(Повестьтан өзек)
Гөлсем! Алтын чәчле, зәңгәр күзле балачак дустым минем!
Безнең күрше кызы иде ул. Авыл малайлары, әйтегез, балалыктан яшьлеккә таба атлаганда кайсыгыз гына күрше кызына гашыйк булды икән? Булса да, бик сирәктер андыйлар. Чөнки күрше кызы берничек тә хыялдагы яр була алмый. Ул бит шулкадәр таныш, шулкадәр гади, аңарда бернинди сер юк. Ул синең каршыңда үскән, синең белән чирәмле урамда яланаяк йөгергән, су буенда бәбкә саклаган, авыл очына чыгып, көтү каршылаган. Син аның туфракта аунап бакча утаганын, көянтәсен иңенә слып су ташыганын күргәнсең, кичләрен капка төбендә юк-бар сөйләшеп утыргансың, бер үк сукмактан көн саен мәктәпкә йөргәнсең. Күрше кызы сиңа сеңлең, туганың кебек, аның кай җиренә гашыйк буласың? Ә менә югары очтагы Алсу яки аргы яктагы Лилия матур да, серле дә булып күренә. Ә инде авылга кайткан кунак кызларын әйтәсе дә юк. Кунак кызы янында авыл малае үзенең батырлыгын, тапкырлыгын күрсәтеп калырга ашыга, шул чибәркәйнең, йөрәген үк булмаса да, күңелен яуларга тырыша. Әгәр инде кунак кызы синең белән елмаеп, үз итеп сөйләшсә, дусларың алдында бер башка үсеп китәсең.
Гөлсем югары оч кызы да, кунак кызы да түгел. Безнең бакча коймаларына хәтле уртак. Теләсәм, мин аны көне буе күзәтә алам. Ләкин бу миңа кирәк түгел. Гөлсем мине тамчы да кызыксындырмый. Ул миннән бер генә сыйныф түбән укый, әти-әнисенә, әбисенә бердәнбер бала. Ләкин аңа иркәләнергә җай юк, чөнки башка гаиләдә балалар җыйнаулашып башкара торган эш моның бер җилкәсенә төшә. Ул үзе генә өлгерә алмый, ярдәмгә мине чакыра. Ярдәм бушка түгел, Гөлсем миңа дәрес әзерләргә булыша, рәсем ясап бирә, минем өчен иншалар яза. Аңарда шундый сәләт бар, ә миндә – юк. Мине күбрәк тарих, география һәм физкультура кызыксындыра. Мин мәктәпнең волейбол, баскетбол командасында саналам, күрше авылларга, районның үзенә төрле ярышларга йөрим. Төшеп калган малай түгел, мактанырлык уңышлар бар. Гөлсемнең әнисе миңа зур хөрмәт белән карый, гел мактап кына тора. Ул миннән утын кистерә, утын ярдыра, көтү чираты җитсә, алар өчен мин чыгам. Зәйнәп апа буш итми, вак-төяккә ярар, үзең теләгәнне алып сыйлан, дип, кайчак бер, ә кайчакта өч сум да биреп куя. Мин ялындырып тормыйм, биргәнне алам да кесәмә салам. Зәйнәп апа дөрес эшләгәндер дим. Утын кискән-ярган кеше белә, бу һич тә җиңел эш түгел. Ә Гөлсемнең әтисе нишләп үзе булышмаган, диярсез. Авыру иде ул. Машинасы белән буранлы юлда калып, бик нык салкын тидергән. Шуннан соң мантый алмаган инде. Шоферлык эшеннән китеп, фермада хисапчы булып эшләде, соңрак инвалидлык алып, амбарда каравылда торды. Ә аннары бөтенләй урын өстенә ятты...
Гөлсемнең әнисе безнең авылныкы түгел, читтән кайткан. Безнең авылда еракка чыгып китүчеләрне, кай тарафка юнәлүләренә карамастан, «читкә китте», диләр, ә кайтучыларның барысы да – «читтән кайткан». Кайда ул «чит» дигән җир, анысы мөһим түгел. Илгиз абыйга ияреп безнең авылга кайткан Зәйнәп апа баштарак гел русча сөйләшкән, Рабига әби шәһәрдә үскән киленен аңлый алмый җәфаланган, имеш.
Күрше кызына мөнәсәбәтем көзге томанлы бер иртәдә үзгәрде. Тәмләп йоклап ятканда, мине әни уятты. Бик иртә икәнен тәрәзәгә күз салуга аңладым. Болытлар салынып торган томанлы күкнең әле бер ягы гына алланып килә иде.
– Ни булды инде? Ник уятасың? – дип ыңгыраштым.
– Улым, Зәйнәп апаңның сиңа йомышы бар.
– Сыерыбыз көтүдән кайтмады. Мөгаен, чөгендер басуындадыр. Гөлсемне ялгыз гына җибәрергә шикләнәм. Иптәшкә бармассыңмы, Гафур? – диде Зәйнәп апа.
Ничек каршы киләсең? Киенеп урамга чыктым. Анда Гөлсем гаепле кыяфәт белән бөрешеп басып тора. Көзге һава дымлы, киемнәргә сылана, тынга ягыла. Чөгендер басуы авылдан ике-өч чакрым еракта. Коры елга чокырыннан соң башлана. Шул чокырга якынайган саен томан куера барды, гүя ак сөт эчендә калдык – берни күренми. Гөлсем минем кулга ябышты:
– Гафур, мин куркам. Адашабыз без монда.
Курыккан кешене үртәү кызык бит ул. Куе үлән, вак куаклар үскән чокырга төшү белән, Гөлсемне арттарак калдырып, юри читкә йөгереп киттем. Гүя томан эченә чумдым. Артка борылып карасам, Гөлсем күренми, тавышы гына ишетелә: «Гафур, син кайда?» Мин дәшмим, учыма пырхылдап көләм. Аннары ат булып пошкырам, эт булып өрәм, бүре булып улыйм. Гөлсем өзгәләнеп кычкыра: «Гафур! Гафур!!!»Шуннан курткамны салып бер озын таяк башына элдем дә, шуны байрак сыман болгый-болгый тавыш килгән якка атладым. Гөлсем таяк башындагы кара куртканы күреп алды бугай, үзәк өзгеч тавыш белән:
– А-а-а-а! – дип разбой салып акырды. – Гафур, син кайда?!
Томан эченнән хоп итеп моның каршына сикереп чыктым:
– Монда мин, курыкма.
Шулчак Гөлсем шатланып кочагыма атылды. Үзе калтырый, елый иде. Шундый кызганыч булып китте ул миңа. Ник куркыттым инде?
– Гафур, мин өшим, – диде ул.
Мин аны күкрәгемә кысып, иңнәренә курткамны салдым. Гөлсемнең чәченнән томан исе, дымлы яфраклар исе килә иде. Ул куркуыннан тиз айныды, кочагымнан елан кебек җәһәт кенә шуып чыгып читкә тайпылды. Куртканы үземә сузган иде, алмадым. Өшемим, дип алдадым. Көзге иртә салкынча, юеш, эчкә суык үткән иде үтүен. Сер бирәсем килмәде. Гөлсемне юатыр өчен мәзәкләр сөйли башладым. Чапай, Петька башыннан үткән кызык-кызык хәлләргә Гөлсем битараф калды. Һм, алай икән, дип кенә куя, елмаймый да. Шуннан юләрләр турында мәзәкләргә күчтем. Үземә калса, алар хәтәр кызык иде, малайларга сөйләгәч, тәгәрәп көлделәр.
– Тилеләр йортыннан качарга әзерләнеп, шундагы диваналар һәр көн койма аша сикереп өйрәнүләр үтә икән. Качар көннәре җиткәч кенә койма ауган бит. Болай булгач, өйрәнүебез юкка гына булган, кача алмыйбыз, дигәннәр...
– Вәт тилеләр, – ди Гөлсем.
– Тилеләр шул, тилеләр инде, – дим мин.
– Койма аугач, качарга уңай бит инде. Ник качмаганнар? Сәер... – дип аптырый Гөлсем.
Аның аптыравы үзе мәзәк. Җитди кешеләр төпкә төшеп фикер йөртә шул.
– Аннары, – дип акыл сатуын дәвам итә Гөлсем, – койма аша сикереп өйрәнгәндә, ник алар кире ул йортка кайтканнар? Шул чакта ук качып булган бит!
– Соң, шуның өчен дә юләрләр бит инде, – дип көләм.
– Көлмә! Авыру кешедән көләргә ярамый. Анлык кына акыллары бар аларның. Әнә Солдат Хөббулла да бик башлы, кайсы йортка кирәген бик яхшы белә. Сараннарны, усалларны әйләнеп кенә уза. Гел үз файдасына йөри.
Бар бездә андый кеше, әллә гел солдат кителе киеп йөргәнгә, әллә башка сәбәп белән, Солдат Хөбулла диләр аны. Авыл саен өйдән өйгә кереп, кеше ышанмаслык хәлләр сөйләп, тамак туйдырып, әйбер җыеп йөри. Әрсезлеге дә бар, бирмәсәләр сорап ала.
– Безнең үзебездән көләрлек әле, – ди Гөлсем. – Сыер эзлисе урында томанда адашып йөрибез.
Үргә менгәндә офыкта кояш күренеп, нурлары белән томанны тапый башлаган иде. Чөгендер басуында унлап сыер сузылып яткан. Төне буе күбенгәнче ашаулары җитмәгән, әле һаман күшиләр. Бу бирәннәрне урыннарыннан кузгатып авылга таба кудык. Чөгендер белән шыплап тулган бүксәләрен көчкә сөйрәп, алпан-тилпән атлыйлар. Без кайтып җиткәндә, тәмам яктырган, көтү куылган, мәктәпкә барыр вакыт җиткән иде. Тик мин мәктәпкә бармадым, өйгә кайту белән, юрган астына чумдым, шулай төшкә кадәр йоклаганмын.
Гөлсем белән кичен бакчада очраштык.
– Хәлләр ничек, куркак кызый? – дип сорадым.
Ул бер сүз дәшми елмайды гына. Аннары, башын кыек салып, сүзләрен назлы итеп сузып:
– Гафу-у-ур, ә-ә-нә теге кызыл зу-у-ур алманы өзеп бир әле-е-е миңа-а-а...
Иң өстә иде ул сораган алма. Минут эчендә мәче сыман үрмәләп менеп, ул кызыккан алманы өзеп төштем дә моңа суздым. Гөлсем алманы нәни туп кебек учларында тәгәрәтте.
– Жәл түгелме? – дип сорады.
– Синең өчен берни жәл түгел! – дигәнемне сизми дә калдым.
Ни өчендер, мин моны аңлата алмыйм, ул мизгелдә Гөлсемнең безнең бакчада каршымда басып торуы минем өчен әйтеп бетергесез шатлык иде. Гөлсемне моңарчы да көненә йөз тапкыр күргәнмендер югыйсә, әмма әлегәчә андый хисне татыганым булмады. Үземә әле аңлашылып та бетмәгән бу тәмле хисне, бу рәхәт мизгелне озаккарак сузасым килде. Гөлсем китәргә борылгач, аны тоткарлар өчен, башыма килгән беренче сорауны бирдем:
– Гөлсем, син алма яратасыңмы?
Бу соравым урынсыз да, сәер дә булгандыр, әлбәттә. Соң, яратмаса, сорап алыр идемени?! Ләкин эш һич кенә дә алмада түгел иде шул. Мизгел эчендә күңелдән шундый уй боргаланып узды: «яратам» дисен иде! Миңа, күземә карап, нәкъ менә шул сүзне әйтсен иде! Әгәр әйтсә... Ни булачак? Анысын белмим, әмма шул сүзне әйтүен телим! Шул тылсымлы сүзне Гөлсем авызыннан ишетәсем килә!
Ләкин Гөлсем кисәк борылды да, мут елмаеп:
– Ә син? – диде.
Күзләренә туп-туры карап әйттем:
– Яратам! Мин яратам!
– Яратсаң аша! – диде Гөлсем.
Ул көздә аңа – унөч, миңа ундүрт тулган иде. Шул көннән соң минем никтер гел Гөлсемгә карап торасым килә башлады... Күңелемә кереп урнаша башлаган кызны әллә кайдан эзләп йөрисе түгел, сагынып тилмерәсе юк, ул гел янәшәмдә, үзе дә, тормышы да күз алдымда. Алсуланып-янып торган битләреннән, әллә ничә төс кушылган яшькелт-зәңгәр күзләреннән, чигәсендә алтын булып ялтыраган бөдрә чәчләреннән карашымны көчкә тартып алам. Гөлсем мине каушарга, дулкынланырга мәҗбүр итә, мин аның белән элеккечә тыныч кына сөйләшә алмыйм. Әле кайчан гына берни уйламый аны үрти, хәтта шаярып этеп тә җибәрә ала идем, инде бергә туры килсәк тә, сүз дәшәргә кыймый торам, аның белән сөйләшкәндә телем көрмәкләнә, тәнемә ут каба. Гөлсем үзе дә җитдиләнеп, йомылып китте кебек, минем белән элеккечә иркенләп, ачылып китеп сөйләшми, күзгә-күз очрашкач, бер-бер үпкәсе бар сыман, карашын яшерә. Әмма аның дөньяда булуы гына да минем өчен әйтеп бетергесез шатлык. Гөлсем мәктәптә генә түгел, авылда иң матур кыз сыман тоела. Алай гына да түгел, дөньяда шулай шашып яратырлык башка кыз юк та кебек. Гөлсемгә гел яхшылык кыласым, аны кайгыртасым, елмайтасым килә. Яклаучысы, тормыш юлында сагалаган барча бәлаләрдән аралаучы тән-җан сакчысы буласым килә! Әгәр кирәк булса, аның өчен утка керәчәкмен, иң биек ярдан сикерәчәкмен, тагы... тагы әллә ниләр эшләячәкмен! Тик янымда гына булсын!
Бервакыт, кышкы каникул вакыты иде ул, Гөлсемнең урамда бер таныш үгел малай белән эткәләшеп торганын күреп алдым. Мин үзебезнең капка төбендә кар көри идем, көрәгемне ташлап, болар янына чаптырып килгәнемне, теге малайны сыптырып очырганымны сизми дә калдым. Мизгел эчендә, күз ачып йомган арада булды бу хәл. Баш белән түгел, йөрәк белән уйладым ул чакта. Малайның борыныннан кан китте, ә Гөлсем миңа рәхмәт әйтәсе урында борыны канаган малайга ярдәмгә ташланды, кулъяулык белән аның йөзен сөртә башлады. Аннары, миңа ачу белән төбәлеп:
– Тилердеңме әллә? Нишлисең син? – дип кычкырды.
– Ә ул нишли? Ник сиңа кагыла? – дидем мин. – Кем ул?
– Кем булса да, сиңа соң... Шулай очып куналар димени, тиле!
Борын астына мыек төртә башлаган 14-15 яшьләр тирәсендәге малай дигәнем, авызын ерып, тагын Гөлсемгә китереп төртте:
– Киявең көнләшә бит, кызый! Аңламыйсыңмы шуны? – дип үртәшә башлады.
Аның бу сүзләре мине аптырашта калдырды, оялу-каушавымны тагын да тупаслык астына яшердем:
– Әй син, үлчәп сөйләш! Кем кияү монда? Бәйләнмә минем күршегә!
– Сиңа – күрше, миңа – сеңел! – диде малай. – Әйдә, Гөлсем, яхшы чакта китик. Көнче кешедә өмет юк.
Ул Гөлсемне иңеннән кочып алды, шулай бер-берсенә сыенып, көлешә-көлешә үзләренә таба атладылар. Ник мин аның туганы түгел, мин дә Гөлсемне шулай ансат кына кочаклар идем дип көнләшеп калдым мин шул чакта.
Гөлсемнең безнең авылда яшәвенә, аның белән таныш булуыма мин чиксез бәхетле идем. Югыйсә искитәрлек берни дә булмады. Ник шулай кинәт үзгәрдем – үзем дә аңламыйм. Әлегәчә таныш булмаган бу назлы хисләр миннән рөхсәт сорап тормый күңелгә сеңә торды, тик аларга шулай бөреләнгән килеш онытылырга, югалып торырга насыйп булган икән. Чөнки икенче җәйдә Зәйнәп апа бердәнбер кызын ияртеп читкә китте. Ул җәйдә Илгиз абый безнең белән, якты дөнья белән мәңгегә хушлашты...
Ул җәйдә... мин беренче тапкыр Гөлсемнең кулларын тоттым... Иртәгә китәсе дигән кичтә ул мине үзе кереп чакырды. Сиңа сүзем бар, диде. Бакча кырыенда, алмагачлар ышыгында кара-каршы басып сөйләшеп тордык. Гөлсем бик дулкынланган иде. Тавышы калтырап, сүзләре өзелеп чыкты. Күз яшьләрен көчкә тыеп:
– Авылдан китәсе килми... Әбием ялгыз кала... Аны кем карар? Син аңа булыш инде, Гафур, яме. Син бит шундый... шундый ярдәмчел... – диде.
– Ярар, – дидем мин коры гына. Гөлсемгә карата күңелем тулы назлы хис булса да, тыштан берни сиздермәдем. Ә бит шул мизгелдә аны кочагыма кысып юатасым, чәчләреннән иркәлисем, яшьле күзләреннән үбәсем килде. Бу кадерле кешемнән һич тә аерыласым килми иде, янымда чакта ук аны өзелеп сагына башладым. Киләчәктә аны күрми ничек түзәрмен соң мин?! Аларның китү хәбәрен ишеткәннән бирле йөрәгем яшьсез елый, күңелем өзгәләнә. Гөлсемнең кул сузымында гына басып торуы, сүзләренә ияреп чыккан кайнар сулышы мине тәмам исертте. Тик мин сиздермәдем, үрә катып басып тордым. Ничек шулай салкын кала алдым икән ул чакта?
Ә Гөлсем миңа карамый гына сүзен дәвам итте:
– Гафур... мин бит... синең сыбызгыңны урладым. Теге чакта, томанда... хәтерлисеңме? Куртка кесәңдә иде ул. Менә кире кайтарам. Гафу ит, яме?!
Мин көлгән булдым:
– Исең киткән икән! Мин аның югалуын да сизмәдем әле. Әйткән булсаң, берне түгел, тагын йөзне ясап биргән булыр идем!
– Миңа йөз сыбызгы кирәкми. Берәү дә җитә.
– Кызларга сыбызгы ник кирәк?
– Синең кебек сызгыртырга өйрәнәсем килде. Томанда адашу бик куркыныч икән. Әгәр мине тагын ташлап китсәң... әгәр томанда адашсам... курыкмас өчен сызгыртырмын дип... урладым...
– Өйрәндеңме соң инде?
– Әйе! – Гөлсем, сыбызгыны ирененә кысып, әче итеп сызгыртып җибәрде.
– Шәп сызгыртасың, егет икәнсең! – дип шаярттым мин. – Болай булгач, үзеңдә калсын.
– Юк, кире кайтарам. Мин бит сорамыйча алдым. Урлап алган әйбер килешми, диләр.
– Алайса, бир. Менә алдым. Син хәзер карак түгел. Тынычландыңмы?
– Әйе.
– Хәзер мин аны сиңа үзем бүләк итәм.
– Миңа хәзер кирәкми дә инде ул, кайда сызгыртыйм? – диде Гөлсем.
– Адашсаң, югалсаң сызгыртырсың, мин табармын.
– Табарсыңмы?
– Әллә югалырга уйлыйсыңмы?
– Югалмыйм да... Китәбез бит... – дип куйды Гөлсем моңсу гына.
– Кайтмый тормассың әле, – дигән булдым мин.
Шулчак ишек ачылды да, Зәйнәп апаның тавышы ишетелде:
– Гөлсем! Кая югалдың? Әйберләреңне җыеп бетерәсең бар, кер инде!
– Хәзер, әни! Мин монда гына, – дип җаваплады Гөлсем. Аннары миңа таба борылып, каршыма ук килеп басты, күземә туп-туры карап: – Ярый, Гафур, сау бул... – диде.
– Сау бул, – дидем мин дә. Һәм беренче тапкыр Гөлсемнең кулларын учыма алдым. Ул куллар шундый йомшак, әмма салкын иде...
Менә шулай аерылыштык без.
Авылдан китте Гөлсем. Тик йөрәктән китмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк