Повестьтән өзек
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-2
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-3
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-4
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-5
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-6
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-7
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-8
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-9
Гөлсемдәге үзгәрешне очраклы гына сиздем мин. Әгәр ул чакта Дания дип саташып чапмасам, игътибарлырак булсам, хәлен алдарак та чамалар идем. Бер кичтә ашап утырган җирдән кинәт укшып бәдрәфкә чапкач шикләнә калдым.
– Авырмыйсыңдыр бит? – дип сорадым.
– Белмим, соңгы вакытта гел күңел болгана. Әллә нинди хәлсезлек.
– Больницага бар, тикшерен. Йөзең дә агарып киткән. Бәлки, кан басымың югарыдыр.
Гөлсем турында кайгырту булдымы бу, әллә яхшы булып кыланумы, үзем дә белмим. Мөгаен, беренчеседер. Гөлсемнең авыруы кирәкмәгән борчу, мәшәкатьләр китереп чыгарачак, Майяны карау минем өскә төшәчәк иде. Ә миңа бу кирәкме? Ул чакта да күңелгә бернинди шик килмәде әле. Авылга кайткан саен, әни безнең хәлләрне гел җентекләп сораша. Бу юлы Гөлсем турында сүз кузгаткач, ул авырып тора, шуңа кайта алмады, дидем. Ни булды, дип төпченде әни. Аңлаткан идем, шунда ук шатланып нәтиҗә чыгарып куйды:
– Сөбханалла! Бала көтәдер ул! Ходайга ялваруларым юкка булмаган икән. Бүген үк Фатыйма астайга хәер кертәм! Менә бу яхшы хәбәр, Раббым насыйп итсен берүк, – дип куймасынмы.
Киткәндә, бер олау күчтәнәч һәм бер капчык күрсәтмә бирде:
– Гөлсемне сакла! Авыр күтәртмә! Теләгән ризыгын алып кайт. Утыздан узгач, бала күтәрү авыр.
– Җитмәсә, беренчесе белән әнә ничек булган. Исән-сау йөреп, сәламәт бала табарга язсын иде берүк. Бергәләп теләп торырбыз. Ходай ярдәм бирер, ин- шалла!
Әни шатлана, ә мин тугызынчы каттан мәтәлеп төшкән кеше хәлендә. Нинди бала? Кемнән? Гөлсемгә кагылмаганга ярты ел бит инде! Ярар, авырлы да булсын, ләкин биш-алты айлык бала үзенең барлыгын сиздерергә тиештер бит. Ә Гөлсемнең гәүдәсе һаман кызларныкы кебек, билләре өзелеп тора. Димәк, бу әле башы гына. Әгәр шулай икән... Бала минеке түгел! Менә сиңа мыштым Гөлсем, мөгезне кымшанмаслык итеп шәпләп утыртты. Адәм хурлыгы. Әнигә бу хакта бер сүз әйтмәдем, әлбәттә. Әле Гөлсемгә дә дәшмим, күзәтәм-сыныйм гына. Аның хәлләре һаман бер чама, хәлем юк дип, сузылып яту ягын карый.
– Больницага бардыңмы, тикшерендеңме? – дип сорашкан булам.
– Юк әле, – ди. – Үтәр әле, бер дә больница юлында йөрисем килми.
Никтер һаман суза. Үзе укшый, авызын учлап бәдрәфкә йөгерә. Ояты, намусы булса, зинадан яралган баласын алдырып кайтыр иде. Ләкин мин яхшы беләм, Гөлсемгә бала кирәк. Кемнән булуы мөһим түгел, күзен дә йоммый «синеке» диячәк. Аркаланырга ире бар, исбатлый да алмассың. Соңгы тапкыр кочаклашкан көнне сәгатенә кадәр үк күрсәтеп, камерага яздырып куймаган. Күңел болганулар үзенекен итте, Гөлсем күзгә күренеп ябыга башлады, йөзләре суырылды, күзләре эчкә батты. Аның каравы, билдән түбән өлеш тулышып килә. Инде бер шигем юк: Гөлсем бала көтә. Тик миннән түгел. Уйлана торгач, җавапны таптым да кебек, чама буенча бу хәл мин ял йортында булган көннәргә туры килә. Шамил бездә кунып киткән көннәргә... Мин Дания түшәгендә аунаганда, Гөлсем дә тик ятмаган. Рәшитнең үзеннән булмаса, абыйсы да ярар, дигәндер. Яраткан ирен оныта алмый ул, югалткан баласын кызганып, күпме елады. Инде Шамилдән табарга ниятләгән. Бер нәсел бит.
Минем гарьләнүнең чиге булмады. Корсагын киереп йөрүче Гөлсем генә түгел, Майя да кан дошманыма әйләнде. Өйгә кайтып керәсе килми иде. Күңел юанычым булып Дания калды. Мин, үземнекеләрне ташлап, аның янына бөтенләй күчеп килергә дә әзер идем, әмма ул чакырмады. Шулай да беркөн әрсезләнеп куна калдым.
– Мин ялгыз йокларга яратам, ир-ат исен җенем сөйми, – дип, Дания урынны идәнгә җәйде.
– Аның бу кыланмышы минем өчен сәер иде. Санаторийдан бергә кайткан көнне бик якты чырай күрсәткән, төне буе куенымда мышнап чыккан иде югыйсә. Хәзер нәрсә ярамый – аңламыйм.
– Тагын кемне көтәсең? Теге картлачны түгелдер бит?
– Каян белдең? Бәхет өчен миңа шул карт кына җитми иде! – диде ул. – Нинди халык соң сез, гел кирегә уйлыйсыз! Акылыгыз билдән югары күтәрелә алмый.
– Бигрәк ирләрне юкка чыгарасың. Син феминисткамы әллә? – дидем, гаҗәпләнеп.
– Без барыбыз да феминисткалар. Төпченә башласаң, һәр хатын-кызның ирләргә үпкәсе бар. Аңламыйсыз сез безне. Син Ошоны укы. Ир-ат булса да, акыллы сүз сөйли.
– Кем соң ул Ушы, шаманмы, шарлатанмы? Бер дә ишеткәнем юк?
– Акыл иясе. Беләсеңме нәрсә ди Ошо? Һәр диннең нигезендә ирләр шовинизмы ята, ди. Үзләренә ничек кирәк, шулай төзегәннәр. Үз рәхәтләрен кайгыртып. Бөтен бозыклыкның башында ирләр тора. Хайван стадиясендә калган затлар сез.
– Ну-ну... – дип көлдем мин. – Хайван белән якынлык кылучы кем була инде аннары?
Дания сафсатаны арттырып җибәргәнен үзе дә аңлады бугай, шаяруга күчте:
– Хайван хатыны була.
– Хатын-кызга артык акыллы булырга ярамый, – дидем мин. – Югыйсә үзе дә бәхетсез, ире дә бәхетсез.
– Син бәхетсезме?
– Тамагым тук булса, бәхетле.
– Әйттем бит, сезгә ашарга да кочарга гына кирәк.
– Безгә күп кирәк. Ирләрдән башка яшәп карагыз, икенче көнне үк талашып-сугышып бетәсез.
– Кем өчен сугышыйк? Ни бүлик?
– Без булмагач, бүләр әйбер дә калмыймы?
Дания көлеп җибәрде:
– Калмый икән шул. Синең белән күңелле, между прочим. Скучный түгел син.
– Синең белән дә бик рәхәт, җәннәтең бер кырыйда торсын! – дидем мин. – Иртәгә тагы киләм. Ишектән кертмәсәң, тәрәзәдән керәм!
Ләкин икенче көнне мин аны өйдә тотмадым. Ирекле сәмруг кошым кайда йөргәндер – билгесез. Йөрәкне яндыра белә инде үзе. Башны иеп, үртәлеп өйгә кайтырга туры килде. Кайтсам, Гөлсем дә, Майя да өйдә юк. Караңгы төште. Болар кайтмады. Әллә берәр кая китеп барганнармы? Ни уйларга да аптырадым. Шуннан гына искә төште, телефоным сүндергән килеш Даниядә калды бит. Такси чакырып, аңа киттем. Ярый әле өендә туры килде. Телефонны кабызсам, кемдер унбиш тапкыр шалтыраткан. Гөлсем түгел, ят номер. Тизрәк шуны җыйдым.
– Ник шалтыраттыгыз? – дидем.
– Сез Гөлсем Илгизовнаның иреме? – дип сорады хатын-кыз тавышы.
– Әйе.
– Борчылмагыз, Майя миндә.
– Кем соң сез? – дим аптырап. «Нишләп әле Майя бер билгесез хатында булырга тиеш?»
– Мин Надя, хатыныгыз белән бергә эшлибез.
– Ә Гөлсем кайда?
– Аны «ашыгыч ярдәм» белән алып киттеләр.
– Ни булды?
– Белмим, эштә аңын югалтып егылды.
Дания, сораулы карашын төбәп, янымда басып тора. Хәлне аңа да аңлатып бирдем. Хатын-кыз шул, беренче соравы «Кайсы больницада икән?» булды.
Кабат Надяга шалтыратырга туры килде.
– Бүген соң инде, иртәгә барырсың, – диде Дания. – Кайтып йөрмә. Син ашаганмы?
Әйбәт, акыллы хатын Дания. Кеше хәленә керә белә. Ничек яратмыйсың ди аны. Бар яклап килгән бит. Икенче көнне минем белән бергә Гөлсем өчен ризыклар да алып йөрде әле.
– Хатыныңны кайгырт, минем янга килми тор әлегә, – диде.
Гөлсемнең кан басымы кинәт күтәрелгән икән. Инде җайланып килә. Мине күрүгә, беренче соравы Майя хакында булды.
– Кешедә тоту яхшы түгел, син аны өйгә алып кайт инде, – диде.
– Ник миңа шалтыратмадың? – дигәч, Гөлсем башын икенче якка борды да күңелсез генә әйтеп куйды:
– Ә нигә? Минем хәлем сине кызыксындырамыни?
– Мин ярамасам, Шамил килер. Аңа әйттеңме соң?
Гөлсем гаҗәпләнде:
– Нигә? Шамил абыйның монда ни катнашы бар?
– Аның баласы бит синдә, – дидем мин.
Гөлсем телсез калды. Әлбәттә, мондый сүзне көтмәгән иде. Мине тилегә санамакчы булгандыр. Күзгә-күз карашып тордык.
– Кит, Гафур, зинһар, кит, – диде Гөлсем. Күзләрендә яшь иде.
– Китәрмен дә шул! – дидем мин. – Тынычлан берүк, башка борчып йөрмәм. Юатучылар табылыр.
Майяны алырга бармадым. Торсын шунда, нишлим мин аның белән? Гөлсем дә, бу бала да минем өчен чит инде хәзер. Хәл ителгән, карар кылынган, киләчәгем Дания белән бәйләнгән.
Надя кичтән тагын шалтыратты:
– Сез нигә кызыгызны һаман килеп алмыйсыз?
– Мин Казанда түгел, командировкада, – дип алдаштым.
Әгәр синең ышанычыңны үтерсәләр, кешегә санамасалар, үзеннән-үзе таш бәгырьле бәндәгә әйләнәнең икән ул. Хәтта үзеңнең оятсызлыгыңнан, явызлыгыңнан тәм таба башлыйсың. Мин генә түгел, сез дә газапланыгыз әле!
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк