Логотип
Проза

Канатсыз очыш 12

Повестьтән өзек

Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys

                           https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-2

                           https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-3

                           https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-4

                           https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-5

                           https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-6

                          https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-7

                         https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-8

                         https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-9

                        https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-10

                        https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-11


Сәер хәл, икебездә дә элеккеге кайнарлыкның эзе дә юк. Бу чибәр хатын бүген мине тамчы да дулкынландырмый. Аның да күзләрендә ялкын сүнгән. Матур тышлы савытларның эче буш, ашыйсы ашалган, эчәсе эчелгән... Учак сүнгән, гөлләр шиңгән...

Бу кичне дә Дания, мине үз янына яткырмыйча, урынны аерым җәйде. Кул сузымында гына булса да, мин аңа кагылмадым. Кайчандыр бик тансык булган бу хатынны кочып сөяргә тамчы да теләгем юк иде. Ике арага гүя кара пәрдә, юк, пәрдә генә үгел, чәнечкеле койма корылды.

Иртән Дания уянганчы ук саубуллашмый да чыгып киттем.

Беркайда җанга тынычлык таба алмыйм. Барысы да ап-ачык югыйсә. Гөлсем белән юллар аерылган, ул нишләсә дә, миңа инде барыбер булырга тиеш. Ә мин һаман бәргәләнәм, кыбырсыйм. Ял көнем җитү белән, Камышлы ягына таба юл тоттым. Шамил белән күзгә-күз карап сөйләшәсем, аңлашасым килә. Ни телим, нәрсә эзлим? Үзем дә белмим... Җавап тапсам, ни үзгәрә? Юл коточкыч озын булып тоелды. Җаным нәфрәт учагында янды да янды, тик көлгә әйләнә алмады...

Ләкин ярсып-ашыгып килеп керүем бушка булып чыкты. Шамил эштә иде. Бу хәерлегә булгандыр, чөнки аның көйле тормышына чумып, үземне бераз кулга алдым, тынычландым. Дуамал хисләрне йомарлап, ераккарак җыеп куярга вакыт булды.

Чакырмый-нитми бер хәбәрсез килеп төшкәнгә Нәфисә аптырап калды, ләкин хуҗабикә буларак куып та чыгара алмады. Иң беренче соравы: «Ә Гөлсем кайда? Ник бергәләп кайтмадыгыз?» – булды. Миннән җавап та көтми, шул соравына ялгап, минекеләрне сорашты.

– Майяны чит кан димәссең дә, Гөлсемнең үзеннән өзелеп төшкән кебек. Шулкадәр матур, ягымлы бала. «Әни» диеп өзелеп тора. Сезгә бер юаныч инде ул, – дип, мине майламакчы булды.

Беләм инде, болар инде Гөлсем белән сөйләшеп, аралашып торалар. Баланы яратмый, булышмый, дип, тегесе миннән зарланадыр. Тик менә Нәфисә үз иренең шул җан дустын орлыкландырып китүен беләме икән? Юктыр, андый эшләр шыпырт кына башкарыла. Ләкин без капчыкта ятмый, барыбер тишелеп чыга. Шуңа да мин монда.

Нәфисә артыгын сөйләшми генә табын корды, «юлдан килгәнсең, ачыккансыңдыр» дип, алдыма ризык тезде, кайнар аш чыгарды. Бала-чагалы йортта өстәл беркайчан буш тормый. Шамил белән Нәфисә бер кыз, бер малай үстерә, икесе дә укый бугай. Бу гаилә хакында Гөлсем сөйләве буенча азмы-күпме хәбәрдар идем. Шулай да, сүз булмаганнан сүз булсын дигәндәй, кызыксынган, сорашкан булдым. Тамак ялгап алгач, Нәфисә мине түр бүлмәгә озатты, телевизор кабызып куйды да, ялгызымны калдырып үз эшләре белән чыгып китте. Мин инде монда килүемә, шулай вакытлы-вакытсыз кеше борчып йөрүемә үкенә дә башлаган идем. Озакламый шаулашып балалар мәктәптән кайтып керде, өйдә күңелле ыгы-зыгы башланды. Җиде-сигез яшьләрдәге малай коеп куйган Рәшит иде, шул ук каратут йөз, кысык күзләр, нечкә ирен. Мин бу таза, матур балаларга сокланып, Шамил бәхетеннән көнләшеп утырдым. Аннары боларга комачауламас өчен урамга чыгып киттем.

Бу йортта мин бер генә тапкыр булдым. Рәшит янып үлгән елны Гөлсем белән бергәләп аның каберенә кайткан идек. Шуннан соң биредә шактый үзгәрешләр булган. Шамил йортны зурайткан, иске тар веранданы сүтеп, нарат бурадан иркен янкорма төзеп куйган. Ак кирпечтән төзелгән яңа гараж бу йорт иясенең машиналы булуын күрсәтә. Бакча ягына иркен теплица корып куйганнар, ел буе яшелчә белән сыйланулары хактыр. Ихатада тавыклар чемченеп йөри. Шамил теләкләрен тормышка ашырган, күренеп тора: бу хуҗалык нык, бу гаилә мул яши, тәмле ашый. Монда Гөлсемгә дә урын табылачак. Ләкин бит әле Майя бар. Кирәкме ул Шамилгә? Юк, әлбәттә. Шулай булгач, нигә гасабиланам мин? Бәлки, кыбырсып йөрүләрем юккадыр? Ни хикмәт, тынычланган саен күңелдә сораулар да артты. Һәм алар үзләренең очлы, кәкре башларын миңа таба бордылар. Берсе аеруча газаплы иде: бәлки, барысына да мин үзем гаепледер?

Менә Шамил дә кайтты. Ул минем килүемә ифрат шат иде. Эчкерсез шатлыгы йөзенә чыкты, якын туганын күргәндәй мине кочаклап алды.

– Югалдыгыз, оныттыгыз. Бер кайтып күренмисез... – дип, үпкәсен дә сиздереп куйды.

Кала кешесенә тансык, дип, өйгә кергәнче үк мунчасын ягып җибәрде. Нәфисә кай арада бәлеш өлгерткән булып чыкты. Өй гөрләп тора, бу йортта җылы һәм рәхәт икәнен шул кыска гына арада тоярга өлгердем.

Төенләп килгән агуымны чәчәргә һич җай чыкмады. Әллә кыюлыгым җитмәде. Мунча әзер булгач, мәтрүшкәле пиннек белән бер чабындырыйм әле үзеңне, тәннәрең язылып китәр, дип, Шамил дә миңа иярде. Ә мин исә үземне шулкадәр хөрмәтләп кунак иткән кешегә кай яклап, ничек бәйләнергә белми гаҗиз булдым. Шулай да сүз кузгатыр җай чыкты үзе. Парга уралып мунча ишегалдына тын алырга чыгып утыргач, Шамил үз тормышы, эшләре турында сөйләргә кереште. Зарланып та алды:

– Үзеңнән генә тормый икән шул ул. Бер-ике гектар булса да җир алырга исәп бар иде. Шунда үлән чәчәрмен, мал азыгын сатып аласы булмас дигән идем. Хәзер мал азыгы кыйммәт, эре мал асрау мең бәягә төшә. Минем бит исәп үзем өчен түгел, сатар өчен дә асрау иде. Барып чыкмады. Яхшы, уңдырышлы җирләрне әллә кайчан бүлгәләп бетергәннәр. Безнең ишегә таш-балчыклы, чокыр-чакыр урыннар гына калган. Кул селтәп китеп бардым да элеваторга эшкә кердем. Каз-үрдәк асрыйбыз, акмаса да тама дигәндәй. Үз хуҗалыгың булгач яхшы инде, сүз дә юк, ләкин эше дә тавык чүпләп бетермәслек. Ел буе бәйләнгән эт сыман шунда казынып ятабыз. Балаларны диңгезгә алып барасы килә, һич җай юк, – дип сөйләнде Шамил.

Менә шунда агулы бөртегемне сибәр җай чыкты да инде.

– Соң, икенче хатын алып кайт. Берсе белән диңгезгә китәрсең, икенчесе йорт саклап калыр, – дип шаярткан булдым.

– Миңа берсе дә бик җиткән, – диде Шамил бик җитди итеп. – Нәфисә үзе биш хатынга торырлык. Үз хатыныңны мактарга ярамый диләр дә, ну бит, туган, мактамаслык та түгел. Уңган-булган хатын бәхет инде ул. Тормышта бергә җигелеп тартсаң гына алга китеп була. Синең Гөлсем дә сөбханалла, бик күркәм, ипле хатын. Кызганыч, үз балагыз юк. Андый очракта икенче хатын алсаң да килешә, тик кирәкме ул сиңа? Ике хатын тотарлык рәтең бармы? Аны бит, туган, барысын да уйлап эшләргә кирәк. Берничә хатынга өйләнү азгынлыктан булырга тиеш түгел. Туганың үлеп, гаиләсе ятим калса, ярдәм йөзеннән аларны үз канатың астына алырга була. Мәсәлән, Рәшит үлгәннән соң, Гөлсем аның баласын күтәреп калган булса, мин аларны читкә җибәрер идемме? Юк. Үземә алып кайтыр идем. Анда да хатын-кызның ризалыгы кирәк әле.

Шамилнең шул сүзләре мине үртәргә җитә калды, яман уйларымны көчкә йомарлап:

– Исәбең бар идеме? – дип сорадым.

– Бар дип... Нинди исәп? Ул чакта ни уйларга, ни кылырга белми чаптым. Бик авыр булды, бердәнбер туганым бит. Коточкыч үлем... Сиңа рәхмәт, Гөлсемне ташламадың. Ә миңа Нәфисәдән башка беркем кирәкми. Яратып өйләндем, яратып яшим, Аллага шөкер! Шулай бергә тигез гомер итәргә язсын. Сезгә дә, безгә дә.

Шамилнең бу сүзләреннән соң аңа булган шикләрем мунча буы сыман таралып бетте. Мунчадан тәнем генә түгел, җаным да сафланып чыккандай булды. Өстемнән гүя авыр йөк төште. Миңа коточкыч оят иде. Үземне туганыдай якын күргән нинди яхшы кешене дошманым итә яздым. Мине шушындый түбәнлеккә төшерүче Гөлсем бит. Ул гаепле барысына да! Әгәр Шамилнең бу гөнаһта бер катнашы юк икән, ул чагында кемнән бала табарга җыена ул, мин санаторийда чакта кем, кача-поса, безнең бусаганы таптаган?

Эчемдә кайнаган үртәлү-ачуларны үземдә калдырмаска, аларны иясенә кайтарып түгү кирәк иде. Шамилләрдән кайтып керү белән, Гөлсемгә ябырылдым:

– Әйт дөресен, әйт! Кемнән көтәсең бу имгәгеңне, кем белән себерелеп йөрдең? Кем баласы бу? – дип, корсагына төртеп күрсәттем.

Аркасына җылы шәл бөркәнеп, мәче сыман диванда йомарланып утырган Гөлсем миңа гаҗәпләнеп карап торды да:

– Синең балаң ул, Гафур. Синеке ул... – дип пышылдады.

Ачуыма буылып, аны беләгеннән тотып селки башладым:

– Күземә кара! Минекеме?! Ичмасам, алдамасаң иде! Оятың булса, аяк астында аунап гафу үтенер идең. Ә син мине шыр тилегә саныйсың!

– Ни кирәк сиңа, Гафур? Кемнеке булса да барыбер түгелмени? Мин хәзер синең хатының түгел бит...

– Хак әйтәсең! Хәзер син минем хатыным түгел! Ләкин бу балаңны әмәлләгәндә минеке идең бит!

– Бәхетле кеше син, Гафур. Ак белән карадан башка төсләрне күрмисең... Ярый әле безнең балабыз юк. Ходай үзе саклагандыр... – диде Гөлсем әкрен генә.

– Артистланма! Саташып ятканчы, әнә әйберләреңне җыя башла. Бүген үк фатирны сатарга бирәм. Миңа да кайдадыр яшәргә кирәк!

Җил-җил атлап чыгып бара идем, артымда Гөлсемнең көчсез, ялварулы тавышы ишетелде:

– Гафур... Гафу ит мине, яме. Мин ялгыштым... Барысы өчен дә гафу ит. Мин дә сине гафу итәм.

Соңгы сүзләрен ишетеп, бер генә мизгелгә туктап калдым. Бары бер мизгелгә. Борылып карарга көч таба алмадым. Ишекне бар көченә ябып чыгып киттем...

Өйгә кабат кайтмадым мин. Бездә эшләүче бер малай фатирга кергән. Үзе генә тора. Хәлне аңлатып биргәч, үз янына кертергә ризалашты. Вакытлыча дип шарт куйды. Ул «вакытлыча» дигәне күпмегә сузылыр тагы. Берни турында уйламаска тырыштым, кадалып китсеннәр шунда, арыдым, туйдым, булды, җитәр, дип, үзалдыма мырлап йөрдем. Миннән бала табарга теләгән, шуның өчен юха елан булып куеныма кергән Дания дә, Рәшитне уйлап, сагынып, минем белән яшәгән, ни үзем, ни сүзем белән санлашмыйча, өйгә чит бала алып кайткан, карынында әллә кемнән яралган җанны йөрткән Гөлсем дә минем өчен кан дошманга әйләнгән, ә күңелемдә нәфрәт хисеннән башка берни юк иде...

(Дәвамы бар.)

Теги: Проза Хикәяләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар