Логотип
Күңелеңә җыйма

Чын мәхәббәт бар ул, бар!

Мәхәббәт... Ап-ак кар явып, бераз буранлап торган кичтә кап-кара тун киеп килеп керде ул минем тормышыма. Әйе, әйе, ак атка атланган ак киемле принц түгел, нәкъ менә кара тун кигән егет. Ясалма мехтан тегелеп, елкылдап торган андый тун модада булса да, аны кулга төшерү шактый кыен иде әле ул заманда. Егетем дә аны ЦУМда эшләүче танышы аркылы юнәткән булган. Әгәр дә мин утырып кайтасы автобус шоферының игезәк туганында да андый тун булмаса, бу мәхәббәт кыйссасы, бәлки, язылмый да калыр иде.

...Ул көнне күрше авыл клубына никтер күңелем ашкынды. Тышта буран дип, иптәш кызым бармады. Күрше кызын чак үгетләп, шул клубка әйдәдем.

Без әйтерсең әллә нинди серле бер дөньяга килеп эләктек: утлар, музыка, яшьләр... Менә парлы бию башланды. Мине сөйкемле генә бер егет биергә чакырды. Миннехан исемле булып чыкты ул. «Кара, бу Миннехан ярыйсы гына икән бит», – дип уйлап куйдым. Ул безнең күрше авылда гына яшәсә дә, аның турында кызлардан күп тапкырлар ишеткәнем булса да, үзен якыннан күргәнем юк иде әле.

Ярый, хуш, таралышыр чак та җитте. Автобуска төялеп кайтырга чыктык. Берзаман автобус туктады да, ишектән Миннехан килеп кермәсенме! Кызлар аптырашып, бер-берсенә карыйлар. Күрше авылга нәрсәгә менә икән бу вакытта, кемне озата икән, янәсе.

– Мин сине үзебезнең Фәргать бугай, дип туктаган идем, – диде аптырашта калган автобус шоферы Тәлгать тә. Миннехан кул гына селтәде. Димәк, карары нык егетнең. (Автобус туктамаса, синең арттан кайтырга йөрәгем җитмәгән булыр иде, син минем өчен буй җитмәс алиһә идең, диде ул соңыннан.)

Автобус авыл уртасына туктагач, без кызлар белән урам тутырып кайта башладык. Миннехан арттан атлый. Кем артыннан кайта икән? Кызларга шул тынгы бирми. Менә бер кыз капкасыннан кереп китте, икенчесе... Авыл башындагы иң соңгы өй – безнеке. Шулай итеп, берүзем калдым.

– Тукта инде, бераз сөйләшик, – ди бу кыюсыз гына, капкага аркылы басып. Безнең очта җил һәрвакыт көчле, каршы исә, җитмәсә. Егетнең битләре суыкта күшегеп киткән. Үзе миннән шактый олы күренә. Кыскасы, әллә ни мәхәббәт уятмады кыяфәте. Бер-ике генә сүз алыштым да кереп таю ягын карадым.

8 Март алдыннан клубта концерт булды, мин җырладым. Дискотекадан соң ул мине тагын озата кайтты, духи бүләк итте. Йомшагандай булсам да, мин әле гашыйк түгел идем.
Арчага укырга киттем. Авылдаш иптәш кызым Миннеханның мине озатканын ишеткән: «Аның Казанда йөргән кызы бар, өйләнергә йөри дигәннәр иде бит», – дигән хәбәр җиткерде. Шул сүз җитә калды, болай да аның белән йөрисем килеп тормый иде әле. Бер килүендә ярып салдым:

– Башка яныма килмә, синең йөргән кызың бар икән.

– Юк, без хәзер инде йөрмибез. Ул чагында мин бит сине белми идем. Сиңа бер күрүдә гашыйк булдым, – дигән була.

Сүз белән җиңә алмагач, качып котылырга булдым. Гомер булмаганны, өч атна рәттән Арчадан өйгә кайтмадым. Сәбәпләре дә чыгып торды: әле ансамбль белән Казанга бардык, әле иптәш кызыма кунакка киттем, тагын нәрсәдер булды. Онытыр әле егет дип уйладым. Ә ул...

Беркөнне тәнәфес вакытында училищеда нәрсәдер язып утыра идем, бер курс түбән укучы Әнисә йөгереп керде дә:

– Камәрия, сине аста Миннехан чакыра, – ди.

Һушыма килгәнче, группадаш кызлар: «Карыйк әле, ниндирәк егет икән?» – дип, җыйнаулашып беренче катка йөгерделәр. Ә мин әле ашыкмыйм, эшемне бетергәч кенә, ялындырып кына баскыч буйлап аска атладым. Төшсәм... Егетемнең дулкынланудан битләре алланган, җилкәгә аса торган сумкасын кулына тоткан. Яланбаш, чәчләре бөдрә. Зәңгәр төстәге япон курткасы да бик килешле... Каршымда кара тун киеп, суыктан куырылып торган Миннехан түгел, ә бөтенләй башка, һинд киносы артистларына охшаган чибәр егет басып тора! Тәнем буйлап кайнар дулкын йөгерде. Ә инде вестибюль белән тышкы ишек арасындагы коридорга чыгуга кофтамның күкрәк кесәсенә бер плитка шоколад шудыргач, йөрәгем бөтенләй эреде. «Шул шоколад белән үзеңә караттың», – дип көләм инде. Миннехан хәзер дә мине шоколад белән сыйларга ярата, ничек җайларга белә!

...Арча урамы буйлап шактый йөрдек ул көнне. Үзебез торган фатирны күрсәтеп кенә уздым, өйдә калган ярты буханка кара ипигә маргарин ягып чәй эчертергә оялдым, авылдан килгән тәмнүшкәләр ашалып беткән иде инде. Кибетләргә кердек. Миннехан, әни ярата дип, шикәр, тагын ниләрдер алды. Мин шаккаттым, «әнигә» дип, егетләрнең шулай кибеттән күчтәнәч алганын беренче күрүем иде. 
Аңа булган ихтирамым тагын да арта төште.

Менә шуннан башланды инде. Авылга ашкынып кайтам, атна ахырын көтеп ала алмый тилмерәм. Тизрәк кич җиткәнен көтәм. Миннеханның мотоцикл тавышын әллә ничә километрдан ишетеп аерырга өйрәндем. Ә ул матай!.. Безне кайларга гына йөртмәде! Мине поезддан каршы алып, озатып җибәрүче дә, клубка илтүче дә, безнеке дип атап йөрткән каенлыкка алып баручы да, егетемне кочаклап утырган килеш җырлап барганымны тыңлаучы да – гомумән, мәхәббәтебезнең шаһиты иде ул. Ямьле май аенда шомырт чәчәкләре белән бергә мәхәббәтебез дә чын-чынлап чәчәк атты. Мин инде Миннеханнан башка тора алмыйм, ул да, аз гына эше бушауга минем янга чаба. Бригадирлар: «Тагын кая качкан инде бу егет?» – дип эзләп йөри аннары.

Училищеда чыгарылыш имтиханнары җитте. Без һаман аерылыша алмыйча утырабыз.

– Керәм инде, җәмгыять белеменнән имтиханга әзерләнәсем бар, – дим.

– Алып чык имтихан сорауларыңны, булышам, – ди егетем.

Көлемсерәп кенә дәфтәремне алып чыктым. Шундый катлаулы сорауларга тракторист каян җавап бирә белсен, янәсе. Мин сорауны укыйм, ә ул тәфсилләп, шундый авыр теманы да үтемле тел белән аңлата. Күзем маңгаема менде!

– Ник син укырга кермисең мондый белемең белән?! – дим шаккатып.

– Минем лётчик буласым килгән иде, әнине ялгыз калдырып китәсем килмәде, башка җиргә күңел тартмады, – диде ул.

Икенче көнне, нәкъ ул аңлатканча сөйләп, имтиханны «биш»кә биреп чыктым. Университетның мехматына укырга керергә әзерләнә башладым. Бик тә студент булып йөрисем килә иде.

...Бер көнне мине директор бүлмәсенә чакырдылар. Тагын ике кыз һәм бер егетне Мәскәүгә педагогика һәм психология факультетына укырга жибәрмәкчеләр икән. Аптырап калдым, шунда ук Миннеханым искә төшеп: «Мин озакламый кияүгә чыгам дип йөри идем», – дип ычкындырдым. Психология укытучыбыз: «Әй, табарсың әле анда баргач бер москвичны», – дип көлде. Миннехан, билгеле, бик шатланмады бу яңалыкка.

– Әй, керә алабызмы, юкмы әле. Керәлми кайтсак, Казан вузына урнаштырабыз, диделәр. Кайткач, бергәләп Казанга укырга керербез, яме! Әзерләнә тор! – дип тынычландырам.

...Мәскәү! Дустым Гөлнур белән икәүләп барып кердек аны яуларга. Калын-калын энциклопедияләр тотып торган, хәйран дәрәҗәле әти-әниләре ияреп йөргән көндәшләребезгә карап, без укырга керә алу өметен өздек дияргә була. Мәскәүне булса да күреп калыйк дип, вакыт булган саен музейларга барабыз, ВДНХда йөрибез, Мәскәү елгасы буйлап экскурсия ясыйбыз. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, кабул ителгәнебезне белгәч, шатлыгыбызның чиге булмады. Мәскәү студенты булып йөр әле!

Ә мәхәббәт? Мәхәббәткә без дүрт ел срок куйдык: мин укып бетергәнче түзеп торырга дип килештек. Ант яздык, бармакларыбызны тишеп канын чыгарып, аңа мөһер суктык, пыяла шешәгә салып, каенлыктагы үзебезнең «К+М» дип уеп язылган каен төбенә күмеп куйдык. Мин киттем. Ике арада хатлар йөри башлады. Ул хатларны әле дә саклыйм. Анда сагыну, йөрәк түреннән чыккан шигырьләр, ялкынлы хисләр. Тик ул хатлар гына сагынуны баса алмый. Бәйрәм яллары җитүгә апельсиннар, һинд чәйләре, Мәскәү конфетлары белән шыплап тутырылган чемоданны чак сөйрәп мин кайтам. Җае чыгуга зур сумкага бәрәңге, ит, бал тутырып, бүлмәдәш кызларны шаккаттырып, ул килеп җитә. Миннехан күбрәк хоккей матчына килә. Ул – хоккей фанаты. Декабрь аенда була торган «Известия» газетасы призы турнирына мин билетлар алып куям. Җыен ир-ат белән су буе чират торып! Легендар Третьякны спорттан озатуны да карарга насыйп булды әле безгә. Театрларга бардык, концертлар карадык, кинотеатрларда булдык, музейларга йөрдек, ВДНХ, Третьяков галереясы – берсен дә калдырмадык. Бер килүендә хәтта Ленинградка чыгып киттек. Иртә белән килеп төшеп, көне буе экскурсиядә йөрдек, Эрмитажга кердек, аннары кичке поезд белән кайтып та киттек. Мәскәүдә укыган елларны Ходайның миңа биргән зур бүләге дип искә алам хәзер.

Аерылышулар мәхәббәтебезне көчәйтте генә. Сагынуларга чик-чама юк иде. Бер елдан Миннехан: «Мин синең янга Мәскәүгә эшкә киләм», – ди башлады. Эш тә белешеп куйдык. Егетемнең әнисен дә күндердек, мин укып бетергәнче Мәскәүдә яшибез дә, аннары авылга кайтабыз, янәсе.

Үземнең әнигә шул турыда әйткән идем... Элеп алып селкеп салды, минсиңайтим!

«Син ул ананың берьялгызы, зур авырлык белән, картаймыш көнемдә таянычым булыр дип үстергән улын алып чыгып китеп, игелек күрермен дисеңме! Бар булган өмете, яшәеше бит ул аның! Бик яратсаң, үзең кайт!» – дип тезде генә.

Белмим, уйлап бетереп әйттеме ул бу сүзләрне, кызулыгы беләнме? Бәлки, укып бетергәч кайтыр дигәндер. Соңыннан мин: «Кайтам, авылда яшим», – дигәч, «Һай, кызым, шушы рәхәтлекләрне ташлап кайтасыңмыни?» – дип өзгәләнде.

Ә мин инде шул көннән башлап «кайтам» дигән сүзне башыма салып куйдым. Уйларга бер ел вакыт булды минем. Икеләнүләр, чагыштырулар, кире уйлаулар белән башым каткан бер ел.

Монда укуымның киләчәктә миңа кирәге чыкмасын көннән-көн ныграк аңлый башладым. Әйе, укуы бик күңелле, танылган профессорлардан белем алабыз, фәнни мәктәпкә дә яздылар әле үземне, җитмәсә. «Әллә фән юлыннан китәргәме?» дип хыялланган чакларым да булды.

Өстәвенә, бер Мәскәү егете очрап, аздан гына егетем белән аралар бозылмый калды. Ходай аны юлыма мәхәббәтебезнең ныклыгын сынар өчен чыгаргандыр дип уйлыйм хәзер. Юк инде, юк, нинди генә чибәр, укымышлы булса да, бөтенләй башка җирлектә үскән шәһәр егете синең сандугачлар оялаган күңелеңне, авылның кычыткан, алабутасына кадәр сагынып тилмергән йөрәгеңне аңлый аламы соң! Ахырдан мин барыбер авылны, гаиләне сайладым. Арча педучилищесына кайтып, үземнең карарымны әйтү – иң авыры булды. Гаҗәпләнүемә каршы, директор да, психология укытучылары да беравыздан: «Бик дөрес эшләгәнсең! Бу тормышта иң мөһиме – гаилә», – диделәр. Чөнки бер укытучы – ирсез, балалар йортыннан алып үстергән улы игелекле булып чыкмады. Икенчесе исерек ир белән интегә иде.

Шулай итеп, Мәскәүдәге укуымны Алабуга пединститутында читтән торып укып бетерергә карар кылып (Мәскәүдә ул вакытта читтән торып уку бүлеге юк иде), авылга кайттым, тракторчыга кияүгә чыктым. Әмма тракторчының ниндие бит әле! Кечкенәдән әдәбият, тарих белән кызыксына, китапханәдәгеләре белән генә чикләнмичә, күп китапны «Книга-почтой» аша яздырып ала, китап кибетеннән бервакытта да китап алмыйча чыкмый торган егет!

Өйләнешеп берничә көн узуга, ул Казан дәүләт университетына укырга керергә китте. Мәктәп тәмамлавына ун ел узуга карамастан, имтиханнарны уңышлы тапшырып, тарих факультетына укырга кереп кайтты. Икәүләшеп мәктәптә эшли башладык. «Син очрамасаң, укытучы булып мәктәптә эшләрмен дигән уй башыма да кереп чыкмый иде», – ди ул хәзер. Ә мин: «Синдә Макаренко үлгән булыр иде», – дип көләм. Чөнки ул беренче көннән үк балаларның яраткан укытучысына әйләнде. Соңрак аграр көллияттә укытканда да студентлар бик яратты үзен.

Бүген без өч баланы тәрбияләп үстереп, югары белем биреп, башлы-күзле итеп, гомер көзебезгә кереп барабыз. Алар өчен кадерле әти-әни, дүрт оныгыбыз өчен – яраткан әби-бабай. Мин бүген һәр көнне тормышымнан канәгатьлек алып, «Аллага шөкер!» дип яшәвемне әнкәйнең (кайнанам) безгә булган рәхмәте, безнең аңа эшләгән яхшылыкларыбызның әҗер-савабы, «Балаларыгыздан игелек күрегез!» дип, ул кылган догаларның тормышка ашуы дип кабул итәм.

Әгәр дә мин кайтмый калган булсам... Укып бетергәннән соң кияүгә чыксам, минем Мәскәү дипломым соңрак читтән торып белем алган «Психолог» дипломым кебек чемоданда ятар иде. Авылда әлегә психологларга ихтыяҗ юк. Кияүгә чыкмасам, ятар идем инде берәр җирдә психология укытып. Бик тырышсам, бәлки, фән кандидаты булыр идем. Ә яныңда җан сөйгәнең булмагач, бәхетле булыр идемме икән?

Балаларыма, якыннарыма, барлык кешегә «Балаларыгыздан игелек күрегез!» дип телим. Ә минем кебек сайлау алдында калганнарга сүзем шул: «Мәхәббәтегезне саклагыз! Мәхәббәт булса, барлык тормыш авырлыкларына да түзәсең. Ә чын мәхәббәт бар ул, бар! Мәхәббәт бит ул яратышып-сөешеп яшәү генә түгел. Ул – синең ярты җаның өчен үзеңне корбан итәргә әзер булу, аңа яхшы булсын, аңа авырлык килмәсен дип тырышу.

Шундый вакыйга истә калган. «Болгария» теплоходында егет белән кыз бата башлагач, егет кызны йөзеп чыгыйк дип үгетли, кыз куркуыннан ниндидер торбага ябышкан көе кала, егет йөзеп чыга, никадәр көтсә дә, кыз күренми.

Миннеханым мине шунда калдырып, үзе йөзеп чыгамы соң? Юк! Ул мине йә торбам-нием белән йолкып чыгара, йә минем белән шунда үзе батып үлә. Мин моңа чын күңелдән ышанам. Хәсән Туфанның шундый шигырь юллары бар: «Вулканнарга керер идем, андадыр ул, дисәләр...» Минеке – керә.

Теги: күңелеңә җыйма

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар