Повестьтән өзек
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-2
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-3
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-4
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-5
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-6
...Көзге көннәр җитеп, бергәләп утырткан бәрәңгеләрне җыеп алып базга салып куйгач, Гөлсем әйтеп куйды:
– Авылда рәхәт, тыныч. Ләкин гомер буе әби пенсиясенә яшәп булмас. Эшкә чыгарга кирәк.
Ике дә уйламый:
– Алайса киттек! – дидем.
– Кая?
– Казанга. Үз эшеңә чыгарсың. Миндә торырсың.
Гөлсем башта икеләнеп торды. Аннары килеште.
Килүен килде... Әмма бусагамны атлап керүгә үк Рәшит белән төшкән туй фотосын түргә элеп куйды. Һәм, мине шаккаттырып:
– Фатир хакын түләрмен, синең өстә тормам, – диде.
Бернинди хак алмадым, әлбәттә. Шулай яши башладык. Дуслар, бүлмәдәшләр булып... Гөлсем миңа рәхмәтле иде, рәхмәтен сүз белән түгел, игелек кылып аңлатырга тырышты. Өйдә миңа бер эш калдырмады, җыйды, юды, тәмле ашлар пешереп сыйлады. Хәер, берни эшләмичә, бары янымда, янәшәмдә утырып кына торса да, бу минем өчен әйтеп бетергесез бәхет иде. Бер ишектән атлап керәбез, бер һаваны сулыйбыз, кичләребез, ялларыбыз бергә үтә. Тагын ни кирәк диярсез? Хәлемне үз башына төшкән генә аңлар. Өзелеп сөйгәнең, гомерлек хыялың яныңда, кул сузымында гына булсын да, син аңа читтән карап сокланудан уза алма, имеш. Күңелгә сыймый ташыган хисләрне буып-төенләп тору өчен миңа пәйгамбәрләр сабырлыгы кирәк булды. Ләкин сабырлыкның да чиге була. Бер кичне түзмәдем, диванда мәчедәй йомарланып утырган Гөлсемнең каршына тезләндем дә, күзләренә туп-туры карап:
– Гөлсем, сизәсеңдер, аңлыйсыңдыр... Син миңа бик якын. Яратам мин сине! Бүген генә түгел, күптән яратам инде!Авылда чакта ук, теге томанлы иртәдән бирле. Хәтерлисеңме, сезнең сыерны эзләп йөргән идек. Әйдә язылышыйк та ир белән хатын булыйк. Барыбер бергә яшибез бит, – дидем.
– Мин сиңа бик рәхмәтле, Гафур. Син булмасаң, белмим, нишләп бетәр идем. Тик син мине ашыктырма, Гафур, – диде Гөлсем. – Үткәннәрне сызып атып булмый. Мин әлегә Рәшит белән. Ул менә монда... йөрәктә... Тиз генә китмәстер, мөгаен. Ашыктырма, яме.
– Ашыктырмыйм. Өмет бирсәң, күпме көтәргә дә риза!
– Тагын бер үтенечем бар... Тик син үпкәләмә, гаепләмә, Гафур... Әйдә, Рәшит янына кайтып килик. Аның бәхиллеген сорап, ризалыгын алып.
Бу сүзләре күңелне тырнап алса да, ярар, дидем. Рәшитне туган авылында җирләгәннәрен белә идем. Күчтәнәчләр алып юлга чыктык. Анда мине яңалык көткән икән... Шамил йортында хуҗа булып Нәфисә йөри. Безне ул каршы алды, йөгерә-йөгерә табын корды. Башта моңа әллә ни аптырамадым, без кайтасын белеп, ул да монда килергә булган икән, дип уйлаган идем. Күзәткән саен аңлый бардым: Нәфисә монда кунак түгел, ә күптәннән үз кеше. Кайда нәрсә ятканын яхшы белеп, хуҗаларча нык басып йөри. Инде Шамил белән парлашып мунчага да китеп баргач, икеләнергә урын калмады.
– Болар нәрсә, кушылганнармы әллә? – дип сорадым Гөлсемнән.
– Әйе. Безнең туйда танышканнар иде. Шамил абыйның шул чакта ук күзе төшкән.
Кызык икән... Алар туенда Нәфисә минем белән түгел идеме соң? Кай арада иснәшеп өлгергәннәр диген... Шуңа да гаҗәпләнеп сорадым:
– Ә Нәфисә? Яратып чыктымы соң ул?
– Бу сиңа бик мөһимме? – диде Гөлсем, төпченүем белән килешмичә.
Ә минем соравым юкка түгел, аңлыйсым килә. Алар туеннан соң да, Идел буенда бергәләп ял иткәндә, Нәфисә мине яратуы хакында әйткән иде бит. Кайсына ышанырга?! Ни өчен Шамилгә чыккан ул? Димәк, башканы яратып, икенче бер кешегә кияүгә чыгып була…
– Алай мөһим булгач әйтәм: Шамил абый аңа ике уйларга вакыт калдырмаган. Күргән, ошаткан, «хатыным бул» дигән дә алып та кайткан. Нәфисә бәхетле, күрмисеңмени? Очып кына йөри. Бала көтә ул. Тагын ни кирәк?
Аңлашылды, – дидем мин, сүзгә нокта куеп. – Алайса, без дә шулай итик. Ике уйлап торасы юк.
«Әйе» дә, «юк» та димәде Гөлсем, күзләреннән нур чәчеп елмайды гына…
Икенче көнне Рәшит каберенә бардык. Мин читкәрәк китеп бастым. Гөлсем ире белән «сөйләшеп» калды. Әледән-әле күзләрен сөртеп куюыннан аның елавын аңладым. Беренче ирен гомер буе оныта алмаячагын уйлап, үлгән Рәшиттән дә көнләшеп куйдым. Беренче шул ул, беренче. Гөлсемнең йөрәген мин беркайчан да тулаем яулый алмаячакмын. Теләсәм-теләмәсәм дә, тәхетне Рәшит белән бүлешергә туры киләчәк. Менә шуларны уйлап үртәлдем мин.
Киткәндә Нәфисәне ялгызын туры китереп әйттем:
– Кызый, син күпме тырыштың безне аерырга. Кеше язмышына кысылырга ярамый ул, аның өчен Ходай бар. Күрәсең – без барыбер бергә.
– Хәерлегә булсын, – диде Нәфисә. – Кара аны, Гөлсемне рәнҗетмә. Рәшит аны күтәреп кенә йөртте. Ә син тупасрак.
– Өйрәтмә, үзем белермен, – дидем. – Син дә ефәк түгел.
Казанга кайткач, Гөлсемнән сорадым:
– Инде ни әйтерсең? Рәшит ризалык бирдеме?
– Яшәп карыйк, – диде Гөлсем. – Тик туйларсыз, шау-шусыз гына, яме.
Җанымнан-тәнемнән ургылып чыккан назлы хисләрне түгәр урын эзләп, Гөлсемнең кулларын учыма алдым. Ул мине этмәде, үз уйларына чумып дәшмичә утырды-утырды да:
– Гафур, син мине чынлап яратасыңмы соң? Кызгану гына түгелме бу? – дип сорады.
Күзләренә туры карап, бик ышандырып әйттем:
– Кадерлем! Мин сине дөньяга туганнан бирле яратам. Һәм дөнья беткәнче яратачакмын!
Йөрәктән чыккан ихлас сүзләр иде бу. Ә ничек сөендем мин! Ул көннәрдә аяк астында җирне тоймый йөрдем.Тәүлекнең иң кадерле, иң көтеп алган вакыты кич белән төн иде! Чөнки без бергә, Гөлсем минеке! Ничә еллар күңелдә йөрткән иң зур хыялым чынга ашты. Гөлсемне күтәреп кенә йөрттем дисәм дә арттыру булмас. Кибеттә эшлисем килми, арыдым, диде. Алайса, өйдә утыр, мин эшләгән җиткән, дидем. Балалар белән эшләргә кызыгам, тик моның өчен укырга кирәк, диде, берсүзсез риза булдым. Көндезге бүлектә рәхәтләнеп укып йөрде, соң кайтса да, төне буе укып-язып утырса да, сүз әйтмәдем, юк-барга борчымаска тырыштым. Рефератлар язарга компьютер кирәк, диде, икенче көнне үк түр башына кайтарып куйдым, шундук Интернет та керттем. Укы, яз, җаның теләгәнне эшлә, күзләреңдә шатлык кына сүнмәсен!
Ләкин барыбер Гөлсем миңа артмады... Кулына тәрбияче дипломы алу белән, балалар йортына эшкә урнашты. Шуннан икебез өчен дә тынычлык бетте. Көн дә юк, төн дә юк: Гөлсемдә шул ташландык балалар кайгысы булды. Мин аларның исемнәренә, холыкларына кадәр белеп бетердем. Баштагы мәлләрдә Гөлсемнең хәлләре белән кызыксына идем әле. Кичебез әллә кемнең балалары хакында сөйләшеп үтә. Владик кичә кычкырганы өчен гафу үтендеме? Качып киткән Славикны таптыгызмы? Баскычтан төшкәндә Сергей төртеп еккан Регинаның аягы җайландымы? Руслан ваткан тәрәзәне куйдылармы? Кайсы авырый, кайсы дәрес әзерләми, кайсы качып йөри, тәртип боза, нидер вата-җимерә... Мин барын да белеп торам, чөнки Гөлсем эштәгене өйгә – минем башка кайтарып түгә. Балалар йортында булган һәр вакыйга – шатлыгы да, борчуы да – безнең тормышны ялкын сыман ялмап алды. Гөлсемемне эш йотты. Ул арыган, ул борчылган, чөнки бу баласы тегеләй, икенчесе алай... Хәтта ялларында да чакырып алалар иде. Шуннан мин аңладым: Гөлсем минеке генә түгел, ул берьюлы ике йортта яши! Хатынсыз каласымны уйлап, җитте, ташла бу эшне, юкса икебезнең берсе акылдан язачак, дидем. Тыңламады. Бу мәшәкатьләре генә аз тоелды, күрәсең, яңа бәла тапты.
Моның сәбәбе биш ел бергә яшәп тә, һаман балабыз булмауда иде. Гөлсем үзен гаепле санады. Инде җан кергән, барлыгын сиздереп тибенә башлаган сабыен хәсрәт ялкынында югалткач, бу кадәр зур тетрәнүдән соң икенчесе булмаска да мөмкин, дигәннәр. Гөлсем баштарак өметләнде, әмма вакыт үткән саен өмете кими барды. Һөнәрен, эшен алмаштыру да бала сөю, табигать биргән ана мәхәббәтен кая да булса түгү теләгеннән булды бугай. Баштарак мин аны хуплап, теләктәшлек белдереп торсам да, үземне һаман читкә этеп, икебезгә генә тиешле дөньяга ятлар гамен кертеп тутыргач, сабырлыгым төкәнде. Бу эштән кит, дип үгетли башладым. Китүен китте Гөлсем, тик моның сәбәбе минем ялваруларымда түгел иде.
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк