Булмас, дип, ышанмыйча тыңлыйсың, әмма менә ул каршыңда – бәхетле хатын һәм ана! Әни булу теләгенең һәм гаилә терәгенең көче метастазлар киткән дүртенче стадиядәге яман шеш диагнозы куелуга карамастан, табибларга уникаль операция ясарга, ике гомерне саклап калырга ярдәм итә. Әлеге очрак быел «Ел табибы – Ак чәчәкләр» республика бәйгесенә номинацияләнә. Татарстанда беренче тапкыр шундый операция ясарга алынган табибларның тәвәккәллегенә сокланмый мөмкин түгел. Ә бәхетле ананың ул чактагы хис-кичерешләрен, батырлыгын күз яшьләрсез тыңлап булмый. Бу язма гаиләгә һәм табибларга мәдхия булсын...
Булмас, дип, ышанмыйча тыңлыйсың, әмма менә ул каршыңда – бәхетле хатын һәм ана! Әни булу теләгенең һәм гаилә терәгенең көче метастазлар киткән дүртенче стадиядәге яман шеш диагнозы куелуга карамастан, табибларга уникаль операция ясарга, ике гомерне саклап калырга ярдәм итә. Әлеге очрак быел «Ел табибы – Ак чәчәкләр» республика бәйгесенә номинацияләнә. Татарстанда беренче тапкыр шундый операция ясарга алынган табибларның тәвәккәллегенә сокланмый мөмкин түгел. Ә бәхетле ананың ул чактагы хис-кичерешләрен, батырлыгын күз яшьләрсез тыңлап булмый. Бу язмам гаиләгә һәм табибларга мәдхия булсын...
Көтелгән бала, көтелмәгән хәсрәт
Без Әхмәдуллиннар гаиләсе белән Әлмәтнең шәһәр паркында очраштык. Каршыбызга бала утырткан колясканы этеп, елмаеп килгән парны күргәч, фотографыбыз Аня белән бер-беребезгә карап алдык. Шулармы соң, дигән уй бу секундта икебезнең дә башыннан үткәндер. Ике ел элек кенә үлем белән очрашкан, бүгенге көндә дә яман шеш авыруы белән көрәшкән хатын-кыз шушылай бәхетле елмая, чибәр, бот сөяге муентыгында эндопротез булган килеш, тигез атлап йөри аламы?! Менә шулай ярлыклар тагарга яратабыз шул. Рәмзия – әнә шул ярлыкларны юкка чыгаручы. Фотога төшерә башлагач кына Рәмзиянең аягына операция ясалганы аңлашыла.
– Безгә чүгәләргә ярамый, – диде ире Наил, хатынын кочаклап алып. Кечкенә Әмир әнисенә күтәрергә кушкач: «Матурым, күтәрмә», – дип, баланы үзенә алды. Эшләү дәверендә бик күп гаиләләр күрергә туры килде, әмма Наил кадәр кайгыртучан ирне очратмадык бугай. Бөтен барлыгы белән хатынын һәм баласын сакларга теләве сизелеп тора. Ярату шушы була микән инде ул?!. Рәмзия белән парк эскәмиясендә ике сәгать сөйләшеп утырдык, Наил баласын коляскага утыртты да, без комачауламыйбыз, дип китеп барды. Ике сәгать эчендә паркны ничә тапкыр урап чыкты икән ул улы белән?! Көн эссе, сусагансыздыр, дип, салкын коктейль дә тоттырып китте. Тизрәк тәмамлагыз, минем эшкә барасым бар, дигән сүз дә ишетмәдек. Мөкиббән калуыбызны сизде бугай Рәмзия: «Әйе, мин менә шундый бәхетле хатын. Тормыш юлымда мине шуның кадәр яраткан кеше очрар дип һич уйламаган идем. Бик рәхмәтле Наилгә, аның яратуы миңа көч бирде», – дип башлады сүзен.
Югыйсә кияүгә чыгудан инде өмет өзгән була. Җаны тарткан кеше очрамый аңа. Әмма әни булу хыялы сүнми. Аның шуның кадәр бала табасы килә, ятканда да шул хакта уйлый, иртән торгач та. Наил белән 37 яше тулгач, очраклы гына таныша. Рәмзия һәр көн эте белән паркта йөри. Көннәрдән бер көнне этен иярткән ир-ат аның белән килеп таныша. Наил була ул. Озак очрашып та йөрмиләр, бергә яши башлыйлар. Бала табу хыялы шундый көчле була ки, Рәмзия шундук авырга уза. «Гомерем буе кызлы буласым килде, әмма улым туачагын карынымда кан бөртеге барлыкка килгәч үк аңладым», – ди. Ул көннәрдә бәхетенең чиге булмый. Ниһаять, аның гаиләсе бар, баласы туачак. Токсикозлар белән дә интекми, бик җиңел күтәрә. Алты ай булгач, биле авырта башлый. Көмәнле хатыннарның биле авырту – гадәти хәл. Табиблар аңа мазьлар сөртергә киңәш итә. Әмма авырту басылмый, киресенчә, көчәя генә. Рәмзия инде стенага тотынып кына йөри башлый һәм һәрвакыт су эчәсе килә. Травматологлар да бу хәлне аңлата алмый. Көннәрдән бер көнне, уянып, тора да алмый. Ярдәмгә әтисен чакыра. Әтисе җайлап кына аягын идәнгә төшермәкче була, шул вакыт «шытырт» иткән тавыш ишетелә – Рәмзия авыртудан кычкырып җибәрә. Аны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып китәләр, һәм бары өч айдан соң гына өенә кайта ала...
«Улым яшәсен»
Алты айлык көмәне булган хатынның бот сөяге муентыгы сынганын белгәч, Әлмәт табиблары пациентны тиз арада вертолет белән Казанга – Перинаталь үзәккә җибәрә. Акушер-гинекологлар һәм Республика онкодиспансеры онкологлары тиз арада бергә эшли башлый. Хатын-кызлар авырлы чакта күкрәктәге яман шешне ачыклау бик авыр икән. Җитди авыру икәнен әйтмиләр, ләкин анализларны кат-кат алгач, сизенә ул. Гомумән, бик күп әйбер-ләрне соңлап кына, бу сынауны узгач кына белә. Наиле аны авырлыклардан шулай саклый. Рәмзиянең бөтен уе бары тик улы турында гына була. Баласын гына саклап кала алсыннар. Ул инде бу дөньяда күпмедер гомер яшәгән, аның тагын күпме яшисе калгандыр, ә улы яшәргә, дөньяның рәхәтен күрергә тиеш. Тикшерә башлагач, Рәмзиянең бөерләре кальций белән тулганы ачыклана. Балага куркыныч яный. Тиз арада ярып алырга карар кылына. Улы бу дөньяга туарга җитлекмәгән бит әле. Бик борчыла ана. «Курыкма, 500 граммлы сабыйларны да үстерәбез. 1300 граммлы синеке», – дип тынычландыралар ананы. Бу дөньяга яшим дип туган улын бары тик ике айдан соң гына чын-чынлап күрә ана. Аңа кадәр нарасыен фотодан, неонатологлар җибәргән видеодан гына карый. (Моның өчен аеруча рәхмәтле ул табибларга.) Көннәр буе улының фотосы белән сөйләшеп ятудан башка чарасы калмый. «Беләм, син мине ишетәсең, улым. Барысы да яхшы булачак. Тиздән әниең килеп кочагына алыр, үбәр-назлар», – дип кабатлый. Табиблар әле билгеле бер фикергә килә алмый йөргән чакта ананың карары инде нык була: ул аягына басачак! Баласын кочагына алу теләге шундый көчле була, бер-бер хәл килеп чыгар дигән уй башына бер секундка да кереп карамый.
«Синең – гомерең, минем – абруем...»
Республика клиник онкология диспансерына күчергәч тә операция ясарга ашыкмыйлар әле. Юк, үзенә карата битарафлык сизми ул. Табиблар кереп хәлен белешеп кенә тора. Гомумән, шушы авырлыкларны узган Рәмзиянең табибларга карата хөрмәте, соклануы үтә дә зур. «Алар алтынга тиң кешеләр, фәрештәләр», – ди ул җөмлә саен.
Операция вакытында кан югалтудан Рәмзиягә үлем куркынычы яный. Шуңа табиблар алынырга ашыкмый. Үзенә дә җайлап кына шулай аңлата-лар. «Әни булу ләззәтен татып карыйсым килә. Болай ятарга теләмим», – ди ул. Онколог Илдар Сафин – җир-дәге фәрештәсе. Рәмзия янына керә дә: «Беләсең, куркыныч бик зур. Алай да операция ясап карарга мин әзер. Әмма бел: син – гомереңне, мин абруемны югалтырга мөмкин», – ди. Рәмзия ризалаша. Операциянең уңышлы узуына бернинди шиге дә булмый. Аллаһы Тәгалә мине ярдә-меннән ташламаячак, улымны барыбер кочагыма алачакмын, дип уйлый.
Мәскәү табиблары белән консилиум уздырганнан соң, операция көнен билгелиләр. Ләкин анализлары начар булу сәбәпле, бер атнага кичектерәләр. Кайчан ясыйсыз инде, дип, табибларны аптыратып бетерә Рәмзия. Операция ясарлар да, шундук аягына басар да, улы янына чыгып та китәр кебек тоела аңа. Катлаулы операция җиңел уза, табиблар хәтта үзләре дә гаҗәпләнә. Бот сөяген метастазлардан чистартып, эндопротез куялар. Рәмзия җиңел сулыш ала башлый – үзәккә үтәрлек авырту басыла, әмма аякка үзе уйлаганча, тиз генә баса алмый әле ул. Атна узгач, махсус җайланма – ортез табылгач кына Илдар Рафаилович һәм ире ярдәме белән аягына басып, берничә адым ясый. Бите буйлап күз яшьләре ага... Шатлыгыннан елый ул. «Аякка басып йөрүнең нинди бәхет икәнен шунда аңладым. Ә без моңа бервакытта да игътибар итмибез бит. Бәяли белергә кирәк икән», – ди Рәмзия. Торырга, йөрергә, баскычтан менәргә-төшәргә кабат өйрәнә ул. Нурланыш бүлегенә күчереп, сөяген-дәге метастазлардан дәвалыйлар. Шунда ук химиотерапия дә ала. Кагыйдә буенча, ике операция үткән-нән соң химия курслары алырга ярамый. Онколог Гүзәл Мөхәммәтшина пациент өчен махсус таргетлы терапия билгели. Бүгенге көнгә кадәр табибы белән җылы мөгамәлә саклыйлар, элемтәдә торалар. Өч ай булды дигәндә Рәмзияне хастаханәдән чыгаралар. Алар туп-туры уллары янына китә.
«Миңа тормыш бүләк итүчеләр»
– Бик ялынып сорагач, мине улым янына керттеләр. Көпшәләр белән уралып беткән, кислород битлеге астында яткан баламны күрүгә елап җибәрдем. Күзләре йомык иде... Әкрен генә бармакларыннан тоттым... Ә ул минем бармагымны кысты да... елмайды... чын-чынлап елмайды. Тормышымдагы иң-иң бәхетле мизгел иде ул... Аны күрү бәхетеннән еладым да еладым. Менә бит ул минем сабыем, минем балам... Янына килүемне сизде. (Рәмзия еламаска тырышса да, күз яшьләрен тыя алмый, алар мөлдерәп ага. Икәүләп елыйбыз. – Ч. Г.)
Әле үпкәсе ачылып бетмәгән дип, баланы хастаханәдән чыгармыйлар. Рәмзия өенә үзе генә кайтып керә. Әмма үзендә таулар күчерерлек көч сизә. Ул бит әни булды! Әни булырга аңа бернинди авыру да комачауламаячак. Аңа улы һәм гомерен бирергә әзер булган ире ярдәм итәчәк. Тагын әти-әнисенә рәхмәт. Розалия апа башта хастаханәдә кызын карый, аннан оныгын карарга тагын Казанга чыгып китә. Өч атнадан баланы хастаханәдән чыгаралар. Ерак юл да, әле генә ясалган операция дә куркытмый Рәмзияне, ул нарасыен алырга ире белән бергә Казанга бара. Юл буе улын кулыннан да төшерми. Беркемгә дә бирәсе килми, кочагында алып кайта. Аның улы бит ул! Авырлыклар аша бирелгән булса да, Аллаһы Тәгаләнең иң зур бүләге!
Баланы иснәп туярга да өлгерми, аңа инде кабат Казанга китәргә – химиотерапия курслары алырга кирәк. Табибы Гүзәл Зиннуровна аны бер атнага хастаханәдә калдыра. Кабат күз яшьләре... Химиянең иң авырын – кызылын билгелиләр аңа. Бу процедурадан соң бик авырдан тернәкләнәсең, тискәре нәтиҗәсе дә зур – организм нык агулана, бөтен җир авырта, чәчләр, каш-керфекләр коела... Бары улы белән ире генә ярдәм итә авырлыкларны җиңәргә Рәмзиягә.
...Бу вакыйгалардан соң инде ике ел узган. Рәмзия әле дә авыру белән көрәшүен дәвам итә, әмма белә: җиңелмәячәк. Улларын балалар бакчасына алып барасы бар. Әкренләп шуңа әзерләнәләр, аннан мәктәп, институт...
Улының һәр тормыш чорын күрәсе килә ананың. Бөтен хыялы шул. Мал да, карьера уңышлары да ки-рәкми аңа. Бары тик кадерлеләре янәшәсендә генә булсын. Кеше гоме-рендә иң зур байлык шул икәнен ул инде бик яхшы белә.
– Метастазлар киткән дүртенче стадиядәге яман шеш авыруын ул вакытта җиңүемнең төп сере – яшисе килү теләге көчле булуда. Әни булу хыялы тормышка ашкач кына бирешергә хакым юк иде. Ул бәхет мине читләтеп үтәргә тиеш түгел иде. Һич юк! Шуңа күрә дә тормышка чытырдатып ябыштым. «Кайчан кермә, бу кеше елмая, ничек шуннан соң начар фаразлар булсын инде. Бөтен авырулар да шушындый кәефле булсын иде», – ди иде диспансерда ятканда бүлек мөдиребез Альберт Гыймранов. Хәлләр ничек, дип сорасалар, һәрвакыт, барысыннан да яхшы, дип җавап бирә идем. Яшәргә теләгем көчле булуын сизгәннәрдер, мөгаен. Санитарлардан алып табибларга кадәр миңа теләктәшлек белдерде. Һәрвакыт хәлемне белештеләр. Сез акча түләгәнсездер, шуңа шулай караганнардыр, диләр кайчак. Бу да ялган ярлыклар гына. Бер тиен түләмәдек, хәтта кыйммәтле даруларны бушлай таба алды табиблар. Чит илгә барып дәвалану уема да кереп карамады. Безнең табиблар калышмый, хәтта өстенрәктер дә әле. Аларга зур рәх-мәтлемен – баламны коткарып, миңа икенче тормыш бүләк иттеләр. Хәзер дә терапиягә елмаеп барам. «Сезгә витаминнар алырга киләм», – дим. Чиргә позитив карарга өйрәндем. Бәлки, шул да җиңәргә көч бирәдер...
«Мин бик бәхетле хатын-кыз»
Ә гаилә бу сынаулардан соң тагын да ныгый. Ире Наил белән Рәмзия күз карашыннан да аңлашалар кебек тоелды. Тормышта төрле хәлләр була. Килгән авырлыкка түзә алмыйча чыгып киткән ирләр дә бар. Хәтта күпне күргән табиблар да Рәмзиядән ире белән мөнәсәбәтләре турында сорашалар.
– Кузгала алмый ятам, сөякләргә метастазлар киткән. Бала җитлегеп тумагач, сәламәтлегендә хилафлык-лар булырга мөмкин, диделәр. Яныма бер килгәч, бөтен көчемне җыйдым да: «Мин сине тотмыйм. Китәсең килә икән, кит, үпкәм юк», – дидем. Ә ул, беләсезме, нәрсә дип җавап бирде? «Хыялланма да, син миннән алай җиңел генә котыла алмассың», – диде. Шундый юморлы кеше инде ул минем. Бу сынауларны бергәләп үтү – аның мине яратуын раслый гына. Яраткан кешене берни куркыта алмый икән. Ул моңа кадәр дә бик кайгыртучан иде, хәзер бигрәк тә: өстемә кунган тузанны да өреп кенә тора. Без хәзер гап-гади гаилә булып яшибез. Һәр иртәдә сау-сәла-мәт улым килеп кочаклап үбә. «Матурым, син иң матуры, иң булганы, яратам сине», – дип, ирем үбеп ала. Күз алдыгызга китерегез: чәчем юк, каш-керфекләрем коелып беткән, гормональ фон бозылып, тазарып та киттем, ә ул миңа: «Син иң матур хатын-кыз», – ди. Мондый хисләрне бервакытта да кичергәнем юк иде. Ир-ат көн саен мәхәббәтен аңлатыр дип тә күз алдыма китер-мәдем. Ул бит сүзләре белән генә түгел, эш-гамәлләре белән дә яратуын күрсәтә. Наил янымда булмаса, бу авырлыкларны уза алган булыр идем микән?! «Иң мөһиме – син, калганнар көтеп тә торыр», – ди ул. Иремә әйтеп бетергесез рәхмәтлемен. Аны сүз белән аңлата да алмыйм. Күпләр бәхетнең нәрсә икәнен аңламый яшиләр. Ә мин аның нәрсә икәнен тәгаен беләм. Җаның кыл өстендә булганда го-мернең дәвам итүе әйтеп бетергесез бәхет. Бүген мин исән, иртәгә нәрсә буласын белмим. Бу хакта уйларга да теләмим. Елап яшәүнең мәгънә-сен күрмим. Бүген янымда ирем, балам, һәр иртәдә күземне ачуга аларны, кояшны күрәм. Әле бик озак гомерләр шулай булачагына чын күңелемнән ышанам. «Без бергә зур көч», – ди ирем. Чынлап та, ныклы гаилә – зур терәк, яшәү чыганагы ул.
Илдар САФИН, Республика клиник онкология диспансерының Саркома төркеме табиб-онкологы, медицина фәннәре кандидаты
Рәмзиягә операцияне бары Мәскәүдәге федераль клиникада гына ясап була иде, әмма аны күчереп йөртеп булмый. Пациент тулысынча хәрәкәтсез, авыртуын бары наркотик препаратлар белән генә бастылар, алай да озакка түгел. Авырту шкаласын 10 балл дип алсак, аның ул вакыттагы авыртулары 9–10 балл белән бәяләнде. Операция ясарга бик куркыныч, пациент теләсә кай вакытта үлеп китәргә мөмкин иде. Татарстандагы әйдәп баручы барлык белгечләр белән җыелышып киңәшләш-кәннән соң, хәлиткеч эшкә алынырга булдык. Операцияне Татарстанның баш травматологы, 16 нчы хастаханә баш табибы Владимир Беляков белән ясадык. Бот сөягенең метастаз киткән өлешен кисеп алып, онкологик эндопротез куйдык. Мондый протезларны Идел буе федераль округында беркайда да куймыйлар. Бездәге яхшы җиһазлар, заманча материаллар авыр операцияләрне уңышлы уздырырга мөмкин-лек бирә. Рәмзиягә куйган протез – дөньяда иң яхшысы. Бу төр уникаль операцияне уздырырга дәүләт программасы ярдәм итә. Хәзер хакимият халык сәламәтлегенә җитди игътибар бирә. Ә без, табиблар, һәрдаим камиллеккә омтылабыз, алдынгы тәҗрибәгә таянабыз, бертуктаусыз белемебезне күтәрәбез. Һәм команда булып эшли беләбез. Рәмзия очрагында да акушер-гинекологлар, маммологлар, онкологлар, ортопедлар, радиологлар, химиотерапевтлар бергә эшләдек.
Гүзәл МӨХӘММӘТШИНА, Республика клиник онкология диспансерының химиотерапия бүлеге табибы, медицина фәннәре кандидаты
Рәмзия – бик оптимист кеше. Яман шеш авыруы белән көрәштә бу бик мөһим. Җитмәсә, бик озак көткән баласы туды. Уе белән улы янында иде, шул да аңа көч бирде. Шунысын да әйтәсе килә: Рәмзия тулысынча безгә, табибларга ышанды. Һәр киңәшне дөрес итеп үтәп барды. Татарстанда көмәнле хатын-кызларда яман шеш авыруы, бәхеткә, сирәк очрак. Ул пациентлар индивидуаль, һәрберсенә үтә дә җентекле игътибар һәм дәвалау алымы кирәк. Табиблар дәвалау гына түгел бит әле, авыруга күпмедер дәрәҗәдә тормыш рәвешен үзгәртү, аеруча ашауга игътибарлы булу зарур. Оптимистик рух, позитив фикерләү сәләте дә роль уйный. Без аларга һәрвакыт теләктәшлек белдерергә тырышабыз. Уңай якка булган әз генә үзгәрешләрне дә игътибарсыз калдырмыйбыз, авыруның өмете сүнмәскә тиеш. Рәмзия очрагы белән бәйле шунысын да әйтәсе килә: авырга узу рак чирен китереп чыгара алмый. Әмма авырлы вакытта теләсә нинди яман шеш авыруы агрессив төсмер ала. Бигрәк тә безнең пациенттагы кебек, күкрәктә гормонга бәйле шеш булса. Шуңа күрә дә вакытында профилактика узыгыз – табибка күренеп торыгыз.
Фото Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк