Логотип
Проза

Канатсыз очыш 6

Повестьтән өзек

Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys

                           https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-2

                           https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-3

                           https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-4

                           https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-5

* * *
Ә мин түземсезләнеп Нәфисәдән хәбәр көтәм. Кайда эшләвен белсәм, янына да барыр идем. Тик белмим. Чөнки элекке урыныннан күчкән. Теге көнне яңа эше турында сорарга онытканмын. Бәлки, ул миңа хәбәр итмәскә дә уйлагандыр. Сабырлыгым бетеп, Гөлсемне үзем эзләргә керештем. Телефон белешмәсен алдыма салып, Казан хастаханәләренә шалтырата башладым. Ул гинекология бүлегендә булып чыкты, янына керү әлегә тыела икән. Үзе һаман урында ята, йөри алмый, диделәр. Аны карарга әнисе килгән, аңа кызы янында булырга рөхсәт язуы бирелгән.

Берничә көннән Нәфисә шалтыратты:
– Гөлсемне башка хастаханәгә күчергәннәр, гомуми палатада ята. Янына кертәләр. Теләгең булса бар, – диде.

«Теләгең булса...» Булмыймы соң?! Шул ук кичне, җиләк-җимешләр алып, Гөлсем янына йөгердем. Ул әле хәлсез һәм бик хәсрәтле иде. Зәңгәр күзләрендә тормыш дәрте сүнгән, йөзе суырылып киткән, иреннәре дә элеккечә пешкән җиләк түгел, төссезләнеп калган. Ләкин бу килеш тә ул миңа шундый якын, шундый кадерле иде. Мине күргәч, Гөлсем моңсу гына елмаеп куйды:
– Мин үлмәдем, исән... Үлмәдем шул... Ә Рәшит юк...
– Кайгыңны уртаклашам.
– Бәхет китермәде безгә ул йорт. Ник кенә алдык...

Юатыр сүз тапмыйча, картларча:
– Күрәчәктер... – дигән булдым.
– Күрәчәк... Киләчәк... Юктыр да кебек ул...
– Булыр. Вакыт барысын да оныттыра. Тормыш дәвам итә.
– Китап сүзләре бу... Юатып азапланма. Мин үзем дә аңлыйм. Тора салып үлеп булмый. Ничек тә яшәргә кирәк. Кабат яшәргә өйрәнергә.
– Хәлең ничек соң?
– Бернинди авырту тоймыйм. Җаным сызлый. Белсәң әгәр... Әй сызлый ла җаным... Инде ничә көннәр Рәшит белән бергә янам. Үләм дә тереләм, үләм дә тереләм. Безгә бергә үләсе булган...
– Юкны сөйләмә. Син безгә исән килеш кирәк, – дидем мин.

Гөлсемнең соры җәймә өстендә курчакныкыдай бер хәрәкәтсез яткан кулын учыма алдым, ул боз кебек салкын иде.
– Өшемисеңдер бит?
– Юк... Киресенчә, янам.
– Гөлсем... Синең яныңа килеп йөрсәм ярыймы? Һәр көнне! Рөхсәт итәсеңме?
– Нигә кирәк сиңа ул мәшәкать?
– Сине күрү нинди мәшәкать булсын? Минем өчен шатлык кына.
– Күчтәнәчләреңә рәхмәт! Әни киткәч, минем янга Нәфисәдән башка килүче юк. Ярый әле шундый дусларым бар. Рәхмәт сезгә!
– Исән калганың өчен сиңа рәхмәт!
– Рәшит киемнәр алырга кереп киткән иде... Яланаяк чыгып йөгердек бит... Ник кенә керде... Шул чакта түбә ишелееп төште... – Гөлсем, читкә борылып, кулы белән йөзен каплады. Бераз тынычлангач, бик хәлсез тавыш белән: – Син кайт инде, бар. Мин арыдым... – диде.

Гөлсем янына һәр көнне кагылдым. Ул мин килгәнгә шат иде кебек. Бераздан аңа аякка басарга рөхсәт иттеләр, система куюны туктаттылар. Дәваларның файдасы тиде, йөзенә алсулык кунды. Әмма җаны... Ул һаман авыру, күпме юатып, күңелен күтәрергә азаплансам да, күзләренә шатлык кунмады. Бу тәнгә тормыш сулышы өрергә кирәк иде. Ә җан дигәне һаман җир астында, җиде айда гомере өзелгән сабые белән Рәшите янында йөри, ике якны бәйләп торган җепләр өзелергә теләми, гүя Гөлсемне дә җир астына тарта иде. Мин аны янымда калдырыр өчен көрәшәм, шаяртам, мәзәкләр сөйлим, елмайтырга азапланам. Кайчакта күзләренә нур тула башлый кебек, ләкин кабат килгәндә, ул кабат сүнгән була, мине тагын битараф, җансыз караш каршылый.
Табибларның бурычы җанны дәвалау түгел, тәнне төзәтү генә. Тәннең нормаларга җавап бирүен аңлау белән, Гөлсемне чыгарырга булдылар. Тик кая? Миндә бер генә уй бар иде, әлбәттә, миңа! Ләкин бу хакта сүз кузгату белән, Гөлсем каршы килде. Килешмәс, имеш. Икеләнеп кенә:

– Әби янына кайтсам, ул риза булырмы икән? – дип сорады.
– Риза булыр. Үз оныгы бит, – дидем мин.
– Башта сөйләшергә, килешергә кирәк.

Мин авылга юл тоттым. Рабига әби Гөлсемнең хәлләрен белә, тик ерак юлга чыгарга, Казанга барып оныгын юатырга җае юк. Ул Гөлсемнең кайтырга ниятләвенә сабыйларча сөенде, хәлен бәйнә-бәйнә сорашты. Мин аны алдарга-хәйләләргә өйрәттем:
– Рабига әби, ул түгел, син үзең ярдәмгә мохтаҗ булып кылан. Гөлсемне кызганма, гел үзең зарлан. Ул сине кайгыртсын, юк-бар уйларга вакыты калмасын. Иң яхшысы – авыруга сабышып ят. Билемне кузгаттым, аягым сызлый дип әйт. Җан чире булганда, башка кеше турында кайгырту – иң яхшы дәва ул.
– Шулаймыни, бәрәкалла, сиксәнгә җитеп шуны да белмәгәнмен, – дип гаҗәпләнде Рабига әби. –  Гомер урын өстендә чирләп ятканым юк бит минем. Әлхәмдүлилләһи шөкер, Ходай исәнлекне мулдан бирде. Улым өчен дә яшим, ахры.
Шулай итеп, Гөлсемне авылга алып кайттым. Атна саен диярлек үзем дә кайтып йөрдем. Шуның өчен тотылган машина сатып алдым.

Армиягә киткәнче колхозда шофер булып эшләгәч, юлда йөрү тәҗрибәм бар иде, әллә ни өйрәнеп торас булмады. Бәрәңге утырта торган вакыт иде, бөтен эшне күршеләр белән бергә башкардык. Чөнки Рабига әби «билен кузгаткан» икән. Гөлсем әбисен көйләп кенә тора, үз кайгысына елап утырырга вакыты юк. Кызның йөзенә яшәү нуры кунды, җаны савыга башлады. Аңа карап, Рабига әби сөенә, мин сөенәм. Казан белән авыл арасында очып кына йөрим.

Миндәге үзгәрешкә әни генә аптырады. Беркөнне, каршына утыртып, сорау ала башлады:
– Сөйләшик әле, улым. Кайтасың да күршегә чабасың. Нинди ният белән Гөлсем тирәсендә әйләнәсең син?
– Күрше бит, әни. Булышырга кирәк, – дип котылмакчы идем, әни ышанмаганын сиздереп баш чайкады.
– Күршеләр күп анысы. Тик нишләптер гел бер якка чабасың. Кызганып кына йөрүеңме? Әллә бер-бер ниятең бармы?

Әни хәтле әнигә ничек алдыйсың? Күңелдәгене ачып салырга туры килде:
– Әгәр Гөлсемгә өйләнсәм ни диярсең?

Әни чыр итеп күземә карап катып калды:
– Бәрәч! Бу ни дигән сүз тагы?! Аны соң иртәрәк уйлап булмый идеме? Гөлсемнең туенда бәйрәм итеп йөрдең түгелме соң? Нишләп хәзер генә исеңә төште әле? Егет кешегә ирдән калган хатынга өйләнмәсә, кызлар беткәнме?! Үз тиңең табылыр әле. Юк, улым, бер дә хупламыйм бу ниятеңне. Гөлсемне мин дә кызганам, якын да итәм анысы. Бик акыллы, яхшы бала. Ләкин тол хатынны бер дә киленем итәсем килми шул, улым. Әтиең ни дияр?
– Ул аңлар. Аңларга тиеш, – дидем мин.

Ләкин әти дә, абыйлар да әни сүзен сөйләделәр. Авыл  җирендә егет кешенең аерылган яки тол хатынга өйләнүе нәсел дәрәҗәсен төшерә, имеш. Тик моңа карап кына Гөлсемне көйләүдән туктамадым. Рабига әби дә: «Мәрхәмәтле бала син, игелекләрең өчен Ходай бәхеткәйләреңне мул итсен», – дип, ниятемне хуплап-үсендереп торды. Ә минем бәхетем – Гөлсем. Ул янымда булганда дөньям түгәрәк.

 (Дәвамы бар.)
 

Теги: Проза Хикәяләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар