Логотип
Күңелеңә җыйма

«Кышкы чия». Җыр тарихы

«Кышкы чия». Сылу, чая, янып торган хатын-кызның эчке дөньясын, матурлык серен, нечкә күңелен ача торган җыр ул. Хатын-кызның бәхете – яратуда, мәхәббәт газапларында. Шул халәтендә ул тулышып пешкән, төрле төсләре белән балкыган кышкы чияне хәтерләтә, диләр...

Чәчләрен килешле итеп җыеп куйган, зифа буен тагын да нәфисрәк, сыгылмалырак итеп күрсәтүче озын концерт күлмәге кигән яшь, сылу җырчы сәхнәгә чыгуга тамашачы «аһ» итте!

– Юбилярыбыз Илгиз Закировның кызы, җырчы-композитор Гөлназ Закирова! – дип игълан иттеләр. – «Кышкы чия»!

Җырның исемен ишетүгә үк зал кул чаба башлады. Әллә җырны яратудан, әллә җырчының үзен тулышып пешкән чиягә охшаттылар... Күр, көрән күлмәгендә көмештәй ялтыраган бизәкләр дә кышкы чиядә җемелдәгән кар бөртекләрен хәтерләтә...

Күбәләкләп яуган ап-ак карлар
Килеп куна битем очларына...

Яңа тавыш, яңа аһәңнәр җаннарны айкап узды. Җырга яңа төсмерләр өстәлгән иде. Тамашачы инде түзеп торалмыйча җырны күтәреп алды.

Син бит миңа бүген сөям дидең,
Кыш көнендә пешкән чиям, дидең...

Алкышлар, алкышлар... Гөлназны кат-кат чакырдылар. Бу алкышлар Гөлназга гына түгел, композитор Илгиз Закировка да, шагыйрә Виниса Фәттаховага да һәм, әлбәттә, җырны дөньяга яңгыраткан Хәния Фәрхигә дә иде…

«Кышкы чия». Җыр тарихы

Халык мәхәббәтен яуларлык шундый тирән эчтәлекле бу җыр ничек туган? Аның тарихы булырга тиеш бит инде... Мөгаен, ул иң элек шагыйрь күңелендә бөреләнгәндер. Мин инде күңелем белән 80 нче елларда экраннарга чыккан «Зимняя вишня» фильмын искә төшерәм. Елена Сафонова уйнаган Ольганы, аның кичерешләрен... Анжелика Варумның кышкы чия турындагы җыры да күңелдә яңгырый... Шул нотада Уфада яшәп иҗат итүче Виниса Фәттаховага шалтыратам.

– Мин катлаулы итеп, фәлсәфәләргә кереп китеп язмыйм шигырьләремне. Халык бер укуда кабул итәрлек булсын... «Кышкы чия» шигыре ничектер бик тиз язылды. Әллә ак карлар яуган матур көн тәэсиреннән, әллә хатын-кыз күңелендә кайнаган хисләр шулай үзен сиздерде... Мәхәббәт турында шигырь туды! Яратуга, назга сусаган хатын-кыз җанын ачкансың диючеләр дә булды. Инде егерме елдан артык вакыт үткән, ә шул көн кичерешләре җыр булып яңгырый хәзер. «Кышкы чия» дип исемләнгән шигырь китабым да бар әле. Ул шигырьне башта Зөфәр Хәйретдиновка биргән идем, ләкин җыр язылмады. Уфадагы концертларыннан соң Илгиз Закировка тапшырдым. Берзаман Хәния җырлый да башлады. Шигыремә канатлар куеп, Илгиз белән Хәния аны дөньяга җыр итеп очырдылар. Икесе дә күңелемә якын үз кешеләр. Мин үзем Илеш районы Этәй авылында тудым, Исәнбайда үстем. Илгиз – күрше Актаныш районы Аеш авылы егете. Хәния дә үзебезнеке – Башкортстанның Тәтешле районыннан бит. Моңнарыбыз бер-берсен тулыландыргандыр, – дип, хатирәләрен барлады ул.

...30 дан 45 яшьләргә кадәрге хатын-кызларга «кышкы чия» дип әйтәләр. Ни өченме? Чибәр, акыллы, һәр яктан килгән, табышмак кебек серле, хатын-кыз булып тәмам өлгергән, дип санап китәсе килә. Бар матурлыгы белән балкып, чәчәк кебек ачылсын өчен, янәшәсендә яраткан кешесе дә булырга тиеш, әлбәттә. Сөеп-сөелеп яшәргә яратылган зат ич алар. Ярар, шагыйрә шуны сиздерә алган. Ә композитор? Илгиз Закиров җыр турында сөйләде, «Бәйрәм» ансамблендә Хәния белән бергә эшләгән елларын искә төшерде.

– Хәния белән бергә шактый концертлар куярга, гастрольләрдә йөрергә туры килде. Берсендә Тәтешлегә Сабан туена кайттык. Шунда Хәния беренче тапкыр минем Әнгам Атнабаев шигыренә иҗат иткән «Танып буе әрәмә» дигән җырымны башкарды. Көн эссе иде. Мәйданнан ерак та түгел шул җырдагы Танып елгасы ага. Аны-моны уйлап тормастан суга сикердем. Куырып алмасынмы! Шулкадәр салкын! Мин бит Сөн буенда үскән егет. Безнең якларда су тиз җылына, июнь башында ук су коена башлый идек. Ә Танып – Пермь якларыннан ук агып килүче салкын сулы тау елгасы икән. Хәния әлеге җырны җырлаган саен шул су кергә-нем искә төшә торган иде. Ә «Кышкы чия» җырының тарихы болайрак. Уфада концертлар куеп йөргәндә бер ханым миңа «Кышкы чия» шигырен биреп китте. Бу шагыйрә Виниса Фәттахова булып чыкты. Шигырьне укыдым да, кышкы чия буламыни, дип көлдем башта. Кунакханәгә кайткач та, иртән торгач та тынгы бирми генә бит шул шигырь! Тору белән яздым, шундук нотага төшә барды: баянсыз, фортепианосыз яздым мин аны. Башта Гүзәл Әхмәтовага бирдем. Аннары, бу җыр өчен Гүзәл яшьрәк әле дип, ноталарны кире китерттем. Зәйнәб Фәрхетдинова матур башкарыр дип уйладым. Чөнки тавышында мелизмнар күп. Аның җырлавын ук күз алдына китереп, «Кышкы чия»не аңа илтеп бирдем. Тик... ята да ята җыр, Зәйнәб һаман яздырмый. Дүрт ай да узды. Ахырда, булмады инде, дип, ноталарны өеннән алып чыгып киттем. Чү, безнең Хәния бар бит! Аның җырлары тоташ хатын-кыз язмышыннан тора бит дип уйлап куйдым. Ул вакытта Хәния Чаллыда яши иде. Кайту белән ноталарны аңа биреп, җырлап күрсәттем. Ул аны ике-өч көн эчендә яздырып та чыгарды. Бу җыр нәкъ аның тавышына туры килеп, аны көтеп торган икән! Ул бөтен барлыгы, эчке дөньясы белән ачыла шушы җырда. 2004 елда «Кышкы чия» «Татар җыры» фестиваленең «Алтын барс»ына лаек булды.

– «Кышкы чия»не бик яратып башкарам. Җырлаганда вальска әйләнәсе килә хәтта! – дип сүзгә кушыла Гөлназ Закирова. – Дөресен генә әйткәндә, аның тирәнлегенә, сүзләренең мәгънәсенә дә хәзер генә төшенеп киләм. Мин бит инде үзем дә үсмер кыз түгел, ике бала анасы. «Кышкы чия» – кыш фасылында, инде гомернең тотрыклы бер чорында килгән мәхәббәт турында ул, минемчә. Бу җырны бик яраталар! Концерт барышында рәхәтләнеп кушылып җырлап утыралар. Казанда да, Чаллыда да... Гади генә җыр кебек, ә кеше күңеленә ничек үтеп керә! Мин беләм: аны Хәния апа да бик яратып башкара иде. Аның тормышына, аның язмышына аваздаш җыр ул! «Кышкы чия»не халык күңелләренә таратучы, дөньяга танытучы – ул, Хәния апа бит инде!

* * *
...Инде егерме ел буена яңгыраган җыр күңелләрне нечкәртте. Хәния Фәрхине сагындык. Күз алдында һаман бер картина: күбәләкләп яуган карлар төсендә актан киенгән яраткан җырчыбызның балкып елмаеп сәхнәгә чыгулары, җанга якын кабатланмас тавышы, җитәкләшеп үткән парлар сурәтендә вальска бөтерелүче егетләр-кызлар... 

Кышкы чия

Виниса Фәттахова сүзләре

Илгиз Закиров музыкасы

Күбәләкләп яуган ап-ак карлар
Килеп куна битем очларына.
Күзләремдә ай һәм йолдыз нуры,
Бөтереләм хисләр кочагында.

Кушымта:
Әмма күрмим яуган карларны да,
Җитәкләшеп үткән парларны да.
Син бит миңа бүген сөям, дидең,
Кыш көнендә пешкән чиям, дидең.

Күкрәгемә кысып җылытырмын,
Чиям, дидең, сине өшетмәм.
Мондый татлы, назлы сүзләрне бит
Мин тик тәүге тапкыр ишетәм.

Кушымта.

Күбәләкләп яуган ап-ак карлар
Килеп куна битем очларына.
Иреннәрдә баллы чия тәме,
Эрим кебек синең кочагыңда.

Кушымта.

Теги: күңелеңә җыйма

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар