Повестьән өзек
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-2
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-3
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-4
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-5
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-6
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-7
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-8
Ә Дания, мине шактый тилмертеп, сагындырып, ике атнадан соң гына шалтыратты. Беренче сүзе «Таныйсыңмы? Онытмадыңмы?» булды.
Өмете өзелә башлаган иргә канат куярга шул ике сүз җитә калды. «Сине онытырлыкмы? Тавышыңны зарыгып көттем» дип бик җәелеп сөйләшергә җыенган идем, ләкин Дания сүзне кыска тотты:
– Адресны беләсең. Кичке алтыда көтәм.
Очып диярлек килеп җиттем. Юл уңае күчтәнәч алырга да онытмадым. Килеп кергән уңайга Данияне кочагыма җыярга әзер идем, «ашыкма, башта юынып чык» дип, ваннасына кертеп җибәрде. Аннан чыккач та, «сабыр ит, капкалап алыйк», диде.
– Син мине үтерәсең! – дидем.
– Шулай ачмы әллә?
– Ач.
– Хатының нәрсә өчен?
– Әйдә, аны катыштырмыйк. Ул монда юк. Монда без икәү генә.
– Синең бер дә хыянәт иткәнең юк идеме әллә?
– Юк, дисәм, ышанасыңмы?
– Ышанам. Дөньяда могҗиза җитәрлек. Гомер буе хатын-кыз кулын тотмый яшәүче монахлар да бар.
– Яраткан кешең җанда булганда, башкаларны күрмисең.
– Хатыныңны шулай яраткач, ник миңа йөгереп килдең?
– Үткән заман бар һәм бүгенге көн. Аерма зур.
– Берни мәңгелек түгел дисең инде.
– Минем синнән аерыласым килми. Куна калсам ярыймы?
– Юк. Өеңә кайт. Хатының читтә йөргәнне сизмәсен.
– Кайтасым килми. Синең янда рәхәт.
– Мин ялгызлыкка өйрәнгән. Озак тоткарланган кунакларны яратмыйм.
– Тагын кайчан очрашабыз?
– Вакыты җиткәч, үзем хәбәр бирермен.
– Ник номерыңны әйтмисең? Әллә кунакка килүчеләр мин генә түгелме?
– Әлегә син генә.
– Серле хатын булып чыктың син.
– Бернинди сер юк. Бары саклык чарасы гына. Миңа тавыш кирәкми. Эшләгән урыным артык җаваплы.
Икенче юлы килгәч, Дания миннән ни өчендер кызым турында төпченә башлады.
– Сиңа ниемә? – дип сорадым.
– Беләсем килә. Туган көне кайчан? Нинди ул? Ничә яшь?
– Карале, син теге... погонлылар тирәсендә эшләмисеңдер бит? Ни дип шулай төпченәсең?
– Кызыксынырга ярамыймыни?
– Бала – бала инде. Аның ниен сөйлисең?
– Алдыйсың бугай син. Балң юк синең. Бер дә балалы иргә охшамагансың.
– Балалы ирнең берәр тамгасы буламы әллә? Маңгаена язылганмы? – дидем мин. – Бар, нишләп булмасын! Майя исемле ул. Май аенда туганга шулай куштык. Быел 6 яшь тулды.
Аның кайчан туганын төгәл генә беркем белми, май аенда тапканнар да «Майя» дигәннәр. Ә атасының исемен, фамилиясен каян алып куйганнардыр, анысы миңа караңгы. Бу хакта Даниягә сөйләмәдем, әлбәттә. Аны ирештереп, мыскыллы тавыш белән:
– Отчетың өчен шул мәгълүмат җитәме, әллә тагын сораулар бармы? – дидем.
– Күбрәк сөйлә. Майя нинди уенчыклар, нинди ризыклар ярата? Җырлыймы, бииме?
Уйга калдым, мин каян белим аның ни яратканын. Беркайчан кызыксынганым булмады. Рәсем ясый бугай, чөнки бервакыт Гөлсем күрсәтеп маташкан иде.Тик мин, битараф икәнемне ачыктан-ачык сиздереп, аңа күз дә салмадым, кул селтәп китеп бардым. Шул искә төште дә, бик белдекле кыяфәттә:
– Рәсем ясарга ярата ул, – дидем. Даниягә үземне яхшы әти итеп күрсәтәсем килде.
– Ни ясый инде?
Кыз бала ни ясасын, машина, танк түгел бит инде. Килеп тикшерәсе юк, уема беренче килгәнне әйттем:
– Чәчәкләр ясый, күбәләкләр.
– Икенче юлы кызыңның фотосын алып кил әле.
– Нигә?
– Күрәсем килә. Сиңа охшаганмы ул?
– Миңа түгел, әнисенә охшаган.
– Ә ник бер генә бала белән калдыгыз?
Мин алдаштым:
– Беренче улыбыз үлде.
Бу азмы-күпме дөреслеккә туры килә, чөнки Гөлсемнең туарга өлгерми үлгән баласы, чынлап та, ир бала булган. Даниянең йөзенә кайгылы кыяфәт чыкты, кызганулы тавыш белән:
– Авырыпмы? – дип сорады.
– Юк, машина таптады... – Бу сүзләремнән үземә дә куркыныч булып китте. Ник алдыйм инде.
– Ничә яшь иде?
– Җиде.
Дания башын чайкады:
– Ай-яй, бигрәк зур хәсрәтләр кичергәнсез икән…
Мин аны беләгеннән алып, күзләренә текәлеп карадым:
– Әйт турысын, нигә шулай төпченәсең син? Бөтен тормышымны айкыйсың?
Дания сорауга сорау белән җавап бирде:
– Ә син нигә куркасың?
– Кем әйтте курка дип? Курыкмыйм. Син бар һәм...мин бар. Ә гаиләмә кагылма. Яле, кил әле монда. Хисап бирер өчен килмәдем бит, матуркаем. Сине назлар өчен йөгереп килдем! Сагындым! – дип, Данияне үземә тарта башлаган идем, ул тагын кулдан ычкынды. Мут елмаеп тәрәзә каршына килеп басты да:
– Каршыдагы йортка кара әле, өченче катка. Әнә тегендә, нәкъ безнең каршыда гына. Таптыңмы? Шул балконнан күзеңне алма. Мин хәзер, – дип, түр якка чыгып китте.
Нинди сюрприз көтә икән дип карасам, Дания күрсәткән балконда мул корсаклы бер пеләш карт басып тора. Бераздан кулына бинокль алды бу, ярты гәүдәсен урам ягына сузып, безнең якка төбәлде. Шул килеш катып та калды. Балконыннан очып төшәрдәй булып ни күзәтә соң бу агай? Шулчак колагыма бик таныш дәртле көй килеп иреште.Түр якка чыккан идем, үзем дә катып калдым. Янып торган комач кызыл эчке күлмәктән генә калып, бот-күкрәкләрен уйната-уйната, Даниям нәкъ тәрәзә каршында шәрык биюен бии. Йзен үтә күренмәле алсу яулык белән каплаган. Менә ул миңа таба борылды, елмаеп күз кысты. Сылу гәүдәсен еландай боргалап, каршыма килеп басты да, бик серле итеп:
– Аңа шул да җитә. Ә сиңа? – диде.
Соңыннан мин аннан сорадым:
– Ник үртисең ул картлачны?
– Аның бөтен шатлыгы шул. Кинәнсен. Олы кешенең күңелен күрү савап түгелмени? – дип көлде Дания.
– Болай итеп акылдан яздырасың бит син аны. Мине дә. Озак күрми торсам, җаныма урын тапмыйм. Син миңа һәр көнне кирәк. Һәр көнне! Нигә шулай тилмертәсең? Иртәгә очрашырбыздыр бит? – дип сорадым өметләнеп.
Ләкин ул бу юлы да:
– Юк, иртәгә эшем күп. Мин сиңа үзем шалтыратырмын, – дип, телефон номерын тәки бирмәде.
Атна буе бер хәбәре дә булмагач, бер көнне кичке эңгер-меңгердә үзем аның йорты каршына килеп бастым. Ләкин ишеген күпме шакысам да ачучы булмады. Шунда күңелгә шикле уй үрмәләде, бәлки, ул берьюлы берничә адәм белән очрашадыр? Без, беркатлы тинтәкләр, Дания төзегән график буенча чиратлап аның күңелен күреп йөрибездер? Бу шикне йә сызып ташларга, йә дәлилләргә кирәк иде. Машинамны ераккарак куеп, сөяркәмне күзәтергә булдым. Дания төнге унбердә генә такси белән кайтып төште, ялгыз иде. Айнык түгел иде бугай, чөнки адымнары бик ышанычсыз тоелды. Баскычтан менгәндә сөрлегеп тә алды. Бераздан тәрәзәсенә ут эленде. Тик мин кереп тормадым, кайтып киттем. Икенче көнне качып утырырга туры килмәде, асылкошым өйдә булып чыкты. Мине күргәч, ризасызлыгын сиздереп каш җыерды:
– Чакырмадым бит. Ник килдең?
– Синең чакырганны көтсәң, сакалың агарыр. Кичә кайда йөрдең?
– Кайда йөрсәм дә, синең эш түгел, җаным. Мин – ирекле кош. Син тормышыма кысылма инде. Бар, өеңә кайт, хатының югалткандыр.
Шулай диеп, борын төбемдә үк ишекне ябып та куйды. Күпме шакысам да, тәки дәшмәде. Булса да булыр икән туң йөрәк. Үзе ялкын, үзе салкын шул буладыр инде.
Дания үз бәясен белеп, ялындырып кына очрашулар оештырды. Беркайчан да үзендә кунарга калдырмады. «Ник?» дигән соравыма, «мин ялгызлыкка өйрәнгән, миңа шулай рәхәт», дип үртәде. Ә мин сихерләнгән кебек аңа тартылдым. Һәр очрашуны зарыгып көттем. Шулкадәр кадерле, тансык иде миңа бу хатынның назлары! Шул назлардан мәхрүм калмас өчен, аның һәр теләген үтәргә әзер идем. Үзе горур, үзе дәртле Дания минем тыйнак хатынны кырыйга этә торды, балкып торган Дания янында арыган-йончыган Гөлсем тоныкланып калды, әле кайчан гына аның өчен ут йотып чабуларыма инде үзем дә ышанмый идем. Бер түбә астында гүяике ят кеше яши. Дания мине хәбәрсез тилмерткән чакта, бар ачу-үртәлүем Гөлсем белән Майя өстенә түгелде...
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк