Логотип
Арабыздан беребез

«Без – үлән ашап үскән буын, шуңа нык»

Саба районында яшәүче 87 яшьлек Люция апа Галәветдинова инде 18 ел буе һәр атна саен бассейнга йөзәргә йөри. Аның тормыш шигаре – «Хәрәкәттә – бәрәкәт». Сәламәт яшәү серләрен белер өчен Люция апага шалтыраттык.

Люция апа, һәр атна калдырмый бассейнга йөрүегезне белгәч, шаккаттык, бик сокландык сезгә.
–Аның бер нәрсәсе юк. Минем кебекләр күп бит инде ул. Элекке кешеләр, үзегез беләсез, ныграк. Чөнки хәерчелекне, ачлыкны күп күрдек.

Ачлык кешене ныгытамы?
– Ныгыта. Без күбрәк үлән ашадык. Юа ашадык, кычытканны аш, алабутаны ипи итеп ашадык. Менә шуның белән без ачлыкны уздырып, исән калдык, Аллага шөкер. Хәзер ул үләннәрне витамин диләр, безнең өчен тамак туклыгы иде ул.

Без бит хәзер йөз төрле витамин төймәләре эчеп яшибез.
– Әйе, шулай шул. Витамин эчәсез. Мин гомерем буена бер витамин да эчмәдем. Менә шул үләннәрне күп ашадык инде. Әмма хәзер аның үләне дә алай ук файдалы түгелдер инде ул. Хәзер ашламалар күп кертәләр бит җиргә. Мин укыган кеше түгел инде. Белеп әйтмим үзе. Минем дару эчкәнем дә юк дип әйтер идем. Иртән белән торгач, кан басымы күтәрелмәсен дип, дару эчеп куям.

Люция апа, кем булып эшләдегез соң сез?
– Безнең Сабада яшелчә киптерү заводы бар иде. Шунда эшче булып эшләдем. Кая кушалар, шунда эшләдек. Иллешәр килолы капчыгын да, бәрәңгесен дә күтәрдек. Пенсиягә чыккач та 11 ел эшләдем әле. Охранада да тордым.

Бассейнга ничек йөри башладыгыз?
– Мин үземне белгәндә йөзә идем инде. Ничек өйрәнгәнем дә хәтерләмим. Районда бассейн төзелә икән дигәч, бик кызыктым инде. Ачылып, бер-ике ай үтүгә бардым. Шуннан бирле бер дә калдырганым юк. Атнага бер җай туры килсә, ике барып, бер сәгать йөзеп кайтам. Ярый, Лесхозга ясамаганнар моны, гомергә бара алмас идем, дип сөенә-сөенә йөрим. Кызлар безнең анда бик әйбәтләр. «Әйдүк», «Тагын кил» дип кенә торалар. Килмәс җиреннән киләсе килеп тора. Аннан душында рәхәтләнәбез. Шундый рәхәт. Аннан чыгасы да килми. Мин бик яратып йөрим. Суны, бассейнны бик яратам. Анда бит капкадан керүгә үк чәчәк. Бик уңган кызлар эшли.

Файдасын да күрәсезме?
– Бар, файдасын бик күрәм, кызым. Бассейнга барсам, бөтенләй терелеп кайтам. Бик рәхәт анда.

Люция апа, сәламәт булып озак яшәүнең сере белән бүлешегез әле.
– Тик тормауда инде. Эшеңнән эшләп кайткач та утырып тормыйсың, хуҗалыгың бар. Без хуҗалык тоттык. Эштән кайтасың да фермага маллар өчен җәяүләп саламга төшеп китәсең. Йокы да күрмәдек инде. Менә шулар барысы да нык булырга өйрәткәндер инде ул. Хәзер дә тик утырмыйм. Гел йөреп торам. Улым, киленем, оныклар белән яшим, Аллага шөкер. Мин гел җәяү йөрим. Мин җәяү йөрергә яратам. Без Сабаның читендә торабыз. Шуннан бөтен кибетләрне карап, Сабаны бөтен килеш әйләнеп кайтам. Бассейнга да җәяү барам. Әле СВОга ярдәм итүчеләр янына маскировка ятьмәсе үрергә дә менеп төшәм.

Кышын да җәяүме? Салкын бит?
– Кыш көне дә җәяү йөрим. Бассейнга да җәяү йөрим. Җылыдан чыгасың да шул җылысы белән кайтып та җитәсең. Бер авырлыгы юк. Салкын түгел. Аңа гына чыныгырга кирәк инде.

Люция апа, яшьләргә нинди теләкләр әйтер идегез?
– Ата-аналарын рәнҗетмәсеннәр, карасыннар. Эшләсеннәр. Яшьләр эшләргә бик атлыгып тормыйлар. Хәзерге яшьләр хәрәкәтләнә, әмма эш эшләмичә генә хәрәкәтләнергә яраталар. Аларга җиңелрәк эш кирәк. Эшнең авыры, җиңеле юк инде аның. Авырында эшләсәң дә, күнегәсең. Менә гомер буе авыр эштә эшләдек, Аллага шөкер, сәламәтлеккә зарланмыйм. Сәламәт булсыннар, бассейнга йөрсеннәр әнә. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» икәнен онытмасыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар