Логотип
Проза

Канатсыз очыш 11

Повестьтән өзек

Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys

                           https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-2

                           https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-3

                           https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-4

                           https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-5

                           https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-6

                          https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-7

                         https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-8

                         https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-9

                        https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-10

Повестканы кулына тоттырсам да, Гөлсем судка килмәде. Беренчесенә дә, икенчесенә дә. Өченчесендә безне аңардан башка гына аерып куйдылар. Кайтып керү белән, бу хәбәрне үзенә җиткердем. Гөлсем йокы бүлмәсендә ята иде. Мин кергәч, торып утырды. Шат кыяфәт чыгарып, мыскыллы елмаеп әйттем:

– Котлыйм! Миннән котылдың, бүген үк балаңның әтисе янына китә аласың.

Гөлсем дәшмәде, каршында бер исәр кеше басып торгандай, миңа аптырап, ямансулап карап торды. Аннары бик арыган һәм бик битараф кеше тавышы белән:

– Гафур, аякларым авырта. Майяны бакчадан барып ал әле, зинһар, – диде.

Гөлсемнең бу кадәр тынычлыгына, битарафлыгына үртәлеп, ачу белән сорадым:

– Шул гынамы? Башка сүзең юкмы?

– Сүзләрем бик күп, Гафур. Тик аларны әйтүдән файда гына юк. Барыбер аңламассың...

– Ә син аңлатып кара!

– Гафур, кешене гаепләү җиңел, аңлавы авыр. Башка күңелне аңлар өчен үзеңне онытып торырга кирәк. Ул үткән юлны үтеп, ул кичергәнне үз җаныңда тоярга.

– Без юлларны бергә үттек, барысын бергә кичердек. Тагы ни кирәк? Кешечә сөйлә, бәлки, аңлармын, – дидем мин.

– Кирәкмәс... Соң инде. Син хәзер ирекле кеше.

– Син дә ирекле, дүрт ягың кыйбла! – дип чыгып киттем.

Миннән булсын яхшылык, бакчага юнәлдем. Майяны чакырдым. Тәрбиячесе җитәкләп алып чыкты. Баласы белән анасы бер, бусы да мине кешегә санамый. Күрүгә шыңшый, тискәреләнә башлады:

– Мин аның белән бармыйм. Мин бу абыйдан куркам, – димәсенме.

Кешедән яхшы түгел дип, кызның сүзләрен көлкегә борган булдым:

– Әтиләр усал була инде.

Тәрбиячесе Майяны көчкә үгетләп озатты. Кайтканда сорадым:

– Ник миннән куркам дидең?

– Әтиләр усал булмый! Син усал, син – бүре! – димәсенме.

– Ярар, – дидем. – Яхшы әти табарсыз.

...Икенче көнне эштән кайтышлый кибеткә сугылып күңел юанычы алдым да Даниягә киттем. Ул өйдә юк иде, көтәргә туры килде. Сукмакның теге башында таныш сыны күренүгә, елмаеп каршына атладым. Ул мине салкын гына читкә этте:

– Ник килдең? Без бит очрашырга сөйләшмәдек.

– Сиңа килдем, бөтенләйгә! – дип, үзен шатландырмакчы идем, тик Дания бу хәбәрдән очынмады, кырыс тавыш белән бар өметемне туздырып ташлады:

– Миңа килдең? Менә шатлык икән! Бу кадәр зур бәхеттән миңа нишләргә инде хәзер?! Хатының куып чыгардымы, әллә барыр урының юкмы? Бәлки, миннән башка яши алмыйсыңдыр, ә? – диде.

Соңгы сорауга мөһер сугу кирәк иде, әлбәттә. Ләкин хикмәт шунда: җавапны мин үзем дә белмим. Гөлсемне тормышымнан бөтенләй сызып ташлау җиңел булмаячак. Язгы ташуларда кушылып, ике яр арасында агучы бер елга идек бит без! Ул елгалар аерылса да, кабат әүвәлге халәтенә кайта алмый, бер-берсенең суын сеңдергән инде. Язмышларны тоташтырган җепләрне өзү өчен шактый вакыт кирәк булыр иде. Шуңа күрә Даниягә:

– Синең белән яшәп карамакчы булам... – дип кенә әйтә алдым.

Дания йөземә көйдергеч караш ташлады да берни әйтмәде, терт-терт атлап, подъездга кереп китте. Мин дә аңа иярдем. Ишеген дөбердәтеп ике йозакка бикләп куйгач, ул чишенеп тә тормый диванга менеп кунаклады. Ярсыганы мыш-мыш сулавыннан сизелеп тора иде. Кулларын кушырып, бермәл дәшми утырды да «доклад»ын башлады:

– Алайса, җаным, болай сөйләшәбез. Мин уйнап туйгач чыгарып ташлый торган уенчык түгел. Син беркайчан минем тормыш белән кызыксынмадың, инде тыңла. Егерме яшьлек авыл кызының Казанда үз фатиры булсын өченаның йә бай әткәсе, йә бай сөяркәсе булырга тиеш. Минем әти бай да, ярлы да түгел, беркайда эшләмичә, әнинең акчасын урлап, өйдәге әйберләрне сатып эчеп ятучы адәм актыгы иде. Шөкер, ул хәзер юк инде, әнием, ниһаять, тынычлыкта яши. Әтисе бай яки түрә булмаган, ләкин кешечә яшәргә теләгән авыл кызлары йә олы юлга чыгып баса, йә калын кесәле сөяркә таба. Эшләп баеп булмаганны хәзер инде бишектәге бала да аңлый. Мин Казанга укырга дип килгән идем, ләкин юлым киселде. Минем кебек мескеннәргә урын калмаган иде. Исерек атам янына кире кайтмадым, барыбер көн күрсәтмәс иде, бер оешмага идән юарга эшкә кердем. Менә шунда зур гына бер абзыйның миңа күзе төште. Ул миннән утыз җиде яшькә олы иде! Файдаланды да, сафлыгың өчен рәхмәт, мин сине ташламам, диде. Сүзендә торды, үлгәнче кайгыртты. Киендерде, укытты, яхшы эшкә урнаштырды, фатирлы итте. Мин аның аягын үбеп яшәдем. Ике ел элек йөрәк белән китеп барды. Ышанасыңмы, мин аны кызгандым, хәтта юксындым да... Чөнки яратмасам да хөрмәт итә идем. Әтием урынына кайгыртты ул мине, аякка бастырып калдырды. Миңа ир кирәкми, Гафур. Мин ирләрнең янымда кунак кына булуларына өйрәнгән. Ә кунакның кадерле вакыты, үзең беләсең, күп дигәндә өч көн. Озакка китсә, дөньям тарая башлый. Мин тәртип, тынычлык яратам. Тормышым көйләнгән, торыр җирем бар, эшләгәнем үземә җитә. Уйлама, сиңа ягылуым үлеп гашыйк булганнан түгел. Миңа бала кирәк. Син түгел, мин сине сайладым, хәтерлисеңдер. Серне дә ачам сиңа. Санаторийдагы теге ведущий хатын минем туганым, алдан сөйләшеп куйган идек. Ә ресторанны үзем оештырдым. Бушлай сыр, үзең беләсең, кайда гына була... Ләкин өметем акланмады. Кысыр бугай син. Күпме тырышып та берни юк... Булмады... Вакыт хатын-кызга аяусыз, өлгерә алмам дип куркам. Әни буласым, бала сөясем килә.

Аның соңгы сүзләре ачуымны китерде:

– Рәхмәт, – дидем. – Ниятең изге булган икән. Тик мин орлык банкы да, ферма үгезе дә түгел.

– Миңа үгез кирәкми, җаным. Мин туачак балама әти эзләдем. Матур, сәламәт, акыллы... Син бар яклап туры килгән идең, әмма насыйп булмады. Ә бергә яшәргә бер теләгем юк. Ни бирә аласың син миңа? Биш тәңкәлек кәнфит-прәннекме? Ә мине кадерле булырга, үз бәямне белергә өйрәттеләр. Укытучым яхшы булды. Ирек яратам мин, үз җаема яшәргә телим. Ә синнән ни файда? Нәрсәмә кирәк миңа ир? – дип кабатлады Дания.

– Да-а-а... – дидем мин шаккатып. – Заман үзгәрде... Хатыннар азды, тыя торган түгел.

Тавышымдагы мыскыллы, зәһәр ымны сизде бугай, Даниянең кашлары җыерылды:

– Заман үзгәрде, дисеңме? Үзгәргәндер, ләкин кешеләр шул ук, җаным. Шул ук йөрәк, шул ук күңел! Яши-яши ачы сабак алабыз да битлек киеп куябыз. Кемгә нинди ошый. Битлегеңне салып, йөрәгеңне ачып кына күрсәт, шундук умырып алып типкәләргә тотыналар. Ирләргә ышаныч бармы соң хәзер? Хатыннар түгел, сез ул аздыгыз. Сез ул, ими бәйгеләре үткәрә-үткәрә, япь-яшь кызларны юл кырыена чыгарып бастырдыгыз. Ирләр, хатын-кызны кешегә санамыйча, гомер-гомергә мыскыл итеп яшәгән. Авызын шешә авызыннан алмаган әти бичара әниемә бер якты көн күрсәтмәде. Нинди тормыш инде бу?! Аның да бит гомере бер генә! Юк, әни ялгышын кабатлыйсым килми минем. Үзен генә яраткан ир көйләп түгел, үземне кадерләп яшисем килә!

– Алай булгач, бик хуш. Үзеңне үзең кадерләп яши бир, кем сиңа комачаулый? – дидем дә, Данияне ялгызын калдырып, тыныч кына чыгып та киттем…

Ләкин чынлыкта мин һич тә тыныч түгел идем. Кем әйтмешли, эчемдә кирәкмәгән әйберләр кайный башлады. Менә сиңа Дания!.. Юк инде, миңа мондый хатын кирәк түгел. Явыз, үчле уйлар белән шыплап тулган сандыгын ачып, үзенең чын йөзен күрсәтте бу. Эче тулы ялкын икән шул, мәхәббәте дә, нәфрәте дә бергә укмашкан икән. Бу ике зур көчнең кайсы нинди мизгелдә кузгалып ургыласын белә торган түгел. Ун ел бер түбә астында яшәп тә, Гөлсемнән авыр сүз, бернинди гаепләү ишеткән булмады, аның гел ипләп, хәтер саклап сөйләшүенә өйрәнгән мин. Әгәр сүземне санламыйча өйгә ташландык бала җитәкләп кайтмаган булса, кем белә, бәлки, тагын күп еллар кыз белән егет сыман бер-беребезне кадерләп, яратышып яшәр идек әле...

Даниянең өстемә аударган бер олау сүзеннән мине аптырашта калдырганы шул булды: «Кысыр син. Күпме тырышып та берни юк». Димәк, мин әти булырга сәләтсез!.. Ә мин гаепнең Гөлсемдә булуына бер шигем юк иде. Ул да гел үзен гаепләде. Ләкин Гөлсем больница юлларын еш таптады бит, тикшеренде, ахыр чиктә бала булмауның сәбәбе үзендә түгеллеген ачыклагандыр, миңа сиздерәсе килмәгәндер. Шуңа да кеше баласын алып кайтырга булган... Ләкин, яше барган саен, моңа гына риза булмыйча, Дания шикелле үк, үзенекен табып багасы, чын әни булып карыйсы килгәндер... Бәлки, Шамилнең бер гаебе юктыр, Гөлсем балага узар өчен үзе Шамил кочагына кергәндер... Җиде яттан тапканчы дигәндер?.. Ни дисәң дә үзенеке, яраткан Рәшитенең нәселе бит.

Көне буе күңелгә урын тапмый йөрдем. Җаннан – тынычлык, кулдан эш китте. Миңа хәзер нишләргә? Кая барырга? Аннары күңелгә корт төште, ник әле мин фатирымны Рәшитнең тол хатынына, бәдрәфтән табылган кызга һәм Шамил баласына калдырып китәргә тиеш? Дөресме бу? Юк бит. Мин дә кеше, миңа да торыр почмак кирәк. Шундый уйлар белән өйгә кайттым. Гөлсем бу юлы да йокы бүлмәсендә иде. Сабый баладай башыннан ук капланып, юрган астына качкан. Юрган очын күтәреп, йөзенә карадым. Ул йокламый иде, яшькә манчылган күзләрен зур ачып миңа төбәлде. Йончыган, борчулы йөзе кызарып-шешенеп тора. Елаган... Ник? Аерылганга үкенепме, яраткан Рәшитен юксыныпмы, әллә үзен кызганыпмы? Ничек булса да, ул мизгелдә Гөлсем миңа бик кызганыч булып тоелды. Рәшитне югалткан көннәрдә дә шундый чарасыз, мескен иде ул. Чәчләреннән сыйпап юатырга теләп аңа үрелгәнемне үзем дә сизми калдым, тик карашым кабарып торган эченә төшеп, сузылган кулымны кире алдым.

– Гөлсем, без аерылдык. Моннан соң бергә яши алмыйбыз. Фатирны сатарга кирәк булыр.

Гөлсем миңа текәлеп, бертын уйланып торды. Күңелендә әйтер сүзләре күп иде кебек. Аннары карашын читкә алып тыныч кына:

– Кирәкмәс, Гафур. Бу синең фатир, шунда яшә. Мин үзем китәрмен... – диде.

– Ике бала белән кая бармакчы буласың? Мин бик начар ирдер, бәлки, ләкин ул кадәр үк оятсыз түгел. Сине урамга куып чыгара алмыйм.

– Сабыр ит, яме. Бер генә ай. Аннары мин китәрмен... – дип кабатлады Гөлсем.

Башымнан әллә ничә төрле уй узды. Ә бит, ислам дине буенча, ирләргә ике генә түгел, дүрт хатын алырга ярый. Димәк, Шамил Гөлсемне үз янына алырга исәпли! Ике дус, ике көндәш булып, бер йортта, бер ир ышыгында яшәр иде. Ә ник хәзер үк түгел, нигә бер ай көтәргә?

– Ярар, синеңчә булсын. Бар Шамилең янына! Хет бүген, хет хәзер кит! Миңа барыбер! – дип ярсып чыгып киттем.

Тагын Дания ишеген шакыдым. Миңа дәгъвасы күп булса да, хәлемә керде:

– Ярый, эшләрең төгәлләнгәнче миндә яши аласың.

– Нинди эшләр?

– Аерылышкач, гадәттә, фатир, мал бүлә башлыйлар бит.

Дания каршында вак җан булып күренәсем килмәде, алдашып маташтым:

– Бернинди бүлешү булмаячак. Барысын да Гөлсемгә калдырдым.

– Бик шәп! – диде Дания, мыскыллы елмаеп. – Бусы ирләрчә, әлбәттә. Ә миңа буш кул белән килмәкче буласыңмы? Бусы ирләрчәме? Акылың алтын икән!

– Озак тормам, китәрмен.

Бу сүзем дә Даниягә ошамады:

– Китәргә булгач, ник килергә? – Аннары йомшарды үзе: – Ярар, бер кичкә түзәрмен. Үзем ияләштердем бит. Хәзер чәй куям, – дип, кухняга чыгып китте.

(Дәвамы бар.)

Теги: Проза Хикәяләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар