Повестьтән өзек
Ахыры. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-2
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-3
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-4
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-5
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-6
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-7
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-8
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-9
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-10
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-11
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-12
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-13
Казанга кайткач, мин берничә көн өйгә керә алмый йөрдем. Йорт янына киләм, тәрәзәләргә карап торам һәм, кире борылып, иптәшләр янына китеп барам.Уйларым белән ялгыз калырга куркам. Ял көнне, кыюлыгым җитеп, буш фатирны ачып кердем. Тузга язмаган гаепләр ташлап, бу бусагадан дулап-ярсып чыгып киткәндә, Гөлсем әле исән иде. Бер юкка котырып йөргәнче, аның янына утырып, кулларыннан тотып, кешечә сөйләшергә, соңгы көннәрен җиңеләйтеп, яктырак, тынычрак итәргә була иде. Мин түгел, тамчы да гаебе булмаган килеш, ул гафу үтенеп калды. Кем уйлаган бәхилләшүе шул булгандыр дип. Көнчелектән күзе тонган тинтәк, тәкәббер ир моны аңлыймы?
Буш өйгә кайтып керү коточкыч авыр. Тынлык – үзе бер газап. Керү белән бар көченә телевизор кабызып куйдым. Бик күңелле тамаша бара иде бугай, тартма эчендәге халык ду килде, аларны котыртып, бертуктамый хихылдаган тавышлар ишетелеп торды. Сөйләделәр дә көлделәр, җырладылар да биеделәр. Менә бит, бер кайгысыз кешеләр бар, дип, шул халыкка нәфрәтләндем. Йокы бүлмәсендәге караватта Гөлсемнең яратып кигән җылы халаты ята. Кулыма алдым. Халатка Гөлсем исе сеңеп калган. Аны алып киткәч, өйне юарга кирәк дигәннәр иде, кем юсын, бар да шул килеш. Җан үлми дигәннәренә ышанасы килә. Гөлсем кибеткә генә чыгып киткән сыман. Әле бер, әле икенче әйберенә кагылып, байтак каңгырып йөрдем. Гөлсемсез яшәргә өйрәнергә кирәк. Ләкин барча әрнү-газапларны, беркемгә сыенмыйча, ялгызым күтәрергә тиеш. Алар минеке, үзем җыйган ташлар, ул ташларны сыпырып төшерә дә, кемнеңдер иңенә бушата да алмыйм.
Кичен, җаныма урын табалмый әрле-бирле йөренгәндә, күземә Гөлсемнең китабы чалынды. Ул аның караваты янындагы тумбада ята иде. Соңгы көннәрендә укыган соңгы китабы... Әмма укып бетерә алмаган бугай, ике өлешкә аерып, уртасына карандаш кыстырып куйган. Гөлсемнең карашы тукталган битне ачып укый башладым. Күзләрем юллар буенча йөгерә, тик акылым аларны сеңдерми.
«– Апа, сез бик бәхетле кеше бугай. Бәхетле кешеләр генә шундый ягымлы була, – дип куйды юлдашым.
– Аллага шөкер, – дидем мин. – Зарланмыйм.
– Бәхетнең нигезе мәхәббәт бит, әйеме, апа?
Мин уйга калдым. Әллә тагы, кем белгән инде аны. Моңарчы бу хакта бер дә уйлаган юк иде. Юлдашым, минем җавапны көтеп җиткерә алмыйча, үзенчә нәтиҗә чыгарып куйды:
– Шунысы кызык: бәхетле кешеләр беркайчан да бәхет сере турында уйланмый, бу сорау, гадәттә, никтер бәхетсезләрне борчый.
– Син бәхетсезме? – дигәнемне сизми дә калдым.
– Белмим, – диде юлдашым моңсу гына. – Бәхетле булсам, гомер буе сагыш белән яшәмәс идем. Бигрәк боек бит күңелем, апа. Һәр көнемне сагыш белән каршылыйм, сагыш белән озатам. Шаярасым да, көләсем дә килми... Яшәүмени бу?! Ә сез гел елмаясыз. Көнләшәм мин сездән.
– Ник? Ни җитми соң сиңа? Саулыгың бар, акылың бар дигәндәй.
– Мәхәббәтсез калдым мин, апа. Аның юклыгы тормышымны китек итә. Менә монда, – юлдашым күкрәк турысын уып алды, – менә монда кояш юк, апа, аңлыйсызмы? Сездә бар ул, шуңа күрә күзләрегез балкый.
– Бәхет сере мәхәббәттә генә түгел бит, сеңлем. Тормышның әллә ничә бизәге, әллә ничә төсе бар.
– Кояш булмаса, алар күренәмени соң? Караңгы бит. Искәргәнегез бармы, мәхәббәт яшәгән йорттан кояш ияртеп чыгасың бит.
– Шулай шул, – дип килештем мин. – Синең дә күз төшкән, яраткан кешең булгандыр инде ул?.. Бик хисчән күренәсең бит.
Күңеле каядыр йөгерде бугай, юлдашым көттереп кенә җавап бирде:
– Гашыйк булганым бар... Гашыйк булу да ярату ул, тик яратылу түгел... Сыңар канатлы кош сыман. Күкләр турында хыялланасың, ләкин оча алмыйсың. Канатсыз очыш буламыни? Юк бит. Менә шул үзәкне өзә...»
Канатсыз очыш... Миңа бик таныш сүзләр иде бу. Кайчан, кемнән ишеттем соң мин боларны? Канатсыз очыш буламыни?! Кемдер миңа шулай әйткән иде бит! Ә-ә-ә, Нәфисә әйтте бугай. Гөлсем соңгы көннәрендә мәхәббәтсез, ышанычсыз яшәде, диде. Башкасын белмим, әмма хәзерге минутта ике канатсыз калган кош мин ул, мин! Кабат очышлар булырмы, әллә калган гомерем, яралы коштай, җирдә сөйрәлеп үтәрме?
Нидер эшләргә кирәк! Хыял белән максат югалса, тормыш тоташ томанга әйләнә. Эзли торгач, мин үземә бер максат эзләп таптым: Майяны кире алып кайтырга, Гөлсемнең хыялын дәвам итеп, менә шул баланы бәхетле итәргә! Шул максат миңа яшәргә омтылыш бирәчәк, алга атларга ярдәм итәчәк!
Икенче көнне мин, Гөлсем каныннан яралмаса да, җаныннан әвәләнгән Майяны эзләп, балалар йортына юнәлдем. Директоры шул ук ханым икән, мине таныды. Йомышымны тыңлагач баш чайкады:
– Бу мөмкин түгел. Хатыныгыз баланы кире дәүләт карамагына тапшырды. Ә сез Майяның әтисе дә, туганы да түгел. Үз балагыз итеп рәсмиләштергән булсагыз бер хәл әле...
– Майяны кайтарыр өчен мин нишләргә тиеш?
– Кабат өйләнергә, гаилә корырга. Бала тигез, тулы гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Сезнең өчен башка вариант юк.
– Майяны күреп сөйләшергә мөмкинме?
– Кирәкмәс. Аның күңеле болай да яралы. Әнисен бик сагына.
– Аның юклыгын беләме?
– Әйе. Беләсезме, ул нәрсә ди? Мине башка беркемгә бирмәгез, ике әнием дә үлде, югыйсә өченчесе дә үләр, ди... Аңа коточкыч авыр, әнисенең үлеме, ят җир, ят кешеләр... Җитмәсә, беренче класска китте. Монда гына түгел, мәктәпкә дә ияләшергә кирәк.
– Мин аңа ничек ярдәм итә алам? – дип сорадым.
– Берни кирәкми. Аларның бөтен нәрсәләре бар. Ә Майя... Ул уенчыклар белән уйнамый да. Кулында гел сыбызгы. Йоклаганда да кулыннан төшерми. Әнисенең истәлеге, күрәсең... – дип авыр сулап куйды директор. Аннары, каршында торган мониторга ымлап: – Алар хәзер урамда, теләсәгез, менә моннан карый аласыз, – диде.
Мин экранга төбәлдем. Берничә бала күзгә чалынды. Ике кыз роликта әрле-бирле йөри, берсе таганда атына, мәйданчыкта бер төркем малай туп тибә.
– Әнә ул, – диде директор ханым һәм эскәмиядә утыручы кыз баланы зурайтып, якынайтып күрсәтте.
Әйе, бу Майя иде. Картларча бөкрәеп, уйга батып утыра. Карашы урамга төбәлгән. Боек иде аның карашы, кыяфәте бик мескен, кызганыч иде. Шул мизгелдә, аны кочаклап алып, «безнең кайгыбыз уртак, икебез дә иң газиз кешебезне югалттык. Әйдә, хәзер гел бергә булыйк» дип юатасым килде. Ләкин ярамый, рөхсәт юк...
Китешли, челтәрле тимер койма аша тагын Майяга карап уздым. Ул һаман шул урында бөрешеп утыра иде. Гөлсемнең рәхимле җаны, мәхәббәте бу балага сеңеп калган бит, дип уйладым мин. Ул дөньяны Гөлсем күзләре белән күрә, ул күрсәткән юлдан атлый. Бу бала минем янда булырга тиеш. Юанычым, шатлыгым, яшәү мәгънәсе булып. Ләкин «Майя, кил миңа. Әйдә, өйгә кайтыйк!» дигән гап-гади сүзләрне әйтер өчен миңа күпме киртәләр аша узасы әле...
Мин Дания белән сөйләшеп карарга булдым. Ул бала кирәксенә, менә сиңа курчак кебек әзер бала, диярмен. Ләкин сөйләшү, аңлашу барып чыкмады. Мин сөйләгән саен, Даниянең шомырт күзләрендә нәфрәт очкыннары кабына, ә йөзе караңгылана барды. Бар түземлеген җыеп, без тәрбиягә алган Майя тарихын, Гөлсемнең авыруы, үлеме хакында тыңлады да, мин тынып калу белән, ярсып өстемә ташланды:
– Син!!! Җан көеге! Тыштан гына майлагандай ялтырыйсың, эчең тулы корт икән! Хатының үлеп ятканда, мине саклап йөрдең, мәгънәсез! Ник шулкадәр җансыз соң сез?! Әллә соң ирләрдә йөрәк дигән нәрсә бөтенләй юкмы?! Бала тагы! Кызым бар, имеш, улым үлде... Ничек телең корымый?! Бу инде оятсызлыкның да аръягы! Монда инде әйтер сүз дә юк. Кеше түгел, утын пүләне син!
– Син дә җанымны кыйнама әле, Дания. Үзем янган да җиткән, – дидем мин. – Белсәң икән, вөҗдан газабы янында синең бу сүзләрең чүп кенә. Мин сиңа хөкем түгел, ә ярдәм сорап килдем. Ничек тә Майяны кайтарырга кирәк. Ялгызыма бирмиләр. Ә син бала телисең.
– Телим! Әмма миңа үз балам кирәк. Үземнеке! Йөрәгемнән өзелеп төшкән, күкрәгемә кысып имезгән. Сез, ирләр, моны аңламыйсыз, – диде Дания.
Бернинди өметкә урын калдырмый кистереп әйтте. Артымнан кычкырып калды: «Башка хатын эзлә!»
Ә минем эзлисем килми. Кемгә барыйм?
Миңа җылы хатлар язып, өметләнеп көтеп алган Нәфисәне үпкәләттем. Ул хәзер башка белән бәхетле. Ләйсәнне, кешечә хушлашмыйча, урам уртасында калдырып киттем. Ул да рәнҗегәндер миңа. Төрек егетенә кияүгә чыгып, аның белән китүен ишеткән идем. Бәхете булсын! Дания тагы... Үзе теләп юлыма чыкты, өенә чакырды, кочагыма керде, аннары йомшак кына артыма типте. Аңа мин түгел, бала кирәк булган икән... Хәер, миңа да аның татлы тәне генә кирәк булды түгелме соң? Җаным Гөлсемгә ягылган иде бит. Җан бит ул тән кебек сикереп, аумакайланып йөрми, кырыкка бүленми. Үз дигәнен таба да соңгы сулышкача шуңа берегеп кала. Җирдә тәннәр генә кушыла, ә җаннар күктә кавыша.
Бер могҗиза булып, үткәннәргә кайтасы иде, барча хаталарны төзәтеп, тормышны өр-яңадан башлыйсы иде! Ялгышыр өчен генә вакыт чиксез икән ул, ә ялгышларны төзәтергә бирелгәне санаулы гына. Яшәргә дә авырсынып, үкенеч-сагышларым белән бер урында таптана-таптана, көннәр гизәм. Сулагач, ризыклангач, бу да яшәү буладыр инде.
Шундый шатлыксыз, моңсу көннәрнең берсендә, күңелгә юаныч эзләп, мин тагын балалар йортына юнәлдем. Бу юлы эчкә кереп, директорга күренеп тормадым. Балаларның урамга чыгар вакытын чамалап бардым. Ерактан булса да Майяга күз саласым, хәлен беләсем килде, һаман шулай боек, ялгызмы икән? Моңаю сабыйларга бер дә килешми, алар елмаерга, шат булырга тиеш. Шул яшьтән үк кайгы дөньясына чумсалар, калган гомергә кайдан көч алырга?! Мин аны юата алмам, әлбәттә. Ләкин ерактан булса да күрәсем килә, Гөлсемемнең кызы бит ул. Балалар йорты кырыендагы аулак кына бер ишегалдына кереп, эскәмиягә утырдым да челтәрле койма белән уратып алынган биләмәне күзәтә башладым.
Күп тә үтмәде, мәйданчыкта балалар тавышы яңгырады. Шаулашып ишектән килеп чыктылар да борчаклар сыман төрле якка сибелделәр. Кайсы – таганга, кайсы – кәмиткә, кайсы комлыкка йөгерде. Тик алар арасында Майя юк иде... Әллә танымыйм гынамы? Койма янына ук килеп, һәр баланы карашым аша үткәрәм. Майя юк... Авырганмы? Әллә... Бу уйдан эчемә салкын тула: алып киткәннәр, кемдер гаиләгә алган. Соңга калдым... Болай булса, Гөлсем кадерләп, яратып үстергән бу бала да минем дөньямнан югалачак... Ә минем аның белән хушлашасым килмәгән иде. Күңелгә бик авыр булып китте. Өметемне өзеп, сагышлы башымны иеп, әкрен генә машинага таба юнәлдем.
Шулчак колагыма бик таныш тавыш ишетелде. Авылдан, балачактан ишетелде ул тавыш. Кыр-басуларны яңгыраткан сыбызгы тавышы. Кайдан килә ул?
Тавыш иясен эзләп, карашым тирә-юньне айкап чыга да балалар йортының ачык тәрәзәсендә тукталып кала. Икенче катта киерелеп ачылган тәрәзәдән Майяның бөдрә чәчле башы шәйләнә... Аның карашы минем тарафка юнәлгән. Димәк, күреп алган. Ул сызгыра, миңа карап сызгыра!
Күңелемдә Гөлсемнең кайчандыр миңа әйткән сүзләре яңгырый: «Әгәр ташлап китсәң... әгәр томанда адашсам сызгырырмын... Син мине табарсыңмы?»
Юк, Гөлсем, син түгел, мин адаштым томанда! Мин түгел, син ташлап киттең... Тәрәзә уемындагы алтын чәчле кыз өзгәләнеп сызгыра. Бу аваз адашкан җанымны якты юлга дәшә, томан эченә гүя нәни нур сузыла. Шул нурны югалтудан курыккандай кабаланып пышылдыйм: «Кызым... Көт мине! Мин килермен!»
Кызым, дидем. Килермен, дидем.
Кайчан да булса...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк