Повестьтән өзек
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-2
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-3
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-4
* * *
Икенче елны үземә дә банктан бурыч алырга туры килде. Чөнки бу сәләмә торактан тәмам гарык булдым. Әйтерсең бөтен бозык адәмне шунда кертеп тутырганнар. Әллә соң бу тулай торак дигәннәре үзе кешедәге барча яхшы сыйфатларны сытып үтерә торган урынмы? Минем кебек эше-көче булганнарга моннан вакытында ычкыну хәерле, югыйсә сазлыкка кереп батуыңны сизми дә каласың. Дөньяның бар шатлыгын агудан табучылар үзләренә ияртергә генә тора. Акча сорап тинтерәтәләр, бирсәң, бетте дип уйла, кире кайтару юк. Мескен тормышлары өчен үзләрен түгел, түрәләрне сүгеп, өстәгеләргә йодрык яныйлар. Көчләре шуннан арыга җитми.
Көне-төне чаба торгач, үземә бер бүлмәле булса да фатир алдым. Барлы-юклы әйберләремне төйнәп шунда күченгәндә, миннән бәхетле кеше дөньясында булмагандыр. Төрмәдән котылган кеше иреккә ничек кинәнсә, мин дә шул бәхеттән исереп йөрдем. Ләкин соңрак ялгызлык эчне пошыра башлады. Тулай торактагы тавышка, кешегә абынып йөрүгә тәмам өйрәнгән булганмын икән. Болай булмый, миңа да бер күңел юанычы табарга кирәк дип, кыз-кыркын күзәтә башладым. Кыяфәтем үземә күрә ярыйсы, кызлар куркытырлык түгел, өметләнеп күз салучыларны үзем эшләгән җирдә дә чамалыйм. Тик күңел әлегә берсенә дә кунмый. Кем кирәк миңа, үзем дә белмим. Кул сузып чакырырсың да, аннары ничек арынырга белми аптырарсың. Шулай да сынап карарга кирәк, бәлки, берәрсе йөрәккә сукмак сала алыр дип, йөзе-елмаюы бераз Гөлсемне хәтерләткән Ләйсән исемле кыз белән якыннанрак аралашып карыйсы иттем. Минем кебек гади авыл баласы, юаш, ипле күренә. Кешегә тавыш күтәреп дәшми, җыелышларда үзен гел мактап кына телгә алалар. Очрашып йөргән егете юк кебек. Шулай итеп, сүз куштым моңа, өенә озата башладым. Ял көннәрендә дә күрештек. Кая барып сөйләшик икән дип аптырап торасы юк, башкалада парлашып йөрер урыннар җитәрлек. Гөлсемне җанымнан суырып алып, ул урынга бу кызны кертеп утыртырга азапланам, киләчәгемне аның белән күз алдына китермәкче булам. Ләкин кыз күңел тәрәзәләрен ачарга бик ашыкмый. Әллә ышанып бетми, әллә үзе шундый йомык. Артык дөрес кеше иде ул, бар яклап та килгән, тик барыбер нидер җитми. Китаптан төшеп утырган уңай герой сыманрак диимме соң. Гомер юлыңны бу кыз белән үтәргә уйласаң, ул юл, әлбәттә, туп-туры һәм шома булачак. Бернинди томан, җил-буран юк, ап-аяз, яп-якты! Ышанычлы юлдашыңны култык астына кыстырып, җырлый-җырлый якты киләчәккә атла да атла гына. Туры юлдан йөрүче дөрес кешедән зыян булмас, дип, мин үз ниятемнән чигенмәдем. Коеп яңгыр яуган бер кичтә Ләйсәнне тәвәккәлләп өемә чакырдым. Бер-беребезгә ияләштек кебек, кочышу-үбешүләр бездән дә калмады. Барысы да кешечә, үз тәртибе белән бара. Килде көн, өйләнергә исәбем барлыгын әйттем. Ә ул, ашыкмыйк, ди. Имеш, апасы кияүгә чыкмаган. Чиратны бозып булмый, янәсе.
– Бәлки, ул гомере буе чыкмас? Шулай көтеп утырырсыңмы? – дим.
– Сабыр итик, яме, Гафур. Бер генә ел булса да. Апага читен булыр.
– Соң, алайса, язылышмый гына бергә яшик. Кил дә тор миндә. Юрганы да, мендәре дә, чәйнеге дә икебезгә бер җитә, – дип шаярттым.
Ләйсән бик үзсүзле үҗәт кыз булып чыкты:
– Юк. Башта – никах, туй. Аннары гына бергә яши алабыз. Мин бит кыз кеше, – ди.
Үгетли торгач, әти-әнисеннән ризалык сорарга Май бәйрәмнәрендә боларга кайтырга булдык. Шундый изге ниятләр белән ашкынып йөргәндә, юлыбызда Нәфисә очрады. Без Ләйсән белән кафедан чыгып килә идек. Аның туган көнен бәйрәм иттек. Ләйсәннең кулында мин бүләк иткән ап-ак розалар. Ул аларны кадерләп күкрәгенә кыскан. Үзе бәхетле елмая. Мин дә шат. Янәшәмдә минеке булырга ризалык биргән ышанычлы яр атлый. Мәхәббәтсез дә яшәп буладыр ул... Мин генәме бу дөньяда җан сөйгәне белән кушыла алмаган...
Нәфисә, сынаулы карашы белән безне тырнап, башта исәнләшмичә, дәшмичә үтеп китте. Кәефсез иде ул, борчулы иде. Аннары кире әйләнеп килде.
– Гафур, сиңа сүзем бар, – дип, җиңемнән тотып читкә тартты.
Ләйсән аптырап басып калды.
– Син ишетмәгәнсеңдер әле, Гөлсемнәр зур бәлагә тарыды бит. Төнлә йортларын яндырганнар. Рәшит вафат, ә Гөлсем авыр хәлдә больницада ята. Баласын югалткан...
Бу коточкыч хәбәрдән миңгерәп калдым.
– Кайда ул? Гөлсем кайда? – дип кычкырдым.
Шул секундта ук янына йөгерергә әзер идем, тик Нәфисә туктатты:
– Ашыкма. Аның янына кертмиләр әле. Мөмкин булгач, үзем хәбәр итәрмен. – Ул Ләйсән ягына ымлады: – Онытма, сине көтәләр.
– Ул качмас, – дидем мин. – Ә син шалтыратырга онытма!
– Ярар, – диде Нәфисә.
– Кем иде ул? – дип сорады Ләйсән, мин әйләнеп килгәч. – Элек йөргән кызыңмы?
– Юк инде. Авылдаш, күрше, – дип алдаштым мин.
– Ни булган? Кинәт йөзең үзгәрде, кәефең төште.
– Абыйсы авариягә эләккән. Минем дустым.
– Исәндер бит?
– Исән. Тик хәле авыр, ди. Ләйсән, әйдә, мин сине озатып куйыйм.
– Шуның белән туган көн тәмам, дисеңме?
– Үпкәләмә... Хәлемә кер инде.
Ләйсәннең борыны салынды. Ә мине тулаем Гөлсем турында уйлар ялмап алды, инде аны үз күзләрем белән күрмичә тынычлана алмам төсле. Беләгемә ябышып, үзенекен сөйли-сөйли янәшәмнән атлаучы кыз бүген миңа кирәк түгел. Мин аны тыңламыйм да, ишетмим дә. Янымда булуына көчкә түзеп барам, ул миңа Гөлсем турында уйларга комачаулый. Тизрәк аннан аерыласым килә. Ниһаять, ул торган йортка килеп җиттек, саубуллашып битеннән үпкән булдым. Подъездга кереп барганда Ләйсән кинәт борылды да, еларга җитешеп: «Мин сизәм... Син миннән китәсең...» – диде. Маңгаема бәреп әйткән хак сүзгә аклану табалмыйча, исерек кешедәй елмаеп, кул гына болгадым. Кара тимер ишек миңа өмет баглап йөрүче акыллы кызны үз эченә алды да шапылдап ябылды...
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк