Логотип
Арабыздан беребез

Ана булу өчен чикләр юк

«Сезгә аборт ясатырга кирәк!» Балачакта кичергән яман шеш авыруын сылтау итеп, табиблар консилиумы аңа шулай дип әйтә. Ләкин 16 ел буе коляскада утырган Гүзәл ЛАТЫЙПОВАга бу сүзләр мәгънәсез булып тоела. Ул бу бәхеткә урау, сикәлтәле юллар аша килде. Аның баш тартырга хокукы юк. Баладан баш тартып буламы ул?! Хәтта сәламәтлегең куркыныч астында булса да... Инде күпме сулар акса да, үзенең дә балалар йортына килеп эләгүенә һаман ышана алмый. Әни җылысын тоеп үскән кызның үзенең сабыен табасы да, багасы да килә...

Кыңгырауга басам. Эчтән: «Ачык, керегез!» – дигән тавыш ишетелде. Гүзәл мине аягына баскан килеш каршы ала. Өйдә ходунки белән йөри икән. Ходункиенда кечкенә генә сумка эленеп тора. Анда кулъяулык та, балалар уенчыгы да, төрле төстәге фломастерлар да күренеп тора. Гүзәл елмаеп, залга чакыра. «Ева сөйләшергә ирек бирмәс иде. Поликлиникага барасылары бар иде, Тимур шунда алып китте», – дип аңлата ул. Пөхтә итеп җыештырылган, үзенә бер стиле булган зал түрендә – өстәл. Анда чәй табыны әзерләнгән. «Тимур әзерләп калдырды», – ди Гүзәл. Чәй эчә-эчә Гүзәлнең тормыш тарихын тыңлыйм…

Ачылган сер
Гүзәл – Магнитогорскида туган бала. Әнисе Асия – Казан кызы. Геолог дипломы алган кыз Уралга, металлургия комбинатына эшкә китә. Шунда гаилә кора. Гаиләдәге бердәнбер бала әти-әни назында үсә. Балачагы һәр баланыкы кебек: мәктәп, дуслар, лагерь. Унынчы сыйныфны тәмамлаган җәйдә дә лагерьга бару теләге белән очынып йөри. Магнитогорск – трамвайлар шәһәре. 2004 елда трамвай юлы озынлыгы буенча Санкт-Петербург белән Мәскәүдән кала өченче урында торган шәһәр. Менә шул трамвайга утырырга дип ашыга-ашыга юлны чыкканда, аны автобус бәрдерә. Беренче тапкыр хәтерен шунда югалта. Күзен ачса: тирә-ягында кешеләр, ә үзе ул нәрсә булганын да хәтерләми. Тора да өенә кайтып китә. Әмма шул бәрелүдән соң муены авырта башлый. Җәй, каникуллар, лагерь – хастаханә юлын таптый торган чакмыни?! Ә көзен муенының бер ягында шеш барлыкка килә. Соңрак шеш сул яктан да үсә башлый. Әнисе кызын җитәкләп поликлиникага китә. «Лимфасы ялкынсынган», дип, шешне электрофорез белән дәвалыйлар. Шеш бетмәгәч, җитди тикшеренү үткәрәләр.

Нәкъ шул чорда Гүзәл уйларын, күзаллауларын астын-өскә китерә торган хәбәр ишетә. Ул бит әнисенең үз кызы түгел, тәрбиягә алган бала икән!.. «Әнинең туганы – инде хәте-рен югалта башлаган бер карт әбигә кунакка бардык. «Ася бала таба алма-ды шул, бала таба алмады?» – дип сөйләнеп утыруына башта игътибар итмәдем әле. Әмма әби ул сүзләрне кабатлый да кабатлый. Аптырап киттем: ничек таба алмасын инде, ә мин? Мин бар бит... Үсмерлек чоры. Болай да вакыты-вакыты белән әни белән ике арада яшен чаткылары сызылып ала. «Мин тәрбиягә алган кызыңмы?» – дип, әнидән турыдан-туры сорадым ул чакта. Әни ул сорауны көтмәгән булгандыр, югалып калды, әмма мине алдый алмады. Барысын да сөйләп бирде. Әни чынлап та балага уза алмаган. Геологлар бит тау-таш арасында йөриләр, теләсә кайда ятып йоклыйлар. Шунда саулыгына зыян килгәндер, мөгаен. Әти белән тәрбиягә бала алырга булалар. Миңа 2 яшь була ул чакта. Әни сөйләве буенча, шәһәргә укырга килгән кыз балага уза. Мине тапкач, ярты еллап кечкенә бала белән яшәргә тырышып карый әле. Мөгаен, бик авыр булгандыр, ә әти-әнисе янына алып кайтырга курыккандыр. Шул рәвешле балалар йортына килеп эләккәнмен. Бу хәбәрне белгәч, әнигә мөнәсәбәтем бер дә үзгәрмәде. Әти белән әни янымда, аларның җылысын, кайгыртуын тоеп яшим. Әмма күңелнең бер почмагында кайчак үземне «ташландык» итеп хис иткән вакытлар булды», – дип сөйли тыныч кына бу хакта Гүзәл. Ташлап калдырган әнисен гафу итүе, аңа үпкә сакламавы сизелеп тора. Ә бәлки тормышында очраган кыенлыклар, иң авыр минутларында әнисенең терәген тоюы әлеге вакыйгага башкача карарга, артык уйланмаска этәргәндер…

Хата бәясе – гомерлек коляска
Яман шеш. Бу диагнозны Гүзәл 15 яшендә ишетә. Яшьлеккә юл тоткан, зур өметләр белән яшәгән, педагогика көллиятенә укырга кергән чоры. Әмма авыру беркемне дә аямый икән. Муенындагы шештән алынган биопсия тикшерүе нәтиҗәсе ул чакта хыялларга чик куя. Операцияләр, химиотерапия курслары... Яңа уку елын хастаханәдән чыга алмыйча уздыра Гүзәл. Асия апага Магнитогорск табибларының каравы ошап бетми, кызы белән Казанга күченеп кайтырга карар кыла. Казанда Гүзәлне Балалар республика клиник хастаханәсенә салалар. Аңа кадәр әле әтисе белән әнисе аерылыша. Асия апа кызы белән – Казанга, ир үз ягына кайтып китә. Гүзәлнең әтисе белән аралары 13 елга өзелә. Югыйсә киткәндә әтисе адресын биргән дә була, әмма аны югалта кыз. Гүзәл Казанда хастаханәгә август аенда керә, бары тик февральдә генә чыга. «Тормышымдагы иң авыр чорым, – дип искә ала ул чакларны. – Кабат химиотерапия, нурланыш терапиясе. Шәһәр ят, дусларым юк, мин көннәр буе капельница астында хастаханә тәрәзәсенә карап ятам...»

 Җәйне җилдә селкенеп торган, 37 килограммга калган хәлсез кыз булып каршылый ул. Укуга керү түгел, киредән яшәп китәргә көч кирәк әле... Әмма тагын яңа сынау көткән була аны. Июль аенда аксаклый башлый Гүзәл. Гәүдәсенең сул ягы тоемлауны югалта. Ә августта инде бөтенләй параличлангандай була – йөри алмас хәлгә килә. «Без яман шешегезне дәваладык, невропатологка барыгыз», – ди табиблар хастаханәгә баргач. Дөрес, МРТ ясагач, метастазалар киткәне ачыклана. Гормоннар билгелиләр. Сигез ай буе өйдә утыра кыз. Кабат ясалган МРТ метастазалар күрсәтми. Проблема юк та шикелле, әмма Гүзәл йөри алмый. Шул чакта бер табиб хәлне аңлата: нурланыш терапиясе узганда дозаны ике тапкыр күбрәк биреп, арка миенең муен өлешен яндырганнар. «Тернәкләндерү үзәгенә йөрергә, санаторийга юллама алырга була, әмма янган әйбер төзәлә алмый», – дип, Гүзәлнең калган тормышына вердикт чыгара. Ул чорда, җитмәсә, әнисе кулын сындыра. Аларга ярдәмгә Асия апаның бергә укыган дус кызлары – Резеда, Ирина һәм Тамара килә. Авыр чакларында бик булыша алар, әле хәзер дә аралашып яшиләр. 

Киредән яши башлау
«Моны кабул итү, әлбәттә, бик авыр булды. Беркая йөри алмыйм. Дусларым, сөйләшер кешем юк. Ә аралашасым килә. Әмма һәрвакыт елап ятып булмый. Кайгырыштык та яшәүне дәвам иттек. Исән булганда яшәргә кирәк инде. Читтән торып ТИСБИны тәмамладым. Бер тернәкләндерү үзәгендә Инесса исемле кыз белән дуслаштык. Ул инклюзив театр ачты. Бүген күпләр ишеткән «Э-моция» инклюзив театрының башында торучыларның берсе – мин. Яңа тормышыма әкренләп ияләштем шулай, дуслар таптым», – дип сөйли Гүзәл.

Ул әле мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызларның «Татарстан энҗесе» бәйгесендә дә катнаша. Анда яңа дуслар таба. Алар ярдәме белән 13 елдан соң әтисе белән очраша. Ерак та түгел, Козьмодемьянск шәһәрендә генә, беренче гаиләсендә туган кызы тәрбиясендә яшәп яткан икән. Гүзәл әтисе янына барып ук кайта. Хәзер дә аралашып торалар, әмма сирәк. Әтисенә оныгын алып барып күрсәтү хыялы белән яши Гүзәл. Әтисен табып биргән кешедән үзен дөньяга тудырган әнисен дә эзләп каравын сорый ул. Әмма: «Очына чыга алмаячаксың, бөтен документлар чуалып беткән», – дип аңлаталар. «Димәк, язмыш шулай тели», – дип, моңа артык борчылып тормый Гүзәл.

Төрекмәнстан егете Тимур 
Ә аннан соң аның тормышында Тимур пәйда була. Тимур – сау-сәламәт егет. «Бервакытта да тормышымны үзем кебек коляскада йөрүче кеше белән бәйләрмен дип уйламадым. Чөнки мин андый кешеләрне жәллим. Ә жәлләү булган җирдә мәхәббәт туа алмый. Сау-сәламәт кешеләр янында үземне ким итеп хис иткәнем дә булмады. Егетләр белән танышып, алар янына очрашуга чыктым. Ошамаса, башка аралашмадым. Бу җәһәттән бернинди комплексларым юк иде», – ди Гүзәл.

Тимур белән 2017 елда интернет аша таныша. Төрекмәнстанда яшәгән егет Казанга дустына кунакка килгән була. Өенә очып китәсе көнне Гүзәл янына очрашуга бара егет. «Домофонның ничек эшләгәнен дә белми иде. Мин аны әрләп каршы алдым», – дип көлә Гүзәл, ул чакларын искә алып. Берничә айдан соң Тимур Казанга күченеп үк килә. Егет белән кыз сирәк кенә аралаша башлыйлар. Әмма кызда егетләр кайгысы түгел – бердәнбер якын кешесе – әнисе урын өстендә ята. Яман шеш авыруы белән көрәшә. Операция дә ярдәм итми. Хастаханәгә бармый йөргән Асия апаны авыру инде кочагына алып өлгергән була. Яңа ел көнендә Гүзәл әнисен югалта. «Иртән торып, әнине уятырга килдем. Эндәшәм – әни җавап бирми. Кулыннан тоткан идем, бернәрсә сизми торган сул кулым әнинең таштай салкын кулын тойды ул чакта», – ди Гүзәл.

«Йөзем җимеш»ле тормыш
– Пандемия алды иде ул, – дип сөйли Гүзәл Тимур белән бергә яши башлау, әти-әни булу тарихын. – Без «Э-моция» белән Снежинск шәһәренә конкурска бардык. Аннан кайтканда поездда миңа салкын тиде. Температурам нык күтәрелде. Тимур мине поезддан каршы алып, өйгә кулларында күтәреп алып кайтты. Ул тәрбияләде, дәвалады. Хәзер уйлыйм: ковид эләктергән булганмындыр, мөгаен, үпкәм дә ялкынсынган иде. Шул елны хәйрия фонды ярдәме белән Барселонага операциягә барасы идем. Миңа озатып баручы кирәк – Тимур белән бергә киттек. Шунда аны ирем дип әйтергә туры килде. Барселонадан соң бергә яши башладык.

 Ана буласымны белеп яшәдем. Тимур да бала теләде. «Булмый икән, балалар йортыннан алабыз», – дип әйткән иде. Ева – безнең Ходайдан сорап алган балабыз. Теләп алган сабыебыз. 2024 ел башында балага узганымны белми идем әле. Йокысызлыктан интегә идем, шундый яхшы йоклый башладым. Тест ике сызык күрсәткән көнне Тимур янымда юк – Рязаньга күченеп кайткан әниләренә өй ремонтлашырга киткән иде. Бик-бик шатландым. Үземә матур итеп кичке аш әзерләдем, залда табын кордым. Имеш, үземчә бәйрәм ясыйм. Әмма кайнар су салынган термосымны ялгыш түгеп җибәрдем дә, пештем. Ашыгыч ярдәм мине хастаханәгә алып китте. Шул чакта авырга узганымны табиблар да раслады. Бу хәбәрне әйтергә Тимурның кайтуын көттем. Тантаналы итеп әйтәсем килде, әмма барып чыкмады. Кан килә башлады да, балам төшә дип куркып, Тимурга шалтыраттым. Ул шундый стресс хәлендә әти булачагын белде.

Хастаханәдә ятканда ике тапкыр консилиум җыйдылар. Мине аборт ясатырга күндермәкче булдылар. «Сездә бит онколо-гия булган, җитмәсә, йөри алмыйсыз, ничек күтәрерсез?» – диделәр. 16 ел элек үткән авыруымны искә төшерүләре абсурд булып тоелды. Онкологтан белешмә алып килүемне сорадылар. Анда бардым. «Сез ремиссиядә. Мин сезгә бала тапмаска рөхсәт бирми кала алмыйм», – диде. Табибларны да аңлыйм, бала тапканнан соң бер-бер хәл килеп чыгар дип курыкканнардыр, мөгаен. Монысы да бары үзебездән тора. Кеше үз-үзен программалаштырып, ике көн эчендә үлеп китәргә дә мөмкин. Ә мин кыз бала табасыма нык ышанган идем. 

Көмәнемне бик рәхәт күтәрдем. Гомумән, хатын-кызның иң матур чоры – йөрәк астында бала йөртүе. Иң бәхетле вакытларының берсе дә. Нәрсә телисең, шуны ашыйсың, сиңа һәрвакыт рәхәт. Кая барасың килсә, шунда барасың. Кәеф яхшы, төнлә йоклыйсың. Мин хәтта токсикоздан да интекмәдем. Дөрес, гадәти хатын-кызлар кебек актив йөри алмавымнан, аякларым гына шешенде. Корсагымның зур булып үсүен көттем, фотосессия ясарга теләгән идек, әмма барып чыкмады. 35 атнада КТГдан соң, йөрәк тибеше начар, дип, баланы ярып алдылар. «Кызыгыз зәңгәр күзле блондинка», – диде табиб. Кызымны дүрт көннән соң гына күрдем. «Кемгә охшаган?» – дип сорый Тимур. «Йөзем җимешенә», – дим. Баштагы мәлләрдә аның бармагына кагылырга да курыктым. Кечкенә курчак кебек иде ул. Тимурга безнең янга кереп йөрергә рөхсәт иттеләр. Беренче төнне бала белән палатада кунуыбыз әле дә хәтеремдә. Бик курыктык. Төне буе кызыбызга карап чыктык. Тимур эштән соң килеп йөрде. Баланы ул карады. Астын алыштырырга да, төрергә дә, ашатырга да бик тиз өйрәнде. Ева ике ай хастаханәдә ятты. Аннан соң өйгә алып чыктык. Тимурның дусты бала карашырга бер апаны табып бирде. Ул тугыз ай буе безгә килеп йөрде. Тимур эштә, ә мин бала белән ялгызым кала алмыйм. 

Узган елның августыннан бирле Тимур эшләми, Еваны карый. Бала-ның аяклары белән бераз проблема бар. Тернәкләндерү үзәкләренә, хастаханәгә йөрергә кирәк. Тимур һәрвакыт бала белән. Гомумән, Ева – әтисенең кызы. «Ева бу дөнья-да үзенә кол сайлаган инде», – дип көлә иптәш кызым. Кызы өчен Тимур җанын бирергә дә әзер... Ева бик хәрәкәтчән, биергә бик ярата, рәсем ясый. Миндәге сәләт аңа да күчкән, ахрысы. Мин бик оста рәсем ясый идем. Хәзер дә ясыйм.

Гүзәл сул кулы белән ясаган кар-тиналарын күрсәтә. Алар искиткеч! Әле бисер эшләнмәләре дә ясый икән. Аның: «Барысы да безнең башыбызда, чикләрне без үз-үзебезгә куябыз», – дип әйтүе хак лабаса. Тормыш авырлыкларын узып, бернигә карамый бүгенге көндә бала сөйгән Гүзәлгә карата, һичшиксез, соклану туа. Дивардагы Еваның зур фотосурәте, ярты өй тулы уенчыклары бу өйдә бәхет яшәгәнне сөйли.

– Менә шундый кечкенә бәхет йомгагының безне сайлавына әлегә кадәр ышанып бетә алмый яшим. Дөньябыз Ева тирәсендә әйләнә. Бар тормышыбызның мәгънәсе ул. Кайбер хатын-кызлар: «Декрет ялында чакта үземне дә карыйм, укыйм да, бизнес та алып барам», – дип сөйли. Ышанмыйм, бу мөмкин түгел. Бала бөтен тормышыңны үзенеке белән тутырып бетерә. Һәрхәл-дә, безнең гаиләдә шулай. Евасыз элек ничек яшәдек икән дип апты-рыйбыз. Тормышыбызның командиры ул. Тимур арый инде, әмма бик бәхетле. «Дөньядагы башка беркем дә сиңа мондый матур бала табып бирә алмас иде», – дип әйтәм аңа, – дип бәхетле елмая Гүзәл.

Фото: Юля Калинина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар