулар, күрсәтергә ни табиблар булмый Татарстанда. Яшь әни бары тик баласына ярдәм итү белән генә янып яши. Кайларга гына йөрмиләр алар. Улын аякка бастыруның төрле юлларын эзли. Җитмәсә, бала бик борчыла, төннәр буе йокламыйлар. 


– Борчулар, йокысыз төннәр нәтиҗәсе булды инде ул, – ди Светлана, – бик авыр кабул иттем бу хәбәрне. Дөньям ишелеп төшкән кебек булды. Бөтен кеше кебек үк мин дә интернетта казына башладым. Ярты ел гына яшисем калган икән дигән фикер дә туды. Әмма миңа үләргә ярамый иде. Авыру балам минсез нишләр, аның хакына терелергә кирәк дип үземне кулга алдым. Мин аның авыруы белән дә, үземнеке белән дә көрәшергә тиеш дип бурыч куйдым.Үзенчәлекле бала әнисенең үзе турында күп уйлап торырга вакыты да юк. Җитмәсә, миңа  табиблар:«Балагыз беркайчан да йөри алмый», – дип әйтте табиблар. Баланың авыруы белән көрәшкән арада операция ясаттым: ике күкрәгемне дә алдырттым. Дәвалау минем «ол инклюзив» булды. Химиотерапия дә, гормоннар да алдым. Әмма бирешмәдем. Әле мин дәваланган чорда иремә дә тиредә яман шеш авыруы диагнозы куйдылар. Аңа да операция ясадылар. Күз алдыгызга китерәсезме, икебез дә авырыйбыз, өйдә кечкенә балалар, берсе – авыру. Ул вакытларны искә төшерәсем дә килми. Бәхеткә, иремнең авыруы ул кадәр куркыныч булмады, ул әледән-әле табибка күренеп тора. Мин гормонтерапиясе алам. Ә менә улыбыз... Аның хәзер мөмкинлекләре чиксез. Ул үз аягында йөри. Спорт, музыка белән шөгыльләнә. Әйе, әле алда торган бурычларны хәл итәсе бар. Ул үзенчәлекле бала булып кала әле. Хәзер барысы да яхшы. Без ныклы гаилә. Һәр туган көн өчен сөенеп яшибез. Авыру мине бик үзгәртте. Мин аңа рәхмәтле. Фикерләвем дә, тормыш кыйммәтләрем дә бөтенләй башка якка үзгәрде. Хәзерге Светлана белән авырганчы булган Светлана – җир белән күк арасы. Хәзер мин рәхмәтле кешегә әверелдем. Рәхмәтлемен яшәгәнемә, шушындый балаларым, ирем булганга. Авыру белән көрәшемне дәвам итсәм дә, позитивта яшим һәм һәр нәрсәгә рәхмәтлемен».


Светлана кебек хатын-кызлар күп җыелган иде фотокүргәзмә ачылышында. Аннан барысы да Казан онкодиспансерының әйдәп баручы медицина экспертлары, психологлар лекциясен тыңлады. Алар арасында Республика онкологик диспансерының маммология һәм пластик хирургия бүлек мөдире Альберт Гыймранов та бар иде.

«Хәзер чынлап авыру ремиссиядә булган хатын-кызлар өчен социализация мәсьәләсе актуаль. Фотосессия уздыру буенча проект бик матур үрнәк булып тора. Әйе, бу күңел ачу контенты түгел. Фотолардагы куар-кодлар аша кереп һәр пациентның тарихын укырга була. Бу күп вакыт күңелле түгел, әмма уйландыра торган. Пациентларга да ярдәм итә, авыру белән очрашмаган кешеләргә дә профилактика чарасы булып тора», – диде ул.


 Табиб әйтүенчә, бүген яман шеш авырулары арасында үпкә һәм сөт бизе рагы беренче урында тора. Хатын-кызлар арасында, билгеле, икенчесе иң еш очрый. Скрининг программалар, диспансеризация үткәрү нәтиҗәсендә авыру башланган мәлдә килүче пациентлар арткан. «Безгә килгән хатын-кызларның 85 процентының авырулары беренче яки икенче стадиядә. Бу бик яхшы күрсәткеч. Безнең күрсәткечләр Россиянекеннән бераз югарырак – дөньякүләм күрсәткечләр белән белән бер тирәдә. Димәк, пациентларыбызның терелүенә мөмкинлекләр күбрәк», – ди Альберт Минесәгыйтович. 

 

Фото: Диана Гарипова һәм автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар