Логотип
Актуаль тема

«Әби, әни, мин, кызымда да мутация бар, әмма без бирешмибез»

Казанның Урицкий паркында онкологиягә каршы көрәшкә багышланган «Зажги ночь» маршы узды. Аны «Без бергә» төбәкара автоном коммерцияле булмаган оешма оештырды.


Казанның Урицкий паркында онкологиягә каршы көрәшкә багышланган «Зажги ночь» маршы узды. Аны «Без бергә» төбәкара автоном коммерцияле булмаган оешма оештырды. 


Әлеге акция Веста исемле кыз тарихы белән бәйле. Казанда югары белем алганнан соң Веста Канадага китә. Ике елдан соң яман шеш авыруының соңгы стадиясе ачыклана. Веста дәвалануы турында социаль челтәрләрендә сөйләп бара. Ул Канадада онкология белән авыручыларга теләктәшлек йөзеннән уздырылган «Light up the night» («Зажги ночь») акциясендә катнашуы турында яза. Ике елдан соң нибары 24 яшендә кыз вафат була. 


«Без бергә» берләшмәсен оештыручылар мондый акцияне Казанда да үткәрергә була. Һәр катнашучылар кулында – фонарь. Ак фонарьларны хәзерге вакытта яман шештән дәваланучы яки ремиссия стадиясендә булганнар, сары төстәгесен онкология аркасында якыннарын югалткан кешеләр, кызылын авыру белән көрәшергә ярдәм итүчеләр – табиблар, волонтерлар, психологлар тота. Марш 2018 елдан бирле һәр ел саен үткәрелә. Анда Казаннан гына түгел, Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә, хәтта Россиянең башка төбәкләреннән дә киләләр. Берләшмә җитәкчесе Гүзәл Моратова әйтүенчә, бу акцияне «Без барганда рак чигенә» шигаре белән үткәрәләр. «Кешеләрнең сәламәтлекләрен кайгыртуларын, онкоавырулар профилактикасына игътибар итүләрен телибез. Рак турында безнең җәмгыятьтә сөйләргә яратмыйлар. Күпләр авыруларын яшерә, әмма аның турында сөйләргә кирәк. Авыру белән көрәш вакытында якыннарның, кешеләрнең теләктәшлекләре бик кирәк», – ди үзе дә әлеге авыру аша узган Гүзәл. 

(Уңнан: Гүзәл Моратова) 
Акция һич тә моңсу ноталарда, тын гына үтми. Урицкий паркы музыка тавышыннан яңгырап тора. Сәхнәдә – хәйрия концерты, кайнар чәй эчәргә була. Килүчеләр бер-берсе белән кочаклашып күрешә, бии. Хәйрия ярминкәсе гөрли. Яман шеш авыру белән очрашып, аны җиңгәннәр кул эшләрен сата. Татьяна йомшак курчаклар бәйли. Авыруны узганнан соң ул аның хоббиена әйләнә. «Без бергә» үткәргән мастер-классларда башкаларны да өйрәтә икән. «Мондый кул эшләре бик кирәк. Тынычландыра, онытылырга ярдәм итә», – ди ул. 


Елена Мусаева Түбән Камадан ук килгән. 8 ел элек онкология дучар булгач, хокук саклау органнарыннан китә дә, шәһәрдә «Без бергә» оешмасының төбәк бүлеген оештырып, үзе кебекләргә ярдәм итә. Түбән Камада әлеге оешмада 400 ләп кеше бар икән. 


«Безгә бергәләп җыелу бик мөһим, шуңа да килдем. Бергә булганда көчебез тагын да арта кебек. Кайбер чакта якыннарыбыз алай булышмый, ә «безбергашкалар» («Без бергә» оешмасына керүчеләр бер-берсен әнә шулай дип атый. – Ч. Г. ) бер-берләренә бик нык ярдәм итә. Төрле социаль җыемнар да бирәбез, бергәләп концерт-театрларга йөрибез, каш-керфек татуажлары ясыйбыз. Һәр хатын-кыз үзен нәфис, нәзакәтле итеп тойсын дип тырышабыз. Бер-береңә ярдәм иткән чакта авыру да куркыныч түгел», – ди ул.


 Җитди авыру белән авырган дип уйламассың, һәркем шат күңелле, үтә дә позитив. «Онкопациентлар тормыш тәмен тоя башлый. Авыруга кадәр булган тормышлары тыныч кына аккан, моны эшләргә, тегене эшләргә кирәк дип яшәгәннәр. Рак белән көрәшкән һәр кеше тормышка башкача карый башлый – аның төсләргә бай икәнен күрә башлый. Үзләренә җитмәгән вакытлары барлыкка килә: кемдер кул эшләренә өйрәнә башлый, кемдер бачата биергә килә. Болар барысы да аларга авырлыкларны үтәргә ярдәм итә. Минем пациентлар мине яшәргә өйрәтә әле», – ди кулына кызыл фонарь тоткан психолог Гүзәл Гыйләҗетдинова.


Шушы урында кулына ак фонарь тоткан Надяның тарихын сөйләтергә кирәктер. 
– Рак белән авыруы мин туганчы ук башланган, – дип сөйли башлады ул шаяртуга борып. – Сугыштан соң ук әбиемнең күкрәкләрендә яман шеш авыруы барлыгы ачыклана. Аңа Таллинда операция ясыйлар. Әбигә ул вакытта 45 яшь була. Әнием дә нәкъ 45 яшендә күкрәкләрен алдырта. Алар икесе дә мәрхүм инде, әмма рактан түгел. Әбием – 91, әнием 75 яшькә кадәр яшәделәр. Әле минем бабам да авырды. Аңа данлыклы хирург Сигал уникаль операция ясады – ашкайнату системасының күп өлешен кисеп алды. Аңа уздырган операция буенча фәнни эшләр яздылар. Костюмын кия иде дә: «Мин – экспонат», – дип медицина университетына студентлар янына китә иде. Операциядән соң 30 ел яшәде, хәтта ашказаны формалашып беткән иде. 


2017 елда минем тарихым башланды. Сезгә ничә яшь иде дип сорап та тормагыз. Болай да аңлашыла – 45 яшь. Мин дә күкрәкләремне алдырдым. Ул авыруны көттем дә, көтелмәгән дә булды дип әйтә алмыйм. Шундук дәвалана башладым. Хәзер дәвалау алымнары бик нәтиҗәле, табиблар югары квалификацияле. Үзебезнең РКОДта яхшы дәвалыйлар. Берничә операция кичердем. Икенче күкрәгемне алдыргач, операция җөе төзәлә алмый интектерде. Беләсезме, кайчан төзәлә башлады ул? «Сиңа химиотерапия кирәкми» дигәннең өченче көнендә үк. Менә шундый могҗизалар да була. Яман шеш авыруы белән очрашканнан соң кешеләр үзгәрә, диләр. Мин үземдә әллә ни үзгәреш сизмәдем. Дөрес, физик якны санамаганда. 2019 елда үпкәмдә метастаза барлыгы ачыклангач, химиотерапия уздым. Ә болай барысы да яхшы. Иң мөһиме: мин бүген исән. Ә иртәгә... Скарлетт О’Хара нәрсә дип әйткән әле? Әйе, бу хакта иртәгә уйлармын дигән. Мин дә нәкъ шулай яшим, проблема турында алдан уйлап йөрүдән мәгънә юк, килеп тугач, хәл итү юлын табарбыз әле. Кызым бар. Аңа 24 яшь. Тикшерткәч, анда да бу мутация барлыгы билгеле булды. Әмма ул үзен ничек күрсәтер, әлегә билгесез. Анджелина Джоли кебек күкрәкләрне кистерү турында уйламыйбыз, билгеле. Яхшыга өметләнеп яшим, исемем дә юкка гына Надежда түгел бит.


 Акциядә, рәхәтләнеп, өчәүләшеп биегән дус хатын-кыз үзләренә әллә каян иътибар җәлеп иттеләр. Баксаң, Антонина белән Резеда дуслары Татьянага теләктәшлек белдереп килгән икән. «Без аңа бары сәламәтлек телибез. Башкасы барысы да булыр. Татьяна бик әйбәт кеше. Аннан яшәргә өйрәнәбез. Безне шатландырып озак яшәсен иде әле», – дигән теләктә 40 ел буе дус булган иптәш кызлары. 


Акциядә катнашучылар рәхәтләнеп биеп алганнан соң, фонарьларын яндырып, Урицкий паркы буйлап марш узды. Максатлары – үзләре турында сөйләүдән битәр, башкаларны сәламәтлекләренә игътибарлы булырга өндәү иде. 


«Без бергә» төбәкара автоном коммерцияле булмаган оешма онкологиядән дәваланганнар, аларның дуслары, туганнары, волонтерлар, сәламәтлек, яман шеш авырулары профилактикасы темасына битараф булмаган кешеләр берләшмәсе. 2007 елда студентлар – Юлия Ивашкевич һәм Оля Юскеевич тарафыннан оештырыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар