Моннан 10 ел элек Казан дәүләт консерваториясенең кечкенә генә бер бүлмәсендә Башкортстаннан Татарстанга күченеп килеп, шушы уку йортында татар теленнән укыткан укытучы һәм журналист Гүзәл Сәгыйтова бер төркем яшь иҗатчыларны җыеп бер-берсе белән таныштыра. Бу танышудан «Калеб» әдәби клубы барлыкка килә. Яшь талантлар мәйданы кечкенә бүлмәдән чыгып Казанның дәрәҗәле сәхнәләрен яулый. 70 тән артык иҗади проектлар – төрле кичәләр, спектакльләр, лабораторияләр, перформанслар оештырыла.
Моннан 10 ел элек Казан дәүләт консерваториясенең кечкенә генә бер бүлмәсендә Башкортстаннан Татарстанга күченеп килеп, шушы уку йортында татар теленнән укыткан укытучы һәм журналист Гүзәл Сәгыйтова бер төркем яшь иҗатчыларны җыеп бер-берсе белән таныштыра. Бу танышудан «Калеб» әдәби клубы барлыкка килә. Яшь талантлар мәйданы кечкенә бүлмәдән чыгып Казанның дәрәҗәле сәхнәләрен яулый. 70 тән артык иҗади проектлар – төрле кичәләр, спектакльләр, лабораторияләр, перформанслар оештырыла.
Музыкант, композиторларның исән шагыйрьләр бармыни соң ул хәзер дигән соравы Гүзәл Сәгыйтовага композиторлар белән шагыйрьләрне очраштырырга этәргеч бирә. Бу очрашудан 80нән артык яңа затлы җыр туа. «Безнең җыр» лабораториясен оештырып яңа авторларны, башкаручыларны халыкка таныталар.
«Калеб»нең 10 еллыгы уңаеннан оештырылган «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган концерт җанлы музыка, җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. «Калеб»нең үз тамашачылар бар. Әйе, алар күп түгел. Әмма татар сәнгатенең нәрсә икәнен аңлаган, хөрмәт иткән, бәяләгән, эстетик ләззәт ала белә торган алар Һәм, әлбәттә, бу дәвамлы булуын тели.
Сәхнәдә Филүс Каһиров, Эльза һәм Артур Исламовлар, Алинә Шәрибҗанова, Эльмира Кәлимуллина, Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Хәйри, Алсу Фәйзуллина башкарган һәр җыр тамашачы күңеленә үтеп кереп, яраттырган.
Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Резеда Гобәева, Гөлүсә Баттал, Булат Ибраһимов, Эльвира Һадиева сөйләгән шигырьләрдәге һәр җөмләдә мәгънә салынган, уйландыра. Бигрәк тә шагыйрь Лилия Гыйбадуллинаның искиткеч зур мәгънәгә ия булган шигырен укыганда «Алтын битлек» иясе Нурбәк Батулланың шигырьдәге хәтер образына кереп биюе беркемне дә битараф калдыра алмады. Үзенә бер аерым атмосфералы кичә булды ул.
«Калеб» әдәби клубының «әнисе» Гүзәл Сәгыйтова үз чыгышында: «Калеб» илһамландыручы да, йөрәк ярасы да, чөнки бу еллар эчендә аның белән генә шөгыльләнеп зур игътибар биргән булсак, әлбәттә, бүген 10 еллыкны бөтенләй башка дәрәҗәдә каршы алган булыр идек. Канатларын киңәйтеп ул инде зур биеклектә очкан булыр иде», – диде. Әмма болай да нәтиҗәләр шактый. Ун ел элек әле яшь кенә булган иҗатчыларның бүген инде һәрберсе танылган, һәрберсенең үз урыны, үз исеме бар.
Димәк, «Калеб» үз вакытында куйган максатларына ирешкән: 10 ел буе татар сәнгатенең затлы бер «туса»сы булып яшәгән, иҗат иткән һәм менә әлеге кичә белән дистә ел эшчәнлегенә нәтиҗә чыгарды кебек. Әлбәттә, нәтиҗәләр сөендерә. Гүзәл Римзилевна бүген үзе дә Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары. Мэрияне генә түгел, мэр Илсур Метшинны да татарча сөйләштерә башлаган кеше. Кичәдә дә мэр калеблеләрне һәм тамашачыларны видео аша татарчалап котлады. Әлеге кичәне дә оештырырга шәһәр башлыгы ярдәм иткән, шуңа да Казан турында җырлар күп булды бугай. Аннан соң Казан белән горурланмый мөмкин дә түгел. Талантлар оясы бит ул, Гүзәл Сәгыйтова кебек кешеләр күбрәк булып, аларны җыеп танытырга гына кирәктер.
Фото: Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк