(Повестьтән өзек)
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-2
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-3
* * *
Рәшит, абыйсының киңәшен тыңлап, Казан кырыендагы Уракчы бистәсеннән бүрәнәләре уалырга торган бер сәләмә йорт сатып алды.
– Йорты шаккатарлык түгел, төртсәң таралырга тора. Аның каравы Идел кул сузымында гына. Әкрен генә яңартырбыз. Җиләк-җимеш, яшелчә үзебезнеке булачак, – дип, шатлыгын минем белән уртаклашты.
Рәшит дус минем күңелгә нинди уйлар оялаганын белми, элеккечә ышана, якын итә. Шалтырата, нигә килмисең дип үпкәли. Идел буенда ял итәрбез дип, җәйнең бер көнендә Нәфисә белән икебезне кунакка чакырдылар. Һаман-һаман баш тартсаң да яхшы түгел дип, барырга булдым.
Нәфисә белән аралар пешмәгәнен Гөлсем чамаласа да, Рәшит өчен без һаман парлы егет-кыз идек. Кәләшенә мактау яудырып, игътибар күрсәтүемә ул әллә ни пошынмады. Хәер, Гөлсем моңа сәбәп тә бирми, үзенә төбәлгән әрсез карашымнан качып, иренә сыена, аңа гына елмая.
Болар бәрән итеннән шашлык әзерләгән иде, яр буендагы таллар ышыгына урнашып, табын кордык. Кызлар су коенырга киткәч, Рәшит белән сөйләшеп утырдык. Ул пластик тәрәзәләр җыя торган фирмага урнашкан, ә Гөлсем әлегә беркайда да эшләми, йорт мәшәкатьләре белән мәшгуль икән.
– Мин бик бәхетле, Гафур. Өйдә көтәр кешең булгач, җанга рәхәт. Әйдә, син дә өйләнеп җибәр. Ник сузасың? – дип сорады ул.
– Ашыкма, башта торыр почмак кирәк. Нәфисә минем эт оясында яши алмас. Безнең сарык абзары да ул общагадан арурак, – дип зарланып алдым мин.
– Минем йорт та беткән, тыштан гына майлаган кебек. Искегә тимә, исең китәр шул, кайсы баштан тотынырга да аптыраган.
– Ярдәм кирәк булса чакыр, көчтән килгәнчә булышырмын, – дидем мин.
– Яхшы сүзеңә рәхмәт! Тик бөтен нәрсә акчага терәлә шул, Гафур. Төзелеш материаллары бик кыйммәт. Ничек тә яңартасы иде дә...
– Әнә тегеләрнеке кебекме? – дип сорадым, ерактан күренеп торган кызыл кирпечле өч катлы йортка ишарәләп.
– Кая инде, моңа буй җитәме?! Кирәге дә юк. Нәфсеме инде бу, бүтәннәрдән калышмыйм дип котырумы?.. Байлык белән шапырыну китте.
– Без дә мактаныр идек, читтән керер җир юк. Эшләп кенә баеп булмый хәзер. Вәт заман килде, малай, җыен бур түрдә йөри. Суд та юк, закон да юк.
– Зарланып ни файда? Акчам булса, иң башта бурычтан котылыр идем әле, тау булып өстә тора. Бер чумсаң, ычкына торган түгел. Бишне алсың, унны түлисең. Әллә кемнәрне баетып ятабыз инде. Аннары тагы кредитка чумарга, йорт төзергә. Башкача булмый. Син дә гомер буе тулай торакта яши алмассың.
– Ялгызыма ярый ничек тә, – дидем мин. – Өйләнергә җыенмыйм. Камыт кигәнче, буйдак тормышның рәхәтен күреп калырга кирәк.
– Мин дә шулай иртә өйләнермен дип уйламаган идем. Беләсеңме, Гөлсемсез калудан курыктым. Хәзер күңелем тыныч, яраткан кешем янымда. Бәхетле мин, Гафур! Гөлсемнән башка тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм.
Шулай диде Рәшит. Гөлсемнән башка миңа да ямь юклыгын ул каян белсен.
– Камышлыга кайтып килгән идек, әти-әни рухына Коръән ашы үткәрдек. Абый йортны яңартып, зурайтырга исәпли. Аннары өйләнәм, ди.
Туган йорт терелә. Кайтыр җир бар. Их, абыйны көтеп җиткерә алмады шул әни... – дип авыр сулап куйды Рәшит. – Син бәхетле, әти-әниең исән, кадерләрен бел. Кйткалыйсыңдыр бит?
– Җай булганда. Якын ара түгел бит. Еш кайтып булмый.
– Ә син ешрак кайтырга тырыш. Үкенечкә калмасын, – диде Рәшит. – Әйдә, без дә бер чумып килик!
Рәшит Иделгә таба йөгерде, йөгергән уңайга безгә таба атлап килүче Гөлсемне кочып-үбеп алды. Миндә тагы көнчелек уты кабынды. Нинди сылу, гүзәл ул! Ихтыярсыз, аның су тамчылары җемелдәгән зифа сынына карап онытылдым. Ник качып йөрим соң әле мин? Гөлсемне күрү, тавышын ишетү гаепмени? Күңелдә бер хәйләкәр ният уянды, әгәр Нәфисәгә өйләнсәм, бу бәхет бик якын булачак бит!
– Су май кебек, рәхәт! Бар, син дә коен, Гафур. Ник күләгәдә качып утырасың? Син бит шәп йөзә идең, – диде Гөлсем, миңа якынлашуга.
– Менә постны сиңа тапшырам да китәм, – дидем һәм елмаеп күз кыстым: – Алтын чәчле су кызы!
Гөлсем оялчан гына көлемсерәп куйды. Үзенең гүзәл икәнен бик яхшы белә иде ул, Рәшите бит аның алдында сандугач булып сайрый. Мөмкин булса, кесәсенә салып, гел үзе белән йөртер иде. Мин генә артык сүз әйтә алмыйм. Эчтән генә: «Син минеке түгел... Ник минеке түгел?!» – дип уфтанып, Иделгә таба атладым. Нәфисә яр буенда кояшта иркәләнеп басып тора. Ул да сылу, ул да чибәр!.. Ни кирәк миңа тагы, ник әле мин дустым өлешенә кул сузам? Нәфисә янына килеп бастым да:
– Сиңа сүзем бар, – дидем.
– Тыңлыйм, – диде Нәфисә, башын миңа таба борып. Чем-кара күзләрендә кояш нурлары чагылса да, бу карашны ягымлы дип әйтеп булмый иде. – Тагы нинди әкият сөйләргә җыенасың?
– Әкият түгел. Бик җитди сүз. Рәшит сине миңа яучылый. Бәлки, безгә чынлап та кушылыргадыр?
– Ник?
– Син дә ялгыз, мин дә ялгыз дигәндәй...
– Шул гынамы?
– Парлашыр өчен шул сәбәп җитмиме?
– Тилегә салынма инде. Җитми, билгеле.
– Тагы ни кирәк? – Ни кирәк икәнен бик яхшы беләм, тик мәхәббәт турында сүз кузгатасым килми. Юкса алдашырга туры киләчәк.
– Ату белмисең! Мәхәббәт, һич булмаса, хөрмәт кирәк!
– Хөрмәт бар дип сана.
– Рәшит – минем дус, Гөлсем – синеке. Бергә булырбыз дисеңме?
– Ә нигә, начармы әллә? Без дә шул тирәдән йорт алырбыз, кунакка йөрешербез, менә шулай күңелле итеп Идел буенда ял итәрбез.
– Гел бергә, дисең инде. Гөлсем кайда, син шунда, әйе бит? Ә мин сине ышыклап, юатып йөрергә тиешме?
– Әлбәттә, – дидем мин, аның кинаясен аңламыйча. – Ә мин сине саклармын, кайгыртырмын. Гаилә шундый буладыр инде.
– Гаилә андый булмый, Гафур! Бу үз теләгеңә ирешер өчен башка кешене файдалану, кимсетү була!
– Син мине аңламадың.
– Ә син мине аңлыйсыңмы?! Менә монда... – Нәфисә күкрәгенең сул ягына сугып куйды. – Монда бит кабырга гына түгел, йөрәк тә бар! Миндә дә җан бар! Синең шул хакта уйлаганың бармы? Бәлки, мин дә сине яратамдыр? Бәлки, миңа да бик авырдыр! Булырсың икән чурбан!
Бермәл ни дияргә белми аптырап калдым. Әлегәчә гел гаепләп караган бу тәкәббер кызый инде мине ярата булып чыгамы? Вәт аңла кызлар күңелен. Ышана алмыйча кайтарып сорадым:
– Син... мине... яратасың? Әле кайчан гына, кит, ошамыйсың, дидең бит. Вәт артист!
– Ошамыйсың! Анысы хак! Ошау-ошамауны акыл хәл итә. Ләкин бит йөрәк бар, Гафур! Ул йөрәккә күпме төкерергә була? Ул бит чүп чиләге түгел!
– Кем әйтә «чүп чиләге» дип? Кем төкергән? Үпкәләткән булсам, гафу ит. Мин сине кимсетергә теләмәдем.
Нәфисә миңа арты белән борылып басты. Әмма әрнү-үпкәләрен тутырып әйткән сүзләрен барыбер йөзгә бәрде:
– Теләмәгәнсеңдер, әмма кимсеттең. Бар, Гафур, үз юлыңда бул! Йөрәккә тоз салма. Синең белән сөйләшергә бер теләгем дә юк.
Шулай дисә дә, кунактан бергә кайтып киттек. Юлда Нәфисә минем өчен һич тә шатлыклы булмаган бер хәбәр ирештерде:
– Гөлсем бала көтә. Башка аларны борчыма. Өметеңне өз! – диде.
Шул чүкеч сүзе белән төрле якка чайкалып торган кадакны гүя мәңге селкенмәслек итеп бастырып куйды. Иләс-миләс уйларга, тиле хыялларга шул мизгелдә нокта куелды кебек...
«Ярамый!» – дип боерык бирдем үземә. Гөлсем турында онытырга! Үз язмышымны көйләргә вакыт, кулга диплом алырга да акча эшләргә кирәк. Шөкер, мин заман өчен кирәкле һөнәр сайлаган булып чыктым. Чөнки шул елларда тормышка Интернет дигән могҗиза керә башлады. Миндәй белгечләргә ихтыяҗ зур иде.
Рәшит белән дә, кызлар белән дә байтак аралашмадым. Нәфисә араны өзде, минем мәкерле өметкә урын калдырмады. Ә Гөлсем турындагы хыяллар утта янды, җилгә очты...
Беркөнне Рәшит мине үзе эзләп тапты. Эшемә шлтыратып, адресны сорады да, кичен киләм, өйдә бул, диде. Ул бик борчулы иде. Килеп керүгә, хәл-фәлән сорашып та тормый, йомышын әйтергә ашыкты:
– Гафур, син төрле җирдә йөрисең, юристлар, адвокатлар арасында, прокуратура тирәсендә ышанычлырак кешеләрең юкмы?
– Юк. Ник сорыйсың? Нинди проблемаң бар?
– Сәер хәлләр бездә. Ниндидер бәндәләр йортны сатарга үгетли. Йөз меңгә сат, имеш. Өстемдә ярты миллион бурыч тора. Уракчыда тиктомалдан берничә йорт янды. Гел төнлә яна. Шундый сүзләр йөри, урын өчен махсус яндыралар, сатарга ризалашмаучыларны куркыталар, имеш. Кызыгырлык та бит, бердән, Идел буе, икенчедән, Казан кул сузымында гына. Без йортны вакытында алып калдык. Тик менә тынычлык юк, күңелгә шом керде. Гафур, менә бу документлар синдә торсын әле.Зинһар, саклый күр. Сиңа ышанам мин, Гафур.
«Ярар» дияргә ашыкмыйча, икеләнеп тордым:
– Ә ник абыеңа бирмисең?
– Син дә миңа туганым кебек. Гафур. Абый ерак. Ә боларның кисәк кирәк булуы бар. Авырсынма инде, ераккарак җып куй.
– Авырсынмыйм. Тик ышандырып ала да алмыйм. Килгәндә күргәнсеңдер, монда бит тәртипнең «т» хәрефе дә юк, җыен әтрәк-әләм җыелган. Күршеләргә өч тиенлек тә ышаныч юк. Бер якта ирле-хатынлы тәгәрәп эчәләр. Каршыдагы бүлмәдә мур көтүе хәтле кара халык оялаган. Төне буе акырыш та бакырыш. Ишегемә бер төртсәң аварга тора. Бүген чыгып китәр идем, барыр урыным юк. Бик җаваплы эш йөклисең, Рәшит. Гафу ит, өстемә алып кала алмыйм.
Рәшит авыр сулап куйды:
– Вакытсыз туганбыз без, Гафур. Яман заман эләкте безгә. Йә иртәрәк, йә соңрак туасы калган. Беркайда тәртип юк, кемгә ышанырга да аптыраш. Башыңа бәла килсә, кая барып егылырга белмисең.
– Син Нәфисәгә барып кара әле, – дип киңәш бирдем. – Ни дисәң дә, аерым фатир. Ышанычлы кыз бит.
– Беләм. Шулай да син ышанычлырак тоелган идең.
– Бу эт оясына ышаныч юк бит, гаепләмә, – дидем.
Рәшит китәргә кузгалгач, сорамый түзмәдем:
– Сезнең хәлләр ничек соң? Артмадыгызмы әле?
– Әлегә андый исәп юк, – диде Рәшит. – Башта бераз аякка басасы, бурычлардан арынасы иде.
Никтер җиңел сулап куйдым. Димәк, Нәфисә теге чакта алдаган... Ана каз сыман, Гөлсемне миннән саклый. Бәлки, Рәшитне...
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк