Повестьтән өзек
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-2
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-3
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-4
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-5
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-6
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-7
* * *
Майя безнең тормышка көтмәгәндә һәм минем рөхсәттән башка гына килеп керде. Ул кичне Гөлсем бик дулкынланган иде. Табын корганда бер торды, бер утырды, әрле-бирле йөренде. Әле кулыннан пычак төште, әле сөт урынына чәйгә катык китереп салды, тиктомалдан май савытын әйләндереп каплады. Үзе сөйләшмәкче була, үзе сүз табалмый аптырый:
– Гафур, ни...
– Нәрсә? Сөйлә, – дим.
– Белмим... Аңларсыңмы икән?
– Башта сөйлә. Аннары күрербез.
– Тик син бүлдермә. Сабыр гына тыңла, яме.
– Сузма, әйт сүзеңне.
– Риза булмассың дип куркам.
– Курыксаң әйтмә.
– Сиңа әйтмичә булмый шул…
Минем түземлек бетте. Кул селтәп кухнядан чыгып киттем. Гөлсем миңа ияреп түр бүлмәгә керде. Тирән итеп сулады да:
– Мин бала алмакчы булам, – диде.
– Нинди бала? Кая? Безгәме? Кайдан?
– Гафур, бүген детдомга бер кыз китерделәр... Майя исемле. Күрсәң син аның матурлыгын, үлеш! Ике генә яшь үзенә. Шундый ягымлы инде, кысып-кысып сөярлек.
– Күпме телисең, шуның хәтле сөй. Ник аны өйгә алып кайтырга?
– Гафур... Болай булмый бит инде... Мин бик өметләндем, тик юк бит, юк... Булмады. Минем гаеп. Минем аркада син әти була алмадың. Бала кирәк. Баласыз өйнең ни яме бар?
– Сиңа мин генә җитмимме? – дип сорадым.
Гөлсем баш чайкады:
– Син – син инде ул. Гаиләдә бала да булырга тиеш. Гомер буе икәүдән-икәү каңгырып утырыйкмы? Картайгач безне кем карар?
– Кеше баласы сине карар, кайгыртыр дип өметләнәсеңме?
– Ул без тәрбияләгән бала булачак! Аның бөтен киләчәге безнең кулда. Аңа бит әле ике генә яшь, ул әлегә берни белми.
– Ул, бәлки, белмидер дә, аның каравы табигать белә. Кан, нәсел дигән нәрсә бар. Анасы кем аның? Атасы кем?
– Белмим... аны вокзал бәдрәфеннән тапканнар. Кемдер ике айлык сабыен ташлап калдырган. Башта балалар больницасында булган, аннары приютка тапшырганнар. Инде безгә китерделәр, шундый кечкенә мескенкәем. Ниләр генә күрмәгән үзе.
Гөлсемнең бу сүзләре мине тагын да ярсытты:
– Бәдрәфтә табылгач, бик өметле була инде. Анасы – зиначы, атасы наркомандыр. Син бит аның нәселен белмисең! Бәлки, әби-бабалары да адәм актыгыдыр. Нигә кирәк безгә әллә кемнәрнең калдыгы?
Гөлсем мине кулымнан алды, күзләремә ялварып төбәлде:
– Кыз бала бит ул! Гафур, ник син гел начарлык уйлыйсың?
– Кызмы-малаймы, ни аерма? Кечкенә чакта алар барысы да тәти песи. Үскәч, теш-тырнакларын күрсәтә башлыйлар. Кан үзенекен итә ул барыбер. Ризалыгым юк, уйлама да. Баланы уйнар өчен түгел, нәселне дәвам итәр өчен табалар! Анасына да кирәкмәгән бала безгә ниемә кирәк?!
Ләкин Гөлсем тынычланмады. Кайтты да шул кызны сөйләде, телендә гел Майя булды. Нинди кеше булып үсүе тәрбиядән тора, янәсе. Әти-әни үрнәгеннән, оясында ни күрсә, имеш. Майя шундый матур, акыллы, аның әнисе, бәлки, алдангандыр, ялгышкандыр. Бәлки, бик яшьтер, яшәргә акчасы юктыр, шуңа вокзалда ташлап калдыргандыр. Ул баланы күрсәң, синең дә күңелең эрер иде... Кыскасы, бу бала ак канатлы фәрештәнең үзе инде.
Ахыр чиктә Гөлсемнең үгетләүләреннән, ялваруларыннан туеп әйттем:
– Ярар, яшәп карасын. Тик вакытлыча гына. Кызым итеп алырга ризалыгым юк. Ул-бу килеп чыкса, кире кайтарырлык булсын.
Майя, менә шул көя күбәләге, безнең тормышның астын өскә әйләндереп ташлады. Ул килгәч, моңарчы якты, иркен тоелган өебез минем өчен гүя тарайды. Ялгыз йокларга курка дип, Гөлсем аны безнең түшәккә – үз янына яткырды, мин түрдәге диванга күчтем. Ләкин бу әрсез кызга бер бүлмә генә җитмәде, ул минем биләмәне дә яулап алды. Диван култыксасында ат башы сыярлык кесә бар, кыз шунда күсе сыман ризык яшерә башлады. Аш бүлмәсеннән урлый да шул кесәгә тутыра. Төн уртасында, без йокыга киткәч, шыпырт кына чыга да, кетер-кетер печенье кимереп, лач-лоч конфет суырып утыра. Саташкан аю сыман, төне буе шулай йөри, аның каравы көндез йокының кирәген бирә инде. Бу балага көн ни дә төн ни. Аның эшкә барасы юк. Ә Гөлсемнең төне буе Майяны күзәтеп йөрергә хәле калмый. Иртән, ризык валчыкларын, кәнфит кәгазьләрен җыйганда, үзен гаепле сизеп, миңа аклана:
– Детдом гадәте инде бу. Анда шулай бер-берсеннән ризык яшерәләр. Тора-бара бетәр ул. Әле кечкенә бит, берни аңламый.
Майя оялу-уңайсызлануны белмәүче әрсез бала иде. Безгә кунак килсә, иң беренче аның каршына бу әрсез алабай атылып чыга, миңа нәрсә алып килдең, дип, тегенең күзенә керә. Буш кул белән килүчегә, үзен биниһая гаепле сизеп, баш ияргә генә кала. Үзебез кунакка барсак та, Майя әдәп саклап тормый, өстәлдәге тәм-томны шыпырт кына чәлдерү ягын карый. Аны бу ямьсез гадәтләреннән арындыру озакка сузылды. Майяны безнекеләр дә кабул итмәде. Әни, Гөлсемгә берни сиздермәсә дә, үз балабыз булмаганга эчтән генә әрнеп йөри иде. Ләкин Майяның пәйда булуына тамчы да сөенмәде. Чит кан шул, чит кан, дип уфтанды гына. Абыйлар авылга гаиләләре белән бер көтү булып кайтып төшәләр, бала-чагалары «Әби!», «Бабай!» дип өзелеп тора. Әнинең аларга дип җыеп куйган бүләк-күчтәнәчләре һәрчак әзер. Оныкларга нишләсә дә килешә, яхшы якларын күпертәләр, начарына күз йомалар. Чөнки үзебезнекеләр. Касыйм нәселе! Ә минем өйдә бәдрәфтә табылган рус кызы йөгерә. Аңа Гөлсемнән башка кадер-сан күрсәтүче юк. Майя башта аңа «тётя Гуля» дип дәшә иде, тора-бара «мама Гуля» булды. Өйрәтә торгач, «әни» дия башлады. Мин әти булырга теләмәдем, абый булып кына калдым. Майя минем өчен «бу бал» иде, үзенә эндәшергә туры килгәндә, «Майка-футболка» дидем. Алай димә, ул болай да кимсенгән бала, дип, Гөлсем күпме кисәтсә дә, барыбер үземнекен иттем. Гөлсемгә авыр булсын, бу баланы алганына кырык тапкыр үкенеп, ахыр чиктә алган урынына кире илтеп куйсын өчен мин барысын да эшләдем. Әниләр дә минем яклы иде. Рабига әби Гөлсемнең үз баласы булмавына үртәлсә дә, бала – бала инде, аның гаебе юк диебрәк карады. Майяны чын күңелдән үз итмәсә дә, ят та итмәде.
Гөлсемгә җиңел булмады, әлбәттә. Бала белән гел бергә булыр өчен эшеннән китте. Бер-беребезгә ияләшергә кирәк, диде. Ләкин өйдә тыныч кына утырырга барыбер насыйп булмады. Чөнки Майя галәмәт чирләшкә булып чыкты. Гөлсем хастаханә юлыннан кайтып кермәде. Еш кына ятарга да сала иделәр. Мин бернигә катнашмыйм, булышмыйм, хәл белергә бармыйм.Боларда бернинди эшем юк сыман кыланам. Сәбәп бер генә: интексен, сынсын, сабырлыгы бетсен дә, бу ниятеннән кире кайтсын. Бервакыт мин эштә чакта аларны «ашыгыч ярдәм» алып киткән, Майяга операция ясаганнар. Ун көнләп вакыт үткәч, Гөлсем ялынып-ялварып миңа шалтыратты: «Безне алырга машина белән кил әле, Майяга йөрергә ярамый», – ди. Ләкин мин шунда да каты тордым, дорфа итеп: «Синең бала, син кара!» – дип җавап бирдем. Алар такси яллап кайтты. Гөлсем миңа шул чакта бик рәнҗегән иде. Елый-елый үпкәсен белдерде: «Син бик үзгәрдең, туң җанга әйләнеп барасың», – диде. «Кем гаепле соң? – дидем мин. – Кем кушкан сиңа башыңа бәла алырга?! Үзең шулай теләдең. Алай бик изге җан булсаң, этлән инде хәзер! Ә мине катыштырма!»
Күпме сер бирергә теләмәсә дә, сизеп-белеп тордым: Гөлсемгә авыр иде. Әллә ничә тапкыр елаганын да күрдем. Тик юатмадым.
– Әйттем бит мин сиңа! – дип, канына тоз салдым.
– И Гафур... Шулкадәр каты бәгырьле булырсың дип көтмәгән идем. Мондый түгел идең бит син! Мин сиңа ышанган идем. Тора-бара Майяны якын итәрсең дип уйладым. Ялгызыма кыен, бик кыен, Гафур. Ләкин мин бу баланы ташлый алмыйм. Ул бит уенчык түгел. Үзем ышандырып алдым. Ул миңа ияләште. Юк, мин аны ташлый алмыйм. Гафур, аңла мине. Без бит бер гаилә. Миңа синең ярдәмең кирәк, – дип ялварды Гөлсем.
– Хәзер елап ятканчы баштарак уйлыйсы иде! Мин сиңа үз сүземне ул чакта ук әйттем. Бәдрәфтән табылган чирле бала кирәкми, дидем! Тапкан анасы, әмәлләгән атасы карасын. Ник кеше калдыгы белән без чиләнергә тиеш?! Чабасың да чабасың, кыяфәтеңә карарлык түгел, элеккеге Гөлсемнән шәүлә генә калды. Бөтен тормышыбызны чәлпәрәмә китердең. Майяга әни булды, ә мин хатынсыз калдым. Ничек уйлыйсың, рәхәтме миңа? Сиңа рәхәтме? Илт тә бир кабат. Элеккечә яшәрбез. Ял итәрсең. Баш тартырга тулы хакыбыз бар. Нигә кемнеңдер баласы өчен син үзеңне корбан итәргә тиеш?
– Булмый... Мин аны ташлый алмыйм.
– Ә мине ташлый аласыңмы?
– Сине ташларга уйлаган кеше юк, Гафур. Бергә булсак иде, үзеңнән дә тора бит. Гаепләргә генә түгел, аңларга да тырыш. Ялгызыма авыр бит, – дип кабатлады Гөлсем. – Арыдым мин, арыдым…
– Үзең гаепле! Әйттем бит мин сиңа! – дидем мин аның – үкенүенә, үземнең хаклы булуыма масаеп. – Инде теләсәң нишлә!
Майя, сабый гына булса да, минем яратмаганны сизә иде. Гөлсем өйдә булмаганда, күзгә чалынмаска тырыша, бер почмакта мыштым гына качып утыра. Янымнан куркып, аяк очына басып уза, үзем дәшмәсәм, сөйләшми. Ләкин никадәр тавышсыз, шыпырт булса да, бу бала минем дөньямны караңгы, кысан итте. Өйдә миңа ямь калмый башлады. Шул бала аркасында мин Гөлсемнән дә ерагайдым, кайчандыр шашып яраткан кешемнән биздем. Ул да миннән өметен өзде. Башка зарланмады, Майя хакында сүз кузгатмады. Мин акча аркасында тавыш чыгара башлагач, Майяны бакчага биреп, үзе дә шунда тәрбияче булып эшкә урнашты.
Ял йортында Дания белән танышканда минем гаиләдә шундыйрак хәлләр иде...
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк