Логотип
Проза

Канатсыз очыш 3

(Повестьтан өзек)

Язмыш мине үсмер чагымдагы тәүге хисләрем хуҗасы белән никтер кабат очраштырасы иткән. Юкка түгелдер бит? Мин Нәфисә җибәргән рәсемне кулдан төшермим, тик аңа түгел, янәшәсендә моңсу елмаеп утырган Гөлсемгә карыйм. Ә Гөлсем Рәшиткә яза, ул хатлар Рәшиткә яшәргә көч бирә, киләчәгенә өмет нуры сибә.

Армиядән без Казанга бергә кайтып төштек. Икебез дә күз явын алырлык парад киемендә. Чәчәк, тәм-том алып, кызлар торган йортка юнәлдек. Ишекне Нәфисә ачты. Башта Рәшит белән үз итеп, җылы итеп исәнләште, аннары миңа баш какты:

– Ә сез Гафур буласыздыр, әйеме? – дип сораган булды. Минем караш Гөлсемне эзләде.
– Гөлсем кибеткә генә чыгып киткән иде, озакламас, – диде Нәфисә. – Сезнең бүген кайтасын белмәдек бит. Ник алдан хәбәр итмәдегез? Вокзалга барып каршылар идек.

– Сюрприз ясыйсы килде, – диде Рәшит. – Бәлки, мин Гөлсемгә каршы чыгармын? Кайсы кибеттә соң ул?
– Итекченең итеге юк дигәндәй, аш пешерә башлаган идек, тозыбыз беткән булып чыкты, – дип елмайды Нәфисә. – Борчылма, Рәшит, хәзер кайтыр ул. Кибет безнең йортта гына, беренче катта. Сез чишенә, урнаша торыгыз. Мин ашны пешереп бетерим инде. Тозсыз ашны...

Рәшит түземсезләнеп Гөлсемне көтте. Мин дә. Тик дустым бу хакта белми. Нәфисәгә карата битараф, салкын булуыма аптырый:

– Әллә ошамадымы? – ди. – Яхшы кыз ул. Чибәрлеге дә бар. Син аңа игътибарлырак бул инде.
Их, дустым... Ни хәл итим соң, күңел башкада бит, син сөйгән ярда...

Менә Гөлсем дә кайтып керде. Сез аның матурлыгын, зифалыгын күрсәгез! Бал да шикәр. Кап та йот. Хыялымдагы күрше кызы бүгенге Гөлсем янында күләгә генә булып калды. Каршына атылып, кочагыма алудан чак түзеп калдым. Күзләрем, күңелем генә аңа барып кунды. Ә Гөлсемнең карашы Рәшиткә төбәлгән иде шул, мине гүя күрмәде дә. Пәлтәсен дә салып тормый аның каршына килде, кулларын сузып елмайды:

– Рәшит!!!

Бу исемгә бар назын, сагынуын кушып дәште бугай Гөлсем. Миңа шулай тоелды. Рәшит кул биреп тормады, Гөлсемне кочагына җыеп та алды, яңакларыннан үбеп тә алды. Мин исә бер-берсенә сарылган ике гашыйкка кызыгып, үртәлеп карап тордым. Шуны сизепме, Гөлсем Рәшиттән аерылып яныма килде:

– Исәнме, Гафур! Сине күрер көн дә бар икән! – диде.

Никтер күземә туры карамаска тырышты. Ул, әлбәттә, минем Нәфисә белән язышуым турында хәбәрдар иде. Бергә укыйсыларын чамалап, мин хатларны кыска һәм коры язарга тырыштым. Нәфисәне өметләндерәсем килмәде, күңел һаман Гөлсем турында хыялланды. Шул хыял бүген мине аның каршына китереп бастырды. Тик Гөлсем минем белән сөйләшкәндә дә Рәшиткә карый. Аны сагынып көткәне сизелеп тора, дустымны нурлы күзләре, назлы елмаюы белән иркәли. Әдәп саклап кына, ахры, минем хәлләрне дә сорашкан була. Авылны, әбисен, минекеләрне искә алды.
– Мин анда кайткалыйм бит хәзер. Элек әни җибәрми иде. Хәзер үземә үзем хуҗа. Әби янында рәхәт, балачакка кайткан кебек...
– Әйдә, иртәгә бергәләп кайтыйк, – дигән идем, Рәшит шундук миңа сөзеп-акаеп карады:
– Ни сөйлисең син?! Уйлама да! Гөлсемне беркая җибәрмим! Шулкадәр күрми тор да, сиңа ияртеп җибәр, имеш.

Аннары тавышын йомшартып Гөлсемгә эндәште:
– Бәлки, иртәгә эшеңнән сорарсың? Көне буе бергә булыр идек.
– Җибәрмәсләр шул, бер генә көн түз инде, Рәшит. Ял көне сменаны тапшырабыз. Аннары мин атна буе ирекле. Кая теләсәң, шунда барырбыз.

Табыннан кузгалгач, Гөлсем белән Рәшит, бераз йөреп кайтабыз, дип, урамга чыгып киттеләр.

Нәфисә белән аптырашып утырып калдык. Бераздан кыз, чем-кара күзләрен миңа төбәп, нидер уйланып торды да күңелендәгесен ярып салды:
– Син дә миңа ошамадың... – диде.

Димәк, минем тәртиптән нидер чамалаган. Сизгер күңелле, зирәк кыз икән. Мин, ни әйтергә белми, авызымны ачып калдым. Ә кыз кырыс тавыш белән дәвам итте:
– Оятың булса, Гөлсем белән Рәшит арасына кермә! Алар бер-берсен ярата, аңладыңмы? Гөлсем – Рәшитнең бу дөньяда бердәнбер якын кешесе, шатлыгы, киләчәге. Ә хәзер кит, икейөзлеләнеп, театр уйнауларың кирәкми миңа! Мин туры сүзле кешеләрне яратам. Аңладыңмы?
– Аңладым, – дидем мин. – Синдәге баш миндә дә бар.
– Тупас кеше икәнсең, – диде Нәфисә.
– Гөлсем – минем авылдашым, күршем. Хатымда язган идем югыйсә. Рәшитне ярата дип, хәзер миңа аның белән сөйләшергә дә ярамыймыни? Бигрәк каты икән сезнең законнар, армиядә дә болай түгел иде, – дип, сүзне шаяртуга бормакчы булдым. Чөнки Нәфисәдән аерылсам, Гөлсемне күрүдән дә мәхрүм калачагымны бик яхшы аңлыйм.
– Әй Гафур... Мине тилегә санама, зинһар! Авылдашка да, күрше кызына да алай карамыйлар, – диде Нәфисә.
– Ничек карыйлар соң? Шул ук күз бит ул, кемгә карасам да.
– Адаштырма кеше күңелен! Әгәр Рәшитне хөрмәт итсәң, дуслыкны бозарга теләмәсәң, алардан ераграк тор, – дип кырт кисте Нәфисә.

Өмете акланмаганга үртәлеп агу чәчүче бу кыз янында миңа рәхәт түгел иде. Әйберләремне җыйдым да вокзалга киттем. Авылда әти-әни янында кадерле кунак булып, айга якын сыйланып, ял итеп яттым. Кай тарафка карасам да, күз алдыма Гөлсем килеп басты, күләгәмә әйләнде. Аның балачак эзләре шунда язылып калган бит, яшьлек гөле безнең авыл бакчасында чәчәк ата башлаган. Миңа аны гел күреп, гел янәшәмдә тоеп яшәү кирәк иде. Гөлсемсез тормышның бөтен мәгънәсе югалыр сыман тоелды. Уйлана торгач, хыялымнан, бәхетемне сынап караудан баш тартмаска булдым. Әле соң түгел, мин җан тарткан кешем янында булырга тиеш дип, җыендым да кабат Казанга юл алдым. Хәер, китмим дисәм дә, авылда рәт беткән иде. Мин ватанны саклап йөргән арада, күзгә күренмәс «дошманнар» туган җиремне ботарлап ташлаган. Күмәк хуҗалык таралган, парктагы техника туздырып ташланган, колхоз маллары, «лейкоз, туберкулез» дигән булып, ит комбинатына озатылган. Ә ферманың ташларына хәтле сүтеп урлап бетергәннәр. Авыл мескен, кызганыч хәлдә калган иде, соңгы сулышын алып ята. Әти әйткәнчә, «авылны акыртып талаганнар». Беркая китәр җире булмаган карт-коры гына пенсия акчасына җан асрап маташа, ә яшьләр читкә китү ягын карый.

– Авылда тормыш бетте, улым... Өстәгеләр шулай хәл итте, бездән сорап тормадылар... Төзедек-төзедек тә комга утырып калдык. Эш тә юк, түләү дә юк. Көчең барда акчалырак эшкә урнашып кал. Безнеке үткән инде, ә сезгә гомер итәргә кирәк, – диде әти.

Акчалы эшкә урнашу өчен башта укырга, нинди дә булса һөнәр алырга кирәк иде. Яңа заман өчен шуннан да кулае булмас дип, элемтәчеләр әзерли торган техникумга барып кердем. Хөкүмәт биргән стипендиягә генә җан асрап булмый, укуны эш белән бергә алып барырга туры килде. Ул чакта уен клублары әле туздырып ташланмаган, гөрләп эшләп тора иде. Шуларның берсенә, Гөлсем эшләгән кибет тирәсенәрәк сакчы булып урнаштым. Ансат баерга теләүче хыялыйларга беркайчан кытлык юк, кайсылары өенә бөтенләй кайтып тормый, башын-күзен тондырып автоматка ябышып ята. Алар ота да алдана, ә минем эш бара, акча бара... Җай чыккан саен Гөлсем кибетенә сугылам. Кичләрен анда халык күп, Гөлсем үз эше белән мәшгуль, беркемгә күтәрелеп карамый, мине күрми, башын иеп, кассада санап утыруын белә. Күземне алмый, читтән генә күзәтәм моны, уем белән алсу яңакларын, чия иреннәрен үбәм. Беркөн түзмәдем, сөт-ипи күтәреп, каршына килеп бастым. Ул җитез генә санап:
– Егерме өч сум, – диде.

Аның игътибарын җәлеп итәр өчен:
– Ә минем акчам җитми... – дидем.

Гөлсем башын күтәрде, күзләрен зур ачып миңа төбәлде:
– Гафур?! Син?! Нишләп йөрисең монда? Кунакка килдеңме?

Мин үз хәлләремне сөйләп бирдем. Сатып алучылар үтә торды, Гөлсем шалт-шолт санады, бушаган арада мине тыңлады.
– Укырга керүең яхшы булган. Ә без Рәшит белән өйләнешәбез...
– Кайчан? Ник? Ник шулай ашыгып? – дидем мин, бу хәбәрдән югалып калып. Көтелмәгән хәбәр түгел югыйсә, шуңа барасы билгеле иде.
– Рәшит ашыктыра, сине югалтудан куркам, ди.
– Ә син?
– Нәрсә мин... Мин риза... Гафур, син киләсе атнада кагыл әле. Чакыру кәгазьләре әзер булырга тиеш. Нәфисә белән икегезне бергә чакырабыз. Югыйсә син югалдың. Ел буе хат языштыгыз да, хәзер сәлам дә бирмисең...
– Безнең холыклар килешмәде. Сукмаклар чуалды, ә юллар аерылды, – дип көйләп куйдым мин.
– Кызганыч... Нәфисә – бик яхшы, ышанычлы кыз ул. Хуш дияргә ашыкма әле син.
– Хуш дияргә ашыкмыйм мин, Гөлсем. Саумы, бергә булыйк, мәңгегә, диясем килә. Тик аңа түгел...
– Алайса, кемгә инде?
– Сиңа...

Гөлсемнең йөзе катып калды, нидер уйланып, байтак кына дәшми торды. Аннары:
– Сиңа шаяртырга булсын инде... – дип, моңсу гына елмайды.

Бу елмаю табигый түгел иде, ни чарадан бичара сыманрак тоелды. Йөрәктән өзеп алып әйткән җитди сүземне шаяртуга сылтап үпкәләде бугай әле. Гөлсем миңа күрше егете, дус, абый-энесе итеп кенә карый, үзенә гашыйк дип башына да китерә алмый иде, күрәсең. Шулай итеп, өметкә бернинди урын калмады. Гөлсем Рәшиткә кияүгә чыга...
Туйны зурдан кубып үткәрмәделәр, ниндидер уку йортының җыйнак кына ашханәсендә утырдык. Халык күп түгел иде. Гөлсемнең әнисе үзе генә килгән. Таныш кешене очратуына сөенеп, ул минем янга килеп утырды, сорауларга күмеп ташлады. Нидер сөйләде, мин дә сөйләдем. Тик бар уем, карашым түрдә утырган парда иде.

Ак күбеккә батып утырган Гөлсем ул кичтә хан кызыдай гүзәл иде. Рәшит бәхетеннән көнләшүдән барча җеннәрем  кузгалып, йөрәктә тәмуг учагы кабызды. «Ник Гөлсем янында мин түгел?!» – дип үртәлдем мин. Ник теге чакта әнисе аны еракка алып китте? Авылда калган булса, мин Гөлсемне югалтмас, беркемгә бирмәс идем! Түрдә кияү егете булып Рәшит түгел, мин кукраеп утырыр идем!

Түзмәдем, Рәшиттән рөхсәт сорап, кәләшне биергә чакырдым. Биленнән кысып тотып:
– Урлап китимме әллә үзеңне? – дидем.

Гөлсем аптырады:
– Нигә? Рәшиттән эзләтәсең киләме? Кирәмәс, Гафур, минем аны борчыйсым килми.

Аһ, Гөлсем, аңламады шул мине!

Эчкән баштан Зәйнәп апага бәйләнеп утырдым:
– Ник Гөлсемне шулай еракка алып киттең? Авылда калса, ул минеке була иде!

Зәйнәп апа елмаеп аркамнан какты:

– Әйбәт егет син, Гафур. Гөлсемгә бик яхшы дус, безгә помощник булдың. Может Гөлсемне, чынлап та, әбисе янында калдырырга кирәк булгандыр. Бик сагынды авылны. Беренче вакытларда елый иде. Отчимын үз итә алмады, шуңа да после школы Казанга чыгып китте. Өйгә бик сирәк кайта. Рәшит – порядочный егет. Яраттым мин аны. Ә син борчылма, Гафур, үзеңә менә дигән невеста табарсың, матур кызлар беткәнме?

– Шулайдыр, Зәйнәп апа, матур кызлар күптер. Тик Гөлсемнән башка берсе дә күзгә күренми шул...

Туй көнендә Рәшиткә ике бәхет берьюлы елмайды. Ап-ак костюм-чалбардан, ак түбәтәйле, җыйнак кына сакаллы затлы ирнең Рәшитнең бертуган абыйсы икәнен ул торып сүз сөйли башлагач кына аңладым. Бездән әллә ни олы булмаса да, чыгышы мәчет картлары вәгазе сыманрак иде.

– Җәмәгать, без бу дөньяга акыл җыяр, сыналыр өчен килгәнбез. Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызны уңыш-шатлык биреп тә, кайгы-хәсрәт белән дә сыный, – дип башлады ул сүзен. – Иң авыр сынау байлык белән тәхеттер. Пәйгамбәребез әйтә: «Ашыгыгыз изгелек кылырга. Әллә сез юлдан яздыручы байлык көтәсезме? Әллә сез кешене көчсез итүче авыру көтәсезме?» – ди. Бер-беребезгә игелекле булыйк, кардәшләрем, мәрхәмәт иясе булыйк. Аллаһы Тәгалә изге гамәлләребездә дәвамлы булуыбызны ярата.

Шамил абыйның ярты сәгать буе акыл сатып, туй кичен дини мәҗлескә әйләндерүе миңа ошамады. Җаен туры китереп, Рәшиттән сорадым:
– Абыең мулла түгелдер бит?
– Мулла түгел түгелен дә... Тик элеккечә дә түгел. Нык үзгәрде ул, – диде Рәшит. – Гафур, син аны кунарга үзеңә алып кайт әле. Авырсынмасаң, кәнишне...

Ул төнне Рәшит, гүзәл кәләшен куенына алып, мәхәббәт бишегендә тирбәлгәндер, ә минем төн аның абыйсын көйләп үтте. Мәҗлестән кайткач, тәмләп чәй эчәсем килә, авырсынма инде, туган, дип, ул миннән өр-яңадан табын кордырды. Моның йокларга исәбе юклыгын аңлагач, үзем дә бер-ике йомры куе чәй эчеп куйдым. Кунак – хуҗаның ишәге, диләр, бездә киресенчә булды. Шамил абый бик сүзчән, ачык күңелле кеше булып чыкты, башыннан кичкәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләп тә бирде:

– И туган, эләкте инде безгә. Мылтыкның кайсы башыннан тотасын да белмәгән килеш, утка илтеп тыктылар. Әсирлеккә элктем. Кем син, диләр. Шамил, мин әйтәм. Татар икәнемне белгәч, ник син кардәшләреңә каршы сугышып йөрисең, мөселман икәнеңне онытма, диләр. Үтермәделәр, алар – бик ушлы халык, мәеттән файда юклыгын беләләр. Кол иттеләр дә җигеп эшләттеләр. Биш әсир бер байга хезмәт иттек. Өстебездә камчы уйнап торды. Ашарга ипи дә су. Дөньяда ниләр бар – белмибез. Сугыш барамы, беткәнме, кем җиңгән, кем җиңелгән –  белмибез. Бервакытны җыйдылар да юлга җыенырга әйттеләр. Күз-кулларны бәйләп, машинага төяделәр. Бетүебез шул, атарга алып баралар, дибез. Башым диванага әйләнде, берни уйлый алмыйм. Уемда әни генә. Армиягә киткәндә, күңеле сизгән кебек, кочаклап елаган иде. Үземне түгел, әнине кызганып җаным елый, бу хәсрәткә ничек түзәр, дим. И сорыйм Аллаһыдан, и сорыйм. Анам хакына исән калдыр, аны кара кайгыга салма, дим. Догалар да ятладым, намаз укырга да өйрәндем мин анда. Хәсрәтле кешенең догасы кабул була, диләр. Мин исән калдым, ә әни бәгырькәем ул вакытта якты дөньяда булмаган инде... Ә безне юлга чыгарып бастырдылар, үзебезнекеләр каршына. Аннары илгә озаттылар...  Кайттым менә... Кайтсам, Рәшиттән башка көткән кеше дә юк икән. Ул да өметен өзгән иде инде. Хәзер бергә-бергә өр-яңадан яши башларга кирәк. Шәһәр кешесе түгел мин, җан авылга береккән. Энекәшкә дә әйттем, мунча хәтле генә булса да үз йортың, үз бакчаң булсын... Сиңа рәхмәт, энекәшкә таяныч булгансың, дуслар гел кирәк. Туганнар булып яшик. Мин Рәшитне үзебезнең якка кайтырга кыстаган идем дә, Гөлсем риза түгел.

Шамил абыйның соңгы сүзләре йөрәгемә май булып ятты. Гөлсем китеп барса, бу зур калада миңа ни ямь кала?  

       
 

Теги: Проза Хикәяләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар